Китап укуны яратырга өйрәтү – безнең балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез

(эссе)

Алсу ХӘМИДУЛЛИНА,

Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш стажы – 20 ел

«Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә Ришат Төхфәтуллин башкаруында «Кыңгыраулы мәктәп еллары җыры» яңгырый. Минемчә, аны тыңлаган һәр кешене әлеге җыр гомеренең иң матур мизгеленә – мәктәп елларына алып кайтадыр. Шау-гөр килеп торган сыйныф бүлмәләре, укытучыбызның үкчәле туфли белән коридорның икенче очыннан атлап килү тавышлары, күңелле кичәләр, сыйныфыбыз белән тау шуарга барулар, спектакльләр әзерләүләр – һәммәсе күз алдыннан кино кадрлары сыман мизгел эчендә үтеп киткән төсле була. Шулар арасында үзем өчен аеруча да күңелгә ятышлы тагын бер истәлек бар икән бит – мәктәп китапханәсе, көн саен булган тәнәфесләрнең кимендә дүртесе шунда уза иде минем, китапханәче Альбина апа минем өчен махсус кызыклы китаплар әзерләп куя иде, и шатланып алып кайтып китә идем шуларны.

Ә хәзерге балалар мәктәп китапханәсен яратып искә алырлармы икән соң?

Миндә китапка булган мәхәббәтне әнием уяткандыр, дип уйлыйм.Үзе гап-гади бер колхозчы булса да, китап дөньясына, андагы кызыклы вакыйгалар эченә ул кертеп җибәрде мине. Сеңлемнең бишеген тирбәтә-тирбәтә, абыемның татар әдәбияты китабыннан «Таңбатыр әкиятен укуын бүген дә яхшы хәтерлим. Ә мин I сыйныфка укырга кергәч, китапханәдән алган беренче китабым «Аленький цветочек» мине бөтенләй тылсым дөньясына алып кереп киткән иде. Әниемнең эшләре бетеп, миңа шушы гаҗәеп китапны укуын түземсезлек белән көткән идем. Ул әнә шулай кызыктырып сихри дөнья ишекләрен ачты, ә үзенең мисалында китапка мәхәббәт уятты ул миндә. Шул көннән башлап Гариф Гобәй, Аяз Гыйләҗев, Габдрахман Әпсәләмов, Илдар Юзеев, Әмирхан Еники әсәрләре минем аерылмас юлдашым иде. Көндезләрен китап уку сәбәпле онытылып калган эшләр дә, йокы күрмәгән төннәр дә күп булды.

Менә шул китапларны укып чыккач, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәүсәрия апаның теманы аңлатып бетереп: «Әйдә, Алсу, бүген нинди кызыклы китап укып килдең, сөйлә әле!» – дигән сүзләрен түземсезлек белән көтә идем. Сөйләгәндә сыйныфташларымның мине тыныч кына тыңлап утырганнарын күреп, әйтеп бетергесез рәхәтлек, горурлык хисләре кичергәнем хәтердә. Аннары укытучым белән анализлый идек. Ул вакытта укыган китапларны мин бүген дә яхшы хәтерлим, аларның тышлыклары да күңелгә сеңгән, балачагыма, яшүсмер вакытларыма алып кайталар.

Менә шул кичләрдә мин укытучы булырга карар кылдым. Укытучының ниндие әле, туган телем – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүгенге укучыны «Китап – белем чишмәсе, шуңа укыгыгыз аны» дип кенә укытып булмый. Бала үзенә кирәк булган мәгълүматны бик тиз арада интернеттан да табып ала ала, аның өчен сәгатьләр буе китап актарып эзләп утыру кирәк түгел. Ә менә китап укуның нинди рәхәтлек икәнен аңлатырга, минемчә, укытучы кирәк.

Китап киштәләрендә ялтыравык тышлы кыйммәтле китаплар тузан җыйганны күрсәм, җаным әрни, ә кайвакыт балалар кулында китап күрсәм, сабый баладай сөенәм, яшәреп киткәндәй булам. Үзем укыган китаплар турында сөйләп җибәрәм. «Китап укуны яратырга өйрәтү – безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан.

Әлбәттә, укучыларны китап белән кызыксындыру юлларын да табарга мөмкиндер, чөнки һәр мәсьәләнең чишү юлы бар, моның өчен эзләнергә, төрле чаралары тәкъдим итәргә кирәк.

Мәсәлән, иң киң таралган ысул – әсәрне сөйли башлап, иң кызык җирендә тукталып калу, аннан укучыларга укып бетерергә тәкъдим итү.

Әдәби әсәр геройларының холкы белән укучының холкын чагыштырырга тәкъдим итәргә, берәр әдәби геройның яраткан әйбере исеменнән диалог, монолог төзетергә мөмкин. Мәсәлән, Фазыл гармуны, яисә Акъәбинең сандыгы монологы, Сираҗетдин Туктагаев читекләре диалогы.

Укучылар арасында китаплар алмашу оештырырга мөмкин. Һәр бала яраткан китабын алып килә һәм сыйныфташы белән алмаша, сыйныфтагы балалар саны кадәр китап укыла.

Яраткан китабыңны тәкъдим итәргә, реклама ясарга мөмкин. Бу ысулны хәзерге вакытта популярлашып киткән буктрейлер аша да эшләтеп була. Аны татарчалаштырып китапнамә дип тә йөртәләр, ягъни үзең теләгән бер әдәби китап турында видеоязма әзерләү.

Мондый роликларның максаты – төрле визуаль чаралар ярдәмендә китапны уку белән кызыктыру. Кагыйдә буларак алар 3 минуттан артмый, нинди китап сайлауга килгәндә, ул заманча берәр әсәр, яисә классик әдәбияттан булырга мөмкин. Эшләү этаплары:

  1. Үзең яхшы белгән һәм башкаларга да тәкъдим итәргә теләгән китап.
  2. Аның турында интернеттан буктрейлерлар карау һәм үз идеяңне уйлау.
  3. 10-15 җөмләдән торган аңлатмалы сценарий
  4. Әсәргә туры килүче иллюстрацияләр, видеолар табу.
  5. Кирәкле аудиоматериал.
  6. Барлык материалны монтажлау.
  7. Карап чыгу, хаталарын төзәтү.
  8. Карап чыккач, анализлау, кирәк булса төзәтмәләр кертү.

Китап – иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.

«Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А.Павленко.

Димәк, аны бүләк итеп бирү дә бик күркәм гамәл. Китапның яхшысы-начары булмый, соңгы вакытларда аны кибетләрдә әйбер төрергә бирелә торган гади көрән кәгазьгә төреп бирүне тәкъдим итә башладым, бу, беренчедән, синең иҗади мөмкинлекләреңне ачып, күңел җылысын да үзенә сеңдерә, чөнки аны үзең теләгәнчә бизәргә дә мөмкин, һәм, икенчедән, табигать өчен зыянлы түгел. Ул калдыклардан эшләнә, агачларны да саклап калырга ярдәм итәчәк һәм полиэтилен да кулланмаска мөмкинлек туа.

«Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем, була минем юл күрсәтүче йолдызым», дип язган Г.Тукай. Дөрестән дә, китаплар аша күпме сабак алырга, үткәннәрне генә түгел, ә хәзерге тормышны аңларга һәм киләчәктә үз юлыңны сайларга да мөкин.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *