Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

(Татар төркемендә татар теле дәресе. IX сыйныф)

Рәмзия ҖИҺАНШИНА,

Яр Чаллыдагы 77 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Дидактик: иярченле кушма җөмлә төшенчәсен актуальләштерү.

Үстерешле: фикерләү ысулларын камилләштерү.

Тәрбияви: табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; төркемдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен үстерү.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү дәресе.

Җиһазлау: проектор, терәк карточкалар, рәсем, схема.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

(Дәрес барышында уңай психологик халәт тудыру. Шигырь юллары укып кителә.)

Укытучы. Вакыт аша чиксезлеккә таба

Биткә бәрә давыл һәм җилләр.

Гомер китап, анда уелып кала

Сөенечле тормыш мизгелләре.

– Исәнмесез, укучылар, дәресебезне башлыйбыз. Көн матур. Кәефләрәбез әйбәт. Укучылар, минем сезгә теләгем: бүген дә дәрестә һәрвакыттагыча актив, кыю булыгыз. Уңышлар сезгә! (Дежур укучыга сүз бирелә.)

– Укучылар, минем кулымда серле тартма, анда яфрак яшерелгән. Бу сүзне ишеткәч, беренче туган фикерегез нинди булды?

Көтелгән җавап. Яшел, сары, каен яфрагы. (Тартмадан алынган яфрак кәгазьдән киселгән. Аңа җөмләләр язылган.)

– Кәгазь яфрак күргәч, нинди хисләр туды?

Көтелгән җавап. Гаҗәпләнү, чөнки безгә яфракның төшенчәсе генә бирелде, ягъни, уртак сүзе. Ә чын мәгьнәсен яфракны күргәч ачтык.

– Укучылар, без бүгенге дәрес темасын мнемоника фәне аша ачарга тырышырбыз.

Мнемоника – мөмкин кадәр күбрәк фактларны, мәгълүматларны истә калдырырга ярдәм итә торган алымнар һәм кагыйдәләр җыелмасы. Шартлы билгеләр, мнемосюжет рәвешендә бирелгән күренешләр, эчке мәгънәне тулы ачып бирә.

– Дәресебез үзебезгә дә, килгән кунакларга да файдалы булыр дип уйлыйм. Шуның өчен уку эшчәнлеген оештыра белергә кирәк. Ничек?

Көтелгән җавап. Кагыйдәләргә нигезләнеп эшләрбез.

Яфрактагы кагыйдәләр – җөмләләр укыла. (Төркемнәрдә эшлибез.)

– Бу җөмләләр төрләре ягыннан нинди?

Көтелгән җавап. Кушма, чөнки алар ике грамматик нигезле.

– Кушма җөмләләрне тел фәненең кайсы бүлеге өйрәнә?

Көтелгән җавап. Синтаксис бүлеге өйрәнә.

– Синтаксис бүлеге тагын нинди төшенчәләрне өйрәнә?

Көтелгән җавап. Гади җөмлә синтаксисын өйрәнә.

  1. Өй эшен тикшерү
  2. Мәҗбүри: әдәби әсәрдән биш җөмлә табып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
  3. Ирекле: мнемоника алымын кулланып, иярченле кушма җөмләләр кертеп җөмлә кисәкләре турында әкият язарга.
  4. Сюжетлы рәсем ясарга.

Укытучы. Мнемоника дигән фән күзлегеннән караганда, җөмлә кисәкләрен бербөтен итеп күз алдына китерәбез. Һәрбер җөмлә кисәгенең исеме, җөмләдә үз урыны, асылын ача торган исеме бар. Ә кушма җөмләдә алар күп, шуңа күрә һәр төрнең үз исеме булырга тиеш. (Җөмлә кисәкләре презентациясе күрсәтелә.)

III. Актуальләштерү

Үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр: иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен тану, синтаксик яктан тикшерү, сөйләмдә дөрес куллану.

(Төркемнәрдә яфрактагы җөмләләр белән эшлибез.)

  1. Кем намус белән хезмәт итә, шул зур хөрмәткә ия була.
  2. Иң әһәмиятлесе шул: уку хезмәтендә билгеле бер максатың булсын.
  3. Шуны исеңдә тот: максатчан кеше уңышка ирешә.
  4. Син алган белем киләчәктә халкыбызга хезмәт итсен.
  5. Ал гыйлем, чөнки яшәүнең асылы ул.
  6. Бәхетле шул бала, кайсы дәресенә күңел бирә.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, бу җөмләләрнең исемнәре нинди икән?

  1. УМ кую һәм аны өлешләп чишү

– Дәфтәрләрне ачабыз һәм теманы язып куябыз. (Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.)

– Алдагы адымыбыз нинди булыр?

  1. Белгән белемнәрне барлау;
  2. Памятка (хәтер капчыгын селкү);
  3. Дәреслектән карау. (Дәреслек белән эш)

– Нинди нәтиҗәгә килдек?

Көтелгән җавап. Нинди җөмлә кисәге мәгьнәсендә килүләренә карап: иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл җөмләләр була. (Парларда җөмләләрне кабатлыйлар.)

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту
  2. Яфрактагы схеманы тутыралар, үрнәк белән чагыштыралар.
  3. Агылый белән Тагылый уены. Төркемнәрдә бирелгән мәкальләрнең ике кисәген ялгыйлар.

– Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр.

– Кемнең телендә ни булса, күңелендә шул була.

– Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч була.

– Яхшы үгет кермәсә, яман үгет керер.

– Ал гыйлем, чөнки яшәүнең асылы ул.

3.Төркемдә текст белән эш. Иярчен җөмләләрне табып, язып алырга, мәгънә ягыннан төрләрен билгеләргә.

Мин бакчада утырам. Күк йөзе чалт аяз. Әнә ерак офык итәгеннән бер болыт йөзеп чыкты. Әкрен генә, тыныч кына килә. Күңелемне шатлык хисе биләп алды: болыт килә, болыт!

Күрәм : ул болыт мәһабәт ир кешегә охшаган иде. Күктә бик салкын, күрәсең. Әнә ул башына ак колакчын бүрек киеп куйган. Җилкәсендә бөдрә тун. Муенын кат-кат шарф белән ураган. Һич шигем юк, бу — Әткә болыт. Аның янәшәсендә генә тагын бер болыт. Бусы — Әнкә болыт. Зифа буйлы, чәчләре ташкын төсле дулкынланып тора. Озак та узмады, Әнкә болыт артыннан янә дә бер кечкенә генә болыт күренде. Ул әле рәтләп йөзә дә белми кебек. Як-якка авышкалап бара да аптырап туктап тора. Бу — Бала болыт, дидем мин үз-үземә. Әйе, әйе, Бала болыт! Алар өчәү зәңгәр киңлек буйлап сәяхәт итәләр. (Н.Дәүлидән)

(Төркемнән бер укучы чыгыш ясый)

1) иярченле кушма җөмләдәге иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрен, баш җөмләдән куелган сорау ярдәмендә билгелибез.

2) баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз нинди кисәк булса, иярчен җөмлә шул җөмлә кисәге була.

Нәтиҗә. Иярчен җөмләнең функциясе: баш җөмләдәге җөмлә кисәгенең эшен башкара

  1. Рефлексия
  • Бүген дәрестә нинди иярчен җөмлә турында сөйләштек?
  • Төзелеше ягыннан нинди төрләре була?
  • Иярчен вакыт җөмләнең бәйләүче чаралары нинди?
  • Модель буенча кагыйдәне әйтегез әле.

VII. Өйгә эш

  1. Мәҗбүри: 42 нче бит, 51 нче күнегү.
  2. Ирекле: иярченле кушма җөмләләр кулланып, балачак турында эссе язарга.

VIII. Белемнәрне системага салу һәм кабатлау

Тест

I вариант

  1. Шунысы да мөһим: күңел түрендә изге ният ятсын.

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен ия җөмлә;

б) иярчен шарт җөмлә.

  1. Укучыларымны озаттым гына, шул вакыт кесә телефоным шылтырады.

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен урын җөмлә;

б) иярчен вакыт җөмлә.

  1. Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: Туктамыш хан дәүләт башында барлыгы 18 ел утыра.

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

  1. Берәр галимнән шуны сорыйсым бар әле: театр бәйрәме өчен нигә март ае сайланды икән? (Т.Миңнуллин)

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен урын җөмлә.

  1. Кем максатчан, шул зур җиңүләргә ирешер. (Мәкаль)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

II вариант

  1. Кар бетүгә, Фатыйма әби урман юлын таптый башлый.

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен аергыч җөмлә;

б) иярчен урын җөмлә.

  1. Үз-үзенә йомылып уйланган чакта Туфан усал күренә, чөнки ул үзен аямыйча уйлана белә.(М. Галиев)

а) иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен вакыт җөмлә;

б) иярчен максат җөмлә.

  1. Кайчан килсәм дә, син минем күңелемә илһам бирәсең, урман!

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен урын җөмлә;

б) иярчен шарт җөмлә.

  1. Минем күңелем дә җилле көнне урман шаулагандай шаулый.

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен күләм җөмлә;

б) иярчен рәвеш җөмлә.

5.Тукай шигриятенә мәхәббәтем миңа бабайдан күчте, шуңа күрә мин бабама бик-бик рәхмәтле.

а) иярчен максат җөмлә;

ә) иярчен сәбәп җөмлә;

б) иярчен җөмлә

  1. Йомгаклау, билгеләр кую

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *