Риваятьтән – операга

(Ренат Харисның “Кара пулат” либреттосы буенча дәрес- конференция. X сыйныф)

Халидә ФӘРДИЕВА,

Казандагы 4 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укытучының кереш сүзе. Укучыларда телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уятуда дәрестә һәм дәрестән тыш төрле эш чаралары куллану уңай нәтиҗәләргә китерә. Шуларның иң үтемлесе – дәресләрне һәм дәрестән тыш чараларны әдипләр, сәнгать әһелләре белән бергә үткәрү. Мондый чараларда иң пассив укучы да соңыннан бик теләп укый башлый, әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынып төрле бәйгеләрдә катнаша, телебезгә карата хөрмәте арта.

Бүгенге дәрес-конференциябездә дә милләтебезнең күренекле шәхесләре, Татарстанның халык шагыйре, “Кара пулат” либреттосының авторы Ренат Харис һәм операның композиторы Эльмир Низамовлар катнаша.

Максат. Опера турында мәгълүмат бирү; “Кара пулат” операсындагы вакыйгалар белән танышу; халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес-конференциянең барышы

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру
  2. Актуальләштерү

Укытучы. “Янмый торган кыз” риваятенең эчтәлеге белән таныштыра.

…Аксак Тимер гаскәрләре Болгарны яулап ала һәм туздыра. Хан кызын Сәмәркандка Аксак Тимергә алып китәргә телиләр. Хан кызының бергә күңел ачкан дуслары була. Кызларның барсын да тотып алалар, әмма кайсының хан кызы икәнен белә алмыйлар. Төрлечә сынап карыйлар. хан кызы, имеш, утта янмый. Шуның өчен бөтен кызларны да пулат эченә куып кертеп, төрбәне яндыралар. Пулат янгыннан соң “Кара пулат” дип йөртелә башлый.

(Риваятьне тыңлаганнан соң укучылар белән әңгәмә оештырыла, сорауларга җаваплар алына.)

Укытучы. Укучылар, сез нәрсә тыңладыгыз? (Без риваять тыңладык.)

– Нәрсә соң ул риваять?

Көтелгән җавап. (Риваять (гарәпчә – хәбәр, хикәят) – фольклорга карый торган чәчмә (прозаик) һәм хикәяләү (эпик) төрендәге жанр. Риваятьләрдә реаль тарихи шәхесләргә һәм чынбарлык вакыйгаларга барып тоташа торган борынгы заман истәлекләре саклана. Шуңа күрә риваятьләрне халык авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган “елъязма” дип атыйлар. Татар әдәбияты риваятьләргә бик бай. Халык фольклорына карый торган эпик характердагы жанрның хәзерге чорда әһәмияте чиксез зур, чөнки риваятьләр нигезендә сәнгатьнең иң югары дәрәҗәсенә җиткән опералар туа.

2015 елда шагыйрь Ренат Харис тарафыннан иҗат ителгән “Кара пулат” операсына либретто да нәкъ менә риваятькә нигезләнеп языла.

– Нәрсә соң ул либретто? (Либретто итальян теленнән алынган “китапчы”дигән мәгънә белдерә.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Димәк, без бүгенге дәрес-конференциядә нәрсә турында сөйләшербез?

Көтелгән җавап. (Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның “Кара пулат” операсы, андагы вакыйгалар, аның музыкасы турында сөйләшербез, Кара пулатның нәрсә икәнлеген белербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

(Дәреснең бу өлеше дә фикер алышу, сорауларга җавап эзләү рәвешендә дәвам итә.)

– Кара пулат нәрсә ул?

Көтелгән җавап. Кара пулат – Болгардагы XIV гасыр урталарында төзелгән бина. Риваятьләрдә Кара пулат Болгар ханының хөкем итү урыны булган, диелә. Пулат янгыннан соң “Кара пулат” дип йөртелә башлый.

– Либреттоның нигезендә нәрсә ята?

Көтелгән җавап. Либреттоның нигезендә әлеге риваять ята. Әсәрнең төп идеясе – дуслык, бер-береңне сатмау, бер-берең өчен җаныңны фида кылу.

Укытучы. Укучылар, кайсыгыз либреттоның кыскача эчтәлеге белән таныштыра? (Бер укучы либреттоның кыскача эчтәлеген сөйли.

Либретто болай башланып китә: чичән думбрасын тотып, Кара пулат болдырына чыгып баса һәм җыр әйтә башлый…

(Алга таба бер укучы либреттодагы шушы юлларны сыйныфташларына яттан сөйли.)

 

Ут та алмый, су да алмый,

күмә алмый кабер дә –

тарих агышында исем

кереп калса хәтергә.

 

Ташлар яна, корыч яна,

суларны ялкын ялмый…

Дөнья яна, гомер яна –

кеше исеме янмый!

 

Батырлык күрсәтсә, кеше

изге данга төренә…

 

2 нче укучы либретто белән таныштыруны дәвам итә. (12 кыз бии-бии җырлап чыгалар. Хан кызы Нәргизә уртада. Кызлар Нәргизәнең бәхете турында җырлыйлар, тиздән аның туе булачак.)

(Кызлар башкаруында күмәк җыр.)

Син бәхетле, син бәхетле –

сине көтә туйларың.

Җыр-биюдән яңрап торыр

Идел, Чулман буйлары!

(Аннары Нәргизә аларга каршы җырлый.)

“Мин бәхетле, мин бәхетле,

мин бәхетле – килешәм!

Бәхетемне илем белән,

сезнең белән бүлешәм”.

(Шул вакыт Кара пулат янына туры айгырга атланган, яу киеме кигән Турыбатыр килеп туктый Болгарга каршы яу башланганын, үзенең илне яклап сугышка китәчәген әйтә. Нәргизә белән Турыбатыр дуэты башкарыла.)

Нәргизә, Турыбатыр:

Сокланырга син өйрәттең мине,

сүзләремә кердең наз булып.

Йөрәгемдә минем яшисең син

чәчәкләре шиңмәс яз булып.

 

Яшәү ямем – сине сөюемдә.

Бәхетем дә синең кулыңда.

Давыл булып, бөтен киртәләрне

алып ташлыйм синең юлыңнан.

 

Яратырга син өйрәттең мине!

Бәхеткә шул алып барачак.

Без китсәк тә, безнең яратышу

сагнып сөйләр өчен калачак.

Укытучы. Дәресебезнең башында искәртеп үтелгәнчә, Сәмәрканд әмире Аксак Тимер гаскәрләре Болгар каласын басып алганда, 12 кызны да кулга төшерә, араларында Хан кызы да була. Аксак Тимер боерыгы буенча, аны кәнизәк итмәкчеләр, ләкин 12 кыз арасында кайсы Хан кызы икәнен белә алмыйлар. Аларның кайсы хан кызы икәнен сорыйлар, аларны төрлечә сынауларга дучар итәләр, ләкин кызларның берсе дә әйтми. Кызларны Кара пулатка кертеп яндыралар.

Шулай булгач, операда нинди рухи көч өстенлек ала?

Көтелгән җавап. Ак көчләрнең җиңүе белән тәмамланасы финал трагедия төсмерен ала. Ил язмышы өчен көрәшкән Турыбатыр үз үлеме белән трагик герой дәрәҗәсенә күтәрелсә, кызлар үлеме тугрылык темасын алга чыгара. Уңай геройлар котылгысыз һәлакәткә дучар булсалар да, опера рухи җиңүне раслый.

“Кара пулат”операсына нинди бәя бирелә?

Көтелгән җавап. “Кара пулат”операсын караганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев аңа зур бәя бирә: “Безнең мәдәниятебез дөньясында бу бик зур вакыйга. Бу безнең театрның тарихы, опера һәм балеты барлыкка килүдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бик зур роль уйнады. Без җыр-биюле спектакльләргә күп еллар дәвамында килдек. Хәзер исә музыкаль әсәрләр аша дөньяга үзебезне оялмыйча һәм горурланып күрсәтә алырлык опера һәм балет театрыбызны булдырдык. Ул була торып, яшьләребез яңа әсәрләр тудыра. Аларның сәләтләрен күреп алып, үстерергә кирәк”.

– “Кара пулат” операсының әһәмияте нәрсәдә?

Көтелгән җавап. “Кара пулат”ның куелуы бик зур вакыйга буларак кабул ителә. Яшь буынны тәрбияләүдә ул гаять зур роль уйнаячак.

Киләчәктә «Кара пулат»ны музыкаль, әдәби яктан тирән анализлаган фәнни эшләр дөнья күрер, аның сәнгати кыйммәтенең ни дәрәҗәдә икәне тагын да ачыкланыр.

Укытучы. Дәрес-конференциядә чыгыш ясар өчен сүзне кунакларыбызга, шагыйрь Ренат Харис белән композитор Эльмир Низамовларга бирер алдыннан, укучыларыбызның аларга дип әзерләгән сораулары белән таныштырып китәм. Ул укучылар белән җанлы әңгәмә урнаштырыр өчен күпер вазифасын үтәр.

– Ренат абый, “Янмый торган кыз” риваяте нигезендә либретто язу теләге кайчан һәм ничек барлыкка килде?

– Либретто буенча опера барлыкка килү – берничә кешенең иҗат җимеше. Сез композитор һәм режиссер белән ничек бәйләнешкә керәсез?

– Операны эшләү барышында текст буенча үзгәртүләр буламы?

– Ренат абый, операда уйнаучы артистларны кемнәр тәкъдим итә?

– Операны сәхнәгә кую барышында нинди авырлыклар булды?

– Эльмир абый, либретто буенча музыка язганда нәрсәләргә игътибар итәсез, “Кара пулат” либреттосына нинди үзгәрешләр керттегез?

– Үзегез турында сөйләгез әле. Музыка белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

III. Рефлесия.

“Сез бүген нәрсә белергә тиеш идегез? Нәрсә белдегез? Үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?” дигән сорауларга җавап алу юлы белән конференциягә йомгак ясала.

Дәрес-конференциядә катнашкан кунаклар белән фотога төшелә.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *