Иң мөһиме кешелекле булсыннар…

Роза ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Чирмешән районы Туймәт төп мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы 29 ел

Укытучы… Мөгаллим… Белем бирүче… Тәрбияче… Аяклы энциклопедия… Ничек кенә атамыйлар авыл укытучысын. Ни генә булмасын, ничек кенә аталмасын, ул авылда иң игътибар үзәгендә булган кешеләрнең берсе. Ул үтәргә тиешле бик күп язылмаган законнары бар авылның…

Авыл укытучысы шәһәрнекеннән ни белән аерыла соң?! Үз-үземә бирелгән шушы сорауга күңелемнән генә җавап эзлим..

Шәһәр укытучысы, фәнен укытып, өенә кайтып, миллионнар арасында югала кебек. Ә авыл укытучысы алай булдыра алмый. Мәктәптә дәрес бирәме ул, дәрестән тыш чара үткәрәме, авыл территориясен чистарту буенча өмәгә чыгамы, үзешчән сәнгать смотрында авыл данын яклыймы, спорт чарасында катнашамы, бәйрәм уңаеннан авыл мәдәният йортында укучылары белән чара әзерлиме, мәктәп эшләре буенча районның бетмәс – төкәнмәс төрле җыелышларында утырамы – ул даими игътибар астында. Ул үтәргә тиешле бик күп язылмаган законнары бар авылның…

Беренчедән, ул һәрвакыт мөлаем, ягымлы булырга тиеш. Начар кәефен күрсәтергә хакы юк аның.

Икенчедән, бөтен укучыны да бертигез күреп яратырга өйрәнү шулай ук укытучы өчен мөһим шарттыр, мөгаен.

Өченчедән, балаларны беркайчан да түбәнсетмәскә, ә киресенчә, гел мактап, үсендереп торырга кирәк. “Синнән була, бары тырышлык кына кирәк”, — дип, аның кечкенә генә уңышын да күрергә кирәк.

Дүртенчедән, укытучыга, бик күпләргә яраган кебек, дорфа сүз әйтү, билгеле инде, ямьсез сүзләр кыстырып сөйләшү тыела.

Син – укытучы. Сиңа дистәләгән кызыксынучан, ә кайчак сынаучан күзләр төбәлгән. Син алар өчен үрнәк, эталон булырга тиеш. Кемдер бары синнән генә яклау көтә, кемдер бер җылы сүзеңә мохтаҗ, менә бу матур кызның әтисе белән ныгытып сөйләшәсе бар, ә бу егетнең туганнары, килеп туган ситуацияне күз уңында тотып, синең кабат аңлатуыңны таләп итә. Әнә шушы мәшәкатьләр белән гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә…

Авыл укытучысының эше дәрес бирүдән генә тормый, ул сабыйларга аң-белем бирүче мөгаллим генә түгел, әнә шул тормыш сукмагыннан алар белән бергә, алай гына да түгел, ә алдан юл ярып баручы зат. Мин, билгеле, һич кенә дә шәһәр укытучыларының ролен, шәһәр балалары язмышында әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтергә җыенмыйм. Тик шулай да аларның сайлау мөмкинлеге бар дип уйлыйм.

Ә авыл укытучысына башка юл юк. Ул укучыларын гел игелекләр кылырга, намусына тап төшермәскә, авыл җирлегенең әдәп-инсаф кагыйдәләренә буйсынырга, үз иленең патриоты булырга өйрәтергә тиеш дип саныйм мин. Ә моның өчен, билгеле, иң әүвәл үзеңдә шул сыйфатларның булуы кирәк.

Нинди генә һөнәрләрне берләштерергә туры килми безгә эшебездә. Авылда укытучы класстан тыш чараларны әзерләүче сценарист та, сәхнәгә чыгаручы режиссёр да, кирәк вакытта артист та, гримёр да, парихмахер да, дизайнер да, түгәрәкләр алып баручы матур киемнәр бәйләргә, тегәргә, чигәргә, җырларга, биергә, шигырьне сәнгатьле сөйләргә өйрәтүче дә…

Әнә шулай бөтен барлыгыңны балаларга биреп эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләр көтеп була.

Сәләтсез бала булмый, баланың сәләтен ача белү генә җитми, диләр. Чыннан да шулай бит бу. Һәр баланың үзенчәлеген, талантын ачу өчен ай – һай күп тырышлык куярга туры килә шул авыл укытучысына.

Замана да укытучыга бик күп таләпләр куя: инновацион технологияләрне дәресеңдә, эшеңдә уңышлы куллану өчен бик күп өйрәнергә, эзләнергә, укырга кирәк. Бары тырышлык һәм түземлелек белән коралланганда гына ирешеп була моңа.

Ә инде иң куанычлысы – укучыларыңның бәйрәм, тантанада тиеш булганга гына түгел, ә гадәти көндә килеп, чын күңелләреннән: “Сез икенче әнием булдыгыз, мин Сезне бик яратам,” – дип, риясыз әйткән сүзләрен ишетүдер. Мин бу яктан бик бәхетле.

Укучыңның югары уку йортына кереп укуы гына мөһим түгелдер (дөрес, бүгенге заман шартларында  анысы да бик кирәк). Иң мөһиме: кешелекле булсыннар, тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан баручы, намуслы хезмәт итүче булсыннар киләчәктә укучыларыбыз. Юкка булмасын безнең тырышлык. Кешелекле булсыннар!

КЕШЕ булсыннар!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *