Һөнәрем – яшәү рәвешем

Энҗе МӘХМҮТОВА,

Мөслим районы Татар Бүләр урта мәктәбенен татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гомер дигәнең аккан су кебек ага да ага. Аны бернинди көч тә кирегә бора алмый. Бу – табигать кануннарына туры килми. Бер генә инешне кирегә борган очрак та да табигатьтә бик зур буталчыклык барлыкка килер иде. Шуңа да гомерне аккан сулар белән тиңләргә яраталар. Чыннан да гомернең узуын сизми дә каласың икән. Әле кайчан гына, менә яңа гына…

Мин – укытучы! Ничек хыялландым мин, ничек көттем мин бу минутларны. Иң тәүге тапкыр беренче укучыларым янына аяк басам! Янам, көям, куркам, сөенәм әллә нишләдем әле мин. Бу хисләрне мин бары тик бер тапкыр, беренче класска укырга барганда гына тойган идем. Ул чагында хисләр ташкыны эчендә калуымны аңлап, беренче укытучым Җәннәт апа җитәкләп класска алып кергән иде. Ә бүген мин үзем укытучы!

Бу минутлардан соң инде өч дистәгә якын ел узып та киткән. Ә бит бар да хәтердә, хәтта кичерешләр дә онытылмаган, тоныкланмаган да. Әле дә хәтеремдә үзебезнең колхоз рәисе: “Сине укытучы булырга тиеш кеше, диеп әйткәннәр иде”, – дигән иде. Шулай булып чыкты да. 1991 елдан башлангыч сыйныфларны укыта башладым. Аннан соң 2006–2007 елдан мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Укыту белән беррәттән педагог-оештыручы вазифасын да башкардым. Фән укыту үзе бер җаваплылык өстәсә, укучыларның  дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп үткәрү, аларның сәләтләрен ачу тагын да күбрәк хезмәт куюны, өстәмә шөгыльләнүне таләп итә.

VII–VIII сыйныф укучыларын укыта башлагач, араларында иҗатны үз итүче укучылар да килеп чыкты. Ул укучылар белән аерым шөгыльләнү кирәк иде. Шулай ук фән буенча олимпиадаларда катнаша башладык. Укучыларым биргән белемнәрне үзләштерүләрен күрсәтә алдылар: район һәм республика күләмендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Акмалова Гөлназ 2014–2015 уку елында татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында призер булды. Бердәм республика тестын да (БРТ) укучыларым яхшы билгеләренә генә тапшырдылар.

Төрле конкурс, иҗат, фәнни-эзләнү эшләрендә дә укучыларымның уңышлары зур булды: “М.Гафури иҗатында эшчеләр тормышы”, “Фронтка хат”, “Сугыш елларында балалар тормышы”, “Ватаным тарихында минем гаиләм эзе”, “Җәйге ачыш”, “Исемем”, “Илһамлы каләм”, “Яраттыра беләләр”, “Супер дәү әни”, “Татар авыллары тарихы”, “Ф.Садриевның “Рәхмәт, әтием!” әсәрендә ата һәм ул мөнәсәбәтләре”, “Ф.Садриев – хикәяләү остасы” кебек эшләрдә укучыларым республика, зона күләмендә I–III урыннарга лаек булдылар. Вакытлы матбугат битләрендә  укучыларымның ике йөзгә якын язмасы урын алды.

Беренче чыгарылыш балаларым инде үзләре әниләр-әтиләр. Бик зур уңышларга ирешүчеләре дә бар: Нәҗипова Эльвина һәм Мирзаянова Гөлинә үзләренең иҗат эшләре тупланган китапларын чыгардылар. Бүгенге көндә мин укыткан укучылар республикабыз мәктәп, гимназияләрендә укыталар. Нәҗипова Эльвина республикага танылып килә. Алар барысы да минем горурлыгым. Үзем укыткан укучыларның уңышларын күреп шатланам.

Аларга дөрес юнәлеш бирә алуыма бик сөенәм. Сулар кире акмаса да, алар парга әйләнеп, өстебезгә ләйсән яңгыр булып ява. Тормыш дәвам итә. Ул бары файдага узсын иде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *