Татар теле – дуслык теле

(Сыйныфтан тыш чара)

Гөлнара ИДИЯТУЛЛИНА,

Түбән Камадагы 26 нчы урта мәктәпнең I нче квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимов үз заманында: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, – дигән. Аның бу сүзләре бүген дә бик актуаль. ФДББС таләпләре буенча белем бирүнең төп максаты – укучыга белем, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль белем алырга һәм тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Бу максатны үз эченә алган инновацион технологияләрнең берсе – тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Тәнкыйди фикерләү технологиясе – мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, анализлау, чагыштыру, бәяләү. Башкаларның фикерләрен тыңлау, бәяләү, чагыштыру. Төрле дәлилләр нәтиҗәсендә үз фикереңне тудыру. Шушы технологиягә нигезләнеп төзелгән сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсен 5-6 сыйныфларда кулланырга мөмкин.

Чаранаң максатлары:

  1. Татар теленең дөнья телләре арасындагы ролен билгеләү.
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
  3. Төрле милләт вәкилләре арасында дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү.

Чара барышы

  1. Оештыру – мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, –

Диеп сезгә эндәшәм!

Бүген без тапшыру әзерлибез,

Исеме “Мин татарча сөйләшәм!”

  1. Актуальләштерү

Укытучы. Татарстан шәһәрләрендә, мәктәпләрендә ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үткәрелә. Бүген без шул турыда сөйләшербез. Бергәләшеп шул чараны әзерләрбез, аралашырбыз.

– Сез төркемләп утырасыз. Төркемдәге һәр кеше җавап бирергә тиеш. Җавап бирә алмаганга төркем булышырга тиеш. Һәр төркемнең үз җаваплы кешесе дә бар. Җаваплы кешеләр үз төркемендә эшне оештырырлар.

1 нче төркем интервью алырга, 2 нче төркем мәгълүмат тупларга, 3 нчеләр репортаж ясарга тиеш булалар.

Игътибарлы булыгыз! Мин сезгә уңышлар телим!

III. Уку мәсьәләсен кую

Теманы чыгару.

Укытучы. Тапшыруның исеме ничек булыр икән? Әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле.

– Татарстанда дәүләт телләре нинди? (Рус һәм татар.)

– Татар телен өйрәнү кирәкме? Ни өчен кирәк?

(Бер-берең белән аралашу, дус яшәү, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү ярдәмләшү, бердәм булу өчен.)

– Кешеләр арасындагы мондый мөнәсәбәтне ничек атала? (Дуслык.)

«Идеяләр кәрзине» алымы

Укытучы. Дуслык нәрсә ул? (Дуслык – аралашу, дус яшәү, хөрмәт итү, ярдәмләшү, бердәм булу, бер береңне аңлау.)

– Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез? (Дуслык турында.)

– Димәк, тапшыруыбызның исеме – “Татар теле – дуслык теле”. Бүген татар телендә дуслык турында сөйләшербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Шәһәребезнең “Шатлык” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырдык. Шатлык – нәрсә дигән сүз ул? (Радость)

– Синонимнары нинди? (Куаныч, сөнеч.)

– Дуслар белән очрашу, аралашу һәрвакыт шатлык. Без дә хәзер дусларыбыз белән аралашырбыз.

1 төркемгә «Гади һәм катлаулы сораулар» алымын кулланып дусларыннан интервью алырга кирәк булыр.

Гади сораулар Катлаулы сораулар
Синең дустың бармы? Дус булу өчен, нинди булырга кирәк? (Дуслыкның кадерен белә торган кеше булырга кирәк)
Алар нинди милләт кешеләре? Халыклар, илләр арасындагы дуслыкны ничек аңлыйсыз?

(Бер-берен аңлап, ярдәм итүче, тыңлаучы һәм аңлый белүче)

Сез бергә нишлисез? Дус яшәр өчен нишләргә кирәк?

(Бер- береңне хөрмәт итәргә, аңларга кирәк)

– Телне өйрәнүгә этәргеч сәбәпләр нинди булырга мөмкин?

«Проблемалар тәгәрмәче» алымы

1) тәрбия җитмәү проблемасы;

2) дус яшәргә теләмәү проблемасы;

3) телне өйрәнергә теләмәү проблемасы;

4) телнең киләчәге юк дип уйлау проблемасы.

– Ничек уйлыйсыз, әлеге проблемаларны ничек чишеп була?

2 төркем «Буталган логик чылбырлар» алымы ярдәмендә урыннары буталган сүзләрдән җөмләләр төзи.

  1. Җир йөзендә дуслык булсын өчен, илләр һәм халыклар бер-берсен хөрмәт итәргә тиешләр.
  2. Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә.

– Димәк, аралашу теле нинди тел? (Дуслык теле)

3 төркем «Ачкыч сүзләр нигезендә хикәя-күзаллау» алымын кулланып бирелгән сүзләрдән монолог төзеп, репортаж ясый.

Дуслык, очрашу, халыклар, телләр, бәйрәм, шәхесләр, татарча сөйләшәбез, йорт, аңлашабыз.

“Синквейн” алымы

  1. Татар теле.

Бөек, куәтле.

Сөйләшәбез, яратабыз, уйланабыз.

Бөтен җир шарына сибелгән.

Тукай теле.

  1. Татар теле.

Кирәкле, бай.

Кулланыла, аралашабыз, хөрмәт итәбез.

Татар теле Татарстанда өйрәнелә.

Шагыйрьләр теле.

  1. Татар теле.

Матур, милли.

Өйрәнелә, моңландыра, шатландыра.

Икенче дәүләт теле.

Дуслык теле.

  1. Рефлексия

Укытучы. Татар теле никадәр бай, матур, үзенчәлекле, серле. Аның сере нәрсәдә?

1) Аралашу барышында туган дуслыкта.

2) Кешене ягымлы сүзләр җылыта, дуслаштыра.

Укытучы. Ягымлы сүзләр безне үстерә, канатландыра. Дуслык – ул матур мөнәсәбәтләр. Димәк, менә шушы матурлык яшәсә, телебез дә, җиребез дә яшәр. Бүген без нинди телдә сөйләштек? (Татар телендә.)

– Нәрсәләр эшләдек? (Татарча матур итеп сөйләштек, аралаштык, аңлаштык.)

– Сезгә “Татарча өйрәнәбез!” акциясендә катнашкан өчен бүләкләр тапшырабыз!

  1. Йомгаклау

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без – күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр.

Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә.

“Дуслык” сүзе булсын безнең

Телебездә”, – дип язган танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *