Милли мәктәпләр яшәсә, милләтебез дә яши  

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышы

Алсинә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Апас районы Сатламыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус һәм инглиз телләре укытучысы. Педагогик стажы – 12 ел.

«Мәгариф» журналына һәрдаим язылам, чөнки бу журналда басылып чыккан язмалар иҗади байлыгымны арттырырырга ярдәм итә, ул язмалар кызыклы һәм файдалы дәресләр үткәрергә ярдәм итә. Шулай ук «Мәгариф» журналы редакциясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан оештырыла торган «Авыл укытучысы» конкурсында ел да катнашырга тырышам, чөнки бу конкурс мәгариф өлкәсендә булган актуаль мәсьәләләрне күтәрә; бу конкурс аша яңа укыту алымнарын кулланып эшләүче укытучылар җәмәгатьчелеккә таныла ала. Менә быел да мин бу конкурста катнашырга уйладым, чөнки быел да бик җитди мәсьәләләр күтәрелгән. Темаларны карап чыккач та, “Бүгенге милли мәктәпнең язмышы” дигәне күңелемә аеруча ошады, чөнки милли мәктәп язмышы – дәүләт күләмендәге, алай гына да түгел бөтен дөнья масштабындагы мөһим сәяси эш. Милли мәктәпләр яшәсә, халык та яши, милли мәктәпләр бетсә, милләт тә бетә. Нинди генә фән укытучысы булсак та, без балаларда, яшьләрдә милләтләре белән горурлану хисләре булдыру өстендә эш алып барырга тиешбез. Менә мин дә рус теле һәм инглиз теле укытучысы буларак, укыту рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә эшли алыр идем. Ләкин мәктәптә укыган вакытларда ук татар теле укытучылары миндә туган телем, аның тарихы, халкы белән горурлану хисләре уята алды һәм мин, университет тәмамлап кулыма диплом алгач та, язмышымны милли мәктәп белән бәйләргә уйладым һәм ике дә уйламыйча Сатламыш мәктәбенә укытырга кайттым. (Бу мәктәп – татар мәктәбе, рус һәм инглиз теленнән кала, барлык фәннәр туган телдә укытыла.) Әлбәттә, беркемгә дә сер түгел, милли мәктәптә укытуда проблемалар җитәрлек. Кайбер ата-аналарның фәннәрнең татар телендә укытулуыннан зарлануларны еш ишетергә туры килә. Күп ата-ана балаларын рус телле мәктәптә укытуны кулайрак күрәләр. Шуңа күрә барлык фән укытучылары бергә, кулга-кул тотынышып эшләсәк кенә, милли мәктәпләрне саклап калып булыр, минемчә. Бу эш туган телен яраткан һәр кешенең дә изге бурычы. Һәм бу бурычны без, барлык укытучылар, үз көчебездән килгән кадәр тормышка ашырабыз. Шулай итеп, мәктәбебезне алдагы көннәрдә дә милли мәктәп итеп саклап калу өчен нинди эшләр башкарыла соң?

Беренчедән, милләтебезгә элек-электән хас булган хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың дип уйлыйм мин. Бу эш безнең мәктәптә алып барыла. Мәктәбебезнең зур гына бакчасы бар. Укучылар (беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр) биредә эшләп хезмәт тәрбиясе алалар, шулай итеп аларда алда санап үтелгән барлык сыйфатлар да тәрбияләнә, уйлавымча.

Икенчедән, мәктәбебез авыл клубы, район мәдәният йорты белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора; төрле чараларда актив катнаша. Шулай итеп, укучыларда үз халкын ярату, аның милли гореф-гадәтләренә соклану, алар белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Укучылар бу гореф-гадәтләрне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәклеген аңлап үсәләр.

Өченчедән, бүгенге көндә мәктәбебездә интерактив такталар белән җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Яңа темаларны аңлатканда презентация ясау, теманы ни дәрәҗәдә үзләштергәнне тикшерү өчен төрле тестлар әзерләү өчен бик җайлы. Бу исә, үз чиратында, дәресләрне кызыклы итеп, файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Дүртенчедән, җәмгыятебез җилкәсенә төшкән милли мәктәпләрне саклап калу бурычын тормышка ашыру укытучы белән ата-ана бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп эшләсә, тагын да уңай нәтиҗә күрсәтә дип уйлыйм. Милли аңлы әти-әниләр бар, алар да безгә ярдәм итә. Алар белән берлектә мәктәбебездә җыелышлар, төрле чаралар үткәрелә.

Фикерләремне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Югарыда санап үтелгән эшләрне башкарып, үз милләтен хөрмәт итүче, аның гореф-гадәтләрен яратучы һәм аларны сакларга омтылучы; милләтнең киләчәге булсын дип тырышучы укучылар тәрбияләп була. Андый укучыларны тәрбияли алсак, киләчәктә алар милли мәктәп язмышына битараф булмаслар дигән якты уйлар яши миндә. Кечкенә генә адымнар белән зур җиңүгә юл салабыз без.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *