Хәл фигыльнең заман формалары. Кабатлау

(VI сыйныф.  Татар төркемендә татар теле дәресе)

 Гүзәлия СӘЛМӘНОВА,

Теләче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 

– Фигылнең  заман формалары турында белемнәрен  тирәнәйтү, системалаштыру;сөйләм төзү күнекмәләрен камилләштерү;

– иҗади фикерләү һәм танып белү күнекмәләрен үстерү;

–туган телгә һәм әдәбиятыбызга,мәдәниятебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт, аралашу әдәбе тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:әхлакый-рухи сыйфатларга ия булу, татар теленә һәм мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу; укуга җаваплы караш, үзүсеш, үзлектән белем алуга әзерлек, укуга карата кызыксыну;тотрыклы танып-белү сыйфатларына ия булу;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ:охшаш һәм аермалы якларны билгели белү, чагыштыра алу;

-төшенчәләрне билгели белү, гомумиләштерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыра алу;

-билгеле бер үзенчәлек буенча классификацияли белү;

-эзлекле фикерләү булдыру, йомгак һәм нәтиҗә ясый алу;

-модельләштерү (тамгалы, символлы модель һәм схемалар төзи белү);

Коммуникатив УУГ:үз фикереңне әйтә, дәлилли һәм яклый белү;яшьтәшләре, укытучы белән уку хезмәттәшлеге һәм эшчәнлеге оештыра белү;шәхси һәм төркемнәрдә эшли белү;

Регулятив УУГ:укытучы ярдәме белән дәреснең тема һәм максатларын билгели алу; план буенча эшли белү; эшне башкаруның дөреслегенә бәя бирә белү;куелган бурычтан чыгып, үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү; үз хатаңны төзәтә белү; үз фикереңне әйтү.

Предмет нәтиҗәләр:фигыльнең заман формаларын аера белү, аларны сөйләмдә дөрес куллану, рәсем буенча җөмлә, сөйләм төзи белү.

Дәрес тибы: белемнәрнесистемалаштырудәресе

Предметара эшчәнлек: музыка, әдәбият, рус теле, инглиз теле

Җиһазлау:презентация, карточкалар, өләшү материаллары, бәяләү өчен критерийлар язылган карточка һәм тасмалар

 

Дәрес барышы

I.Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

1.Исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү

2.Музыка тыңлау.

Җыр нәрсә турында? (Сабантуй)

– Сабантуй нинди бәйрәм ул? (Милли, күңелле)

– Мондый җыр тыңлагач, күңелләр күтәрелә, шулай бит? Әйдәгез, без дә, бер-беребезгә елмаеп, кәефләребезне күтәрик эле.

–Без, җырлар тыңлый-тыңлый, нинди эшләр эшлибез?

(Әлеге сорауга укучылар сүзтезмә, җөмләләр төземичә генә, сүзләр белән генә җавап бирә: биибез, җырлыйбыз, юабыз, уйлыйбыз, пешерәбез, уйныйбыз)

– Сез нинди сүзләр атадыгыз? (Фигыльләр)

– Нәрсә ул фигыль? (Укучылар җавабы)

– Рус телендә дә фигыль бармы? (Глагол), инглиз телендә?(Вэп)

  1. Кластер төзү. Фигыль төшенчәсенә мөнәсәбәте булган сүзләр әйтегез.1слайд

(Заман, сүз төркеме, эш, хәрәкәт, сорау, хәбәр, төркемчә, хәл, зат, сан, барлык-юклык)2 слайд

II.Уку мәсьәләсен кую.

  1. Сезнең алда 1нче номерлы карточка ята, анда ике текст бирелгән. Шушы күнегүдән чыгып, дәреснең темасын билгеләргә тырышырбыз.

– Текст нинди әсәрдән?(Г.Бәширов. Туган ягым-яшел бишек.)

–Ни өчен? (Чөнки анда фигыльләр заманнар белән төрләнгән)

– Димәк, бүгенге темабыз …(Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау)

  1. Числоны, теманы язу.

–Фигыльләрнең ничә заманы бар? (Өч)

– Безгә үзебезнең нәтиҗәләрне кайда да булса күрсәтә барырга кирәк.Нәрсә төзи беләбез әле без?(Модель.3 заман)

–Башка телләрдә дә заман категориясе бармы? Кем белә? (Рус телендә дә, инглиз телендә дә 3 заман бар). Заман категориясе ни өчен кирәк икән? Тексттан чыгып, җавап бирегез.

III. Уку мәсьәләсенадымлап чишү. Модельдә күрсәтә бару

1) Фигыльләрнең заманын дөрес билгеләү, язу (карточкалар буенча). Бирем уен формасында, башта эш тәртибе аңлатыла.3 слайд

– Урман эчендә 3 авыл бар икән. Аларның исемнәрен укыйк әле. (Үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.)

– Димәк, монда нәрсәләр яши дип уйлыйсыз? (Фигыльләр.)

– Авыл исемнәренең мәгънәсен аңлатып карыйк әле.

(мәгънәсе: үткән заман сөйләп торганнан алда булган эшне, хәзерге заман сөйләп торган вакытта булган эшне, киләчәк заман сөйләп торган вакыттан сон булган эшне белдерә.)

– Үткән замантөрләре нәрсәне аңлата (сөйләүче үзе күрмәгән эш турында хәбәр итә(күргән));киләчәк заман билгеле киләчәк заман һичшиксез үтәләчәген белдерә, билгесезе-ихтималлык төсмере бн белдерә)

– Бу авылда яшәүче фигыльләр үзара бик дус булганнар. Бергә җыелып бәйрәмнәр, сабантуйлар үткәргәннәр. Ә беркөнне Сабантуйда көчле яңгыр яуган, давыл булган, сукмаклар буталган. Фигыльләр урманда адашып калганнар. Әйдәгез, аларны үзләре яшәгән авылларга кайтарып куйыйк әле.Сезнең алда 2нче номерлы карточкалар бар. Анда бу фигыльләр бирелгән. Шуларны дәфтәрләргә 3 баганага бүлеп язасыз.

(Укучылар дәфтәрләрдә фигылләрне 3 төркемгә аерып язалар.Кушымчаларны билгелиләр. Эшләр “ачкыч” белән тикшерелә-карточка “Бәяләү”)4слайд 3нче карточка

–«Язгы сабантуйлары» бүлегендә тагын нинди йола турында укыдык әле? Сабантуй алдыннан үтә торган нинди матур йолабыз бар әле? (Бирнә җыю)

– Без дә бүген “бирнә җыярбыз”

Үзбәя. Хата юк – “5” (кызыл сөлге)

1-2 хата – “4” (зәңгәр сөлге)

3-5 хата – “3” (сары сөлге)

Модельдә курсәтү(заманның исемнәре)

Юклык формасына куеп уку(парларда).

– Юклык формасы нәрсәне аңлата, барлык заман формаларын да юклыкка куеп буламы? Модельдә ничек күрсәтербез?

– Киләчәк һәм үткән замандагы фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз?(Аларның билгеле һәм билгесез төрләре бар)

Модельдә билгеләү

2) Сүзләрне уку (Карточка буенча)

— хор белән укыла

-Төркемнәрдә эш: бирелгән сүзләрне төрле заманнарга куеп язу (карточкалар буенча)

1т. үткән з.. 2т. хәзерге з., 3т. Киләчәк заман

(Һәркем үз дәфтәрендә эшли.)

Бәяләү. 4нче карточка.Эшләрне алыштырып тикшерү, уку, бәяләү, кире тапшыру, тасма бирү.Фигыльләрнең һәр заманының нәрсә белдерүен ачыклау. Критерийлар шул ук. (Дөрес җаваплар бирелә 3нче карточка)

3) Телдән җөмләләр төзү. Һәркем төрле заманнардагы фигыльләрне кулланып, өчәр җөмлә төзи (рәсем буенча, телдән). Җавап биргәндә, фигыльләрне, аларның заманын, төрен әйтергә.

4) Төркемнәрдә эш (сөйләм төзү) 1)Үткән заманда(текст буенча.) Элек сабантуйларның ничек үтүе турында.2) Хәзерге заманда(рәсем һәм терәк сүзләр белән)безнең заманда сабантуйлар ничек үтә?3)Киләчәк заманда (тулысынча иҗади)Киләчәктә сабантуйлар ничек үтәр икән?

– Сабантуйлар элек тә бик күңелле булган. Бу турыда без тагын да күбрәк кайдан белә алабыз? (әдәбияттан). Хәзергеләре дә бик матур. Барыбыз да беләбез. Ә киләчәктә дә шушы матур йолаларыбыз яшәсен өчен, без нишли алабыз? (Туган телебезне, әдәбиятны тырышып өйрәнәбез, йолаларыбызны онытмыйбыз)

5) Модельне тулыландыру.

(Бер укучы тактада эшли. Модельләрне үз-үзләренә сөйләү.Каршыда утыручы күршеләренә сөйләү. Бер-берләрен бәяләү. Модельгә карамыйча гына сөйләсә-5, карап-карап алса-4, тулысынча модельгә карап сөйләсә-3.)

4.Рефлексия

1) Рефлексив нәтиҗә ясау. Әйтегез әле, бүгенге дәрестән нәрсәләр белеп кайтып китәсез?(Укучылар сөйли. Модель ачыла бара.)

Фигыльнең заман формалары

 

 

 

кушымчалары

2) Бәяләү. “Бирнәләрне барлау” Сөлгеләрне саныйбыз. Кемдә кызыл сөлгеләр күбрәк –“5”

Зәңгәр сөлге-“4”

Сары сөлге –“3”

3) Өй эше бирү

  1. 167нче бит, 386нчы күнегү(алдагы дәресне күздә тотып)

2.”Фигыль” темасы буенча кроссворд төзергә

  1. “Өч туган” дигән әкият язарга

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *