Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр

Гөлназ ӘХТӘМОВА,

Казан шәһәре 175 нче урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Мөгаллимнәр алдында үтә дә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, туган телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту зарур. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр куллану планлаштырылган нәтиҗәгә китерә. Мәсәлән: информацион, шәхескә юнәлтелгән, коммуникатив, уен, проблемалы укыту, иҗади үсеш, критик фикерләүне үстерү, проект технологияләре.

Заман мәктәбен информацион технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Алар нигезендә укучыларның укуга кызыксынуы арта, дәрестә эш формалары төрлеләнә, тиз арада белем һәм күнекмәләрен тикшереп алу мөмкинлеге туа, барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тоту, укучыларны эзләнергә мәҗбүр итә.

Электрон белем чыганаклар уку-укыту системасының аерылгысыз бер тармагы. Болар: «Тукай дөньясы» сайты, еdu-tatar.ru, «Электрон китапханә», «Татар иле», «Татар телле заман» сериясе, «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе, «Татармультфильм» берләшмәсе, укытучыларның шәхси сайтлары.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм эшчәнлеген формалаштыруга, телгә өйрәтүгә лингафон кабинеты әһәмиятле роль уйный. Лингафон кабинетында сүзләр, диалоглар, текстлар диктор укуында тыңланыла. Эш барышында әйтеп карау һәм чагыштыру укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта. Тәкъдим ителә торган эш төрләре: текстка сорау кую, исем уйлау, текстны дәвам итү. Дәрестә укытучы укучы белән элемтәгә керә ала, шул ук вакытта укучылар үзара парларда һәм төркемнәрдә эшли. Диалог һәм монологлар яздыру, төрле типтагы тестлар һәм контроль эшләр – Бердәм дәүләт республика тестына әзерләнүгә зур ярдәмлек.

Татар телен ана теле буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда шәхескә юнәлтелгән технология зур әһәмияткә ия. Аларның асылы – укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү. Шәхескә юнәлтелгән технологиянең төп принциплары – ул укучының уйлау сәләтен үстерү һәм иҗат итү. Әдәбият дәресләрендә нинди генә әсәр укырга туры килмәсен, укучы әсәрне үзе аша үткәреп тоемлый. Уйлау фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, әсәрне дәвам итү кебек эш алымы бик отышлы. Мәсәлән: Флүс Латыйфи «Аяклы каза» хикәясен анализлаганнан соң, сез әсәрне ничек язып бетерер идегез дигән тәкъдим ясала. Җаваплар төрле, ләкин һәр укучының варианты кызык. Фикерләр төрлелегеннән укучыларда кызыксыну, иҗатка тартылу хисе өстенлек итә. Һәр укучы үз вариантын тәкъдим итеп, сыйныфташлары белән уртаклашасы килү – матур әдәбиятны укуга төпле адым.

Коммуникатив технология, ягъни аралашуга өйрәтү технологиясе. Күнегүләр системасы аралашуга корылган. «Пресс» методы әдәбият дәресләрендә иң уңышлы методларның берсе дип саныйм. Ул әсәрне укыганнан соң кулланыла. Бу метод 4 этаптан тора. Ринат Мөхәммәдиевның «Күңел күзе» хикәясе нигезендә карап китик.

  1. Үз фикереңне әйт. Мин хикәядәге Зөфәр абый күрә дип уйлыйм.
  2. Фикереңне дәлиллә. Чөнки ул һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли.
  3. Фикереңне расла. Мәсәлән, болындагы печәнне дә пөхтәләп тигез рәтләргә сала, гармунда өздереп уйный, тәрәзә йөзлекләрен, капкаларны бизәкләгән, алты-җиде төрле роза гөле дә үстерә.
  4. Гомумиләштерү, нәтиҗә. Димәк, кешедә маңгай күзеннән тыш, күңел күзе белән тоя ала дигән нәтиҗәгә килә алабыз.

Бу алым, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстереп, сөйләмгә этәрә.

Фаразлау алымы – ул булачак вакыйгага үз фаразларыңны белдерү .Сезнең алдыгызда әдәби әсәрләр исемлеге. Бирелгән әсәр атамасын ачыклау максатыннан: «Бу әсәр нәрсә турында булыр?» — дигән сорау куела.

«Ачкыч сүзләр» алымы да аралашуга нигезләнгән. Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укучылардан бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзетеп карау. Мәсәлән: Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасына ачкыч сүзләр. Кулъяулык, егет, яучы карчык, револьвер.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясенә ачкыч сүзләр. Хәрәмләшү, колын, Сабантуй, ат чабышы. Укучыларның тәкъдим ителгән вариантлары чыганак текст белән чагыштырыла.

Уен технологиясе дәреснең төрле этабында кулланыла ала. Исемнәрнең килеш категориясенә туры килгән уенны карап китик. Бу уенда эзлекле рәвештә 6 укучы катнаша. Һәр укучы алдагы укучының җөмләсен кабатлап, үз җөмләсен өстәп әйтеп бара. Мәсәлән: ямьле яз җитә. Язның кояшы якты. Мин язга сокланып карыйм. Бөтен кеше язны ярата. Яздан соң җәй башлана. Язда яхшы кәеф.

Бу уен, беренчедән, иҗади фикерләү сәләтен, икенчедән, танып-белүне таләп итә.

Бүгенге көндә уен технологиясендә квест алымы бик популяр. Квест бүлмәләр шәһәр урамнарында, музейларда, төрле үзәкләрдә дә оештырыла. Ул – инглиз сүзе, маҗаралы уен, эзләнү, адымлап биремнәрне үтәү дигәнне аңлата. Адымнарда мондый биремнәр булырга мөмкин: дүрт рәсемнән бер сүз табу, ребус чишү, төшеп калган, яки артык сүзне билгеләү, хәрефләр җыелмасыннан сүзне табу һәм башкалар. Шулай ук, әдәбият, мәдәният өлкәләрендә тирән эз калдырган шәхесләр иҗаты буенча да квест алымын кулланырга була.

Проблемалы укыту технологиясенә тукталыйк. Мондый ситуация проблемалы сораулар ярдәмендә тудырыла.

Мәсәлән, Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасына проблемалы сорау:

– Ана белән бала арасында нинди мөнәсәбәт була?

Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча сорау:

– Чын табиб нинди булырга тиеш?

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча:

– Бәхетле гаилә нинди була?

Иҗади үсеш технологиясе өч өлештән тора. Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Бу технология нигезендә, тәлгәш, балык һәм башка алымнар куллану нәтиҗәле.

Критик фикерләү технологиясе проблемалы укыту методикасына нигезләнгән.«Блум сораулары», «Тукталыш ясап уку» алымнары, «Чуалган логик чылбыр», «Инсерт» алымнары отышлы.

Сезгә «Тематик алфавит» алымын тәкъдим итәм. Бу алым билгеле бер бүлекне йомгаклаганда отышлы. Мәсәлән, морфология бүлегендәге мисалга тукталып узыйк. Таблицаның һәр шакмагына хәрефләр куела. Укучы бирелгән темага шул хәрефкә башланган сүз, сүзтезмә, терминнарны яза, әсәрләр геройларын да кулланырга мөмкин. Бу алым аркылы укучыларның зиһене, хәтере ныгый, уйлау сәләтләре эшкә җигелә.

Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерүгә булышлык итә торган технологияләр шактый.

Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *