Һөнәрем – яшәү рәвешем

Гүзәл ХӘСӘНОВА,

Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Педагогик хезмәт стажы 21 ел.

Кешегә бәхетле булыр өчен ике әйбер кирәк диләр: яраткан эше һәм аны көтеп торган гаиләсе.

Туып үскән авылымда, укып белем алган мәктәбемдә эшли башлавыма да 21 ел вакыт үтеп киткән. Читтә йөргән сыйныфташларым: “Син бәхетле, үзеңнең авылыңда яшисең һәм эшлисең”, диләр. Туган авылыңның мәктәбендә эшләү күңелле һәм рәхәт булса да, шул ук вакытта җаваплы да. Чөнки сине һәм синең гаиләңне энәсеннән җебенә кадәр беләләр, сынап карыйлар. Һич кенә дә ялгышырга, сер бирергә ярамый!

Тумышым белән мин Биектау районы Олы Кавал авылыннан. Татарның атаклы мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди, шагыйрь Альберт Хәсәновларны биргән бу яклар. Табигатьнең гаять матур почмагында урнашкан бу авыл. Габдулла Тукай әсәрендәгечә, ул авылның һәр ягы урман, урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк.

Шул авылда укытучылар гаиләсендә туганмын. Укытучы булу әнием карынында ятканда ук сеңә башлагандыр миңа. Әнием шул авыл мәктәбендә 25 елдан артык рус теле һәм әдәбияты, әтием 41 ел тарих һәм физкультура фәненнән белем бирделәр. Бик тә белемле, гадел әнием, юмарт әтиемнең ниятләре изге иде. Иелеп-иелеп торган матур әдәбият, педагогика буенча дәреслекләр, “Совет мәктәбе” (соңрак “Мәгариф”) журналларын күреп, укып үсәргә туры килде безгә. Миннән кала тагын дүрт туганым да укытучы һөнәрен үзләштерделәр. Кич белән гаиләбездә кечкенә генә педсовет була торган иде.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогия институтының математика факультетына укырга кердем. Узган гасырның 90 нчы еллары… Ләкин укуны җиренә җиткереп укый идек. Хәзерге кебек кәрәзле телефоннар, компьютерлар юк. Көнебез институтта, китапханәдә уза. Укытучыларыбыз да бик белемле, гадел иде. Институттан соң туган мәктәбемә кайтырга урын булды. Шул вакыттан бирле авылдашларымның балаларына белем бирәм.

Мәктәпкә кайткач, үземне укыткан укытучылар белән иңгә-иң куеп эшләргә туры килде. Иң гадел тәнкыйтчем, әлбәттә ул – әти. Җилкәләрендә дистә еллар стажлары булган укытучылар белән бергә эшләү авыр да, күңелле дә һәм шул ук вакытта бик тә җаваплы да. Чөнки алар – синең укытучыларың.

Укытучы булып җитлегүемә ул вакыттагы район математика укытучылары берлеге дә бик зур роль уйнады. Методистыбыз Роза Рифкать кызы Шәйхуллина искитмәле укытучы иде. Төпле киңәшләре белән укытучы һөнәренең нечкәлекләрен өйрәтте: “Яшь укытучылар” берлеген оештырды. Ул оештырган ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр, диспутлар һичшиксез яшь укытучыга ярдәм булды. Күп еллар районда математика укытучыларының да киңәшләре укытучы булып үсәргә ярдәм итте.

Укытучы хезмәте бит ул – тынгысыз хезмәт. Бигрәк тә авыл укытучысына. Аңа бертуктаусыз, эзләнеп, иҗат итеп торырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Шуңа күрә фәнни газета-журналлар алдырам, белемемне даими арттырырга тырышам. Чөнки ел саен укучылар математикадан мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшыралар. Балалар белән, шәхсән үзем дә фәнни олимпиадаларда катнашам. Район күләмендә уздырыла торган “Математик көрәш” чарасында көчебезне сыныйбыз. Интернет олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә даими катнашабыз.

Укытучы иң элек ул әле тәрбияче дә бит. 2007 елда районда беренчеләрдән булып кадет сыйныфын оештырдык. Шул сыйныфның җитәкчесе булырга туры килде миңа. Өч ел рәттән район кадетлар конкурсында җиңеп чыктык. Бик акыллы, тәрбияле балалар булып мәктәпне тәмамлап чыгып киттеләр. Алар мәктәбебезнең горурлыгы дип чын күңелдән әйтә алабыз.

Дәүләтнең чәчәк атуына бердән-бер юл – кешеләрнең белемле һәм тәрбияле булуы. Илебезнең мәгарифе үзенең озын юлында җәмгыятьнең аны тануына бер генә тапкыр ирешмәде. Ләкин хәзерге вакытта мәгариф өлкәсендәге проблемалар безнең илдә генә түгел, ә бөтен дөньяда күзәтелә. Фән һәм техника бик тиз алга китте. Һәм бу хәзерге заман баласының фикер йөртүенә, хәтеренә һәм шәхесенә тәэсир итми калмады. XXI гасыр шартларында мәгарифне ничек итеп төзергә? Тикшерелгән ысулларга кире кайтыргамы, яки ничек килеп чыгасына инанмаган килеш яңасын эшләргәме? Бүгенге укытучы алдына шундый сораулар килеп туды.

Безгә, авыл укытучыларына, мәктәбебезнең, милләтебезнең кабатланмас үзенчәлекләрен истә тотарга һәм югалтмаска кирәк. Алар: менталитет, мәданият һәм традицияләр. Әгәр боларны онытсак һәм югалтсак, милләтебез яшәүдән туктар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *