“Тоташкан савытлар”

Автор: Шарафиева Резеда Рифхатовна, Кукмара районы Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика-математика укытучысы

УМК: Перышкин А.В. Физика-7 – М.: Дрофа, 2017.

Дәреснең максаты: тоташкан савытлар биллгеләмәсен, бериш һәм бериш булмаган сыеклыклар өчен тигезләнеш шартын өйрәтү.

Дәреснең бурычлары:

Белем алу: тоташкан савытлар өчен сыекллыкларның тигезләнешен аңлатканда физик зурлыкларны дөрес кулланырга, тигезләнеш шартын куллануга мисаллар китерергә өйрәтү.

Үстерешле:   классификациләү һәм гомумиләштерү,   мөстәкыйль уйлау, нәтиҗәләр чыгару, эксперименталь эш күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви:  үзара иптәшләрчә ярдәмләшү хисләре, группада эшләү этикасы тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: башкаларга, аларның фикеренә  аңлы дустанә караш, укуга аңлы мотвация.

Предметара: үзеңә белем алу максатлары куя һәм шул максат нигезендә эшли белү, эффектив белем алу юлларын табу, фәннәрнең үзара бәйләнешен күрү.

Предмет: табигать күренешләренең физик эчтәлеген күрү, аларны күзәтү, эксперементлар эшли белү, аларга нәтиҗә чыгару, тоташкан савытлар, аларның кулланылышы һәм төрләре турында  күзаллау.

Төп төшенчәләр: тоташкан савытларда сыеклыклар тигезләнеше законы, шлюз, акведук.

Дәрес тибы: яңа белемнәр өйрәнү.

Ресурслар: дәреслек,   презентация, формула язылган битләр, “Тоташкан савытлар” темасы буенча 4 вариант тест, экспериментларның максаты язылган, критерийлар язылган битләр, эксперимент өчен тоташкан савытларга мисаллар, динамик, үзбәя.

Предметара бәйләнеш: тарих, география, биология.

Дәрес планы:

  1. Мотивация этабы. Оештыру өлеше.

Максат:  Укучыларны эшкә әзерләү: эшкә җәлеп итәрлек шартлаар тудыру; балаларны бергәләп эшләүгә психологик яктан әзерләү.

Коммуникатив УУГ: үз-үзеңне тоту һәм аралашу; кагыйдәләре турында үзара килешү һәм аларны  үтәү, үз фикереңне телдән формалаштыру.

Укытучы:  — Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әйдәгез, таныш булыйк. Бүген дәресне мин, Шарафиева Резеда Рифхатовна, алып барачакмын. Сезнең белән беренче тапкыр гына очрашсак та сезнең белән дуслашырбыз дип ышанам.

  1. Проблема кую.

Максат: тирә-юньдәге сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен күрә белергә өйрәтү;

тирә-юньне өйрәнергә мөмкин булуына төшендерү.

Танып-белү: Үз белемең системасында орентлаша белү (яңаны инде таныш булганыннан укытучы ярдәмендә аера алу, информацияне бер формадан икенчесенә күчерү);

Укытучы: — Слайдлардагы рәсемнәргә күз салыгыз. Рәсемнәрне предметларны ике группага аерыгыз.Нәрсәгә нигезләнүегезне аңлатыгыз.

Укучылар: Рәсемдәге предметларны 2 группага бүләләр, сәбәбен аңлаталар.

  1. Яңа белемнәр ачу.

Максат:Укучыларның экспериментлар үткәрү;группада эшләү күнекмәләрен үстерү эшен дәвам итү;классификациләү һәм гомумиләштерү;өйрәнелгән материал буенча нәтиҗәләр чыгару;мөстәкыйль уйлау һәм интеллектны үстерү;дөрес телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү;эксперименталь эш күнекмәләрен үстерү.

Укучыларга әхлак тәрбиясе:үзара иптәшләрчә ярдәмләшү хисләре;группада эшләү этикасы бирү.

Коммуникатив: Башкаларныың сөйләгәнен тыңлый һәм аңлый белү;үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп телдән һәм язмача  аңлата белү; үз фикереңне һәм позицияңне исбатлый белү.

Көйләгеч (регулятив): Дәрес вакытында үзеңнең  фикереңне, эш тәртибеңне телдән аңлата белү; беренчел уку эшчәнлеге вакытында үзеңә авыр булган очракларны күрә алу;уку максатын формалаштыра белергә, соңгы нәтиҗәне исәпкә алып арадаш максатлар эзлеклелеген  табарга.

Коммуникатив: үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп аңлата белергә.

Укытучы: Тоташкан савытларга билгеләмә биреп карыйк:

Укучылар:Үзара сыеклык йөри алырлык итеп тоташтырылган савытларны тоташкан савытлар дип атыйлар.

Укытучы. Тоташкан савытлар шуның белән уңайлы. Аның берсенә салынган сыеклык шунда ук икенчесенә дә күчә.

-Сезнең алда тоташкан савыт- үзара резин трубка белән тоташкан ике пыяла көпшә. Аның уртасы кыстыргыч белән ябып куелган, икенче гына сыеклык салынган. Әгәр кыстыргычны алсак нәрсә күзәтелер?  Укучылар үз фикерләрен әйтә.

Укытучы.(кытыргычны ача) әгәр трубканың берсен авыштырсам нәрсә булыр?

Укытучы. Әгәр трубкаларның берсенә май салсак нәрсә булыр? Әгәр трубкаларның берсенең башын бөке белән томаласам нәрсә булыр? Әйдәгез, бергәләп тоташкан савытларда сыеклыкның тигезләнеш шартын чыгарыйк.

Укучылар группаларда биремнәрне эшлиләр, нәтиҗә чыгарып битләргә язалар.

Биремнәр :

1 группа. Тоташкан савытларга су салыгыз һәм көпшәләрне төрле якларга авыштырып карагыз. Су тынычлангач,  өслеге ничек урнаша?

Укучылар:

  • Әгәр тоташкан савытларны төрле якларга авыштырсак, савыттагы сыеклык тынычлангач, ике көпшәдәге сыеклык өслекләре тигезләнә.
  • Тоташкан савытларда бериш сыеклыкның ачык өслекләре бер үк биеклектә урнаша.

2 группа. Төрле формадагы тоташкан савытка су салыгыз. Су тынычлангач, савытлардагы су өслеге ничек урнаша?

  • Теләсә нинди формадагы һәм кисемдәге тоташкан савытлар эчендәге бер үк биеклектә урнаша.

3 группа. Тоташкан савытларның бер тармагына су, икенчесенә май салыгыз. Сыеклыклар тынычлангач, өслекләре ничек урнаша?

  • Савыттагы сыеклыкларның тыгызлыклары төрле, шунлыктан басымнары да төрле;
  • Басымнар тигез булганда, тыгызлыгыы зуррак булган сыеклык баганасы тыгызлыгы азрак булган сыеклык баганасыннан кечерәк булыр.

Укытучы:Исбатлыйк: тоташкан савытлар законы буенча, p1=p2,
ә p1=gρ1h1,       p2=gρ2h2 ,     gρ1h1=gρ2h2,    ягъни       h1:h221.  Тыгызлыгы зуррак булган сыеклык баганасы, тыгызлыгы азрак булган сыеклык баганасыннан кечерәк була, ә аларның биеклекләре тыгызлыклар чагыштырмасына кире пропорциональ.

  • группа.Әгәр тоташкан савытларның бер башын томалап су салсак, нәрсә күзәтелә?
  • Томаланган ягында су баганасы кечкенәрәк;

Томаланган ягында эчтә калган һава суга күтәрелергә ирек бирми.

Әгәр сыеклык өстендәге басым тигез булса, тоташкан савытларда тикторыш халәтендәге бериш сыеклык өслеге тигезләнеш хәлендә була.

5 группа.Төрле юанлыктагы савытлардан торган тоташкан савытка су салсак, нәрсә күзәтелә?

Киң өслекле савытларда су өсте тигезләнә. Савыт нечкәрәк булган саен су баганасының күтәрелү биеклеге зуррак.

Укытучы. Соңгы очракта без тоташкан савытлар турында законның үтәлмәгән очракларын күрдек. Димәк, һәр физик законның да кулланылу чиге бар икәненә тагын бер кат ышанырга була. Соңгы очракта күзәтелгән күренешне капилляр күренешләр дип атыйлар. Аны үсемлекләрнең җирдән кирәкле микроэлементлар суыруында, кешенең кан системасында күзәтергә мөмкин. Бу очраклар инде чылану күренеше белән бәйле. Бу күренеш белән ныклабрак өлкән сыйныфларда танышырсыз.

Ә хәзер күзәтүләргә нәтиҗә ясыйк:

-Теләсә нинди формадагы һәм кисемдәге тоташкан савытлар эчендәге бериш сыеклыкның ачык өслекләре бертигез биеклектә урнаша.

— Басымнар тигез булганда, тыгызлыгы зуррак булган сыеклык баганасы тыгызлыгы азрак булган сыеклык баганасыннан кечерәк булыр.

  1. Беренчел ныгыту.

Максат: Укучыларның информация чыганакларын анализлау күнекмәләрен үстерү.

Танып-белү:яңа белемнәр алу (дәреслек, үз тормыш тәҗрибәң һәм дәрестә алган информация  ярдәмендә сорауларга җавап табу);

Коммуникатив: Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп телдән аңлата белү; башкаларныың сөйләгәнен тыңлый һәм аңлый белү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп телдән һәм язма рәвештә аңлата белү, башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Көйләгеч (регулятив):Коллектив рәвештә төзелгән план буенча эшләү, дәрес вакытында үзеңнең эш тәртибеңне телдән аңлата белү;

Укытучы:Рәсемгә карагыз. Бу очракны кайларда кулланып була?

Укытучы: Әйдәгез, фонтаннар турында видеосюжет карап китик. Безнең илдә иң өлкән фонтаннар булып Санкт-Петербург шәһәрендәге Петергоф фонтаннары тора. Петр баштарак кечкенә фонтаннар каскады гына төзергә тели. 1720 нче елда Ропшин калкулыгында су чыганаклары табыла. Аннан киңлеге 6, тирәнлеге 2 м, озынлыгы 24 км булган канал төзелә башлый. Бу суүткәргечнең төзүчесе беренче инженер гидравлик В.Туволков була. Бу каналны эшләүдә көн саен 2 шәр меңнән артык кеше катнаша. Баштагы агач трубалар бик тиз череп эштән чыкканлыктан, чуен торбалар кулланыла. Бу каналлар буйлап су Ропшин калкулыгыннан үз агымы белән Петр сараеның Югары бакчаларына килә. Монда фонтаннар биек булмаса да, Түбән парк аннан 16 м га түбәндәрәк булганлыктан, фонтаннар тагын да биеккә күтәрелә. Алар, туры Диңгез каналы аша Фин култыгына агып төшә. Күпләр Петр сараеның фонтаннары насослар ярдәмендә эшли дип уйлыйлар. Чөнки Франциянең атаклы Версаль сарае фонтаннары насосларны эшләтү бик кыйбатка төшкәнлектән, атнага 2 көн 2 шәр сәгать кенә эшлиләр. Ә Петергофта фонтаннарны җәй көне тәүлек әйләнәсе күзәтергә була.

Безнең башкалабыз Казанда да фонтаннар күп. Г. Камал театры каршындагыларын җырлаучы фонтаннар дип йөртәләр. Аларның агымы музыка ритмына көйләнә. “Су анасы”фонтаны Бауман урамына куелган. Исеменнән күренгәнчә, ул Тукайның әкият герое исемен йөртә. Белмәгән кешеләр аны Андерсен әкияте героинясы исеме белән “Русалочка” дип тә йөртәләр. Иң борынгы фонтаннар булып 19 нчы гасырда ук төзелгән фонтаннар санала. Алар Кара күл бакчасында, Президент сарае каршында, опера театры артында урнашканнар.  Иң биеге буып 50 м биеклеккә кадәр күтәрелүче Кабан күлендә Камал театры артындагы фонтан санала.

Гейзерллар турында ниләр беләсез? Җавап бирәләр.

Ә гейзерларны исә табигый фонтаннар дип санарга мөмкин. Алар илебезнең Камчатка өлешендә урнашканнар. Гейзерлар аланы Россиянең 7 могҗизасы исемлегенә кергән.

Чишмәләрдә дә тоташкан савытлар законы ничек үтәлә? Җавап бирәләр.

Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле? Сезгә танышлары юкмы?Җавап бирәләр.Тарих дәреслекләре буенча беләбез яки юк.

Суткәргеч системалар да тоташкан савытлар законына буйсына. Ләкин монда су башнясына чистартылган суны насослар ярдәмендә тутырырга туры килә. Ә кулланучыга су үз басымы ярдәмендә бара.

Ә хәзер суүткәргечләрнең килеп чыгу тарихына күз салыйк. Алар тарихка акведуклар булып кереп калган. Борынгы инженерлар катлаулы техник мәсьәләләрне чишсәләр дә, гади генә физик законнарны белмәгәннәр. Алар озын трубалар ярдәмендә китерелгән су чыганаклар белән тигезләнеш хәленә килмәс дип курыкканнар һәм аны үз авырлыгы белән агарлык авышлыкта төзегәннәр. Аведуклар борынгы Рим белән бәйле булып күзалланса да, аларга кадәр йөз еллап алдан ук Якын Көнчыгыш илләрендә уйлап табылганнар. Вавилонлылар һәм гиптлылар катлаулы су тапшыру җайланмалары төзегәннәр. Безнең эрага кадәр 7 нче йөзъеллыкта ук австриялеләр башкалалары Ниневеяга су китерү өчен биеклеге 10 м, озынлыгы 300 м лы акведук төзиләр. Тулы озынлыгы исә 80 км га кадәр сузыла. Шул ук вакытларда майя шәһәрләрендә дә акведуклар төзелә. Борынгы Грециядә дә акведуклар төзелә. Ә Римга су китерү өчен 500 елда гомуми озынлыгы 350 км га җитккән 11 акведук төзелгән.аларның 47 км ы гына җир өстеннән үткән, калганнары исә җир астыннан үткән. Иң озын акведук безнең эраның II йөзъеллыгында Кафаген шәһәренә су китерү өчен төзелә һәм гомумми озынлыгы 141 км га җитә. Рим акведуклары бик катлаулы төзелешле була һәм Рим империясе таркалганнан соң 1000 ел үтсә дә искерми. Аның авышлыгы 1 км га 34 см гына була һәм вертикаль буенча 50 км да 17 м га гына түбәнәя.

Россиядә акведуклар зур шәһәрләрне су белән тәэмин итү өчен барлыкка килә. 1781-1804 нче елларда Мытище суүткәргечен төзү өчен Мәскәүдә беренче акведук төзелә. Мондый акведук Ташкентта да төзелгән.

Укытучы: Ә сез ничек уйлап караганыгыз бармы, кораблар электростанция корылмалары аша үтеп ничек югарына менәләр икән? (Балаларның фикерләре тыңлана) Моның өчен шлюзлардан файдаланалар. (флеш анимация ярдәмендә аңлатыла) Дөньяда гидроэлектростанцияләр күп булганлыктан, шлюзлар да күп төрле.

  1. Рефлексия.

Максат: Белем үзләштерү дәрәҗәңне, бәя бирү; хатаңны күрә һәм төзәтә белү күнекмәләрен үстерү.

Көйләгеч (регулятив):эшләгәннән соң үз хаталарыңны табу һәм төзәтү; эш алымнарына адекват ретроспектив бәяләү дәрәҗәсендә нәтиҗә ясау;

Танып-белү:тамга-символлы чаралар куллану ;

Шәхси: критерийлар нигезендә уңышлы уку эшчәнлегенә үзбәя кую.

Укытучы:Әйдәгез, үзебезнең нәрсә өйрәнгәнне тикшереп карыйк. Каршыгызда сары кәгазъгә басылган тестлар бар. Өстенә исем-фамилиягезне языгыз. Дөрес җаваплары түгәрәк эченә алыгыз. Сезгә 5 мин вакыт бирелә. Укучылар тест чишә.

-Ә хәзер үз җавапларыгызны тактадагы җаваплар буенча тикшерик һәм критерийлар буенча билгеләр куеп карагыз.Үзбәя битенә билге куялар.

Укытучы: бүгенге дәрестән үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Теманы аңлап җиттем дип саныйсызмы?Дәреснең кайсы өлеше ошамады?Фикерләрен әйтәләр.

  1. Өй эше.П.39, укырга,сорауларга җавап әзерләргә (121-124 бит;2) Петергоф һәм Версаль фонтаннары турында материал табып, аларның аермасын белергә; 3) фонтан моделе ясап алып килергә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *