I – II сыйныф өчен тәрбия сәгате

Валентина ЕЛГУШОВА, Сиренә КАДЫЙРОВА, Казандагы 8 нче гимназия укытучылары

Максат. Укучыларда сөйләм культурасын һәм  кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү;  сөйләмне сафландыру, тәрбияле бала булу өчен, Р.Фәхреддин эшләренә таянып, файдалы киңәшләр   бирү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, язылган сүзләр, Р.Фәхреддин портреты,  аңлатмалы сүзлек.

Тәрбия сәгате барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Кереш өлеш.

Укытучы.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Укытучы. Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә матур үтәр, диләр. Әдәпле кешенең аралашуы нәрсәдән башлана?

Укучы.  Исәнләшүдән башлана.

Укытучы. Ә нәрсә соң ул исәнләшү?  (Cлайд.) Исәнләшү – очрашканда бер-берең белән  сәламләшү, күрешү. Укучылар, әдәплелекне сез ничек аңлыйсыз? Әдәпле кеше нинди була?

Укучы. Әдәплелек – ул әдәпле булу, ә әдәпле – тәрбияле, тәртипле,  ачык йөзле була белү дигән сүз.

(Слайд.)

Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул.

Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз.

Әдәпле – тәртипле, тыйнак булу.

Әдәпле булу – тәрбияле булу.

Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.

Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер  тора.

Укытучы. Аңлатмалы сүзлектә әдәплелек сүзе турында ничек язылган  соң? Сезнең өстәлләрегездә сүзлекләр бар, шулардан эзләп карыйк әле. (Слайд.)

Әдәплелек – әдәпле булу сыйфаты.

Әдәпле – инсафлы, тыйнак, тәртипле,тотнаклы, үзен тота белә торган.

Инсафлы – әдәпле, тыйнак, тәүфыйклы, тәрбияле.

Тәрбияле – яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота торган; яхшы әхлаклы;   тыйнак – үзен мактарга, күрсәтергә тырышмаучан,  әдәпле, басынкы.

III.Төп өлеш.

Укытучы.  Игътибар белән тыңласагыз, бу сүзләр һәрвакыт бер-берсе белән янәшә йөриләр.

Әйе, укучылар, әдәпле, чын тәрбияле баланың тик йөрергә вакыты калмый. Әйдәгез, укып карыйк әле, танылган мәгърифәтче Риза Фәхреддин тәрбияле баланы ничек күз  алдына китерә? (Слайд.)  «Тәрбияле бала иртә  белән йокысыннан олылар белән бервакытта  торыр.  Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый  торган тарагы үзенә аерым   булыр», ди. Аннан соң урын-җирен үзе җыештыра. Пөхтә итеп киенеп, өйдәге кешеләргә хәерле иртә теләп үзенә  хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр.   Әдәпле укучы мәктәпкә соңга калмый. Укучылар, дөрес итеп исәнләшә белү дә әдәплелекнең  бер сыйфаты. Әйтегез әле, без кайчан, нинди  вакытта кеше белән исәнләшәбез?

Укучы. Иртән кешеләр белән беренче очрашканда, телефоннан сөйләшкәндә, кунакка барсак та, иң элек исәнләшәбез.

Укытучы. Укучылар, исәнләшүнең күптөрле алымнары бар. Мәсәлән, тибетлылар исәнләшкәндә баш киемнәрен уң кул белән сала. Европалылар, гадәттә, эшләпәләрен күтәреп, җиңелчә баш ию белән чикләнә. (Слайд.)  Ә татарлар ике кул белән исәнләшәләр. Яшь кеше олылар  белән ничек исәнләшергә тиеш? (Исәнмесез, саумысез дип исәнләшергә кирәк.) Яшьтәшләрегез белән сез ничек исәнләшәсез? (Сәлам! Нихәл?) Ә менә «Әссәламегаләйкем!» дип без олылар,  өлкәннәр белән исәнләшәбез.  Гомумән, кешенең ничек сөйләшүе, исәнләшүе аның    тәрбиясенә, холкына бәйле.

Укучылар, әйдәгез, тормышта була торган берничә очракны карап үтик әле.

  1. Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Малай үзенең класс җитәкчесен күреп алды да: «Исәнмесез, Галия апа», – дип узып китте. Малай дөрес эшләдеме?  (Юк. Бер төркем укытучы басып торган вакытта аерып исәнләшергә кирәк түгел.)
  2. Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара. Ишекне әнисе ача. Шунда Илдар: «Рәмис өйдәме?» – дип сорый. Рәмиснең әнисе аптырап кала. Илдар нинди  ялгышлык эшләгән? Бу очракта Илдарга нинди сыйфатлар җитешми?  (Әдәплелек һәм игътибарлылык. Иң элек ишек ачучы Рәмиснең әнисе белән исәнләшергә кирәк иде.)
  3. Салават театр фойесындагы тамашачылар арасында йөзе бик таныш булган бер кешене күрде, ләкин кем икәнен исенә төшерә алмады. Исемен хәтерләмәгәнгә күрә, дәшми калырга булды. Бу очракта ни эшләргә? (Таныш йөзле кешенең кем икәнен төгәл белмәгәндә, баш селкеп кую да җитә.)
    1. Ныгыту.

Укытучы. Укучылар, хәзер түбәндәге тест сорауларына җавап биреп китик. (Слайд.)

  1. Көнгә бер кеше белән ничә тапкыр исәнләшергә ярый?

а) беренче очрашканда һәм бер тапкыр гына;

ә)  очрашудан соң хәйран вакыт узса – берничә тапкыр;

б) һәр очрашуда исәнләшергә кирәк.

  1. Таныш булмаган кеше ялгыш исәнләшсә, нишләргә?

а) исәнләшүен ишетмәмешкә салышырга;

ә) сәламләп җавап бирергә;

б) таныш булмаган кешегә хатасын аңлатырга.

  1. Кем беренче исәнләшә: керүчеме, әллә бүлмәдәгеләрме?

а) һичшиксез, керүче;

ә) кем тәрбиялерәк, шул беренче исәнләшә;

б) килеп керүчене кем беренче күреп ала, шул беренче исәнләшә.

  1. Кем беренче исәнләшә: көтеп торучымы, әллә соңга калучымы?

а) көтеп торучы, ул моңа күбрәк әзер;

ә) соңга калучы, соңга калуны йомшарту өчен;

б) соңга калучы кыз кеше булса, ул беркайчан да беренче булып исәнләшми.

Укытучы.  Укучылар, тестларны чишеп бетердек, хәзер дөреслеген тикшерик.  (Слайд  белән дөрес вариант күрсәтелә, аңлатып барыла.) Әле исәнләшеп кенә тәрбиялелекне күрсәтеп булмый, кешеләр белән дөрес, матур, әдәпле итеп сөйләшә  белергә кирәк. Кешенең эчке культурасын беләсең килсә, аның белән   сөйләшеп кара, диләр. «Күңелне үзенә тартучы нәрсә – кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер», дип язган Риза Фәхреддин. (Слайд.) Сез ничек аңлыйсыз бу сүзләрне? (Әйбәт кеше белән һәркем дус булырга тели. Яхшы холык – ул тәрбиялелек  дигән сүз.)

Укытучы.  Тәртипле, әдәпле баланы кем яратмый, әйеме? Яхшы холыклы кеше ул тыныч, кызып китмәүчән, сүзен уйлап сөйләүче булырга тиеш, минемчә.  Риза Фәхреддин: «Күп фикерлә, аз сөйлә» дип язган. Ни өчен аз сөйләргә куша? Сез ничек уйлыйсыз? (Сүзне әйтер алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Уйламыйча әйтелгән сүз кешенең күңелен җәрәхәтләргә мөмкин.)

Укытучы. Әйе, сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә, дәртләндерә һәм оялта да белә. «Әйт кенә тәмле сүз – иркәләр күпме күз» дигән әйтем бар, диләр. Безнең телебез дә матур сүзләргә бик бай. Тел турында сез нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (Укучылар мәкальләр һәм әйтемнәр әйтә.)

V. Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа мәгълүматлар алдыгыз? (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы.

Яхшы сүз һәр телдә йомшак яңгырый.

Яхшы сүз җанга дәва, диләр шул.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!

Матур сүзләр белән беррәттән, матур гадәтләр дә яшәсен!

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *