Күренекле җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел

“Ятимлектә үскән балачак

Җырларымда мәңге калачак…”

(Әдәби-музыкаль кичә)

Чулпан ШӘРИПОВА,

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларны татар сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр белән таныштыру;

– якташыбыз Әлфия Авзалованың тормыш юлы, иҗаты белән тирәннән танышу;

– сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, халкыбызның күренекле сәнгать әџелләре үрнәгендә иҗади шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау. Сәхнә бәйрәмчә итеп бизәлә. Стенага Ә.Авзалованың портреты эленә. Алгы планга баян, ноталар дәфтәре, шарлар, төрле җырлары яздырылган аудиоязмалар куела. Сул якка экран эленә. Җырчының архивыннан алынган фотосурәтләр файдаланыла. Кичәнең башыннан ахырына кадәр вакыйгаларга туры китереп Рабит Батулланың “Моң патшабикәсе” фильмыннан өзекләр куела.

Кичә барышы

(Сәхнә түренә бишек эленгән. Экранда бишек тирбәтеп утыручы Ана күренеше. Бишектән сабый бала тавышы ишетелә. Ана кеше сабыр гына килеп, бишекне тирбәтеп җырлый башлый.)

    Әлли-бәлли итәдер,

    Бәләкәй, матур бәбкәем,

    Еламаса, йокласа,

    Рәхмәт укыр әнкәең…

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кичәбез кунаклары! Актанышыбызның горурлыгы булган Әлфия апа Авзалованың тууына 85 ел тулу уаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичәне ачык дип игълан итәбез!

2 нче алып баручы. Күпләрнең тормыш маягы, дәрт-дәрман чыганагы булган Әлфия Афзалова 1933 елның 15 гыйнварында Башкортстанның Калтасы районы Кабан авылында туса да, Актанышны үзенең туган җире итеп саный, гомере буе Агыйдел буйларын сагына.

(Экранда Әлфия Авзалованың балачагында төшерелгән фотолары күрсәтелә. Сәхнәгә җитәкләшеп, кулларына чүпрәк курчак тоткан, ярлы гына киенгән ике бала чыга. Әлфия – 5–6 яшьләрдә, сеңлесе Флүрә 2–4 яшьләрдә.)        

Әлфия  Мин үзем биш яшьлек сабый гына булсам да, тормышның бөтен тирәнлеген күрмәсәм дә, күп нәрсәне аңлыйм. Ике яшьлек сеңлем Флүрә белән мич башында уйнарга яратабыз, чөнки анда җылы, ышанычлы. Өс-баш ярлы, шулай да әниебез чәчләребезне пөхтә итеп үрә, кулларыбызга да үзе теккән чүпрәк курчаклар тоттыра. Әтиебез  өйгә кайтып кергән минутларны беркайчан да онытырлык түгел. Ачылган ишектән өйгә салкын кереп тула. Әтиебез холыксыз булганлыктан әниебезне еш кыйный. Әни! Әнием!.. Әти, тимә, тимә әниебезгә!.. Кечкенә кулларыбыз белән җан тырмашып әнине араларга азаплануларыбыз да, бәгырьне өзеп алырлык бер хис – барысы бергә бутала. Шунда  күңелләрнең ничек өзгәләнгәнен белсәгез икән!.. Безгә – бер-бер артлы якты дөньяга килгән өч кыз балага, ягъни миңа, Флүрәгә һәм Гөлсирингә ятимлек ачысы, тормыш михнәте  алдан ук әзерләп куелган икән.

(Әлфия Авзалованың кечкенәдән яратып башкарган татар халык җыры “Шахта” тыңланыла.)

1 нче алып баручы. Шулкадәр тирән моң, хисле күңел каян килгән соң безнең Әлфия апабызга? Мөгаен, ятимлектәндер. Әлфия апа Авзалованың  ятим балачагын, ачы тормыш юлын күпләр Тукаебыз белән янәшә куя. Тиф белән авырган әнисе Миңьямал да яшәр иде, бик яшәр иде балалары янәшәсендә. Кызы Әлфиянең татарның күгендә йолдыз булып балкыганын күреп, һичшиксез сөенер, горурланыр иде. Тик… күпләргә тормыш аяусыз шул…

2 нче алып баручы. Башта газиз әниләрен, соңрак кечкенә сеңелләре Гөлсиринне югалткан, үзләре дә беркатлы  сабыйлар булган Әлфия белән Флүрәгә берникадәр вакыт үз көннәрен үзләренә күрергә туры килә. Хәтта бераз хәер сорашырга да туры килгән аларга. Шулай ачлыктан котылып калганнар алар. Ә Актанышта әниләренең бертуган сеңлесе Закирә апалары яшәгәнен ул вакытта ишетеп кенә белгән сабыйлар…

1 нче алып баручы. Яңа Кабан авылы халкы гомер-гомергә Актанышка базарга йөргән. Чабата үреп, төрле кирәк яраклар ясап, базарга илтеп сатып гомер күргән ярлы халык.

(Экранда татар базарыннан бер күренеш күрсәтелә. Сәүдә рәтләре арасында татар сәүдәгәрләре сату-алу белән шөгыльләнә. Ул сәхнәдә дә чагылыш таба. Рольләрдә: Закирә апа (Җыракай) – әнисенең апасы, Кабан авылы кешеләре.)

Закирә апа (кычкырып). Монда Яңа Кабаннар бармы?

Халык. Бар Кабаннар, менә без Кабанныкы.

Закирә апа. Минем Миңямал атлы сеңлем яман авырудан вафат булган, өч баласын калдырып… Ул балалар исән микән? Ни хәлләре бар икән?

Халык. Әтиләре дә күренми, әллә кая киткән, балалар җитәкләшеп урамда йөриләр, ачтан үлмәсәләр ярар инде…

Закирә апа. Икенче атнага базарга килсәгез, шул балаларны саламга булса да төреп алып килегезче, зинһар! (Елый-елый үтенә.)

Халык арасыннан бер абзый. Нинди дә булса чарасын табармын, икесен дә төреп алып килермен!

1 нче алып баручы.

Бармыни безнең татарның

Хәсрәтсез торган чагы?!

Хәсрәтне оныттыра кайчак

Моңлы Актаныш ягы.

                             (Роберт Әхмәтҗан)

Әйе, саламга төренеп килгән балаларның сагышын Актаныш бераз оныттырып торгандай була. Ләкин алда яңа сынау көтеп торган икән үзләрен. Җыракайның өенә аяк басуга бәхеттән, ризык исеннән, җылы өй күренешеннән башлары әйләнеп китә сабыйларның. Мондый рәхәтне күргәнмени соң бу гөнаһсыз балалар?! Ләкин җизни тиешле кешенең генә “бораулап” каравыннан, кызларны “артык кашык” күрүеннән бәхетнең бер чите “кителә”. Нәкъ шушы вакытта апа-сеңелнең юллары аерыла да инде… Флүрә Такталачык балалар йортына җибәрелә, Әлфия апасында торып кала. Ерак киләчәктә үзенең ике баласы өстенә сеңлесе Флүрәнең алты баласын үз канаты астына алачагын каян белсен соң нәни Әлфия?!

2 нче алып баручы. 1939 елда Әлфия I сыйныфка укырга керә. Ниндидер якты, татлы, серле мизгелләр биләп ала аның күңелен. Кечкенәдән моңга, сәнгатькә гашыйк булып үскән кыз бала җыр дөньясына кереп чума.

(Сәхнәдә мәктәп күренеше. Җыр дәресе бара. Нәфисә апа – укытучы. Укучылар арасында кечкенә Әлфия дә бар. Экранда агачтан салынган ярлы авыл мәктәбеннән бер күренеш күрсәтелә.)

Нәфисә апа. Балалар, без узган дәрестә Җ.Фәйзинең М.Җәлил сүзләренә язган “Мияу, мияу, пескәем!” җырын өйрәнгән идек. Әлфия, бас әле, бу җырны кабатлап җырлап күрсәт әле.

Әлфия (урыныннан торып баса, һич ялгышмыйча җырны җырлый).

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә:

– Мияу, мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Нәфисә апа. Балалар, ишеттегезме? Әлфия җырны ничек матур итеп җырлады! Тавышы матур икән. Хәтере дә искиткеч, бер сүзен дә онытмаган. Булдырдың, Әлфия!

Әлфия. Рәхмәт, Нәфисә апа!

1 нче алып баручы. Беренче сыйныфтан ук яратып җырлый торган тагын бер җыры була Әлфиянең. “Карлыгач” дигән спектакльдән “Карлыгач” исемле җыр ул…

1 нче укучы.

Һаваларда очкан карлыгачлар

Болытларга кереп югала.

Кыз булганчы, булсаң канатлы кош –

Тоткын булмас идем дөньяда.

Түгәрәк күл матур була,

Су белән тулса гына.

Тусын анадан кыз бала,

Бәхете булса гына…

1 нче алып баручы. Сүзләре дә, көе дә матур булган бу җырны барысы да үз итә. Ләкин Нәфисә апасы җырның сүзләрен башкачарак итеп үзгәртә:

Тусын анадан кыз бала,

Отличник булса гына…         

Шул көннән башлап Нәфисә апасы Әлфиягә зур өметләр баглый. Ә Әлфиянең репертуарын укытучы апасы өйрәткән “Шахта”, “Ал Мәрфуга, гөл Мәрфуга”, “Нурия” дигән җырлар тулыландыра. Җыр ятим баланың күңелен дәвалый, сагышларын тарата, ачлыкны оныттырып, киләчәккә ымсындыра…

(Экранда сугыш күренешләре күрсәтелә.)

2 нче алып баручы. 1941 ел… Маңгайларга сырлар уйган, ягымлы йөзләргә җыерчыклар сызган сугыш… Авылдагы ир-егетләр сугышка китеп баралар. Авыл үзәк өзгеч саубулашу җырларына, хатын-кызларның үксеп-үксеп елаган тавышларына күмелә. Әлфиянең җизнәсе дә сугышка алына, һәм сугыш кырларында ятып кала… Шул елларда җырчы кызны җыр дљньясы бөтенләе белән бөтереп ала. Ул, Актаныш районының агитбригадасы составындагы артистка буларак, авылдан-авылга концертлар куеп йөри башлый. Ә ул вакытта бик популяр булган Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһаповларны, сабый чагыннан ук тыңлап үскәнгәме, ул үзенең остазлары дип саный.

(“Өй артында шомыртым” дигән татар халык җыры башкарыла.)

2 нче укучы. Күк капусын гомергә бер

Безгә дә Тәңре ачты, –

Иңдерде Актанышка ул

Иң моңлы сандугачны.

Сүнгән күңелгә сөюне

Ул гына сала икән.

Халыкны бер сандугач та

Юата ала икән!..

                          (Роберт Әхмәтҗан)

1 нче алып баручы. Әйе, халык күңеленә күп кирәкмени?! Илдә коточкыч сугыш бара, тылдагы халык ачлыктан интегә. Ә Әлфиянең җырлары, берничә сәгатькә генә булса да, хыялдагы тормышка илтә, мәхәббәт, дуслык хисләрен яңарта.

3 нче укучы (көй агышында сөйли.)

Ник соң моңсу була

Кичен айга карау?

Ник соң йөрәк сызлый, моңлана?

Күңел кошы аның

Еракларда булса,

Сагына, уйлый икән кыз бала.

Сабырлыгым бетте,

Кавышыр көннәр җитте.

Кайтчы, иркәм, тизрәк

Кайт инде, ай-й, кайт инде…

Кайтам диеп әйттең,

Еракларга киттең.

Салдың мине сагыш утына…

2 нче алып баручы. Аллаһы Тәгалә сынауларны яраткан кешесенә җибәрер, диләр халыкта. Әлфияне дә ятимлек ачысы һаман сагалый икән. Закирә апасын бер уч бодай өчен төрмәгә утырталар. Ә Әлфиянең – алда… Әлем. Ә Әлемдә аның кебек ятимнәр тәрбияләнә торган балалар йорты.

(Сәхнәгә 13–14 яшьләрдәге Әлфия чыга. Экранга бер-бер артлы Әлфия Авзалова архивыннан алынган фотосурәтләр күрсәтелә.)

 …Актаныш – Әлем арасы –

Тау менәсе-барасы.

Язмышыма язылгандыр

Караның да карасы.

Ат юлы – алты чакрым,

Атлыйм җәяү, ялгызым.

Җәяүләп чыккан буран да

Бара икән, җыр суза!

Ертылып беткән бишмәтнең

Итәгеннән җыр тарта;

Тишек, тузган чабаталар

Үземә җыр тыңлата…

                    (Мөхәммәт Мирза ның “Ак пароход” поэмасыннан)

Әлфия. Балалар йортында яшәгән чакларымны мәңге онытасым юк. Дәрес әзерләргә утырсак, әле ручкасы, әле дәфтәре җитми иде. Газета-журналларның ак җирләрен файдалана идек. Ә менә сез, балалар, кәгазьләрне кадерләп тотыгыз, дәфтәрләрегезне саклагыз! Әле дә чүп савытында яткан, башланган да ташланган дәфтәрләрне күреп йөрәгем әрни. (Пауза)

Ни дисәң дә, балалар йортында яшәү үзе бер күңелле иде. Җырлый да, бии дә, концертлар да алып бара идем. Шулай Әлемдә VII сыйныфны тәмамлап, балалар йортыннан чыктым. Чыккач кая барырга? Шул Актаныш инде…Җыракай төрмәдә булгач, күрше Гашия апаларга кайтып егылдым. Өч-дүрт айдан сулыгып, ябыгып Җыракай да кайтып керде…

(“Актаныш басмалары” дигән татар халык җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Әлфиянең язмышы аяктан егарлык авыр булса да, юлында яхшы кешеләр күп очрый аның. Нәкъ шул кешеләрнең ятимә кыз язмышындагы рольләре бер генә түгел, берничә кешенең тормышын уңай якка үзгәртеп җибәрергә ярдәм итә. Актаныш район партия комитетының беренче секретаре Сәхәби Камалиев, район мәдәрият бүлеге мөдире Кәримә Рәяновалар кызны Актаныш МТСының клубына китапханәче һәм оештыручы итеп эшкә урнаштыралар. Инде Актанышта һәркем таныган Әлфиясез бер генә бәйрәм чарасы үтми. Әйтерсең бәхет кошы үзе килеп керә кызның кулына! Ә фотограф Мәрзия апа Юнысова нинди генә матур, моңлы, кеше күңеленә үтеп керә торган җырлар өйрәтми аңа! “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Уел”, “Гөлҗамал”, “Кәккүк”…

(“Кәккүк” җыры аудиоязмада тыңлана. С. Габәши көе.)

2 нче алып баручы. 1950 еллар ахыры. Актаныш район партия комитетының беренче секретаре Сәхаби Камалиев Әлфия Авзалова янына килә дә, болай ди: “Талантыңны әрәм итмә, кызым, Казанга бар, укы!” Шулчак яшүсмер күңелендә, кечкенәдән сер итеп кенә йөрткән, буй җитмәс хыял дип саналган теләк яшен булып яшьни, гөрләвекләр булып ага, йөрәге, ярларыннан ташып чыгарга әзер булган ярсу елга сыман, шашынып-шашынып тибә башлый. Хәзер ул киләчәген ачык күзаллый. Әйе, ул җырчы булачак, халыкның моңга сусаган җанына саф чык тамчысы булып тамачак!

1 нче алып баручы. Уйлый-уйлый да Әлфия апа Афзалова, Казанга китәргә карар кыла. Чөнки ул җыр белән яши, җырга табына. Җыр – аның якты маягы, яшәү мәгънәсе! Ә Казан һаман үзенә тарта, сихерли. Бер ятимгә урын табылыр микән соң Казан тиклем Казанда? Ә Актаныш…

(Сәхнәгә 17 яшьләр чамасындагы буй җиткән Әлфия чыга. Өстендә матур итеп чигелгән ак кофта, бер кулында клеенкадан Закирә апасы тегеп биргән сумка, ә икенчесендә ак кульяулык. Экранда Р.Батулланың “Моң патшабикәсе фильмыннан өзек дәвам итә. Агыйдел күренеше, ярда ак пароход. Палубага пассажирлар кереп тулган. Озатып калучылар ак кулъяулык болгый.)

Әлфия. И Актаныш!.. Җырлы-моңлы Актаныш!.. Хуш! Сау бул!.. Хуш минем нарасый, ятим балачагым!.. Хуш ятим үткән яшүсмер елларым!.. Хуш, сау булыгыз, дус-ишләрем!.. Хуш, Агыйдел!.. Актанышны назлап, тын гына ага бир, гүзәл Агыйдел!.. (Хушлашу сүзләрен әйтеп, ак кулъяулыгын болгый-болгый чыгып китә.)

(Укучылар Мөхәммәт Мирзаның “Ак пароход” поэмасыннан өзекләр укыйлар).

4 нче укучы.

Ак пароход көтеп алдым,

Бөдрә талга сөялеп.

Юлга алдым җырларымны,

Китим әле төялеп.

Җырга сусаган җаннарның

Сусавын ник басмаска?

Пароход куласасы да:

“Җырла, җырла, – ди ләса.

5 нче укучы.

– Борыл! – диеп, ач ятимлек

Арттан чаба, чакыра…

Борылмамдыр, җырлар җырым

Казаннарга чакыра!

Борылмамдыр, монда дуслар,

Якыннарым булса да,

Монда елап калса да.

6 нчы укучы.

Җырларымда Актанышка

Мин әйләнеп кайтырмын.

Әргәнештә, алсуланып,

Җыр-таң булып атармын.

7 нче укучы.

Кузгалаклы балачагым,

Тузганаклы балачак,

Әнкәйләрсез балачагым,

Әкият тулы балачак.

Моң-сагышлы балачагым,

Җырлы-көйле балачак

Елап монда калачак.

Бала җаным, бала акылым –

Гомерлеккә калачагым –

Үзем белән барачак.

Җырларымда яначак!!!

Җырларымда яначак!!!

(“Хуш, авылым” җыры (С.Сәйдәшев көе, Х.Фәтхуллин сүзләре) тыңлана.)

8 нче укучы.

Күптән инде, күптән көткән иде,

Чү, офыкта ул ич – аһ, таныш;

Ерак юлдан кайткан газиз кызын

Сагынып каршы алыр Актаныш!

                                  (Әхмәт Рәшит)

 

9 нчы укучы.

Иртә-кич сайрый да сайрый –

Юана татар җаны.

Шулай ярата икән ич

Сандугач кына аны!..

Сайрый күр! Җиде… юк, җитмеш, йөз!

Миллион татар тыңлар!..

Синең җырың җыр гынамы? –

Сандугач сузган моңнар!..

                       (Роберт Әхмәтҗан)

(Сәхнәдә янәдән Әлфия Афзалова. Экранда – Казан урамнары күренеше.)

Әлфия Афзалова. Каршымда – Казан, бөтен татар дөньясының илаһи зур шәмдәле! Тукай, Сәйдәш моңнары дөньяга килгән мәшһүр Казан!.. Мине, татарыңның бер ятимә кызын үз кочагыңа ал! Олуг шәхесләр иҗаты белән очрашып, аларның җырларын гасырларга калдырыр өчен, милләтемнең асыл җәүһәрләрен халыкка кайтарыр өчен килдем мин сиңа! Саумы, бөек башкалам! Каршы ал мине, Казан!..

(Әдәби-музыкаль кичә “Ватанымның гади бер кызы мин” дигән җыр (Г. Зәйнашева сүзләре, А. Ключарев көе) тыңлау белән тәмамлана.

Кулланылган әдәбият

  1. Афзалова Ә. Үзем турында (Җыр, сәхнә – минем тормышым, язмышым). Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 189 б.
  2. Батулла Р. Әлфия Афзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. -214 б.
  3. Актанышым – ак илем/ Төз. И. Хәлиуллин. – Казан: Идел-пресс, 2010. – 544 б.
  4. Шәфыйков Я. Актанышка кайта юлларым. Казан: Сүз нәшрияты, 2010. – 244 б.
  5. Батулла Р. “ Моң патшабикәсе”, документаль фильм , 2010 ел.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *