Онытырга мөмкин түгел!..

9 Май – Бөек Җиңү көне

(VIII – XI сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара)

Гөлфия Ибраһимова,

Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты

Ләюзә ВӘГЫЙЗОВА,

Алабугадагы 1 нче гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Максат. Укучыларда сугыш һәм тыныч тормыш вакытында илебез халкы тарафыннан кылынган батырлыкларга карата соклану һәм Ватанны ярату хисләре тәрбияләү; батырлык, намус, каһарманлык кебек төшенчәләрнең асылын күрсәтү. Яшүсмерләрдә сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру һәм монологик сөйләмнәрен үстерү.

Җиһазлау. Кичә үткәреләчәк залга сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар вакытында төшерелгән фотосурәтләр, «Якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары» дигән стенд куелган. Сугыш чорын тасвирлаган китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе эшләнгән. «Бөек Җиңүгә – 72 ел», «Батырларга дан!» дигән сүзләр язылган плакатлар эленгән. Кичәгә сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырыла.

(«Җиңү көне» җырының (В.Харитонов сүзләре, Д.Тухманов музыкасы) көе ишетелә. Сәхнә артыннан ике укучы сөйли.)

1 нче укучы.

Һәрчак безгә кояш көлеп карый,

Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.

Без – яшь буын.

Иң бәхетле буын –

Дары исен белми күбебез.

2 нче укучы.

Әмма ул ис безнең канга сеңгән,

Бабайлардан күчкән кан аша.

Ул елларны без күрәбез әле

Нур уйнаган язгы таң аша.

3 нче укучы.

Онытмадык илнең яраларын,

Тарих инде болар димибез.

Сугышларның авыр хатирәсен

Йөрәкләргә салып төйнәдек.

4 нче укучы.

Аларны без кабат ишетмәбез,

Акыл барда, куәт, аң барда.

Без яшь буын, без – бәхетле буын

Юл тотабыз якты таңнарга.

(Сәхнә күренеше. Җәйге матур таң. Кошлар сайрый. «Хәерле иртә» вальсын  биеп сәхнәгә Егет белән Кыз чыга.)

Егет. Нинди матур таң!

Кыз. Нинди гүзәллек!

Егет. Вәгъдәләшкән бу көнебезне мин мәңге онытмам.

Кыз. Бүгенге 22 июнь безнең өчен иң истәлекле көн булыр.

Егет. 1941 ел хәтеребездән мәңге җуелмас.

Кыз.

Күр әле, салават күпере сузылды

Ямь булып авылым үренә.

Егет.

Бер ягы – тугайлы инештә,

Бер ягы – карурман күлендә.

Кыз.

Мәхәббәт күпере сузылган

Безнең дә күңелдән-күңелгә.

(Кинәт кошлар тавышы тына. Музыка туктый. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелә. Фонограммада сугыш башлануын хәбәр итүче Левитан тавышы. «Священная война» жыры (А.Александров көе, В.Лебедев-Кумач сүзләре)  яңгырый. Сәхнә караңгылана. Егет белән кыз юкка чыга, катнашучылар пәйда була.)

5 нче укучы. 1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәрләребез өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Миллионнарча кеше, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алды. Фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде.

(Сәхнәләштерелгән күренеш)

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә – балам. Син – әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

(Бер укучы «Озату»дигән татар халык җырын башкара.)

6 нчы укучы. Хәтәр сугыш елларында Татарстаннан 700 меңгә якын, ә Алабуга районыннан 15 меңнән артык кеше илебезне сакларга китә. 350 мең татарстанлы, шулардан 5140 алабугалы сугыш кырларында мәңгегә ятып калды.

(Бер минутлык тынлык игълан ителә. Барысы да торып баса.)

7 нче укучы. Илебез солдатлары 4 ел буена немец фашистларына каршы көрәштеләр. 1418 көн буе туплар шартлады. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, совет солдатларының җиңүгә ышанычы көчле иде.

8 нче укучы.

Сугышларда яраланган чакта

Көчле рухын солдат җуймаган.

Ул яңадан баскан утлы сафка,

Фашистларны ярсып кыйнаган.

1 нче укучы.

Һичбер бомба, һичбер кургаш уклар,

Киртә булалмаган аңарга.

Ут яудырган нәфрәт тулы туплар

Үлем илткән күпме вандалга.

2 нче укучы. Совет солдаты, туган җирне дошманнан азат итеп, һаман алга атлады. Ул кайда гына сугышмасын, аның белән Туган иле, халкы булды.

(«Совет солдаты» (Г. Насрый сүзләре, З.Хәбибуллин музыкасы)  җыры башкарыла.)

3 нче укучы. Илем өстенә фашист явы килгәндә тыл хезмәтчәннәре: олы яшьтәгеләр, хатын-кызлар, яшүсмер балалар да көрәшчеләр сафында булды. Алар Совет сугышчыларына авылларда азык-төлек әзерләде, фабрикаларда кием текте, госпитальләрдә яралыларны дәвалады, заводларда утлы корал җитештерде. Сугыш елларында Алабуга районының «Сталин юлы» газетасы фронтка җибәрелгән ярдәмне даими яктыртып барды:

  • Танайка авылы халкы, 500 мең сум акча җыеп, хәрби самолёт төзергә җибәрде. Хәзер ул очкычның макеты авыл уртасында һәйкәл булып тора. (Рәсеме күрсәтелә.)
  • Мурзиха авылы артеле фронтка 750 пот икмәк җибәрә.
  • Алабуга каласы Ленинград, Калинин, Смоленск өлкәләреннән эвакуацияләнгән балаларны кабул итә.

4 нче укучы.

Сугыш – рәхимсез ул. 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзде. Күпме авыл-шәһәрләр көлгә әйләнде. Күпме ятимнәр калды. Сугыш яңадан беркайчан да кабатланмасын иде!

5 нче укучы.

Тимер булып

Тимер чәрдәкләнде,

Корыч булып

Корыч уалды.

Үзе яккан җәһәннәмгә төшеп,

Фашизмның башы югалды.

Җире-күге белән йотам диеп,

Килгән иде дошман

Хөр илгә.

Кыяларга бәрелеп яньчелде дә

Җеназасын тапты Берлинда.

6 нчы укучы. Җиңү көне! Бу көнне илебез кешеләре һәм Европа халкы зур түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде! 1945 нче елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул илебезнең һәр кешесе өчен аеруча истәлекле, кадерле ул көн!

(Бию төркеме «Хәерле көн» дигән вальс башкара.)

7 нче укучы.

Сугыш бетте… Илем солдатлары

Кабат кайтты туган җиренә.

Яшьлегебез чәчәк аткан илнең

Кырларында иген игәргә.

1 нче укучы.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

2 нче укучы. 6500 алабугалы сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнде. Алар арасында 9 Советлар Союзы Герое гына бар (фотосурәтләре күрсәтелә). Менә алар: Советлар Союзы маршалы Леонид Александрович Говоров, Аким Андреевич Гаврилов, Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин, Гыймазетдин Вәҗетдин улы Вәҗетдинов, Петр Иванович Захаров, Григорий Григорьевич Романов, Петр Иванович Сафронов, Степан Петрович Спирьков, Борис Сергеевич Шабалин.

3 нче укучы Быел – Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның кайгы-хәсрәте мәңге онытыласы, алар йөрәгендә сугыш калдырган яралар мәңге төзәләсе түгел.

(Бер укучы «Сагыну» (М.Җәлил сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын башкара.)

4 нче укучы. Сугыш афәтен башыннан кичергән халкым кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәс. Шунлыктан алар һәрчак сугышка каршы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын беркайчан да онытырга тиеш түгел.

5 нче укучы.

Кайтмый калганнар сафыдай,

Йолдызлар капкаларда.

Билгесез түгел батырлар

Кайларда ятсалар да.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми –

Җирдә алар мәңге балкырлар.

6 нчы укучы.

Таш һәйкәлләр тора тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

7 нче укучы.

Карагыз да уйланыгыз

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *