Мәктәптә язучының иҗатын өйрәнү үзенчәлекләре

Гөлназ МӨХӘРЛӘМОВА,

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты

Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел

 

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Максат:

– Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында белемнәрне тирәнәйтү;

– укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

– рухи ныклык, максатчанлык, тирән белемлелек турында төшенчә бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: рухи ныклык, максатчанлык, тирән белемлелекнең әһәмиятен аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Әдәбиятны тарих предметы белән бәйләү аша дөнья турында күзаллау формалашу.

Танып белү УУГ: танып белү максатын аңлау, уку мәсьәләсен чишү өчен анализ, синтез, классификацияләү гамәлләрен башкару, төшенчә итеп чыгару, проблема куеп, аны хәл итү, нәтиҗәләр, гомумиләштерүләр ясау.

Коммуникатив УУГ: фикерләрне төгәл, ачык һәм дәлилле итеп җиткерү, хезмәттәшлек итү, монолог рәвешендә сөйли белү.

Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыра һәм планлаштыра белү, уку мәсьәләсен билгеләү, үзбәя.

Предмет нәтиҗәләр: Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныш булу, натуралистик сурәт төшенчәсен аңлау.

Төп төшенчәләр: әдәби тәнкыйть, иҗат методы, натуралистик сурәт.

Материал: Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 10 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 2 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Д.М.Абдуллина, Ч.Р.Рамазанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – Б.18–24.

Җиһазлау: проектор, презентация, Г.Ибраһимовның портретлары, китаплары.

Дәрес барышы

  1. Оештыру, мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Әдәбият дәресен башлыйбыз. Татар әдәбияты, аның тарихы, бүгенге торышы, язучылар, аларның әсәрләре белән танышуыбызны – кыскасы әдәбият дөньясына кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Эпиграф белән эш:

а) Укучылар, тактага игътибар итегезче: сезгә биредә тәкъдим ителгән Мәҗит Гафури сүзләре кем турында икән? Сез бу шәхес белән танышмы?

Эпиграф укыла:

Кем ул Галимҗан? Ул әдип кенә түгел. Телче, тарихчы гына түгел. Ул бер татар, казакъ өчен генәме? Юк. Үзбәк, азәрбайҗаннар, тагы әллә кемнәр арасында гына шөһрәт түгел ул. Бөтен Шәрыкның кояшы ул. Менә кем ул Галимҗан!

М. Гафури

ә) эпиграф буенча сораулар бирү, әңгәмә үткәрү:

– Бу сүзләр кемгә багышлап язылган? Кем ул татар әдәбиятында Галимҗан исемле кеше? (Г. Ибраһимов – танылган татар язучысы.)

– Дөрес. Г.Ибраһимов – күренекле татар язучысы. Ә ни өчен М.Гафури аны Шәрыкның кояшы дип атый икән? Бу сорауга сез җавапны дәрес ахырына табачаксыз, дип уйлыйм.

– Мәҗит Гафури Г.Ибраһимовны нинди өлкәләрдә эшчәнлек итүен күрсәтә? (Ул аны язучы, әдип, телче, тарихчы дип билгели.)

– Сез аның биредә телгә алынмаган эшчәнлек иткән тагын кайсы өлкәләрне беләсез? (Г.Ибраһимов – тәнкыйтьче.)

  1. Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү:

Укытучы. Укучылар, Г.Ибраһимовның тәнкыйтьче икәнлеген, аның тәнкыйди эшчәнлеге турында без үткән дәрестә белдек.

– Исебезгә төшерик, нәрсә ул әдәби тәнкыйть?

– Татар әдәбият белеменең башка тармакларыннан аерылып чыгып, ул кайсы чорда мөстәкыйль үсеш юлын ала?

– Тәнкыйтьче нинди булырга тиеш? XX йөз башында татар әдәби тәнкыйтен үстерүгә нинди шәхесләр зур өлеш кертә?

– Г.Ибраһимов әдәби тәнкыйть өлкәсендә нинди хезмәтләре белән таныш?

– Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» мәкаләсендә С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Тукай иҗатларына нинди бәя бирә? Г.Тукайга биргән бәясе нәрсә белән үзенчәлекле?

– Сезгә өйгә эш итеп дәреслекнең 17 битендәге 6 нчы сорауга җавап бирергә кушылган иде. Сез ничек уйлыйсыз, аерым бер чорда тискәре бәя алган әсәр яки иҗат, вакытлар үтү белән, уңай бәягә лаек була алырмы? Әгәр була ала дип санасагыз, мисаллар белән дәлилләп күрсәтегез. Бу хакта нинди фикерләрегез бар?

– Димәк, укучылар, Г.Ибраһимовның әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшчәнлеген бәяләп, нәтиҗә чыгарыгыз: Г.Ибраһимов нинди тәнкыйтьче? (Укучылар мәстәкыйль рәвештә гомумиләштерүләр аша нәтиҗә ясарга тиеш булалар: Ул киң карашлы, талантлы тәнкыйтьче буларак татар әдәби тәнкыйте тарихында аерым урын алып тора. Аның тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге ике юнәлештә бара. Беренчедән, ул турыдан-туры әдәби тәнкыйть мәсьәләләре белән шөгыльләнә, аңа хас үзенчәлекләрне, анда булган проблемаларны билгели. Икенчедән, әдәби әсәрләргә, аерым язучы иҗатларына бәя бирә, үз чорының әдәби процесс үзенчәлекләрен барлый.)

III. Уку мәсьәләсен кую

– Укучылар, Г.Ибраһимов язучы, телче, тарихчы, тәнкыйтьче булудан тыш, тагын нинди өлкәләрдә хезмәт куя? Сез аның бу өлкәләрдәге хезмәтләре белән танышмы? (Укучылар Г.Ибраһимовның бу эшчәнлек өлкәләре белән таныш булмауларын аңлыйлар, шул рәвешле алар танып белү максаты белән бәйле рәвештә проблеманы билгелиләр: безне Г.Ибраһимов эшчәнлек күрсәткән барлык өлкәләр кызыксындыра, һәм бездә аның иҗатын тирәнрәк белү теләге уянды.)

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

1) Г.Ибраһимовның портретлары турында әңгәмә.

– Укучылар, мин сезне Г.Ибраһимовның төрле рәссамнар тарафыннан ясалган портретлары белән таныштырасым килә. Аларны Л.Фәттахов, П.Беньков, Х.Рәҗәпов һ.б. рәссамнар иҗат иткән.

– Бу портретларда язучы нинди итеп сурәтләнгән? Г.Ибраһимовның йөз чалымнарында нинди үзенчәлекләрне күзәтәсез? Күз карашы турында нәрсә әйтә аласыз? Нәтиҗә ясагыз. (Укучылар фикерләрен гомумиләштереп нәтиҗә ясый.)

2) Г.Ибраһимовның тормыш юлы турында презентация ярдәмендә сөйләү.

 

Язучының тормыш юлы белән таныштырганда, биографиясендәге төп фактларга тукталып сөйләү сорала. Г.Ибраһимовның гаиләдә яхшы тәрбия алуын, әти-әнисе аны белемле итәргә тырышуларын ассызыклап аңлатырга кирәк. Белем алган уку йортлары турында сөйләгәндә, аның Оренбургтагы мәдрәсәдән шәкертләр күтәрелешендә катнашканы өчен укудан куылуын «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле әсәре белән бәйләп сөйләргә мөмкин. Бу вакытта Г.Ибраһимовның максатчанлыгы алга таба белемен дәвам итүендә зур роль уйнаганын искәртеп үтү сорала.

Г.Ибраһимовның күп җирләрдә яшәвен аның дөнья күрү, тормышны төптән өйрәнү, күп белергә омтылуы белән бәйләргә кирәк. Бу вакытта укучыларда дәреснең эпиграфы булган М.Гафуриның сүзләрендә әдипнең Шәрыкның кояшы итеп билгеләнүенә төшенү процессы бара.

Г.Ибраһимовның Октябрь инкыйлабын куанып каршы алучыларның берсе булуын, бу елларда иҗат эше белән шөгыльләнүен, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуын ассызыклап сөйләргә кирәк. Бу, үз чиратында, революция идеяләрен хуплап яшәгән Г.Ибраһимовның соңыннан хөкүмәт тарафыннан халык дошманы итеп игълан ителүе һәм кулга алынуы турындагы факт укучыларда проблемалы сорау тууга китерергә тиеш була.

 

3) Г.Ибраһимовның күп тармаклы эшчәнлеге белән таныштыру:

а) Бу максат белән укучыларның алдан әзерләнгән «Г.Ибраһимов – укытучы», «Г.Ибраһимов – 1918 елда «Мәгариф» журналын оештыручы һәм аның беренче редакторы», «Г.Ибраһимов – фән эшлеклесе», «Г.Ибраһимов – тарихчы» темаларына чыгышларын тыңлау.

ә) Нәтиҗә ясату:

Димәк, укучылар, Г.Ибраһимовның күптармаклы эшчәнлеге турында без нинди нәтиҗә ясый алабыз? (Г.Ибраһимов күп өлкәләрдә эшчәнлек күрсәтә: яшь буынны тәрбиләүгә зур көч куя, фән өлкәсендә, аерым алганда тел, әдәбият, тарих буенча хезмәтләр язып, аның үсешенә зур өлеш кертә, тәнкыйтьче буларак шул чор язучы иҗатларына объектив бәя бирергә тырыша).

4) Г.Ибраһимовның иҗаты белән таныштыру. (Укытучының сөйләве яки укучыларның (Г.Ибраһимовның өч иҗат чоры турында укучылар алдан әзерләнеп килә) чыгышларын тыңлау рәвешендә башкарыла.)

Г.Ибраһимовның иҗаты белән таныштыру аны әдәбият галимнәренең өч чорга бүлеп өйрәнүне тәкъдим итүләрен искәртеп сөйләргә кирәк булачак. Һәр чор иҗатына аерым тукталына.

Г.Ибраһимовның башлангыч (беренче) чор иҗатында яшьләр тормышы белән бәйле әсәрләрнең өстенлек итүен, моның яшь язучыны борчыган мәсьәләләр белән бәйле булуын билгелибез. Мисалга «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы», «Яшьлек хәятыннан бер ләүхә» әсәрләрен китерәбез. 1909 елда язылган «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендә, яшь хатын-кызның иреген кысрыклау проблемасы күтәрелеп, аның сәбәпләрен барлавы ачыклана.

Язучының романтик рухта язылган әсәрләрендә психологизмның, шуның белән бәйле рәвештә геройларның эчке, рухи халәтләренең ачып бирелүен күрсәтәбез. «Яз башы», «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт» һ.б. әсәрләр геройларының кешенең рухи бәйсезлегендә чагылыш тапкан яшәү мәгънәсе турында уйлануларын күрсәтергә кирәк булачак. Бу чорда язылган әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешенә тукталып, язучының аларда эмоциональлекне, нечкә лиризмны күрсәтү, кеше күңеленең рухи халәтен, хис-тойгыларын ачып бирү осталыгын билгеләү сорала. Шулай ук бу әсәрләрнең күбесендә тирән фәлсәфә ятуын билгеләр үтәргә кирәк.

Икенче чор иҗатын тәшкил иткән әсәрләрендә гади халык тормышына игътибар арту, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны сурәтләү өстенлек итүен билгелибез. «Карт ялчы», «Көтүчеләр», «Мәрхүмнең дәфтәреннән», «Табигать балалары» хикәяләренең, «Безнең көннәр» романының моңа ачык мисал булуы күрсәтелә. Күп кенә әсәрләрендә реалистик һәм романтик алымнарның синтезын билгеләп күрсәтәбез.

Г.Ибраһимовның Октябрь инкыйлабыннан соңгы иҗатын революцияне шатлык, куаныч хисләре белән каршы алу нәтиҗәсендә язылган әсәрләр тәшкил итүе күрсәтелә. Мисалга «Яңа кешеләр» драмасы, «Тирән тамырлар» романы, «Кызыл чәчәкләр» повестен китереп була. Шулай ук бу елларда иҗат ителгән «Казакъ кызы» романы, «Алмачуар» хикәясенең татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре булуын билгеләп үтү сорала.

Язучының «Адәмнәр» исемле 1922 елгы ачлык вакыйгаларын сурәтләгән әсәренең натуралистик алым белән язылуын искәртү алдагы этапта бу алымның хасиятләрен ачыклауга юнәлеш бирә.

 

  1. V. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

а) Натуралистик сурәт турында төшенчә бирү.

ә) Г.Ибраһимовның «Зәки шәкернең мәдрәсәдән куылуы», «Татар хатыны ниләр күрми», «Адәмнәр» әсәрләренең натуралистик алым белән язылуын аңлату.

б) Башка язучыларның бу алым белән иҗат иткән әсәрләрен барлау.

  1. Г.Ибраһимов иҗаты буенча белемнәрне ныгыту максаты белән кластер төзетү. (Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.)

Мәсәлән:

  1. Өйгә эш бирү

Дәреслектән Г.Ибраһимов турындагы белешмәне укырга; 1 нче яки 2 нче вариантта бирелгән сорауларга җавап әзерләргә (дәреслек, 23 нче бит) (укучылар үзләренең белем дәрәҗәләренә, мөмкинлекләренә карап сайлап алып эшлиләр); «Яшь йөрәкләр» романының бер өлешен укып килергә (дәреслек, 24–39 нчы битләр). Укыган вакытта әсәрдә сүз барган геройларга, аларның портретларына, холыкларына, башкалар белән мөнәсәбәтләренә игътибар итеп барырга.

VII. Рефлексия

  1. Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгеләү нияте белән сорау куя:

– Дәрес башында куйган соравыбызга без хәзер җавап бирә алабызмы? (Әйе, бирә алабыз. Без Г.Ибраһимовның әдәби тәнкыйть, тел белеме, әдәбият белеме, тарих, педагогика өлкәләрендә эшчәнлек итүен билгеләдек, җәмәгать һәм дәүләт эшләрендә актив катнашуын күрдек. Аның бай әдәби мирасы турында мәгълүмат алдык.)

– Хәзер инде без М.Гафуриның Г.Ибраһимовны Шәрыкстанның кояшы дип билгеләвенең сәбәбен аңлыйбызмы? (Әйе, Г.Ибраһимовның иҗаты, эшчәнлеге белән Шәрык илләрендәге халыклар таныш, ул шул якларда шактый еллар яшәгән, әлеге халыкларга хезмәт иткән. Аны анда бик яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр.)

– Нәтиҗә ясыйк, Г.Ибраһимов нинди шәхес? (Укучылар гомумиләштереп нәтиҗә ясый.)

  1. Укучыларның дәрестәге эшләвен бәяләү (Сыйныфташларының эшчәнлеген бәяләү яки үзбәя рәвешен алырга мөмкин.)
  2. Саубуллашу.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *