Син табигать белән дусмы?

(VII сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Сөмбел ХӘСӘНОВА,

Казандагы 19 гимназиянең I  квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Тел һәм сөйләм материалы аша укучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү. Укучыларны логик фикерләргә өйрәтү. Табигатькә сакчыл караш, табигатьтәге җан ияләренә карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәре, проектор, интерактив такта.

Эшчәнлек формалары: фронталь, индивидуаль, парларда эш.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, игелеклелек, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларның бүгенге көндә бик кирәк икәнлеген аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: текстларның эчтәлеген ачканда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү; тестларда күтәрелгән проблемаларны чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү, преметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле мәгълүмат туплау.

Коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, үз фикереңне татар телендә аңлатып бирә белү.

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен кую, дәреснең темасын, максатын формалаштыру, биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү, үзбәя.

Предмет нәтиҗәләр: Шәвәли һәм Кирлемән киңәшләрендә күтәрелгән проблема чишелешен күзаллый алу.

Дәрес барышы

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы
  2. Балаларны сәламләү.
  3. Дежур укучы белән әңгәмә.

Укытучы. Бүген ничәнче число, атнаның кайсы көне?

– Бүген һава торышы нинди?

– Синеңчә, кояш безгә дусмы, дошманмы? Ни өчен?

– Эссе кояштан ничек сакланырга мөмкин?

– Кәефең ничек?

  1. «Ассоциатив рәт»

Укытучы. Видеоны карагыз.  Ассоцияцияләрегезне кечкенә битләрдә языгыз. (https://www.youtube.com/watch?v=jqOx32Cv-XI, 37 секунд).

– Сүзләрне тыңлау.

Слайд. Экранда табигать күренешләре

– Слайдтагы рәсемнәрне бер сүз белән ничек әйтеп була? (Табигать күренешләре.)

– Сезнеңчә, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Табигать турында сөйләшербез.)

– Табигать ул – нәрсә? (Табигать – ул үсемлекләр, җәнлекләр…)

  1. Актуальләштерү.
  2. Өй эшен тикшерү.

Укытучы. Ә бу рәсемнәрне бер сүз белән ничек әйтергә мөмкин? (слайд: дару үләннәре)

– Исегезгә төшерегез, слайдта нинди дару үләннәре? (һәр рәсемдәге дару үләне исемен әйтәләр: гади мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, меңьяфрак…)

– Өй эшен тикшереп алабыз. Сораулар ярдәмендә дару үләннәре турында сөйләгез.

«Сорау сүзләр» алымы

Сораулар: Нәрсәләрен файдаланалар?

Кайчан җыялар?

Кайда үсә?

Нәрсәдән файдалы?

(3 укучының җавабы тыңлана.)

1 нче укучыга тәрҗемә өчен биремнәр:

Суши! Он сушит. – Если будет сушить. – После того как засушил.

Теневое место; чтобы заживлять рану; помогает, когда болит желудок.

Июнь – самый солнечный месяц лета.

2 нче укучыга тәрҗемә эше:

Специальный крем; тряпичный мешок; до того как загорать; посоветовавшись с врачом.

Июль – самый влажный месяц лета.

Летом ночи укорачиваются.

3 нче укучыга тәрҗемә эше:

Без головного убора; помогает от бесонницы; если сгоришь на солнце; не посоветовавшись с  врачом..

В июле в лесах много насекомых.

С середины июня начинаются жаркие красивые дни.

Укытучы. Дару үләннәрен җыйдык. Хәзер аларны нишләтергә кирәк?

— Кайда киптерергә? Ничек сакларга? Ничек файдаланырга? (слайдта рәсемнәр)

— Дару үләннәре – безнең дусларыбызмы? (Әйе, чөнки алар бик файдалы.)

III. Яңа материалны өйрәнү

  1. Сүзлек эше.

а) Слайд:

Рәхәтлек

Осталык

Җан ияләре

Кош – кошчык

Тыела

Җәрәхәтләнгән

Ат!(а)

Төз атарга

Өз!(ә)

Ыргыт!(а)

Тартырга

Тарткаларга

Тибәргә (Тип!)

Типкәләргә

Төртергә

төрткәләргә

 

ә) Сүзләрне хор белән кабатлау.

б) Тәрҗемә эше.

Җәрәхәтләнгән кош

Җәрәхәтләнгән бака

Малай таш ата.

Бакага таш ыргыта.

Песине койрыгыннан тарткалый.

Вакыт-вакыт төрткәли

Табигатьтә яшәүче җан ияләре

Футбол тубын шәп тибә.

Рәхәтләнеп чәчәкләрне исним.

  1. Текст өстендә эш.

а) Текстны ишетеп тыңлау (аудирование)

– Кирлемәннең киңәшләрен тыңлагыз.

ә) Сайлап алып уку.

– Тексттан табып татарча укыгыз.

Должен любить живность. Когда цветет черемуха. Срывай помногу, ветками. Выкинь, куда хочешь. Не забудь дергать за их хвосты, время от времени толкать. Постарайся попасть в них. Стреляй метко. Видеть раненых птиц – большое удовольствие.

б) – Сез Кирлемән белән килешәсезме? Ни өчен? (Җаваплар тыңлап үтелә)

в) 113 бит 4 нче бирем

— Кирлемәнгә фикерләрегезне татарча әйтегез:

Нельзя цветы помногу срывать.

Нельзя бросать цветы на землю.

Нельзя дергать кошек за хвост.

Нельзя пинать собак.

Нельзя кидать в птиц камнями.

Нельзя кидать камнями в лягушек.

– Әйдәгез шушы фикерләрне башка грамматик формада әйтик. (Эш дәфтәре, 37 бит, 1 нче күнегү)

г) Аудирование

— Шәвәлинең киңәшләрен тыңлагыз.

д) Экранда дүрт рәсем: куян, керпе, күбәләк, тукран.

— Рәсемнәргә карап, Шәвәли киңәшләрен тиешле сүзләр белән укыгыз.

(113 бит, 6 нчы бирем.)

Русча әйтегез:

Күбәләкләр коллекциясе җыю тыела.

Очарга өйрәнү вакыты

Кошчыклар мөстәкыйль яши алмыйлар.

Аларның өйләре дә, азыклары да табигатьтә.

– Сезнеңчә, Шәвәли дөрес киңәшләр бирәме? Сез аның киңәшләре белән килешәсезме?

е) «Яхшы – начар» ысулы

Кирлемән белән Шәвәлине чагыштыралар (слайд: экранда геройларның рәсемнәре).

Үрнәк: Кирлемән чәчәкләрне күпләп өзеп ала. Бу начар.

Шәвәли чәчәкләрне өзми. Бу яхшы.

– Сезнеңчә, кем табигать белән дус: Кирлемәнме, Шәвәлиме?

  1. Парлап эшләү.

Укытучы. Ә сез табигать белән дусмы? Сез аны ничек саклыйсыз? Кошларны, бөҗәкләрне, җәнлекләрне җәберләмисезме? (Парларда эшлиләр, соңыннан бер-берсе турында сөйлиләр.)

– Партадашыгыз турында нәрсәләр белдегез, сөйләгез. (III заттан сөйлиләр.)

  1. Видеороликлар буенча эш.

– 1 нче видеоны карагыз – уйлагыз, фикерләрегезне әйтегез. (https://www.youtube.com/watch?v=aBHYsg1-T-s, 1 минут)

– Ә хәзер 2 нче видеоны карагыз – уйлагыз, фикерләрегезне әйтегез. (https://www.youtube.com/watch?v=A7lWlbTpZu4, 1 минут 22 секунд)

– Уйлагыз. Нәрсә әйтергә мөмкин? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

  1. еманы ныгыту
  2. «Дөресме, ялгышмы?»

1) Әгәр син кеше икәнсең, табигатьтә яшәүче җан ияләрен җәберләргә тиешсең.

2) Хайваннар белән уйнаганда, койрыкларыннан тарткаларга кирәк.

3) Кошларга, бакаларга ташлар ыргытырга тырышыгыз.

4) Эт-песиләрне, кошларны куркытыгыз.

5) Чәчәкләрне күпләп өзеп алыгыз!

6) Безнең илебездә күбәләкләр коллекциясе җыю тыелмый.

  1. Командаларда эшләү.

– Булдырдыгыз, балалар.

– Сезнеңчә, табигать белән дуслыкны ничек ныгытырга була? Табигать өчен тагын нишләргә мөмкин? Нишләргә кирәк? Нишләргә ярамый? (төркемнәрдә эш)

– Димәк, табигатьнең киләчәге кем кулында? (Безнең кулларда.)

– Дәвам итегез: Әгәр син кеше икәнсең, … .

  1. Рефлексия.
  2. Телеграмма»

– Дәрестә иң мөһиме нәрсә аңладың? Күршеңә теләкләр яз (Аерым кечкенә битләрдә.)

  1. Билгеләр кую.
  2. Өй эше: «Мин табигать белән дус» (12 җөмләдән торган хикәя язарга).

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *