Тәрбия — хак яшәешнең мәңгелек кабатланышы

Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызы, Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

   Педагогик эш стажы – 24 ел

Укыту һәм тәрбия өлкәсендә еш кына милләтебезнең асыл затларына — акыл ияләренә, аларның эшчәнлегенә, безнең буынга тапшырып калдырган тирән мәгънәле уй-фикерләренә мөрәҗәгать итәм. Шуларның берсе мәшһүр мәгърифәтче-галим, олуг татарыбыз Ризаэддин Фәхреддин. Бу язмам өчен дә аның гади, ләкин искиткеч камил һәм күңелгә тирән уелырлык сүз-тәкъбирләрен алдым әле.

“Олуглык,игелеклелек вә гыйззәтлелек — гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер”, — дигән ул. Ягъни әхлакый кануннарның һәр заман өчен иң актуаль, иң кирәкле, шул ук вакытта иң проблемалы бурычлар булачагын күзаллаган.

 Әйе, әхлак тәрбиясе — хак яшәешнең мәңгелек кабатланышыдыр, мөгаен. Әллә шәхескә аның ни дәрәҗәдә бирелеп, бәһасыз асылга әйләнүеме… Чыннан да, намуслы, әдәпле, инсафлы, киң күңелле, сабыр, гадел, ягымлы, мәрхәмәтле, ихтыярлы, илен-җирен, халкын чын күңелдән яратучы,зыялы шәхес ничек формалаша?Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, гомерне файдалы, мәгънәле һәм бәхетле уздырыр өчен хикмәтле ачкыч кем кулында? Дөрес, тәртипле, физик һәм рухи сәламәт яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәләрдән өйрәнергә соң?

Сораулар күп, ә җавап бирү өчен кайчакта үз-үзеңне аңлый алмас дәрәҗәгә җитәсең, чарасызлыктан бәргәләнәсең. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән беррәттән мәгариф системасында да укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Безгә бик белемлеләр генә кирәк дип, укучылар өстендә төрле экспериментлар ясап, белемне нинди генә формаларда бирергә тырышмыйбыз. Дәрес программасына гына таянып, (шуннан киме дә, артыгы да ярамаска мөмкин) дәрестән тыш та шөгыльләнеп ныклы белемле итәсе килә. Бу замана таләбе. Телиме, теләмиме меңләгән конкурсларда катнашып, (укытучының профессиональ дәрәҗәсе шулай бәяләнә, әрсезләр заманы) кәгазь арасына чумып, баш күтәрми эшләү, укытучыны йончыта, аның балалар белән эшләргә хәле дә, мөмкинлеге дә калмый.

Ә бит заман белән бергә яшь буын да үзгәрә. Шуңа күрә тәрбия процессы гел үзгәртү, яңа алымнар таләп итә.Ә уйлап карасаң, ул яңа тәрбия формалары, яңа структуралар — бик борынгыдан килгән әхлакый кануннар бит, аларны бүгенгегә яраклаштыра белергә генә кирәк. Бу уңайдан, бүгенге яшәешнең иң зур проблемасына әйләнеп бара торган әхлакый сыйфатлар турында чын күңелдән уйлануга, сөйләшүгә этәргән бу конкурска бик рәхмәтлемен. Эзләнергә, чагыштырырга мондый чаралар бик кирәк дип уйлыйм.

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас”,-дигән Р.Фәхреддин. Минемчә, галим бу сүзләрне, иң элек гаилә тәрбиясен күздә тотып әйткән. Чөнки нәкъ менә гаиләдә балага әхлакый нигез салына. Кешенең бәхете аның гаиләсе булырга тиеш. Ягъни, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр хөрмәт вә ихтирамга, яратуга корылган булса, әхлак һәм ислам кануннары сакланса, гаилә учагы һәрчак якты янар, җылысын мул бирер. Бу урында гаилә тәрбиясендә бик әһәмиятле булган сыйфат турында да әйтеп китми булмый. Ул–ата-ана авторитеты. Үз эшчәнлегемдә мин моңа нык игътибар итәм. Бөек педагоглар исбатлаганча, ул үзе ике төргә бүленә: чын һәм ялган авторитет.

Чын авторитет булганда,ата-ана балаларына һәр яктан үрнәк була. Дөрес тәрбия бирергә омтылучылар моңа зур җаваплылык тоеп, намус белән карый, нәтиҗәдә, хөрмәт вә ихтирам казана. Ә ялган авторитет үзе берничә төрле була.

Кысу авторитеты. Бу төр күбрәк әтиләр арасында очрый. Юк өчен дә ачулану, дорфа кырыслык, хәтта кул күтәрү өстенлек итә андый кешеләрдә. Билгеле, бу сыйфатлары белән алар балаларын үзләреннән биздерәләр генә.

Акыл сату авторитеты. Бу очракта ата-аналар үзләренең бетмәс-төкәнмәс үгет-нәсихәтләре белән баланың үзәгенә үтәләр. Мондый тукып торулар бала күңелендә эз калдырмый, киресенчә, үзен аңламауларына аның ачуы килә, киреләнә.

Мактану яки ярату авторитетлары иң күп таралган ялган төрләрдән санала. Балалар күз алдында кемнәндер өстен булырга тырышу, һавалану, тәкәбберләнү яисә баланы кирәгеннән артык ярату, иркәләү-узындыру гамәлләре ата-ананың дәрәҗәсен төшерә. Балаларны да икейөзле, кешеләргә битараф булып үсүгә этәрә.

Кызганычка каршы, санап үтелгәннәр чик түгел һәм аларга мисалларны гаиләләрдә күп очратырга була. Бу очракларда сыйныф җитәкчесенең педагогик талантлы, тактлы булуы, алдан күрүчәнлеге, эчке сиземләү һәм күзәтү сәләте бик отышлы.

Вакыт җиткәч, бала гаиләдән мәктәпкә килә. Мәктәптә аның үз дөньясы. Күпме сөенеч-көенечләр, билгесезлек һәм каршылыклар?…

Шуңа күрә дә мәктәп белән гаиләнең тату аңлаешлы хезмәттәшлек алып баруы — бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. Чөнки әле камилләшмәгән бала аңында ике төрле төшенчә барлыкка килә: ата-ана авторитеты һәм укытучы шәхесе. Бу ике төшенчәнең бербөтен булып, бер-берсен тулыландырып, бала күңеленә ачкыч яратулары, билгеле, күп тырышлык, такт һәм алдан күрүчәнлек тә сорый. Шунлыктан һәр як бала өчен үзе үрнәк булырга тиеш. Ягъни, шәхси үрнәк. Мәктәптә үтелгән һәр дәрестә, һәр чарада әхлаклылык сыйфатлары чагылышын күрсәтергә мөмкин.

Шундый рәхәт дәресләрне хәтерлим әле, ул Фәнзилә Гыйлфановнаныкы. Тормыш белән бәйләп дәрескә кереп киттек икән, кыңгырау тавышын да ишетми аралашабыз, бәхәсләшәбез, үз фикерләребезне әйтәбез. Нәкъ Сингапур структурасы алымнары кебек, әхлак тәрбиясе дә салынган. Ләкин үзебезчә, авылча, гап-гади генә итеп укучы күңеленә сеңәрлек иде ул. Бер авыррак үзләштерүче укучыбыз Армия сафларында хезмәт иткән чорында :

   -Их, Фәнзилә апаның бер генә дәресендә булса да утырып килергә иде, дигәне истә. Бу укытучы өчен үзе олы бәхет түгелмени? Афәрин, диясе генә кала.

Безнең максат үзебездә, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен, буыннан- буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү, аларның һичшиксез кирәклегенә, тагын бер кат искәртәм, үзебезнең үрнәктә төшендерү. Уку дәресеме, әйләнә-тирәме, төгәл фәннәрме, барысына да бәйләп була.Шул ук экологик тәрбия дә әхлаклы булырга өнди. Тик ни гаҗәп, сөйләве ансат кына шикелле. Эчкән савытыбызны, конфет-туңдырма кәгазьләрен җиргә ташлап, нинди үрнәк күрсәтәбез? Сабантуй яки башка бәйрәмнәрдән соң, болын- аланнарыбыздагы аянычлы күренешләр дә борчый мине. Ул кәгазь- чүпләрне балаң кулыннан алып, пакетыңа салып куйсаң ни була? Үзебезнең үрнәк буладыр, минемчә. Менә бу бәләкәй күренгән начар гадәтләр зурая бармасын өчен, иң беренчел сыйфатлар гаиләдә тәрбияләнсә, аннары мәктәптә дәвам итсә бик отышлы булыр иде дә…

Тагы да шул борынгы Рим философы Луций Сенеканың да фикерләрен,мин инде хезмәтемнең шигаре итеп алдым. “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”, — дигән атаклы философыбыз.

Заман ничек кенә таләп итсә дә, бар укучыны да бишлегә генә укыту, ай-һай, булырмы икән? Бәлки кирәге булмаган экспериментлар күп булганга, әхлаклылык бүген проблемага әйләнеп барадыр. Телевизор карагач, радио тыңласаң, чәчләр үрә тора, кая югала бара икән бу әхлагыбыз, дип тик утыр. Күпме балаларның, япь-яшь кешеләрнең гомерләре мәгънәсез өзелә бит.

“Гыйлемле” яшьләр белән дөнья тулды. Барысы да югары белемле диплом иясе. Ул шундый нык тырышып укыган, ә тормышта үз урынын таба алмый. Ата-анасының канаты астында яши, кешеләрне аңламый, дорфа, кешелексез. Соңрак, ата-анасын тәрбия итеп, соңгы юлга озату да проблемага әйләнә. Тормыш төпкеленә тәгәрәүчеләре дә көннән-көн күбәя бара. Балаларның күбесе әти-әниләре белән йөри. Алар нишләсә, бала шуны кылана. Ә бит тәрбия өлкәсендә вак-төякләр юк!

Әйе, яраткан хезмәтен тапканның яшәү рәвеше дә башка. Ул техниканы бишлегә белә, яки менә дигән йортлар төзи, телеңне йотар дәрәҗәдә тәмле пешерә, урманны, табигатьне биш бармагы кебек белә һ.б. Ул игелекле, шәфкатьле, кешелекле һәм әлбәттә, әхлакый яктан да балаларына дөрес тәрбия бирүнең юлларын белә. Чөнки ул чын әхлакый тәрбияне бишектә чакта ук алган. Шунлыктан тәрбияне бишектән үк башлап, алга таба да шул юнәлештә дәвам итсә, ул кималдә.

Р. Фәхретдин сүзләре белән килешәсе генә кала.

Хәзерге җитәкчеләребез дә моны аңлап, һәркемне кызыксындырырдай программалар эшли башлады. Төрле проектлар барлыкка килә.

Кыскасы, бәхетле булырга теләгән кеше өчен бүгенге көндә бөтен мөмкинлекләр бар. Тормышның ямен күреп,тәмен белеп яшәргә өйрәтик балаларыбызны. Бу сүзләрне мин һәр ата-ананың күңеленә изге дога кебек салып куяр идем…

Әйе, ата-ана әхлаклы, укытучы-тәрбияче чын остаз булса, бала бәхетле була. Балалар безнең көзгедәге чагылышыбыз.

Көн саен, әти-әнисе яныннан килеп, миңа самими караш төбәгән укучыларым каршына әнә шундый уйлар белән кереп, аларга хәерле иртә яки хәерле көн теләп исәнләшкәндә, күңелемдә бары тик бер теләк кабатлана: үз киләчәкләрен матур һәм бәхетле итәрдәй нык ихтыярлы акыллы кешеләр булып үссеннәр, матур эзләр калдырсыннар иде.

Комментарий

  1. Тәнзилә

    Олы рәхмәтләрем Сезгә, фикердәшем Гөлнара!

  2. Гульнара Мухаметзянова

    Тәнзилә ханым, язмагыз миңа бик ошады. «Ата-ана әхлаклы, укытучы-тәрбияче чын остаз булса, бала бәхетле була. Балалар безнең көзгедәге чагылышыбыз,»- дип әйткән фикерләрегез белән мин килешәм. АЛЛАҺ һәрбер кешенең күңеленә иман нуры иңдерсә иде, амин. Уңышлар сезгә!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *