Милли-мәдәни мирасның бала тәбияләүдәге роле

Рәфисә ГАТИЯТУЛЛИНА,

Зәйдәге татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Зөлфия НӘБИУЛЛИНА,

Зәйдәге татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Милли мәгариф – шәхеснең җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга үтәлергә тиешле васыять итеп тапшырыла.

Бүгенге көндә мәктәп бу сыйфатларны формалаштыруның үзәге, сүнмәс учагы булып тора. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас», – ди татар халык мәкале. Мәктәп, балаларны үз милләтенең вәкиле итеп тәрбияләп, татар җәмгыятендә милли үзаң формалаштыру, үстерү ягыннан әйдәп баручыга әйләнергә тиеш.

Халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуына бәйле. Укучыларыбыз халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, сакларга, арттырырга сәләтле икән, димәк, киләчәк буынның да язмышы өметле. Шуны истә тотып, гимназия коллективы, укучыларга белем бирү белән беррәттән, милли тәрбия бирүне гамәлгә ашыра, милли үзаңны үстерү өстендә максатчан эш алып бара. Гимназия, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә эшләп килүче бердәнбер милли тәрбия үзәге буларак, «Милли мәгариф һәм тәрбиягә нигезләнеп иҗади шәхес тәрбияләү» дигән методик тема өстендә эшли.

Татар гимназиясенең миссиясе – халкыбызның тарихын, телен, гореф- гадәтләрен өйрәнү һәм саклау.

Бурычыбыз:

– туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру;

– йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

– җирле төбәк компонентларыннан киң файдалану, халыкның  милли  гореф-гадәтләрен, җирле традицияләрен туплау.

– туган ягыбызның табигатен, тарихын, халкын, аның төп шөгыльләрен, мәдәниятен, рухи хәзинәсен өйрәнү;

– гаилә йолаларын, халык бәйрәмнәрен һәм традицияләрен көнкүреш тормышыбызга кире кайтару өстендә эшләү.

Югары иҗади үсешле, интеллектлы бала тәрбияләү, мөстәкыйль тормышка әзерләү, сәләтле балаларның белемнәрен камилләштерү, югары нәтиҗәләргә ирешерлек итеп белем бирү, иҗат мөмкинлекләре үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барабыз. Куандырырлык нәтиҗәләребез дә бар. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Укучыларыбыз республика һәм рәсәйкүләм олимпиадаларда да уңышлы чыгыш ясый. Быелгы уку елында Татар гимназиясенең  6 нчы сыйныф  укучылары  Халыкара  танып-белү бәйгесе  «Тамчы- шоу» тапшыруында катнаштылар.  Әлеге бәйгедә  гимназия укучылары Алабуга гимназиясенең  8 нче сыйныф укучылары белән белем буенча көч сынашты. Көндәш команда белән яшь аермасы булуга карамастан, безнең укучыларыбыз  әлеге бәйгедә сынатмады һәм җиңүгә иреште.

Минзәлә шәһәренең педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган республикабызның татар гимназиясе укучылары командалары арасында «Сөмбелә» милли бәйгесе узды. Әлеге чарада Зәй шәһәре Татар гимназиясе укучылары да актив катнашты һәм, «Милли җанлы яшьләр» номинациясендә җиңү яулап, кыйммәтле бүләккә ия булдылар.

Татарстан Республикасында КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов  тарафыннан балаларның һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү белән шөгыльләнә торган «Сәләт» татар яшьләр оешмасына нигез салынды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүген республиканың брендына әверелде, чит төбәкләрдә дә танылу алды. Шулай ук безнең гимназиядә яшь укытучыбыз Кәлимуллин Рөстәм Радик улы җитәкчелегендә оешманың бер тармагы «Сәләт – Зәй » клубы уңышлы эшләп килә.

 Гимназия укучылары «Сәләт»  клублары  өчен  республикакүләм семинарларда актив катнаша. Әлеге семинарда тренинглар, төрле уеннар, кызыклы очрашулар уздырыла. Укучыларыбыз семинар  эшеннән  зур канәгатьләнү  хисе  һәм киләчәккә кызыклы планнар белән  кайталар. Шулай ук берничә ел рәттән укучыларыбыз «Болгар – Туган тел» лагеренең профильле сменаларында ял итә.

Укучыларыбызны халкыбызның бөек мирасы, гореф-гадәтләре, традицияләре, тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырып бару һәм көнкүреш тормышыбызга кире кайтару максатыннан, гимназиядә түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла: милли көрәш, «Легенда» бию ансамбле, «Мирас» вокаль ансамбле, туган якны өйрәнү музее.

Милли көрәш – халыкның яшәү көчен, батырлыгын күрсәтә торган спорт төре. Дәүләтләребез берәм-берәм юкка чыкса да, татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Малайларыбыз, егетләребез көрәшергә өйрәнеп үссен өчен гимназиядә милли көрәш түгәрәге эшләп килә. Әлеге юнәлештә уңышларыбыз да җитәрлек: республикда һәм районда үткәрелгән ярышларда укучыларыбыз призлы урыннар яулыйлар. Уңышларда педагогларның шәхси җиңүләре дә үрнәк булып торадыр.

Безнең халык гомер-гомергә җырга, моңга бай булды. Халкыбыз күңелендә ерак заманнарда яшәгән әби-бабаларыбыз чыгарган, гасырлар кичеп безнең көннәргә килеп җиткән, рухыбызны яктыртып, җаныбызны җылытып, йөрәкләребезне назлап яңгыраган бик күп җырларыбыз саклана. Менә шушы кыйммәтне югалтмау, саклау, киләчәк буынга калдыру максатыннан оешкан Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас» татар вокаль ансамбле соңгы елларда республикабыз гына түгел, үзен чит ил сәхнәләрендә дә күрсәтергә өлгерде.

«Мирас» җыр коллективы үзенең башкару осталыгы белән, ә «Легенда» бию төркеме үзенең биюләре белән  тамашачы мәхәббәтен яулады. Районкүләм чараларда да әлеге коллективлар татар җырын, татар моңын, биюләрен актив пропагандалауда үз өлешләрен кертәләр, киләчәк буында татар моңына мәхәббәт тәрбиялиләр.

Гимназиядә туган якны, халкыбызның тарихын һәм күренекле шәхесләрен өйрәнү максатыннан 1992 нче елдан бирле музей эшләп килә. Халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу – бала өчен буыннар чылбырының нигезе.  Хәзерге көндә дә музеебызга  экспонатлар туплау, барлау эше дәвам итә. Укытучылар укучылар белән музейда дәрес-экскурсияләр, тәрбия сәгатьләре үткәрәләр.

Гимназиядә онытылган күркәм традициябезне торгыздык: «Сәйәр» (нур чәчүче якты йолдыз) татар театр төркеме уңышлы гына эшләп килә. Республикакүләм үткәрелгән «Сәхнә көзгесе» театрлар конкурсында гимназиянең театр төркеме берничә ел рәттән призлы урыннар яулый.

Гимназия уку йорты гына түгел, милли ресурс үзәге буларак, әлеге максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен, түбәндәге юнәлешләрдә эшчәнлек алып барыла: район методик берләшмәләре эшенә җитәкчелек итү һәм планлаштыру; ачык дәресләр, чаралар әзерләү һәм үткәрүдә киңәшләр бирү, укыту программаларын гамәлгә куюда методик ярдәм күрсәтү (ел дәвамында), үткәреләчәк чараларны алдан планлаштыру һәм аларда актив катнашу. Шулай ук гимназиядә даими рәвештә укытучылар белән тематик, өйрәтү төрендәге семинарлар, методик ярдәм күрсәтү, төрле юнәлештәге белем күтәрү чаралары уздырыла.

Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында үзара бәйләнеш тә ресурс үзәге эшенең бер тармагы булып тора. Белем, тәрбия бирүдә дәвамчанлык булдыру максатыннан бакча тәрбиячеләренең һәм беренче класслар белән эшләүче педагогларның эш тәҗрибәләренең уртаклашкан киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздырыла. Балаларның төрле төр эшчәнлекләренең ничек оештыруларын һәм күзәтү максаты белән (уен, уку, хезмәт, сәнгать, көнкүреш) мәктәп укытучыларының балалар бакчасына килүе һәм шундый ук анализны күздә тотып, тәрбиячеләрнең мәктәпкә барулары, фикер (аралашу) алышулар, тәҗрибә уртаклашулары кирәк.

Мәктәпкә  укырга  керүче  балалар гимназиягә  экскурсиягә  киләләр, китапханә  һәм  музей  белән  танышалар. Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Узара дәресләргә керү, анализлау һәм бала белән индивидуаль эшләү дә зур нәтиҗәләр бирә.

Үзәк буларак, төбәкара эшне оештыруга да зур игътибар бирәбез.

2013 нче елда Татарстан Республикасының  Мәгариф һәм фән министрлыгының «Регионнар белән эш» программасы кабул ителде. Программаны тормышка ашыру максатыннан төбәкләр белән һәм төбәкара хезмәттәшлек эшенең планы төзелде. Башка регионда яшәүче хезмәттәшләребез белән укыту һәм тәрбия бирүдә алдынгы педагогик методларны куллану турында тәҗрибә уртаклашып эшлибез.

Әйткәнебезчә, гимназиядә укыту-тәрбия эше халык педагогикасын һәм традицияләрен кулланып, татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә нигезләнеп алып барыла.

Әби-бабаларыбыз санап үтелгәннәрне балаларга кече яшьтән үк аңлатканнар, төшендергәннәр, гамәли гадәткә әверелдергәнче шулай эшләгәннәр, күнектергәннәр. Бүгенге мәктәп алдында шушы халык педагогикасы кагыйдәләрен, кануннарын, алымнарын өйрәнергә, эзләргә-эзләнергә, торгызырга һәм көндәлек тормышыбызда, дәресләрдә иҗади файдалану бурычы тора.

Милләтебезнең киләчәге – балаларда. Халкыбызның күркәм гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәләрен буыннан-буынга тапшыру – мөгаллимнәр алдында торган зур бурычларның берсе. Алар укучыларга татар телен, халкыбызның тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен өйрәтүне максат итеп куя.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *