Таяну ноктасы

(Һөнәр сайлауга багышланган дәрестән тыш эшчәнлек. IX сыйныф)

Раушания НИЗАМБИЕВА,

Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе

 

 Максат:

– укучыларга һөнәрнең кеше тормышында бик мөһим урын тотуын төшендерү, тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү;

– Р.Фәхреддин, К.Насыйри кебек күренекле татар мәгърифәтчеләренең педагогик тәгълиматларына таянып, һөнәр сайлауга җитди караш формалаштыру;

– һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бурычлар: укучыларны һөнәр сайлаганда очрарга мөмкин булган ялгышларны аңларга өйрәтү, мөһим шәхси үзенчәлекләрне истә тотарга кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау: презентация, кызыл, яшел, ак төстәге карточкалар; ак, сары, кара, яшел, зәңгәр эшләпә, таяклар.

Үткәрү формасы: «Таяну ноктасы» тапшыруына нигезләнеп оештырылган эшлекле уен. Экспертлар ролендә ата-аналар катнашырга мөмкин.

Сыйныф сәгатенең барышы

  1. Мотивлаштыру. Оештыру

Алып баручы. Хөрмәтле катнашучылар, эшчәнлегебезне башлар алдыннан күренекле шагыйрь Г.Кандалыйның түбәндәге гыйбрәтле сүзен искә төшерик:

Якутлар табыладыр вакыт берлән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән.

Нәтиҗә: вакытның кадерен белеп эшләү мөһим.

Сыйныф сәгатенең төп дүрт кагыйдәсен истә тотарга кирәк:

  1. Һәр бәхәсле мәсьәләдә таяну ноктасы була. Шул турыда онытмаска кирәк.
  2. Проблеманы чишүнең юллары берничә. Иң җитди юлны сайлап ала белү мөһим.
  3. Эш барышында яңгыраган төрле фикерләрне тыңлап, берсен сайлап алырга һәм өстәлдәге «Тормыш дәфтәре»нә теркәп барырга тиешсез.
  4. Экспертлар чыгышыннан соң, бәхәсле мизгелләрдә килешү-килешмәвегезне сорау һәм аргументлар ярдәмендә дәлилләргә мөмкин.
  5. Максатны билгеләү. 1 нче слайд

(Музыка яңгырый.)

Алып баручы. Хәерле көн. Эфирда – «Таяну ноктасы» тапшыруы. Бүгенге тапшыруда Тирсә урта мәктәбенең IX сыйныф укучылары һәм, тапшыруыбыз экспертлары булып ата-аналар, укытучыларыбыз катнаша. Эшчәнлек төркемнәрдә һәм парларда оештырыла. Әйдәгез, парларга берләшкән укучылар эшчәнлеген ачыклыйк.

1 нче пар. Без – ак эшләпә астында эшләүчеләр – һөнәрләр турында статистик мәгълүматлар бирүчеләр.

2 нче пар. Без – сары эшләпә астында эшләүчеләр – һөнәрләр турында уңай фикер белдерүчеләр.

3 нче пар. Безкара эшләпә астында эшләүчеләр – һөнәрләр турында тискәре мәгълүмат җиткерүчеләр.

4 нче пар. Без – кызыл эшләпә астында эшләүчеләр – һөнәрләргә эмоциональ яктан якын килүчеләр,

5 нче пар. Без – яшел эшләпә астында эшләүчеләр – иҗади төркем.

6 нчы пар. Без – зәңгәр эшләпә астында эшләүчеләр – һөнәрләр турында сөйләшүгә нәтиҗә ясаучылар.

Алып баручы. Бүгенге тапшыруда катнашучы экспертлар һөнәр сайлауда туган бәхәсле проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәкләр. Димәк, эшчәнлек төрләре ачыкланды. Бүгенге тапшыруның темасы: «Һөнәр сайлау җиңелме?» 2 нче слайд

Алып баручы. Укучылар, эшчәнлегебезнең максат һәм бурычларын билгелик.

1 нче пар. Бүгенге көндә кирәк булган профессияләр турында мәгълүматлы булу кирәкме?

2 нче пар. Кайсы һөнәрләр мөһимрәк?

3 нче пар. Киләчәктә дәүләт өчен кирәкле булмаган профессия сайлауның нәтиҗәсе ничек булыр?

4 нче пар. Кеше язмышында һөнәрнең урыны ни дәрәҗәдә?

5 нче пар. Һөнәр сайлаганда, кайсы ялгышлардан сакланырга кирәк?

6 нчы пар. Һөнәр сайлауда таяну ноктасын билгели белү мөһимме?

Алып баручы. Укучыга заман үз таләпләрен куя. 3нче слайд

Күренекле татар мәгърифәтчесе Р.Фәхреддинның «Тәрбия кылуның максаты балаларыбызны безнең ярдәмнән башка яшәргә өйрәтүдән гыйбарәт» дигән сүзләре бүген бигрәк тә актуаль яңгырый. Балаларның үзләренә тиешле юнәлешне сайлап, тормышта лаеклы урын алулары җәмгыять өчен бик мөһим. Һөнәр сайлауда проблемалар да, бәхәсле мизгелләр дә күп. Һәр бәхәстә таяну ноктасы була. Экспертлар! Сез яшьләргә һөнәр сайлаганда туган бәхәсле проблемаларны чишеп, таяну ноктасын табарга ярдәм итәрсез. (Экспертлар турында мәгълүмат бирелә.) 4 нче слайд

III. Проблемалы сорауга җавап эзләү. (“Таяну ноктасы”н билгеләү)

4 нче пар. Бәхәсебезне шигъри юллар белән башларга тәкъдим итәбез.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына,

Көтәр безне матур киләчәк.

Алып баручы. Алда юллар күп, ничек итеп дөрес һөнәр сайларга?

1 нче пар. (Проблеманы ачыклыйбыз.) Статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 25 мең вакантлы урын бар, әмма 18,5 мең кеше тәкъдим ителгән җиргә урнаша алмый, чөнки алган белеме әлеге профессияләргә туры килми.

Алып баручы. Бүген югары белем алган күпме яшьләр тормышта үз урынын таба алмый. Бу проблеманы ничек чишәргә? Бәлки, нәкъ менә эшче һөнәрен үзләштерү кирәктер. Эшче буларак та югары үрләр яуларга мөмкиндер бит? Экспертлар, сез бу фикер белән килешәсезме?

Экспертлар чыгышы. (Яңа Бәзәкә авылы фермерлары Раушан Хикмәтуллин белән Дилүс Ямалиев, урта һөнәри уку йортын тәмамлап, туган авылларында фермерлык эшчәнлеген ничек оештырулары турында сөйлиләр.)

Алып баручы. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Тәрбия китабы»нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк. 5 нче слайд

«Әй, җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр – ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй, угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал». Һөнәрнең кеше тормышында нинди урын тотуы турында фикер алышырбыз. Сез бу фикерләр белән килешерсезме, юкмы?

3 нче пар. Ә безгә кайда һәм нинди белем алырга? Нинди һөнәр үзләштерергә соң?

Статистика мәгълүматы (вакытлы матбугаттан алынды). Бүген республикабызның төзелеш оешмаларына 701 бетончы кирәк, тик 4 кеше генә бу эштә эшләргә тели. Казанда гына да 188 кеше бухгалтер булып эшләү теләге белдерә, ә вакансия урыны – нибары дүртәү. Белгечлеге буенча икътисадчы булган 56 кеше бүгенге көндә эшсез, буш урын бары тик өчәү генә.

Алып баручы. Проблеманы ничек чишәргә? (Экпертлар фикере тыңлана. Нәтиҗә ясала.)

2 нче пар. «Язмыш кулы» дигән тренинг уенын уйныйк. (Уенда катнашучылар, профессия исемнәрен язып, капчыкка салалар. Аннан соң, язганга карамыйча гына, бер-бер артлы үзләренә һөнәр сайлыйлар.)

6 нчы пар. Нәтиҗә ясыйк: һөнәрне очраклы рәвештә генә сайларга ярамый.

Алып баручы. Һөнәр сайлаганда, һәрнәрсәдә мәгълүматлы булу сорала. Һөнәр сайлаганда, нәрсә турында уйлыйбыз, нинди факторларга, төшенчәләргә, принципларга игьтибар итәбез?

1 нче парда эшләүчеләр:

– хезмәт шартлары, эш хакының күләме;

– һөнәрнең популярлыгы; әһәмияте;

– сәләт; эшнең күңелгә ятуы;

– әти-әни, туганнар, дуслар киңәше; син сайлаган һөнәргә җәмгыятьтә ихтыяҗ булу.

2 нче парда эшләүчеләр. Һөнәр сайлаганда, өч төп төшенчәне онытмаска кирәк. Болар – телим, булдырам, кирәк.

3 нче парда эшләүчеләр. Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:

1) шәхси кызыксыну;

2) гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, хисапчы, хәрби хезмәткәр, механизатор яки башка һөнәр иясе булырга мөмкин.)

3) укудагы уңышлар;

4) һөнәрнең җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (Җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә.)

5) укырга керү өчен мөмкинлекләр булу.

Алып баручы. Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланамы? Аларның фикерләрен ачыклау максатыннан, анкета сораулары бирелгән иде. 6 нчы слайд

  1. Киләчәккә нинди һөнәр сайлар идең?
  2. Ни өчен бу һөнәрне сайларга телисең?
  3. Карарың әти-әниеңнең фикере белән туры киләме?
  4. Кайсы мөһимрәк: а) кызыклы эшме; ә) күп акчамы; б) югары дәрәҗәме?
  5. Югары белем алырга телисеңме?
  6. Ни өчен югары белем алырга телисең:

а) армиягә бармас өчен; ә) күп акча эшләү өчен; б) яхшы укыйм; в) әти-әни тели.

(Анкета нәтиҗәләре тикшерелә.)

Алып баручы. Сайлаган һөнәрләр бүгенге хезмәт базарында кирәкле профессияләр белән туры киләме?

1 нче пар. Интернеттагы рәсми сайтлардан алынган мәгълүматларга  караганда, соңгы елларда 50 меңгә якын төр һөнәрнең популяр булуы билгеле. Бүген Татарстанда яшьләрнең күбесе югары белем алырга тели. Ә республика икътисады, югары белемле белгечләрдән бигрәк, нәкъ менә эшче кулларга кытлык кичерә.

5 нче пар. Без туган төбәгебезгә кирәкле булган һөнәрләр турында белер өчен авыл башлыгы, район советы депутаты Рафил Рәсим улы Закировка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «Авыл хуҗалыгы районы буларак, безнең Әгерҗе төбәгендә махсус белемле табиблар, ветеринария белгечләре, агроном, зоотехниклар җитешми. Заманча техника белән идарә итәрлек механизаторлар, токарьлар, төзелешкә – төзүче-инженерлар, электриклар кирәк. Безнең җирлеккә шулай ук сыер савучы, шофёр, механизаторлар да җитешми.

Алып баручы. Димәк, дәүләт өчен кирәк булмаган һөнәр алыргамы яки киләчәктә сорала торган белгечлеккә ия булыргамы? Проблеманы ничек чишәргә?

Экспертлар. Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арта. Бүген җәмгыятькә заманча белемгә ия булган, алдан күрүчән, тиешле вакытта мөстәкыйль карарлар кабул итә торган, үзара хезмәттәшлеккә сәләтле, оешканлыгы белән аерылып тора торган кешеләр кирәк.

Алып баручы. «Татарстан Республикасында 2017–2023 елларда иң кирәкле профессияләр исемлеге» белән танышырга тәкъдим итәбез. Әлеге исемлеккә һөнәри урта белемгә ия булган 135 белгечлек кертелгән. 8 нче слайд

3 нче пар. Яшьләр арасында еш яңгыраган фикерләргә тукталыйк. 9 нчы слайд

  1. Профессия сайлау кесә калынлыгына бәйле.
  2. Ныклы белемгә ия булырга һәм һөнәр сайлау өчен иң яхшы югары уку йортын сайларга кирәк.
  3. Иң дөресе: акчалы эшкә урнашырдай белем алу мөһим.
  4. Профессияне әти-әниләр фикеренә таянып та сайлап була.

– Хөрмәтле экспертлар, безгә бәхәсле проблеманы чишү юлларын тәкъдим итсәгез иде.

Экспертлар чыгышы. (Шәхси эшмәкәрләр Фәйзрахман Әсәнбаев, Дилүс Ямалиев, хисапчы Налия Шакирова, югары квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучы Ләйсәния Мусина фикерләре тыңлана. Һәр катнашучы үз профессиясенең кирәклеген, әһәмиятен дәлилләп күрсәтә.)

  1. Рефлексия

Алып баручы. «Кәсебегез азлыгыннан яки күп файда күрә алмаганыгызга оялмагыз, тырышканнан соң файда азлыгы гарьлек түгел, бәлки ялкаулык, кәсеп белмәгәнлек гарьлектер», – дип язган Риза Фәхреддин.

Нәтиҗә. Һәр һөнәр тырышлык таләп итә.

Алып баручы. Гомуми нәтиҗә ясыйк: профессияне ничек сайларга һәм нәрсәне таяну ноктасы итеп алырга? (14 нче парларның фикерләре тыңлана.)

5 нче пар. Нинди һөнәр сайларга?

Йомгаклау сүзебезне халыкта йөргән бер риваять белән әйтеп үтәргә телибез:

Бер картның өч улы булган. Балаларына һөнәр сайлатыр алдыннан, барысына да таяк тоттырган да:

 – Шушы таяклардан ни дә булса ясап китерегез, – дигән.

Бераздан өлкән улы килеп җитә. Ул таягын бик матур сырлап, камчы сабы эшләгән.

 – Улым, синең мал җанлы икәнлегеңне күреп, сизеп йөри идем. Туплаган мал-туарның язмышы синең кулда булыр, – дигән әтисе.

Икенче улы агачны савыт-саба сабына охшатып бизәкләгән.

– Кулың оста, улым, матур, зәвыклы әйберләр эшләп, халык күңелен күрерсең , – дигән икенче улына.

Өченче улы үзенә тигән таякны курай сыман ясаган.

 – Җыр-моңга һәвәс булуыңны кечкенәдән тойдым. Ерак бабаң янына барып, курай уйнау осталыгына өйрәнеп кайтырсың, – дип, өч улына да яшәешләрендә кулланыр юнәлешләрен билгеләгән әтиләре.

6 нчы пар. Нәтиҗә. Һәр кеше, һөнәр сайлаганда, үзенең табигатьтән бирелгән сәләтен, өлкәннәрнең, ата-аналарның киңәшен таяну ноктасы итеп билгели ала. Һөнәр – кешегә матди байлык белән бергә рухи канәгатьлелек хисе дә бирү ул.

5 нче пар. Һөнәр сайлауда иң мөһим булган 3 адымны истә тотарга кирәк:

1 нче адым. Үз теләкләреңне ачыклау.

2 нче адым. Мәгълүмат җыю һәм бәяләү.

3 нче адым. Булачак профессияңне сайлау һәм аңа ирешү планын төзү.

Алып баручы. Профессия сайлаганда, хәлиткеч фикергә һәр кеше үзе килергә тиеш, чөнки һөнәр сайлау – ул язмышыңны сайлау дигән сүз. Ялгышмас өчен, һәркемнең үз таяну ноктасы булсын, һәм әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, туганнарыгыз белән киңәшләшеп, дөрес һөнәр сайлагыз. 10 нчы слайд

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *