Кыш килә

   Ләйсән БИКМУЛЛИНА,

Казандагы 297 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле татар теле тәбиячесе

         Максатлар: яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын, ак, буран, йомшак; табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру; балаларның сүзлек байлыгын һәм сөйләм телен үстерү буенча башлаган эшне дәвам итү; традицион булмаган метод белән рәсем ясарга өйрәтү.

Методик алымнар: әңгәмә, сюрприз элементы, уенннар, физкультминутка, рәсем ясау (традицион булмаган метод белән),  күрсәтмәлелек.

Шөгыль планы:

  1. Кереш өлеш.
  2. Әңгәмә (сорау – җавап) алымнар ядәмендә балаларга яңа сүзләр өйрәтү.
  3. Сюрприз элементы: шөгыльгә кунака куян килә.
  4. Өйрәнгән яңа сүзләрне ныгыту.
  5. «Куянкай» уены.
  6. Табышмаклар чишү.
  7. Традицион булмаган метод белән рәсем ясау.
  8. Җырлы күмәк бию.
  9. Йомгаклау.

Күрсәтмә материаллар: кыш сурәтләнгән  рәсемнәр; аудиоязма: П.И.Чайковский «Ел фасыллары» циклыннан «Декабрь ае» фрагменты; Г.Латыйп «Кыш килде» шигыренә көй.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез! Балалар, без барыбыз да сәяхәт итәргә яратабыз, шуңа күрә бүгенге татар теле шөгылендә без сезнең белән сихри сәяхәткә барабыз. Аның өчен күзләрне йомарга кирәк. (Бу вакытта П.И.Чайковскийның «Ел фасыллары» циклыннан  «Декабрь ае» фрагменты уйный).

Һәр җир каралган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак,туган  (Кыш көне.)

Г.Тукай.

Тәрбияче. Балалар, бу шигырь-табышмак юлларын игътибар белән тыңладыгыз. Әйтегез әле, без кайсы ел фасылына эләктек икән? (Кыш.)

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Бу табышмак без яраткан кыш турында. Матур ап-ак карлы, буранлы кыш килде. Бүген иң сихри ел фасылларың берсе – кыш турында сөйләшербез (тактага эленгән рәсемнәр буенча әңгәмә).

         Балалар, ә кыш икәнен каян белдегез? (Урамда салкын.)

– Бик дөрес, кыш җиткәч, урамда салкын була. Бергәләп кабатлыйбыз: салкын. (Берничә баладан сорала).

– Тагын ничек белеп була? Күктән нәрсә ява?(Кар ява.)

Тәрбияче. Бергәләп кабатлыйбыз: «Кар ява».

– Кар нинди төстә? (Ак төстә.)

– Дөрес, ак төстә. Бергәләп кабатлыйбыз: кар ак төстә.

(Берничә балаладан аерым- аерым сорала).

– Кар тагын нинди? (Йомшак.)

– Әйе, дөрес. Кар йомшак. Мамык кебек йомшак. Мамыкны тотып карагыз әле, нинди йомшак, кар да кулга тотып карасаң, шундый йомшак. Хәзер, мамыкны бер-берегезгә биреп, «йомшак» сүзен һәрберегез кабатлап чыга.

(Һәрберсе кабатлап чыга.)

– Балалар, кар тагын нинди? (Салкын.)

– Дөрес, салкын. Бергәләп әйтәбез: кар салкын.

– Кулда кар нишли? (Эри.)

– Дөрес, кар кулда эри. Бергәләп кабатлыйбыз: кар эри.

– Агачлар нинди төстә күлмәк кигәннәр? (Ак төстә.)

– Ә күк йөзе кыш көне нинди төстә була икән? (Күк йөзе – небо. Зәңгәр төстә.)

– Урамда салкын җил булганда, нәрсәләр оча? (Кар бөртеге.)

– Ә шул кар бөртекләре күп җыелып, җилдә бии-бии буран барлыкка китерәләр. Буран – метель. Бергәләп әйтәбез: буран.

– Балалар, рәсемнәрдә кайсы вакыт инде? (Кыш.)

Бик дөрес. Кыш ел фасылы.  Урамда кыш килде. Ак кар ява. Көннәр салкын. Җил исә, буран улый. Җилдә кар бөртекләре оча.

(Бу вакытта ишеккә кемдер шакый. Куян керә.)

Куян. Исәнмесез, балалар! Мин – кечкенә куян баласы. Мин бик туңдым. Нишләп икәнен үзем дә аңламыйм. Күптән түгел генә көннәр җылы иде, мин уйнап, җырлап, биеп йөрдем. Ә хәзер бик салкын.

Тәрбияче. И-и-и, куянкай, бер дә борчылма. Без балалар белән сиңа барысын да аңлатып бирербез. Син үзең дә бит соры туныңны акка алыштыргансың. Димәк, урамда, чыннан да, кыш җиткән. Куянкай, син балалар яныны утыр һәм игътибар белән мине тыңла.

(Сорау – җавап методы белән яңа өйрәнелгән сүзләр тагын бер тапкыр кабатлап чыгыла.)

Тәрбияче. Кыш килүгә, урмандагы җәнлекләр дә (звери в лесу) әзерләнә: аю йокыга тала, тиен чикләвекләр (орехи) җыя, ә куян соры туңын алыштыра. Балалар, куян соры тунын (шубу) нинди төскә алыштыра? (Ак төскә.)

Тәрбияче. Бик дөрес. Тунын нигә алыштыра икән ул? (Башка җәнлекләр күрмәсен өчен.)

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер куян белән бергәләп уен уйнап алабыз. Уенның исеме «Куянкай». Бергәләп түгәрәк ясап басабыз.

Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Тәрбияче.

Куян туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

Тәрбияче.

Куян тагын да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Тәрбияче.

Кем куянны куркытты?

Куян сикереп качты.

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Куян сикереп качты.

Тәрбияче. Бик күңелле итеп уйнап алдык. Барыгыз да булдырдыгыз. Урыннырыгызга утырыгыз. Ә хәзер без сезнең белән берничә табышмак чишеп алабыз.

Мине игътибар белән тыңлагыз әле.

Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (Кар)

Бу нәрсә була икән, балалар?

Кайсыгыз әйтә? (Кар)

Тәрбияче.  Бик дөрес. Кар ак була һәм ашъяулык шикелле җир өстенә ята. Икенче табышмакны әйтәм:

Йолдыз-йолдыз вак кына,

Челтәр-челтәр ак кына,

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була.

Бу нәрсә икән, балалар? (Кар бөртеге)

Тәрбияче. Бик дөрес. Кар бөртеге. Снежинки татарча кар бөртеге була. Бергә кабатлыйбыз: кар бөртеге.

Тәрбияче. Тагын берне әйтәм, тыңлап карагыз әле:

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

Бу табышмакка җавапны кем белер икән? Нәрсә була?

Бик дөрес. Метель татарча буран була. Бергәләп кабатлыйбыз: буран.

Тәрбияче. Балалар, барыгыз да булдырдыгыз. Табышмакларны җитезлек белән чиштегез. Ә хәзер без сезнең белән Куян дустыбызга бүләккә дип матур бияләйләр ясыйбыз, аларга кар бөртекләре төшерәбез. Барыбыз да өстәл артларына утырабыз. Без бу шөгылебезне традицион булмаган метод белән башкарабыз. (Балалар өстәл артларына утыралар. Башта күрсәтелә, аннары мамыклы таяклар белән әзер зәңгәр төстәге бияләләргә ак буяу белән кар бөртекләре төшерәләр. Нәтиҗәләр ясала.)

  • Балалар, рәсемнәребезне Куян кунагыбызга күрсәтик. (Балалар, рәсемнәре белән ярымтүгәрәк ясап, кире үз урыннырына утыралар.)

Куян. Балалар, барыгызга да бик зур рәхмәт! Ничек матур, пөхтә итеп ясагансыз. Хәзер инде минем дә, башка куян дусларымның да кышкы салкыннарда тәпиләре бер дә туңмаячак.

– Балалар, барыгыз да булдырдыгыз. Сез дә, Куян кунагыбыз, инде аргансыздыр, шуңа күрә бергәләп ял итеп – биеп алабыз, ә Куян кунагыбыз кыш турында матур җыр җырлар. (Балалар түгәрәк ясап басалар. Куян, уртада басып, җыр җырлый. Балалар төрле уен коралларында уйнаган хәрәкәтләр ясыйлар.)

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен,

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

Тәрбияче. Бер-берберебезгә кул чабыйк та урыннарыбызга утырыйк. Куянкай, шундый матур җыр җырлап, балаларның күңелләрен күргәнгә, сиңа  бик зур рәхмәт.

Куян. Балалар, сезгә дә бик зур рәхмәт, ләкин миңа китәргә кирәк. Бүләкләрегез бик ошады. Сау булып торыгыз, балалар!

Балалар. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Сау бул, Куянкай, безне онытып бетермә, тагын кунакка көтеп калабыз.

(Сораулар ярдәмендә дәрескә гомуми нәтиҗә ясала.)

– Балалар, әйтегез әле, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

– Кыш турында нинди яңа сүзләр белдек?

–  Безгә кунакка кем килде?

– Куянның туны нинди төстә иде?

– Куянга бүләккә нәрсә ясадык? Нинди төсләр кулландык?

– Сезгә дәрес ошадымы?

– Балалар, төркемебезгә кире кайтыр вакыт та җитте. Бергәләп күзләрне йомыйк әле. (П.Чайковскийның композициясе уйный.)

Тәрбияче. Балалар, бүген без бик күңелле, сихри сәяхәттә булып кайттык, «Кыш» ел фасылы турында сөйләштек, яңа сүзләр белдек, уеннар уйнадык. Барыгыз да бик актив булдыгыз, тырыштыгыз, бик зур рәхмәт сезгә. Шуның белән татар телен өйрәнү шөгылебез тәмам, сау булыгыз.

Балалар. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Балалар, кунаклар белән дә саубуллашырга онытмыйк.

Балалар. Сау булыгыз!

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *