Мин иң бәхетле укытучы

Минзифа ХӘСӘНОВА,

Питрәч районы Ф.Ә. Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе” директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы —  49 ел.

Миннән “Синең яшьлегең кире кайтып, нинди профессия сайлар идең? -дисәләр, — укытучы,укытучы,бары тик укытучы,”- дияр идем. Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Шул вакыттан башлап, укытучы һөнәре минем өчен яшәү рәвешенә әйләнде. Үземнән кечерәк балаларны келәтебез янына җыйнап, “Укытучы, укытучы” уйныйбыз. Мин укытучы, 9-10 бала укучы. Менә шул балачак хыялына 49 ел буе турылыклы булып калдым. Укытучы – беренче чиратта җаваплылык, тырышлык, алга куйган максатыңа ирешү мизгеле дә ул. Мин укытучылыкның бөтен баскычларын да үттем. Беренче эшемне пионервожатыйдан башлап җибәрдем. Аннан башлангыч сыйныфларда укыттым.

Шул елларда элеккеге мәгариф министры Мирза Исмәгыйлович Мәхмүтов “Проблемалы укыту” турындагы хезмәтләре белән янып яши иде. Бу уңайдан безнең Шәле урта мәктәбендә беренче тәҗрибәләрен үткәрде. Мирза Исмәгыйлович тәүге дәресләрне аспирантлары белән минем сыйныфта үткәрергә буды. Мин, билгеле, шатланып риза булдым. Алар айлар, еллар буена мине дә өйрәтеп, дәресләр үткәреп яттылар. Беренче тормыш мәктәбенә, укытучылык серләренә, җаваплылыкка шунда төшендем. Дәрестә кызык-кызык хәлләр дә була бит. Бервакыт  беренче сыйныфта рус теле дәресе бара. Дәрестә Мирза Исмәгыйлович үзенең аспирантлары белән утыра. Элек беренче сыйныфта рус теленнән “Вводный устный курс”дигән  курс бар иде. Ул көнне дәреснең темасы: ”Ученик идет в школу”, “Ученик идет из школы” иде.

Бер укучым – Кашапов Фәрит, сумкаларын аркасына аскан, соңга калып килде. Дәрестә министр да утыргач, укучының соңга калып килгәнен белдерәсе дә килми. Бу ситуация миңа махсус ярады. Фәритне киенгән килеш  чыгарам, үзем сорау бирәм: “Откуда идет Фарит?”. Балалар хор белән җавап бирәләр: “Фарит идет из школы”. Укучыны ишектән чыгарып торам, кертәм. Шулай итеп дәресне аңлаттым. Эксперементлар беткәч, Мирза Исмәгыйлович педогогик киңәшмә җыйды. Шунда минем дәресне мактады. Укучыны махсус киендереп куйган. Балаларның дәресне әйбәт аңлауларын әйтте. Минем колак очларым яна. Алар киттеләр, икенче елны мин укытучыларның белемен күтәрү институтына курсларга бардым. Министр да лекцияләр укырга килде. Дәресләргә кадәр коридорда Мирза Исмәгыйлович белән очраштык. Ул минем белән якын туганын очраткандай, олылап күреште, хәлләремне сорашты. Мин оялып кына теге дәрестәге хәлне сөйләп бирдем. Мин бит соңга калып килгән баланы яшереп калуымны, аны киендергән кебек кертеп – чыгарып йөрткәнемне әйттем. “Аның өчен оялып торырга кирәкми, менә укытучы сезнең кебек теләсә нинди хәлдән чыга белергә тиеш”, — диде. Бу сүзләр минем колак төбемдә әле дә яңгырап торалар. Шундый проблема туганда, Мирза Исмәгыйловичның сүзләрен исемә төшерәм дә: “Нинди хикмәтле сүзләр әйтеп калдырды бөек педагогыбыз”,- дип шатланып куям.

Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре бушау белән үземнең төп эшемә күчерделәр. Татар теле һәм әдәбиятын  бик теләп һәм яратып укыта башладым. Укучыларым искиткеч, туган телебезне яраталар, ләкин әдәбият укытуда нәрсәдер җитенкерәми кебек. Мин гел эзләнәм, яңалыкка омтылам. Әле язучыларны чакырып, китап укучылар конференциясе оештырам, кызыклы очрашулар үткәрәм, драматургларыбызның әсәрләрен сәхнәгә куйдыртам. Үзебез дә Казанга барып спектакльләр карыйбыз. Укытучы шундый бит ул, аның  яшәү рәвеше башкача.

Мин тагын укытучыларның белемен күтәрү институтында. Шунда  университетның татар әдәбияты кафедрасыннан килгән Альберт Яхинның лекцияләрен тыңладым. Ул әдәбияттан яңа дәреслекләр язарга җыена икән. Миңа шул гына кирәк инде. Ничә еллар буе  эзләнүләр белән яшәгән кешегә әйбәт булды бу.

Шунда ук Альберт Яхин белән таныштым. “Әйдә беренче экспере-ментларымны сездә үткәрәбез”,- диде ул. Миңа шул гына кирәк. Ул елны курслардан алтын кош тотып кайткан кебек булдым. Бу искиткеч программа иде: укучыларны эзлекле фикер йөртергә, уйларга өйрәтә, дәүләт стандартларына да туры килә. Мин берсүзсез риза булдым. Альберт абый миңа бер атналык дәрес эшкәртмәсен китереп бирә, мин өйрәнә торам, укучыларны укытам. Дәреснең нәтиҗәлелеге күзгә күренеп үзгәрә. Укучыларның кызыксынуы арта, ялкаурак балалар да үзләрен кыюрак тота башладылар, кул күтәреп җавап бирәләр. Балаларны кызыксындыру өчен төркемләп утырта башладык.

Дәрестә бөтенләй башка күренеш. Укучыларым мине сөендереп кенә торалар: бер-берсенә охшамаган сочинениеләр иҗат итәләр, беркайдан күчермиләр, өйдә күп укыйлар, чын мәгънәсендә  әдәбият җене кагылды боларга. Бу сыйныфны 4 нчедән 11нчегә кадәр җиткергәндә 24 укучының 24 дә бер-берсенә охшамаган инша язалар, үз фикеләрен яшермичә әйтә алалар иде. Әлеге укучыларымны күзәтеп торам тормышта да алар башкача, дөньяга аек акыл белән карыйлар. Үземнең яшәү рәвешем шундый булгач, мин бу күренешкә чын күңелдән сөенәм генә.

Мин үземне иң бәхетле укытучы дип саныйм, чөнки минем һөнәрне өч  кызым да сайлады.  Татар теле һәм әдәбияты укыткан укучыларым бүгенге көндә Казанның гимназияләрендә, мәктәпләрендә, балалар бакчаларында шул фәнне укыталар. Утыздан артык укучымның минем предметны сайлавы үзе зур бәхет ул. Хәзер инде мин аларның уңышларына сөенеп кенә утырам.

 Мин Шәле урамыннан, шәһәр урамыннан барганда да горур атлыйм, чөнки нинди татар җанлы, үз телен ярата, хөрмәт итә , яклый белә торган армия әзерләдем.

Бүгенге көндә үз теленнән башка биш телне камил белүче Равил Гайнетдин, татар җыр-бию ансамбле җырчысы Нуриев Илнур, Түбән Кама драма театры артисты Мингали Мөхәммәтшин, Тинчурин театры артисты Ринат Шәмсетдин, журналист Алсу Хәсәнова, Мәгарифне үстерү институтында  хезмәт куючы татар теле белгече Лилия Гыйлаҗева,  А. Кариев исемендәге яшьләр театрының баш режиссёры Ринат Әюповлар телебезне үстерүгә зур өлеш кертәләр икән, димәк алар минем укучыларым буларак, бу минем дә ачы тирем. Укытучы һөнәре шундый һөнәр бит ул — анда бетмәс-төкәнмәс хезмәт, йокысыз төннәр, агарган чәчләр… Бу минем яшәү рәвешем!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *