XXI гасыр укытучысының абруе ни хәлдә?

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?

Ләйсән ХАҖИЕВА,

Балтач районы Яңгул урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик стажы – 18 ел

Абруй, дан, дәрәҗә… Әлеге сыйфатларны, минемчә, һәркемнең булдырасы килә. Ә нишләп булдырмаска? Син башкалардан аерылып торасың… Сине күрәләр, хөрмәт итәләр, сиңа охшарга тырышалар, җәмгытьтә тоткан урының да башкалардан аерылып тора.

Укытучы…Күпме мәгънә салынган әлеге 7 хәрефтән торган сүзгә…Белем бирүче, тәрбияче, акыл иясе, туры юл сызучы, белемле, яңалык җиткерүче, алга омтылучы, бала күңеленә орлык салучы, ягымлы, мөлаем, һ.б. Укытучы – әнә шундый матур мәгънәле; иң авыр да, иң хөрмәтле дә, иң абруйлы кеше дә ул!

Әмма укытучының абруе дигәндә, мин хәзерге вакытта үзгәрде дияр идем. Үзем 18 ел шул хезмәтне башкарам, әмма безнең укытучыларга карата хөрмәтебез – хәзерге укучыларныкыннан бик нык аерыла. Бу нилектән шулай икән соң? Чоры шундыймы, ата-ана тәрбиясеме, әллә гаеп укытучыларның үзләрендәме икән? Әллә компьютер , интернет шаукымы боздымы икән? Бу сораулар бер мине генә борчый дип уйламыйм.

Элек укытучы – күктә яктыртучы ерак якты йолдыз иде. Аңа башкалар алдында кадер дә, хөрмәт тә зур булган. Ата-ана да, укучы да аңа башкача караган. Орышса, дәрестән соң алып калса, сыйныф җыештырырга кушса, линейкага чыгарып башкалар алдында орышса – берсе дә гаеп эш саналмаган. Өйгә кайтып укытучыдан зарлану бөтенләй юк иде, әле киресенчә, «алай-болай ычкындырып җибәрсәң», әни укытучыны гаепләми , ә сине орышып ташлый иде.

Ә хәзер… Берсен дә эшләргә ярамый. Ата-ана ничек куша, тәрбияли – бала мәктәптә нәкъ шулар әйткәнчә үзен тота. Югыйсә без – ата-аналар, кайчандыр шул укытучы тәрбиясе алган кешеләр. Аннары зарланырга яратабыз: ник минем бала шундый икән, ник шулай эшләде икән, кайда ялгыштым икән. Бу сорауларны ата-аналар еш үз-үзләренә бирә хәзерге вакытта. Ә бит гаеп укытучыда түгел.

Сорау туа: «Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга соң?» Минемчә, җәмгытьнең үзен үзгәртергә кирәк. Бер-береңне аңламау, кемнәндер гаеп эзләү, көнләшү, үзеңне кемнәндер өстен кую кебек начар гадәтләрне ташларга; заман үзгәрә дип, әдәп-әхлак кагыйдәләрен бозмаска кирәк дип саныйм мин. Иң мөһиме – кешелек сыйфатларын җуймаска кирәк.

Ә бүгенге көн укытучысы ул –кояш кебек якты нур сибүче, сине җил-давыллардан ышыклаучы, балаларның ышанычлы дусты да. Кыңгырау кебек аларның игътибарын җәлеп итә, компьютер кебек аларга бик күп мәгълүмат җиткерә, ул – максатчан, таләпчән, мобиль, креатив, коммуникатив, иҗади, тырыш, универсаль һәм ихтирамлы да!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *