Илһамланып эшләүгә ни җитә?

Гөлфәния СӘЙФЕТДИНОВА,

Питрәч районы Чита урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик хезмәт стажы 30 ел.

Мине кечкенәдән бирле бер хыял озата килде. Ул укытучы булу хыялы. Әле мәктәптә укыган вакытларымны искә алам да, мин бит кечкенәдән укытучы һөнәрен үзләштерү турында гына хыялланганмын икән. Көзге каршына басып укытучы булып уйнауларым бүген дә хәтердә. Өйдә ялгыз гына калу очракларын көтеп торуларым һәм ялт итеп укытучы образына кереп китүләрем, үземнең яраткан укытучыларым булып уйнауларым әле генә кебек. Югары сыйныфларда кем булырга, нинди һөнәр сайларга дигән әңгәмәләр вакытында, минем укытучы булырга хыяллануым турында ишетеп, сыйныфташларым, бер тавыштан, математика укытучысы дип минем язмышымны юрап та куйдылар. Шулай итеп мин Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем, математика укытучысы белгечлеге алдым. Институтны тәмамлагач кая, кайсы районга эшкә барырга икәнлеген (практиканы Питрәч районында узган идек) практикадан соң тәгаен ачыкладым. Беркүпме сәбәбен дә ачыклап китәм: беренчедән, Питрәч районы Казанга, Татарстаныбызның мәркәзенә якын, икенчедән аеруча матур табигате, өченчедән математика укытучыларына ихтыяҗ зурлыгы да бу районда эшли башлавыма тәэсир иткәндер.

Мин хезмәт юлымны башлаганнан бирле, 1986 елдан башлап, математика фәнен укытам. Балаларга төпле белем бирү өчен бөтен көчемне куеп эшлим. Һәр дәрескә җентекләп әзерләнәм, теманы гади һәм аңлаешлы итеп бәян итәргә тырышам. Укучы дәреслектән нәрсә укырга, нинди сорауларга җавап бирергә икәнен ачык күзалларга тиеш. Дәрес формаларын төрләндереп, күрсәтмә әсбаплардан файдаланып, балаларда фәнгә кызыксыну уятам. Бүгенге көндә мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынны дөрес билгеләдем, үземне яраткан хезмәтемә – яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Укучыларым белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә. Укучыларымны чын шәхес итеп тәрбияләү минем максатым. Дөрес, укучыларны математика серләренә төшендерү, һәм аларның барысын да “5”легә генә өлгертеп булмый, шунысы куанычлы: укучылар минем фәнем буенча дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар, барысы да өлгергәнлек аттестаты алып чыгалар. Миңа хезмәттәшләрем “Гөлфәния апа бәхетле, аңа гел тәртипле сыйныфлар гына туры килә”, – диләр. Ә мин моның сәбәбен үз-үземә һәм укучыларыма карата таләпчән булуымда күрәм. Таләпчән – ул һәрвакыт яңалыкка омтылучы, ирешелгәннәр белән чикләнмичә, югарырак максатлар куеп, алга баручы, эзләнүче, үрнәк күрсәтүче һәм укучылардан да шуны таләп итүче. Укытучының эше балаларга белем бирү генә түгел, укучыга тормышта дөрес юл табарга да, әдәпле, тыйнак, кешелекле, саф күңелле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтүдә дә чагыла. Минем сыйныфымда да башка мәктәптән, шәһәрдән күченеп килүче, тәрбиягә авыр бирелүче укучылар да булды. Шундый укучымның берсе күргән саен рәхмәт әйтә, мин сезнең мәктәпкә кайтып, сезнең сыйныфта укуым белән горурланам ди. Әлбәттә моның өчен вакытында минем тарафтан күп көч түгелде. Көн саен өйләренә барып сөйләшүләр, аңлатулар яхшы нәтиҗәгә китерде. Нинди дә булса кичә, чараларга әзерләнгәндә мин бервакытта да вакытымны кызганмыйм. Шуңа өстәп минем йодрык кебек тупланган коллективка килеп керүче балалар да үзләрен үрнәк итеп күрсәтергә тырыша иделәр. Уку буенча булдырмасалар, башка өлкәләрдә, класстан тыш чараларда активлык күрсәтәләр. Бер елны, мин җитәкләгән VIII сыйныфка, тәрбиягә авыр бирелүче малай килде. Ә минем сыйныфым уку, сыйныфтан тыш чараларда катнашу, тәртип буенча да гел беренче урында. Бар яктан да үрнәк сыйныфка эләккән әлеге укучыда да коллектив үсеше өчен үзеннән дә ниндидер өлеш кертү теләге туды. Ул барыбызны да, Яңа елга сыйныфны бизәү өчен матур рәсемнәр ясап, шаккаттырды.

Минем төп максатым – укучылардан күпкырлы иҗади шәхес тәрбияләү. Укучыларымның нәрсәгә сәләтле булуларын ачыклап, шул сәләтне үстерү юнәлешендә даими эшләргә омтылам. Район, республика күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашулары, иҗади конкурсларда җиңүгә ирешүләре, газеталарың журнал битләрендә басылган язмалары белән сөендерүләре шул хакта сөйли. Тормышта үз урыннарын табып, матур итеп яшәүче укучыларымны күреп күңел сөенә, илһамланып иҗади эшләргә канат куя, көч өсти.

Һөнәрем – яшәү рәвешем. Укытучы – дөньядагы иң изге, ярдәмчел, кеше кайгысына керә белә торган фәрештәгә тиң затларның берсе. Армый-талмый балаларына аң-белем өләшүне, ипләп аңлатуны үз өстенә алган җан иясе. Нинди генә авырлыклар тумасын, ул һәрвакыт балалары янына ашкына. Р.Фәхретдиннең “Гыйлем, намус, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар бергә кушылып, бер бөтен хасил иткәндә генә әйләнә-тирәгә бәхет, шатлык китерәчәк”, – дигән гыйбарәсен тормыш девизым итеп алып хезмәт куям.

Безнең гаилә дә үзе бер кечкенә педсоветны хәтерләтә. Тормыш иптәшем дә география укытучысы, кызыбыз да безнең юлны сайлады. КФУның татар филологиясенең III курсын тәмамлады. Безнең тормыш һәм яшәү мәгънәсе ул шау-гөр килеп торган укучылар төркеме.

Әйе, бүген мин бәхетле! Укучыларыма карыйм да, сөенәм. Чөнки аларда мин үзем өйрәткән әдәп, әхлак, намус, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, яхшылык сыйфатлары күрәм. Киләчәктә, һичшиксез, чын кеше булырлар – мин моңа ышанам.

Укучыларым кебек үзем дә төрле бәйге-конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, мастер-классларда катнашырга яратам. Бүгенге көндә барыбыз да эш шартлары уңай булган мәктәпләрдә эшлибез, авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында бернинди дә аерма юк. Җиң сызганып, бөтен көчеңне куеп эшлә генә. Укытучының иҗади үсешенә китерә торган шартларны да дәүләтебез даими кайгыртып тора, төрле грантлар булдырды. Шәхсән мин үзем өч ел рәттән “Безнең иң яхшы укытучы”, ике ел рәттән “Укытучы-остаз” грантына ия булдым.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, минем өчен Укытучы – ул илдә көн дә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, эшендә куллана белүче булырга тиеш.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *