Математика нигә кирәк?      

Тема:  Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны

Вәфия КӘРИМУЛЛИНА,

Питрәч  районы Татар Казысы урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика  укытучысы. Педагогик стажы – 38 ел.

Кайвакыт укучылар: «Миңа төгәл фәннәрнең кирәге юк», – диләр. Алар хаклы түгел, әлбәттә. Минем уйлавымча, бала вакытта төгәл фәннәр белән шөгыльләнгән кеше үзенең акылын һәм дикъкатен үстерә, максатка ирешүдә ихтыяр көче һәм үз дигәнен булдыру сыйфатын тәрбияли. Математика белән шөгыльләнүнең дөрес һәм эзлекле уйларга, фикер йөртергә өйрәтүен, производство, техника һәм фән өчен дә әһәмияте гаять зур икәнен күрсәтербез.

Күп кешенең белемле буласы, күбрәк беләсе, күбрәк өйрәнәсе килә. Белемгә юл җиңел түгел, ул кешедән тырышлык, хирыслык, белергә омтылу таләп итә. Белемнәр ни өчен кирәк? Белем кешелек дөньясына булыша яки зыян саламы? Белем безгә кызыклы әңгәмәдәшче, кешеләрне үзебезгә җәлеп итәргә булыша. Төгәл фәннәр математика, химия, физика, информатиканың тормыштагы урыны нинди?

Аларның барысы да математика телендә сөйләшә. Математика – фәннәр патшасы. Ләкин аларның тормышта һәрберсенең үз урыны.

Хәзерге заман кешесенең тормышын химиядән башка күз алдына китереп булмый. Азык-төлек, химия продуктлары эшкәрткәндә математик  исәпләүләр кулланабыз.

Физика өлкәсендә табигатьне кабатлау техникада бик яхшы нәтиҗә бирә. Табигать ул – гаҗәеп дөнья, могҗиза.. Бу законнарның нигезендә математик, физик кагыйдәләр ятканы бәхәссез. Табигатьтән симметриягә мисаллар китереп үтәсем килә. Әгәр кайсы да булса бөҗәккә я булмаса яфракка карасак, моннан без аларның уң һәм сул ягының бертигез икәнен һәм шулай ук төсенең һәм үлчәмнәренең дә бер төрле булуын күрәбез. Кошларның канатының төзелешен өйрәнеп, галимнәр самолет, суалчанның йөрешен күзәтеп, гусеницалы трактор уйлап тапканнар.

Һәр ачышта төгәл исәпләү таләп ителә. Монда математиканың роле бик зур. Табигать телен без уңышлы гына математика теленә күчерә алабыз.

Кайсы гына тармакны алсак та, һәр җирдә математиканы яхшы белү таләп ителә. Шулкадәр ияләшкәнбез, секунд саен математиканы кулланганыбызны тоймыйбыз да. «Математика нәрсәгә кирәк? Кибеткә йөрү өчен генәме?» – дип, укучылар сорау бирә. Вакланмаларны, процентларны, мәйдан, периметр, күләмнәрне ни өчен өйрәнәбез? Геометрик мәгълүмат нигә кирәк?

Көндәлек тормышта математика һәр кешегә кирәк. Математиканың тормышта төрле өлкәләрдә кулланганын исбатларбыз. Көндәлек тормышта без барыбыз да исәп-хисап гамәлләре белән еш шөгыльләнергә мәҗбүр булабыз, кулдан килгән кадәр моны төгәл башкарырга тырышабыз. Берәүләр өчен бик ансат, икенчеләре өчен гаҗәп авыр эш. Хисаплау ысулларының күптөрле булуын ассызыклап, аларны дәресләрдә һәм шулай ук математика түгәрәкләрендә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Һәркемгә дә билгеле — тапкырлау таблицасын ныклап үзләштермичә, күбурынлы саннарны тапкырлау читен. Тормышның барлык өлкәләрендә компьютер техникасын киң куллану, мәктәптә информатика кабинетлары, һәр укучыда калькулятор булдыру телдән исәпләү алымнарын үзләштерүгә игътибарны киметте. Телдән исәпләү кешенең хәтерен: мәгълүматны эшкәртү, үзләштерү сәләтен; сизгерлеген арттыра. Математиканы куллану кеше туган көннән үк башлана.

  1. Бала тугач та аның буе, авырлыгы, күпме ашатырга икәнлеге һәм сабыйга кагылышлы башка мәсьәләләр – барысы да саннарда йөртелә. Математика фәне балага гомер буена логик фикерли белү сәләтен сала, акыл эшчәнлегенә зур этәргеч бирә, уйларына нәтиҗә ясарга, анализларга, эзлеклелекне таба белергә, тиз уйларга һәм нәтиҗә чыгарырга, алдан планлаштыру күнекмәләре үстерергә ярдәм итә. М.В.Ломоносов: «Математиканы өйрәнергә кирәк, чөнки ул акылны тәртипкә китерә», — дигән.

2 .Һәр кешенең көндәлек режимы математика һәм исәпләүләр белән бәйләнгән.

  1. Профессияләрдә:

Тегүчеләргә төгәллек сыйфаты  хас, алар иң мөһиме математиканы яхшы белергә тиеш. “Кояш” итәген тегү өчен башта аның өлгесе ясала. Итәк сызымын төзегәндә бил әйләнәсенең озынлыгы, итәк озынлыгы  үлчәнелә, формулалар кулланыла. Тегүче көндәлек эшендә һәрвакыт математик исәпләүләрдән файдалана.

Табиб һөнәрендә. Авыруларга иньекция ясау – табипның көндәлек эше. Берничә препаратны кушу  өчен, кайсысын күпме күләмдә салырга  исәпли.

Музыкантка. Музыкаль системаның тулы аваз тезмәсе 88 тавыштан тора. Бу тавышлар һәрберсендә җидешәр аваз булган төркемнәргә — сктаваларга бүленәләр. Ишетелү озынлыгы ягыннан да ноталар математика белән бәйләнгән.

Математиканы белү бизнеста, төзелештә, архитектурада яки ремонт ясаганда, материал сайлаганда, банктан кредит алганда яки банкка акча салганда бик мөһим. Кайбер кешеләр процентларны санауны белмиләр. Аны минем уйлавымча, мәктәпләрдә ныграк өйрәтергә кирәк. Дөрес, БДИ да хәзер 17 нче бирем итеп бирделәр, әмма аны барлык укучы да эшли белми әле.

  1. Гаилә бюджетын: коммуналь хезмәтләргә, ашау-эчүгә, гаилә бәйрәмнәренә, йорт җирне төзекләндерүгә куллануны дөрес исәпли белү ярдәм итә.

Безнең азкомплектлы авыл мәктәбендә эшләр ничек?

Районда «Математика – минем тормышымда», «Геометрия авыл хуҗалыгында» темаларына фәнни-гамәли укучылар конференцияләре узды. Үзем «Авыл укытучысы – 2016» бәйгесендә «Математиканың көнкүрештә кулланылышы» номинацясендә җиңүче булдым.

Гомумән, укучыларның математика фәненә кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерү өчен (авыл җирендә бигрәк тә) печән чүмәләләренең, эскертләрнең күләмен, авырлыгын табуга һәм шартлы бер терлеккә кыш чыгу өчен күпме печән, салам, он кирәклеген ачыклый торган, эре мөгезле терлекнең авырлыгын табуга (озынлык үлчәү тасмасы ярдәмендә) билгеле бер үлчәмдә йорт төзү өчен күпме кирпеч, цемент һ.б. төзү материаллары кирәклеген, орлыкларның тишелешен һәм күпме уңыш чыгасын, күпме ашлама кертәсен, күпме микъдарда агу сибәсен ачыклауга мәсьәләләр чишәргә кирәк дип уйлыйм. Мондый мәсьәләләр укучыларда өйрәнергә, белергә дигән теләк тудыра һәм бу баланы актив эшчәнлеккә этәрә. Практик эчтәлектәге мәсьәлә БДИ биремендә бирелә башлады. Чишәргә өйрәтү авыл укытучысының төп бурычы дип уйлыйм. Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән интеграл шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Укытучыга таләп шундый.

Яшь буынга сыйфатлы белем бирү, конкурентлык итә алырлык итеп аны тормышка әзерләү – бүгенге дәүләт, хөкүмәт, мәгариф системасы, бөтен җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *