Татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы – аралашу

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы 

Миләүшә ХӘСӘНОВА,

Мөслим районы Вәрәшбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Педагогик стажы – 18 ел

 

…Аралашу – җир йөзендә иң зиннәтле байлык.

Антуан де Сент Экзюпери

Һәркемнең туган теле бар. Кемдер беренче сүзен татар, кемдер рус, кемдер мари, ә кемдер үзбәк телендә әйтә. Ә бишектәге сабый нинди телдә сөйләшергә кирәклеген беләме соң? Белә әлбәттә, ул инде әнисенең карынында ук үз милләтенең нинди булуын чамалый. Тел проблемасы элек-электән көн кадагындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган. Җәмгыятьтә булган үзгәрешләр көннән-көн катлаулана, һәр милләт вәкиле үз телен саклап калу турында баш вата. Әйтик, районыбызда өч мари авылы бар, ләкин чиста мари телен белүче кешеләр юк икән. Ә татар районы саналган Мөслимебездә, елдан ел мәктәпләрдә татарча укыту бетеп бара, бетү генә түгел, балалар татар телен белмичә мәктәпкә киләләр. Уйлап карасаң, буыннан-буынга сакланып килгән сөйләшү, аралашу диалектлары көннән-көн үзгәрә, гел башка ызан яра түгелме? Бүгенге көндә чиста татар телендә сөйләшә белүче бармы соң, булса да бармак белән генә санарлыктыр.

I сыйныфка укырга килүче балалар әлифба китабындагы рәсемнәрнең атамаларын әйтеп бирә алмыйлар. Бу бит гап-гади, көндәлек тормышта кулланыла торган чиләк, ат, калак кебек сүзләр. Ә аларга андагы чыбыркы, көянтә, дага рәсемнәрен күрсәтсәң, бөтенләй ушлары китә. Моны нәрсә белән аңлатырга? Дөресен генә әйткәндә, балалар белән аралашу юк, әти-әнинең улына яки кызына эш коралларының нәрсә өчен кулланылганын аңлатып торырга вакыты юк, балаларга эш кушу – бүген кыргыйлык. Сәбәбе: пычранырлар, киселерләр, бәрелерләр, имгәнерләр һ.б. Ә чормада эленеп торган көянтә, шүрлектә яткан чыбыркы турында, ул вакыты булса да, сөйләп тормый, чөнки ул әйберләрнең берсенең дә кирәге юк. Замана башка: су краннан ага, сыер асрау модада түгел, ат урынына һәр йортта өчәр машина. Бар эш тә автоматлаштырылуга карамастан, әти-әниләрнең балалары белән шөгыльләнергә, сөйләшеп утырырга «вакытлары юк». Ә ул вакыт кая соң? Ә ул вакытны телефон, интернет ала. Хәтта, чәчләренә чал төшкән әби-бабайлар да, үзалларына елмая-елмая, телефонга текәлеп утыралар. Ә балага: «Кит әле моннан, комачаулама!» – дигәннән ары сүз юк. Шулардан чыгып, нәтиҗә ясап карыйк. Аралашу булмагач, телне ничек саклап калабыз соң? Телне гаиләдә генә саклап калып булмый, телне мәктәптә, балалар бакчасында өйрәтергә кирәк. Ә ничек? Бүген төп басым шушы сорауга ясала. Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасын ничек уйлап табарга? Заманабыз башка, бар нәрсә интернет чыганакларга, компьютердагы рәсемнәргә, схемаларга корылган. Заманадан артта калмас өчен, авыл балаларының игътибарын булдыра алган кадәр экраннарга юнәлтергә тырышабыз. Ләкин, минем фикеремчә, бу дөрес түгел. Экран сөйләшергә түгел, ә киресенчә авызыңны йомып, эндәшмичә утырырга өйрәтә. Бүген интернет чыганакларда тел өйрәтүнең төрледән-төрле ысулларын тәкъдим итәләр. Хәтта, 2-3 көн эчендә кытай телен дә өйрәнеп булуына ышандыралар. Үз телен камил белмәгән балага кытай теле ник кирәк? Мисал өчен, күршедәге сабыйга әнисе инглизчә сөйли, имеш баласыннан туу белән үк «англичанин» ясамакчы. Нәтиҗәсе беләсезме ничек бетте, бала 3 яшькә кадәр ни «әни» дип, ни «mother» дип әйтә алмады. Телләр белү зыян итми, шулай да берне бәр, берәгәйле бәр дигәнне онытмаска кирәк.

Авылыбызга соңгы ике дистә ел эчендә, чит җирләрдән төрле милләт кешеләре күченеп кайтты. Мәктәптә, укучылар арасында, элеке унбиш союздаш республиканың ким дигәндә җидесе бар. Аралашу телебез татарча, ләкин балалар телне белмиләр, килешләрне дөрес кулланмыйлар, күбрәк русча фикерлиләр, җөмләләрне рус стилендә төзиләр. Шунысы да кызык, әти-әниләренең туган телен дә белмиләр. Ә без укытучылар ике яр арасында калган көймә кебек, уңга-сулга чайкалабыз. Безнең бурыч, чайкалып утыру түгел, бар көчне биреп, агымга каршы йөзәргә кирәк. Баланы татар телендә сөйләшергә, татарча хатасыз язарга өйрәтергә тиешбез. Шуңа күрә дә, дәресләр кызыклы, дәрестән тыш чаралар мавыктыргыч узсын өчен, без заманча алымнар кулланабыз, ягъни квестлар, брейн-ринглар уздырабыз. Ләкин традицион алымнарны да читкә этәрү дөрес булмас, минемчә. Бала дәрестә алганнарны өй эшләрен башкарып ныгыта. Ә мин үзем өйгә эшне иҗади якын килеп, ягъни дәреслектән түгел, ә әдәби китаплардан бирергә тырышам. Нәтиҗәсе дә бар: укучылар эзләнә, мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Әдәби әсәрнең бер җөмләсен генә булса да укып чыга, үзенә кирәкле сүзне табып, анализлый, хатасыз һәм дөрес итеп язарга өйрәнә. Шунысын әйтеп китү комачау итмәс: китап уку – сүзлек байлыгын арттыра, иҗади фикерләү сәләтен үстерә.

Авыл халкы элек-электән канатлы сүзләр (фразеолик әйтемнәр) кулланып сөйләшкән. Ә замана баласы аларның мәгънәсен аңламый, хәтта аңларга да теләми. Ни өчен? Чөнки гаиләдә һаман да шул бер проблема, аралашу юк. Шуны күз уңында тотып, мин укучыларым өчен «Каурый каләм» түгәрәге оештырдым. Без анда төрле бәйгеләр, китап укучылар конференцияләре оештырабыз, татар халкының гореф-гадәтләре булган милли бәйрәмнәрнең тарихын өйрәнәбез, «Сөмбелә», «Нардуган», «Нәүрүз», «Карга боткасы» кебек бәйрәмнәрне ел саен авыл халкы белән зурлап уздырабыз. Шулай ук ел саен бер пьесаны сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим итәбез. Видеоязмага төшереп, конкурсларга җибәрәбез һәм призлы урыннар яулыйбыз. Безнең «Каурый каләм» түгәрәгенең Республика балалар һәм яшүсмерләр театры фестивалендә лауреат исеме, «Татарстан талантлары» республика балалар иҗади конкурсында «Театр сәнгате» номинациясендә 2 нче урын, «Театр театр инде» III Республика сәнгать конкурсында III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнүе шуның нәтиҗәсе. Болай караганда, гади генә саналса да, мин боларны татар теленә өйрәтүнең креатив ысулына кертер идем. Чөнки бала беренчедән аралаша, икенчедән сәхнә әдәбенә өйрәнә, өченчедән әдәби геройлардан гыйбрәт ала.

Авыл мәктәбе, авыл җире балаларны башкача тәрбияли дисәк тә, хәзер замана бөтенләй башка юнәлеш алды. Чөнки кешеләрнең дөньяга карашы башка, гаиләләрдә тәрбия башка, ә без моның белән килешмичә булдыра алмыйбыз. Ә шулай да, аралашу кирәк, җәмәгать!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *