Күп исәпләгән, чишкән – күп белә    

 

Тема: Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны

Люзия ФӘРХУШИНА,

Әгерҗе районы Салагыш урта  мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 28 ел.   

Бар кешенең дә белемле буласы, күп эшләр эшли беләсе килә. Шул эшләргә өйрәнеп үзенең җәмгыятьтә урынын табасы килү, культуралы, әдәпле буласы килү – иң кирәклесе. Гади халыкчан тел белән әйткәндә «кеше арасында акча эшләп, кешечә яши белергә» омтылу бүгенге укучыларны алга этәрә торган шарт булып тора. Кеше үзенең сәләтенә, белеменә, әдәбенә карап үзенә бара торган профессия сайласа  уңышлы була. Ә профессия сайлау өчен белем кирәк. Ләкин белемгә юл ул бик катлаулы, сабырлык, ихтыяр көче сорый. Белемсез кешегә эш табу авырлаша.

Төгәл фәннәрнең кирәклеге кечкенәдән үк сизелә башлый. Бу проблеманы математика фәне аша гына карасак та аның әhәмияте зур икәнен күрәбез. Мәктәптә алган иң беренче белемнәр кешегә гомер буена кирәк. Башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак ул минем күз алдымда үтә.  Санау, тапкырлау таблицасы, озынлык, мәйдан үлчәү берәмлекләре белән hәр кеше көндәлек тормышта очрашып, кулланып тора. Математика дәресендә мәсьәлә чишә белү – тормыштагы проблемаларны чишә белү ул. Мәктәптә вакытта тапкырлау таблицасын өйрәмәгән кеше аны соныннан авырдан өйрәнә. Шуңа да күп кенә профессияне сайлый алмый.

Швед галимнәре үткәргән тикшерүләр дә нәкъ шуны раслый. Экспертлар төркеме җитәкчесе Юхан Алменберг газетага биргән интервьюсында кирәкле исәпләүләрне барлык кешеләрнең дә эшли алмаганлыгын билгеләп китә. Алар тикшерү үткәреп, математика фәнен мәктәптә үзләштерү кирәк дигән нәтиҗәгә килә.

Белемнәрнең кеше тормышында ролен күрсәтү үрнәкләре итеп рәссам, архитектор, галим, инженер Леонардо да Винчи, полководец Суворов, галим hәм шагыйрь Ломоносов, мәшһүр рус шагыйре А.С.Пушкинны китерергә мөмкин. Барлык яктан да камиллеккә омтылу, төгәл фәннәрне, гуманитар фәннәрне дә яхшы белү сокландыра. Андый кешеләргә кеше тартыла, алар белән әңгәмә кору да кызыклы.

Химия, физика фәннәре законнарын белү бик кирәк. Бик күп гуманитар фәнне үзләштерүчеләр дә математика фәненең кирәклегенә төшенеп, аны да өйрәнгәннәр. Чөнки ул фикерләүне үстерә, тәртипкә сала. Бөтен кеше дә Ломоносов була да алмый, бөтен фәннәрне дә тигез үзләштерә дә алмый.

Ләкин башлангыч база дәрәҗәсендәге белемнәр бар кешегә дә кирәк.

Кеше үзенең профессиясен математик исәпләүләрдән качып сайлады, ди. Формулалардан, аналитикадан, информатикадан качты. Көннәрдән бер көнне кеше ялланып эшләүдән туйды. Үз бизнесын оештырырга теләде. Үз бизнесын оештыру – исәпләүләр, «прогнозлар», анализ ул. Математик модельләрсез, анализсыз бизнесны оештырып булмый. Статистика математик, техник вузларны бетергән кешеләрнең бизнеста уңышка ирешкәнен күрсәтә. Төгәл фәннәр – кеше аңының ачкычы.

Бизнес ул – тәртипкә салынган система. Ул системаны оештыручы төзи. Оештыручының интеллектуаль күнкмәләре, фикерләве, гомумиләштерә белүе, бәйләнешләрне ача белүе кирәк. Менә шушы күнекмәләрне төгәл фәннәр үстерә. «Күп укыган – күп белә» мәкаленә математика турында да фикер өстәп куясы иде. «Күп исәпләгән, чишкән күп белә».

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *