Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен контроль эшләр

Татар теле

(Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)

 

II сыйныф

Контроль диктант текстлары

Кыш

Салкын кыш килде. Кышкы көчле җил карларны очырта. Карлы, бозлы җилләр агач башларын селкетә. Урман шаулый.

Кызыл шарфлы эшчән тукраннар җилне сизмиләр. Алар агачларның җыерчыклы кәүсәләреннән зарарлы кортларны чүплиләр. (29 сүз) (Г.Хәсәновтән)

Искәрмә: өтер искәртелә.

Бирем

1. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен бүлеп яз: I в.карларны, агачларның; II в. тукраннар, чүплиләр.

2. Тексттан янәшә тартыклы сүзләрне тап, асларына сыз.

 

Ябалак кар

Кышның җилсез көне. Ябалак-ябалак кар ява. Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар. Зәңгәр күк йөзен тоташ болыт каплап ала. Аның болыты да юньләп күренми. Ә кар төшә дә төшә. (29 сүз) (А.Әхмәттән)

Бирем

1. Тексттан юлдан юлга күчереп булмый торган сүзләрне сайлап алып яз: I в. – саңгырау тартыклар астына сыз; II в – яңгырау тартыклар астына сыз.

2. I в. – предметны белдергән 3 сүз сайлап алып яз; II в – предметның хәрәкәтен белдергән 3сүз сайлап алып яз.

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А1. Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә.

а) каен, тавык

ә) бәрәңге, чиләк

б) завод, роза

в) кабак, чиләк

А2. Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзне күрсәт.

а) төньяк

ә) йозак

б) болын

в)  уңыш

А3. Кайсы рәттәге сүзләрдә [гъ] авазы әйтелә?

а) гафу, горур, туган

ә) гөмбә, гәҗит, сигез

б) зәңгәр, егет, гөнаһ

в) тигез, гүзәл, Айгөл

А4. Борын авазына башланган сүзләр рәтен билгелә.

а) төн, лилия

ә) урман, төнбоек

б) мәктәп, нарат

в) машина, роза

А5. Тамыр сүзләр рәтен тап.

а) урак, чиләк

ә) башлык, җырчы

б) бияләй, сусыл

в) кое, имәнлек

А6. Предметның билгесен белдергән сүзне билгелә.

а) җыр

ә) җырчы

б) җырлый

в) җырлы

А7. Җөмләнең баш кисәкләрен тап: Аю кышын өндә йоклый.

а) өндә йоклый

ә) аю өндә

б) аю йоклый

в) кышын йоклый

А8. Төшеп калган хәрефләр нинди тәртиптә куелырга тиеш?

Т…лке, й…лдыз, шә…әр, кул…яулык, яш…ни

а) ө, о, һ, ъ, ь

ә) о, ө, ъ, ь, һ

б) о, һ, ъ, ь, ө

в) ъ, ө, о, ь, һ

А9. Кайсы сүздә авазлар саны кимрәк?

а) эссе

ә) аю

б) нәкъ

в) ямьле

А10. ь хәрефе язылырга тиешле сүзләр рәтен билгелә.

а) көн…як, яш…

ә) табигат…, иг…лан

б) иг…тибар, дәр…я

в) вәг…дә, тәк…дим

 

III сыйныф

Контроль диктант текстлары

Кышкы урман

Балалар һәр кыш саен, чаңгыга басып, урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтәләр, кышкы табигатьне тыңлап, саф һава сулап кайталар. Бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа. Бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый. (47 сүз) (К.Тәхаудан)

Бирем

1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сызарга: I в. – 1 нче җөмләдә; II в. – 4 нче җөмләдә.

2. Бирелгән тамырдан сүзләр ясап язарга: I в. кыш; II в. көч.

Тиен

Җил-бураннан, салкыннан курыкса, көйсез көннәр озакка сузылса, йомшак койрыгы белән ябынып, тиен куышыннан чыкмый утыра. Мондый чакта алар бер куышта икәү-өчәү булалар. Шулай бер-берсен җылыталар. Әмма тиеннең мәшәкате моның белән генә бетми әле. Җил-буранлы көннәр, каты суыклар өстенә, дөньяның бит әле сусар дигән явыз дошманы да бар. (47 сүз) (Г. Хәсәновтән)

Бирем.

1. Парлы сүзләрне сайлап яз һәм тагы ике сүз өстә.

2. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. койрык; II в.дөнья.

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А1. Сузыклары калын авазлар гына булган сүзтезмәне билгеләгез.

а) кызыл  тавык

ә) эре бәрәңге

б) борынгы кеше

в) зур чиләк

А2. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез.

а) кош–лар–га, күлләр–дә

ә) кош–лар–га, күл–ләр–дә

б) ко–шлар–га, күлләр–дә

в) кош–лар–га, күл–ләрдә

А3. Ө хәрефе төшеп калган сүзләр рәтен билгеләгез.

а) к…рәш, …чпочмак

ә) к…түче, б…лыт

б) зав…д, к…лын

в) к..е, м…ндәр

А4. [w] авазы  әйтелгән сүзләр рәтен билгелә.

а) ванна, вахтёр

ә) тавык, Шәүкәт

б) завод, веранда

в) ялкау, вирус

А5. Тиз сүзенең синонимын табыгыз.

а) акрын

ә) кызу

б) салмак

в) кыен

А6. Ясалма сүзне табыгыз.

а) каен

ә) алтын

б) акыллы

в) сукмак

А7. Калын хәреф белән бирелгән сүзләр нинди сүзләр?

Өстәлләрдә ике алма,

Берсен ал, берсен алма.

а) синоним

ә) омоним

б) метафора

в) антоним

А8. Тиен дә кышка оя әзерли.

Җөмләнең баш кисәкләре дөрес күрсәтелгән җавапны билгелә.

а) оя әзерли

ә) тиен әзерли

б) кышка әзерли

в) тиен кышка

А9. Сүзтезмәне күрсәтегез.

а) Ак диңгез

ә) диңгез кәбестәсе

б) диңгездә йөзү

в) Кара диңгез

А10. Тамырдаш сүзләр төркемен билгелә.

а) көньяк, көнчыгыш

ә) җиләк, чиләк

б) баллы, балта

в) кар, карта

 

IV сыйныф

Контроль диктант текстлары

Батыр көткән кар…

Көннәрдән беркөнне , йокысыннан уянуга, Батыр тәрәзәдән карады һәм тышта ап-ак кар юрганын күрде. Өй кыеклары, лапас түбәләре, урамнар – һәммәсе дә ап-ак кардан тун кигәннәр. Батыр шатлыгыннан үзен-үзе онытып, урыныннан сикереп торды. Тиз генә ишегалдына йөгереп чыкты. Җир өстенә калын булып яткан мамык кебек карларны учлап алды да кулларын, битләрен юарга кереште. Йомарлап кар ыргытты, тәгәрәтеп карады. Кар шундый йомшак – нәкъ Батыр көткән кар булып чыкты. (65 сүз) (М.Әмирдән)

Бирем

1. Исемнәрне тап һәм килешен билгелә: I в. – 2 нче җөмләдә, II в. – 5 нче җөмләдә.

2. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер: I в.көннәр, II в.урамнар.

Кыш җитте

Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре – шук кар бөртекләре – салкын һавада уйный-уйный төшеп, тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.

Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчак кына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. (83 сүз) (К.Тәхаудан)

Бирем

1. Баш кисәкләрне тап һәм сүз төркемнәрен билгелә: I в. – 5 нче җөмләдә, II в. – 7 нче җөмләдә.

2. Тексттан 3 сүз тамыр сүз (I в.), 3 ясалма сүз (II в.) табып алып яз.

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А 1. Нечкә әйтелешле сүзне тап.

а) таяк

ә) чәй

б) куян

в) каен

А2. Кайсы рәттәге барлык сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

а) тавыш, ватык, җавап, валчык

ә) вагон, витамин, вокзал, Владимир

б) вакыт, витрина, волейбол, Вәли

в) савыт, веранда, паровоз, вәкил

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

а) төньяк

ә) яшь

б) сәгать

в) руль

А4. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгелә.

а) гө – л – ләр – гә, әйт – егез

ә) гөл – ләр – гә, әй – те – гез

б) кайт – ып, к – үреп

в) ү – скән, ки – теп

А5. Дәр…я  сүзендə кайсы хəреф төшеп калган?

а) ы

ә) и

б) ь

в) ъ

А6. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәт.

а) ап-ак, савыт-саба, Зилә

ә) ашъяулык, Айнур, төнбоек

б) карабодай, дөнья, кәгазь

в) ямь, яз, Агыйдел

А7. Күплек санда, урын-вакыт килешендә килгән исемне тап.

а) бакчада

ә) балаларга

б) яфракларда

в) урамда

А8. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгелә.

а) берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып

ә) көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты

б) аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба

в) савыт-саба, бала-чага

II өлеш (В)

(1) Абый миңа нәни генә бер эт баласы алып кайтып бирде. (2) Үзе чем-кара, ялтыравыклы йонлы, ап-ак муенлы. (3) Алгы тәпиләре ак перчатка кигән кебек ап-аклар, ә күзләре соп-сорылар. (4) Ике кашы өстендә бармак башы кадәрле генә соры йон таплары бар.(5) Шуңа күрә без эт баласын Дүрткүз дип атадык. (А. Алиштан)

В1. Беренче җөмләдән юнәлеш килешендәге зат алмашлыгын язып алыгыз.

В2. Рус теленнән кергән алынма сүзне табып языгыз.

В3. Сыйфат булмаган җөмләнең санын күрсәтегез.

В4. Бишенче җөмләнең хәбәрен табыгыз һәм билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасына куеп языгыз.

В5. Ялгызлык исем булган җөмләнең санын языгыз.

В6. Күзләре сүзенең ясалышы ягыннан төрен билгеләгез.

 

Русский язык

(Учебник: В.П.Канакина, В.Г.Горецкий. Русский язык для русских школ.)

Тексты контрольных диктантов

II класс

Приход зимы

Прошла хмурая осень. Весело закружились в воздухе снежинки. Они засыпали всю землю. На рябине висели сочные ягоды. Стайка дроздов подлетела к дереву. Хорош корм для птиц! (26 сл.) (По Г.Х.Андерсену)

Грамматические задания

1. Подчеркни главные члены предложения: I в. – в первом предложении; II в. – во втором предложении.

2. Подчеркни в словах буквы мягких согласных звуков: I в.осень, снежинки; II в.рябина, сочные.

Зимой

Зима. Снег укрыл пни и кусты. Толстый лёд сковал быстрый ручей. Снежные шубы надели сосны и ели. Пушистый шарф лежит на ветках кедра. Вот сугроб. Там спит медведь. (28 сл.) (По В.Бианки)

Грамматические задания

1. Подчеркни главные члены предложения: I в. – во втором предложении; II в. – в третьем предложении.

2. Вставь пропущенную букву и подбери проверочное слово: I в. – моро… – … , лё… – … ; II в. – сне… – … , сугро… – … .

3. Выпиши из текста слово, в котором произношение не совпадает с написанием.

Тестовые задания

Часть1 (А)

А1. Отметь слово, в котором букв больше, чем звуков.

а) Оля

б) Ольга

в) Марьяна

А2. Выбери слово, которое обозначает действие предмета.

а) перелёт

б) перелётный

в) перелетает

А3. В какой строчке слова записаны в алфавитном порядке?

а) ёж, зонтик, дом

б) город, школа, улица

в) карандаш, лимон, машина

А4. Выбери слово с разделительным мягким знаком.

а) мальчик

б) крылья

в) объявление

А5. В конце какого предложения знак препинания поставлен неверно?

а) Выпал густой снег.

б) Золотая осень, приходи скорее?

в) А если дождя не будет?

А6. В каком слове допущена ошибка?

а) тишина

б) земля

в) горад

А7. Как правильно разделить на слоги слово удочка?

а) уд – оч – ка

б) у – доч – ка

в) удо – чка

А8. Укажи количество предложений в тексте.

Летом Вася и Юра жили в лагере мальчики часто ходили в рощу там было много душистых ягод белки грызли шишки стучали дятлы.

а) 3

б) 5

в) 4

А9. Укажи «лишнее» слово.

а) новый

б) морозный

в) старик

А10. Выбери группу слов с глухим согласным звуком.

а) огоро (д, т), шля (б, п) ка, рука (в, ф)

б) камы (ж, ш), мы (ш, ж) ка, ши (ж, ш) ка

в) сне (ж, ш) ки, утю (г, к), шка (ф, в) чик

 

III класс

Тексты контрольных диктантов

Прогулка

Стояла чудная погода. Ярко светило солнышко. Блестел и искрился снег. Мы поехали в лес на лыжах. Вот крутой спуск. Весело гудит ветер. Быстро летят лыжи. Но вот тучи стали закрывать небо. Закружились в воздухе снежинки. Вдруг снег повалил хлопьями. Быстро стало заметать тропинки. Мы поспешили домой. (46 сл.) (По Н.Сладкову)

Грамматические задания

1. Поставь ударение в словах: I в. – в первом предложении; II в. – во втором предложении.

2. Подчеркни главные члены предложения: I в. – в первом предложении; II в. – во втором предложении.

3. Найди родственные слова, выпиши их и укажи корень.

Метель

Все началось со снегопада. Снег валил большими белыми хлопьями. За несколько часов выросли огромные сугробы. Мороз крепчал. Пушистые снежинки превратились в острые колючки. Неожиданно подул ветер. По земле закружила поземка. Скоро снежная пелена стала такой густой, что не было видно даже вытянутой руки. (43 сл.) (По В.Бианки)

Грамматические задания

1. Выпиши из текста два слова с проверяемыми безударными гласными и подбери проверочные слова.

2. Подчеркни главные члены предложения: I в. – во втором предложении; II в. – в третьем предложении.

3. Выпиши словосочетания: I в. – из второго предложения; II в. – из пятого предложения.

Тестовые задания

Часть 1(А)

А1. Которая из группы слов не является словосочетанием?

а) интересный рассказ

б) шумит река

в) шли на лыжах

А2. Укажи вопросительное предложение.

а) Ночная вьюга стихла

б) Как прекрасен бывает осенний лес

в) Кто выстроил красивый мост

А3. Укажи слово с разделительным мягким знаком.

а) с…ёмка

б) мал…чик

в) солов…и

А4. Что обозначает имя существительное?

а) предмет

б) действие предмета

в) признак предмета

А5. В какой группе все буквы обозначают согласные звуки?

а) э, а, ы, о, и

б) й, з, л, ь, х

в) ф, с, м, н, ш

А6. Укажи, сколько мягких согласных в слове чудесный.

а) 3

б) 4

в) 2

А7. Отметь слово, в котором звуков больше, чем букв.

а) день

б) подъём

в) баян

А8. Укажи сочетание слов, в котором допущена ошибка.

а) вежливый ученик

б) спелый рожь

в) красное платье

А9. Укажи часть слова, без которой не может существовать слово.

а) суффикс

б) корень

в) окончание

г) приставка

А10. Укажи глагол, противоположный по значению данной пословице.

Легко друга потерять, но трудно …

а) узнать

б) найти

в) забыть

IV класс

Зимой

Чудесный был вид зимней природы. Лучи солнца осыпали холодным блеском всю местность. На снегу видны следы зверей и птиц. Склонив тяжёлые головы, застыли вековые ели. От ёлки к ёлке прыгала шустрая белочка. С деревьев падали огромные шапки снега. В лесу пахло смолой и хвоей. Но вот пухлая туча медленно затянула горизонт. Начал падать хлопьями снег. Мы подъезжали к деревне. В окнах мелькали тусклые огни. Быстро наступали длинные зимние сумерки. (69 сл.) (По В. Бурлаку)

Грамматические задания

1. Подчеркнуть главные члены, указать части речи: I в. – первое предложение; II в. – второе предложение.

2. Подбери синонимы к словам: I в. – туча; II в. – холод.

3. Просклоняй слова по падежам: I в. – снег; II в. – деревня.

Зимний лес

Идёшь зимой на лыжах по тихому лесу и любуешься сказочной его красотой. Спокойно стоят тёмные ели. Снежная белая шубка покрывает их ветки. Изогнулись под тяжестью снега тонкие стволы молодых берёз. Зимнее низкое солнце освещает вершины деревьев. Спит зимний лес. Изредка простучит, перепорхнёт меж стволами деревьев дятел. С широкой еловой ветки упадёт ком лёгкого снега и рассыплется алмазной пылью. В зимние звёздные и лунные ночи блестит на ветвях снег. Сказочным кажется дерево при лунном свете. (74 сл.) (ПоН. Сладкову)

Грамматические задания

1. Подчеркнуть главные члены и указать части речи: I в. – во втором предложении; II в. – в третьем предложении.

2. Выпиши два слова из текста с безударными гласными в корне и запиши проверочные слова.

3. Разобрать слова по составу: I в. – снежная, изогнулись; II в. – зимний, покрывает.

Тестовые задания

Часть 1 (А)

А1. В каком слове не пишется ь?

а) плащ…

б) помощ…

в) мыш…

А2. Укажи ошибку в определении падежей.

А) Листья (И.п.) на деревьях (П.п.) пожелтели.

б) Ветер (И.п.) кружит их по воздуху (Д.п.).

в) Белка (И.п.) прыгала с ветки (В.п.) на ветку (Д.п.).

А3. Укажи ряд слов со звонкой согласной.

А) выре (з, с) ка; выру (б, п) ка; моро (з, с )ко

б) пету (ж, ш) ки, ша (ж, ш) ки, мы (ш, ж) ки

в) кру (ж, ш) ки, ре (з, с) ьба, моло (т, д) ьба

А4. Найди группу однокоренных слов.

а) вода, водитель, наводнение

б) полёт, лётчик, пролетает

в) рисовать, рисовый, зарисовка

А5. Укажите слитное написание слова.

а) (под) окном

б) (вне) классный

в) (с) другом

А6. Найди слово с суффиксом -чик-.

А) ключик

б) стульчик

в) мячик

А7. Укажи пару слов, которая не является словосочетанием.

а) крикливые галки

б) галки проснулись

в) рано проснулись

А8. Во всех словах какой группы ударение падает на один и тот же слог?

А) парта, сказочник, пудель

б) покрасить, Воркута, сушка

в) молоко, букварь, грохот

А9. Укажи ряд существительных женского рода.

а) шампунь, речь, даль

б) дядя, мама, тётя

в) печь, речка, лоджия

А10. В какой последовательности нужно расположить предложения, чтобы получился относительно законченный текст?

а) Её посадил мой отец.

б) Летом я поливаю дерево водой.

в) Под моим окном растёт молоденькая берёзка.

а) а, б, в

б) в, а, б

в) б, в, а

А11. Определи падеж имени существительного в словосочетании покрылось снегом?

а) дательный

б) предложный

в) творительный

А12. Найдите слитное написание слова.

а) (за) навеска

б) (с) полки

в) (из )леса

А13. Какая пара слов не является словосочетанием?

За темным лесом виднелось  голубое озеро.

а) за темным лесом

б) за лесом виднелось

в) виднелось озеро

Часть 2 (В)

1) Чудесен лес зимой. 2) Белый, пушистый, повис на ветках снег. 3) С вершин елей свисают смолистые шишки. 4) С ветки на ветку перелетает клёст с красной грудкой. 5) Тихо попискивают шустрые синицы. 6) Под деревьями залегли глубокие сугробы. 7) На пухлых сугробах хитрым узором написаны заячьи следы.  (По Н. Сладкову)

В1. Выпишите грамматическую основу второго предложения.

В2. Найдите предложение с однородными членами.

В3. Напишите номер предложения, в котором слово находится в творительном падеже множественного числа.

В4. Найдите в тексте слово, винительного падежа единственного числа.

 

Математика

(Дәреслек: Г.В.Дорофеева, Т.Н.Миракова. «Математика», башлангыч мәктәпләр өчен)

II сыйныф

I вариант

II вариант

1. Аңлатмаларның кыйммәтен исәплә

5 х 3 – 6                        12 : 4 +1615 – 7 + 9                      6 х 2 – 8 8 : 2 + 5                   15 : 3 + 84 + 7 – 11                 9 х 2 – 8

2. Мәсьәләне чиш

Әни бакчадан 17 яшелчә алып керде. Шуларның 5 се кишер, 6 сы кыяр, ә калганнары помидор. Әни бакчадан ничә помидор алып кергән? Койма буяу өчен, бабай 19 кг яшел, зәңгәр, ак буяу алып кайтты. Яшел төс – 9 кг, зәңгәр – 6 кг. Бабай ничә килограмм ак буяу алган?

3. Чагыштыр

2 х 5 … 9 : 3               5 л … 15 л – 5 л20 см … 2 дм             16 … 5 х 2 3 х 4 … 8 : 2                2 дм … 19 см17 кг … 10 кг              16 … 14 : 7

4. Мәсьәләне чиш

Китапханәдә 18 китапны киштәләргә тезеп куйдылар. Һәр киштәдә 9 китап булса, ничә китап киштәсе кирәк? Кибеттә 16 кг кишерне тигез итеп 8 пакетка салдылар. Бер пакетта ничә килограмм кишер?
5. Язулар дөрес булырлык итеп, буш урыннарга «+» һәм «–» тамгалары куй
15 … 9 … 3 = 3          6 … 8 … 7 = 7 3 … 15 … 4 = 4         4 … 7 … 8 = 3

 

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А1. 17 саныннан соң  нинди сан килә?

а) 16

ә) 18

б) 19

А2. 18 санына кадәр нинди сан  килә?

а) 15

ә) 19

б) 17

А3. 6 санын 16 га тутыр.

а) 9

ә) 10

б) 6

А4. Кимүче – 15, киметүче – 10, аерманы тап.

а) 4

ә) 3

б) 5

А5. Дөрес тигезсезлек 1… < 16 килеп чыксын өчен, нокталар урынына тиешле санны куй.

а) 7

ә) 6

б) 4

А6. 14 см лы кисемтә бирелгән. Ул 1 дм лы кисемтәдән озынмы?

а) әйе

ә) юк

б) белмим

А7. 18 = 8 + … мисалына  туры килә торган санны куй.

а) 5

ә) 10

б) 8

А8. Китап киштәсендә 10 китап бар. Әни тагын 3 китап куйды. Киштәдә ничә китап булды?

а) 7

ә) 13

б) 12

А9. Сызымда ничә фигура бар?

 татар обр

а) 3

ә) 4

б) 6

А10. Саннар рәтеннән иң кечкенә икеурынлы санны тап.

12, 16, 10, 20, 13, 15, 11

а) 20

ә) 10

б) 11

III сыйныф

 

I вариант

II вариант

1. Аңлатмаларның кыйммәтен исәплә

(28 + 7) – 8                 42 : 6 х 3

(26 + 24) : 5                80 – 5 х 949 – (7 + 29)              54 : 6 х 2

(62 — 47) : 3                60 – 4 х 9

2. Мәсьәләне чиш

3 кофта бәйләү өчен, 9 йомгак киткән. Шундый ук 8 кофта бәйләү өчен ничә йомгак кирәк булыр?4 чиләктә 24 кг бәрәңге бар. 54 кг авырлыктагы капчыкка шундый ук ничә чиләк бәрәңге салып була?

3. Мәсьәләне чиш

Беренче йортта 90 фатир, икенчесендә беренчесенә караганда 3 тапкыр кимрәк, ә өченчесендә беренче һәм икенче йортлардагы кадәр фатир. Өченче йортта ничә фатир?Кәримнең беренче альбомында 28 марка, икенче альбомында беренчесенә караганда 4 тапкыр кимрәк, ә өченчесендә беренче һәм икенче альбомнардагы кадәр марка. Кәримнең барлыгы ничә маркасы бар?

4. Чагыштыр

3 дм … 2 дм 9 см

1 сәг 10 мин … 65 мин

12 : 6 … 16:4

18 : 3 + 4 … 18 : 918 дм … 1 дм 7 см

63 мин  … 1 сәг 20 мин

20 : 4 … 15 : 3

3 х 4 : 2 … 24 : 8

5. Мәсьәләне чиш

Турыпочмакның иңе 13 см, ә буе 8 см га зуррак. Турыпочмакның периметрын тап.Актлар залының буе 15 м, ә иңе 6 м га кыскарак. Актлар залының периметрын тап.

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А1. 8 һәм 4 саннарының тапкырчыгышын тап.

а) 12

ә) 36

б) 32

А2. 24 саныннан 3 тапкыр кимрәк санны тап.

а) 6

ә) 7

б) 8

А3. Бүленүче – 28, өлеш – 4. Бүлүчене тап.

а) 6

ә) 8

б) 7

А4. 9 дан 3 тапкыр зуррак санны тап.

а) 12

ә) 27

б) 29

А5. Тапкырчыгыш – 42, ә икенче тапкырлаучы – 6, беренче тапкырлаучыны тап.

а) 6

ә) 7

б) 8

А6. 5 санын 6 тапкыр арттыр.

а) 11

ә) 35

б) 30

А7. Калдыклы бүлүне эшлә: 39 : 9.

а) 3 (кал. 12)

ә) 4 (кал. 3)

б) 3 (кал. 3)

А8. Гамәлләрне эшләү тәртибен билгелә: 62 – 4 х 7 + 32.

а)  х + –

ә) – х +

б) х – +

А9. Чагыштыр һәм  тиешле тамганы куй.

36 : 9 + 3 х 2 … (36 : 9 + 3) х 2

а) «<»

ә) «>»

б) «=»

А10. Чиләктә 8 л су, ә чүлмәктә 4 тапкыр кимрәк. Шундый ук ике чүлмәктә ничә литр су бар?

а) 2

ә) 4

б) 12

IV сыйныф

 

I вариант

II вариант

1. Аңлатмаларның кыйммәтен исәплә

4518 : 6

5038 х 9

520 – (300 + 140 : 7)

6 сәг 10 мин – 54 мин5194 : 7

3709 х 6

680 – (40 х 7 – 80)

2 м 7 дм – 124 см

2. Мәсьәләне чиш

А станциясеннән Б станциясенә автобус 45 км/сәг тизлек белән 3 сәг барган, ә Б станциясеннән С станциясенә 50 км/сәг тизлек белән 4 сәг барган. Автобус А станциясеннән С  станциясенә кадәр ничә километр юл үткән?Туристлар елга ярыннан шәһәргә кадәр атта 8 км/сәг тизлек белән 5 сәг  һәм 70 км/сәг тизлек белән 4 сәг машинада барганнар. Елга ярыннан шәһәргә кадәр ничә километр?

3. Мәсьәләне чиш

Яклары 2 см 5 мм, 45 мм булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап.Яклары 5 см, 65 мм булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап.

4. Чагыштыр

150 х 4 : 12 … 70

1 кг  – 515 г … 500 г

3 км 205 м  … 3250 м

10 сәг 8 мин … 35 мин53 мм … 2 см 5 мм

2 кг – 356 г … 800 г

2 сәг 3 мин … 203 мин

480 : 3 – 102 … 80

5. Һәр рәттәге саннарның нинди кагыйдәгә нигезләнеп төзелгәнен бел

һәм буш урыннарны тутыр

6780, 6782, 6784, … , … .

2870, 2760, 2650, … , … .2590, 2600, 2610, … , … .

39720, 37720, 35720, … , … .

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А1. 5424 һәм 3837 саннарының суммасын тап.

а) 9251

ә) 8261

б) 9261

А2. 4010 һәм 3632 саннарының аермасын тап.

а) 378

ә) 3782

б) 488

А3. Яклары 9 см һәм 6 см булган турыпочмаклыкның периметрын тап.

а) 15 см

ә) 54 см

б) 30 см

А4. 9 сәгатьтә ничә минут?

а) 900 мин

ә) 530 мин

б)540 мин

А5.  Чагыштыр һәм тиешле тамганы куй.

4 м 3 дм … 403 дм

а) «<»

ә) «>»

б) «=»

А6. Исәплә: 4 т 7 ц 5 кг – 9 ц 78 кг =

а) 3 т 6 ц 27 кг

ә) 3 т 7 ц 37 кг

б) 3 т 7 ц 27 кг

А7. 60 метрны 20 сантиметрга киметсәк, ничә була?

а) 40 м       ә) 59 м 80 см       б) 59 м 20 см

А8. Аңлатмаларның кыйммәтен тап.

360 – 120 х (192 – 189)

а) 0

ә) 120

б) 720

А9. Тапкырчыгышны табуның уңайлы юлын билгелә.

6 х 39 х 5

а) (39 х 5) х 6

ә) (39 х 6) х 5

б) (6 х 5) х 39

А10. Мәсьәләне чиш.

Остаханәдә 646 кеше эшли, шуларның 287 се – ир-атлар. Остаханәдә ничә хатын-кыз эшли?

а) 469

ә) 359

б) 369

II өлеш (В)

В1. Өч киштәдә барлыгы 95 китап. Беренче һәм икенче киштәләрдә барлыгы – 53 китап, икенче һәм өченче киштәләрдә 69 китап. Һәр киштәдә ничә китап булган?

В2. Тартмага 17 кг конфет сыя. 179 кг конфетны тартмаларга тутыру өчен, ничә тартма кирәк булыр?

В3. Алсу, Алия һәм Гүзәл яшел, кызыл һәм сары күлмәк кигәннәр. Алсу яшел дә, сары да күлмәк кимәгән. Гүзәл яшел һәм кызыл күлмәк кимәгән. Кызлар нинди күлмәк кигәннәр?

В4. Әкият китабы 296 биттән тора. Самат, башта көненә 24 әр бит укып, 7 көн укыган, аннары көненә 32 әр бит укыган. Әкият китабын Самат ничә көндә укып бетерә?

 

Әйләнә-тирә дөнья

(Дәреслек: А.А.Плешаков. «Әйләнә-тирә дөнья», татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)

Тест биремнәре

II сыйныф

I өлеш (А)

А1. Россиядә дәүләт теле булып кайсы тел санала?

а) татар

ә) рус

б) инглиз

А2. Кояш тирәли ничә планета хәрәкәт итә?

а) 7

ә) 1

б) 8

А3. Җирнең үз күчәре тирәсендә тулы бер әйләнеш ясау вакыты ничек атала?

а) тәүлек

ә) ай

б) ел

А4. Җил юнәлешен нинди прибор белән үлчиләр?

а) компас

ә) флюгер

б) термометр

А5. Россия Федерациясе Конституциясе көне –

а) 12 нче июнь

ә) 30 нчы август

б) 12 нче декабрь

А6. Көн белән төн тигезләшкән вакыт –

а) 23 нче сентябрь

ә) 23 нче октябрь

б) 23 нче ноябрь

А7. Иң зур, билгеле йолдызлык –

а) Аккош

ә) Зур Җидегән

б) Тимер Казык

А8.Нинди үсемлек турында сүз бара?

Теләсә кайда патша сыман

Киерелеп утыра,

Балаларын, кем кагылса,

Шуңа ияртеп җибәрә.

а) кычыткан

ә) бака яфрагы

б) тигәнәк

А9. Көз көне кайсы агач беренчеләрдән булып яфракларын коя?

а) каен

ә) өрәңге

б) усак

А10. Бу чәчәкләрнең кайсысы Татарстан гербында бар?

а) роза

ә) ромашка

б) лалә

III сыйныф

I өлеш (А)

А1. Күз белән күреп булмый торган тереклек ияләрен – бактерияләрне – кайсы прибор ярдәмендә күреп була?

а) бинокль

ә) телескоп

б) микроскоп

А2. Белемнең төрле тармакларына күзәтү тупланган китап –

а) сүзлек

ә) атлас

б) энциклопедия

А3. Ерак планеталар һәм йолдызларның серен кайда өйрәнәләр?

а) океанариум

ә) планетарий

б) музей

А4. Картада таулар нинди төс белән бирелә?

а) зәңгәрсу

ә) яшел

б) коңгырт

А5. Җир шарында ничә материк бар?

а) 5

ә) 7

б) 6

А6. Кеше кулы белән булдырылган ясалма матдәне билгелә.

а) табигый газ

ә) су

б) пластмасса

А7. Иң зур планета –

а) Сатурн

ә) Юпитер

б) Җир

А8. Металл табу өчен нинди чимал кирәк?

а) алюминий рудасы, гранит, тимер рудасы

ә) гранит, бакыр рудасы,алюминий рудасы

б) тимер рудасы, бакыр рудасы, алюминий рудасы

А9. Туклану чылбыры өзелмәсен өчен, хатаны тап.

а) имән, тычкан, бөркет

ә) имән, дуңгыз, ябалак

б) имән, тычкан, елан

А10. Суны кислород белән тәэмин итә торган тере «фильтр» –

а) балык

ә) әкәм-төкәм

б) моллюска

 

IV сыйныф

I өлеш (А)

А1. Россия Федерациясе Конституциясе кайсы елда кабул ителә?

а) 1993 ел

ә) 1998 ел

б) 1990 ел

А2. Россия Федерациясе гражданы үз хокукларын һәм бурычларын тулы күләмдә ничә яшьтән мөстәкыйль үти ала?

а) 14

ә)16

б)18

А3. Россия флагында төсләр нинди тәртиптә бирелгән?

а) кызыл, ак, зәңгәр

ә) зәңгәр, ак, кызыл

б) ак, зәңгәр, кызыл

А4. Россия Федерациясенең Төп законы –

а) Устав

ә) Конституция

б) Конвенция

А5. Безнең ил ничә ил белән чиктәш?

а) 13

ә) 18

б) 38

А6. Беловежа урманы (Беловежская Пуща) тыюлыгы кайда урнашкан?

а) Украина

ә) Россия

б) Беларусь

А7. Россиянең иң зур елгасы –

а) Днепр

ә) Кама

б) Енисей

А8. Россия территориясен ничә океан юа?

А) 3

ә) 6

б) 9

А9. Иң биек тау –

а) Саян

ә) Урал

б) Кавказ

А10. Арктика чүлләр зонасында яши торган хайваннар –

а) куян, төлке, бүре

ә) тюлень, морж, ак аю

б) керпе, морж, бүре

II өлеш (Б)

В1. Бу җәнлекнең яры канатлары бар. Көз көне, баштүбән асылынып, үзенең канатларына төренеп йокыга тала. Кайсы җәнлек турында сүз бара?

а) тиен

ә) ярканат

б) тычкан

В2. Кышын поляр төннәр, җәен поляр көннәр башлана. Рәттән берничә ай буена Кояш күренми. Кайчак поляр балкышларны күзәтергә була. Күктә ай яктырта, йолдызлар җемелди.

Текстта сүз Россиянең кайсы табигый зонасы турында бара?

а) тайга зонасы

ә) далалар зонасы

б) Арктик чүллекләр зонасы

В3. Торналар, аккошлар, ак ябалаклар, казлар, шөлдиләр. Бу кошларның кайсылары тундрадан җылы якка очып китми, кышны шунда уздыра?

а) шөлдиләр (кулик)

ә) ак ябалаклар

б) казлар

В4. Россиянең Кызыл китабына Кара диңгез буенда үсә торган кайсы үсемлек кертелгән?

а) җиләкле тиле нарат

ә) дөя чәнечкесе

б) себер нараты

Җаваплар

  Татар теле Русский язык Математика

Әйләнә-тирә дөнья

      СыйныфБирем II III IV II III IV II III IV II III IV
А1 б а ә б б а ә б б ә б а
А2 в ә а в в в б а а б б б
А3 а а а в в а ә б б а ә б
А4 б ә ә б а б б ә б ә б ә
А5 а ә б б в б б ә а б б ә
А6 в б ә в а б а б б а б б
А7 б ә б б в б ә ә ә ә ә б
А8 а ә ә б б а ә б а б б а
А9 б б   в б в б а б б ә б
А10 а а   б б б ә ә б б ә ә
А11           в            
А12           а            
А13           в            
В1     миңа     снег повис     I киштәдә 26 китапII киштәдә 27 китапIII киштәдә 42 китап     ә
В2     перчатка     2     11 тартма     б
В3     5     6     Алсу – кызылАлия – яшелГүзәл — сары     ә
В4     (без) атаячакбыз     на ветку     11 көндә     а
В5     5                  
В6     тамыр сүз                  
                         


Контроль-бәяләү материалларын Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияе башлангыч сыйныф укытучылары Алсу ДАУТОВА, Диләрә ХӨББЕТДИНОВА, Илиза АХУНОВА, Лилия ВӘЛИЕВА, Нурсия КАМАЛОВА әзерләде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *