Туган ягым көзе

(Инша язуга әзерлек. VII сыйныф)

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА,

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Инша язуга кадәр үзләштерелгән махсус белем һәм күнекмәләрне искәртеп үтик: нинди грамматик чара ярдәмендә формалашудан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүен, тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында булуын; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуын, санау интонациясе белән әйтелүен, алар арасында тыныш билгеләрен дөрес куя белү; җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуын; иярүче һәм ияртүче сүзне билгели, аларны язуда шартлы билгеләр белән күрсәтә алу; җөмләдә хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәтне аера белү.

“Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше”, “Тезүле бәйләнеш”, “Ияртүле бәйләнеш” темалары буенча алган белемнәрне гамәли куллана алу. Язма сөйләм төзү өчен төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны табып, үз күзәтүләреңнән чыгып, үз фикереңне эзлекле, грамоталы, образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу.

Максат:

– алдагы дәресләрдә алган белем-күнекмәләрне гамәли файдалана алуларына ирешү;

– иҗади фикерләү күнекмәсенең камил үсешен тәэмин итү,  чагыштыру, гомумиләштерү кебек фикерләү күнекмәләре үсеше өчен шартлар тудыру;

– матурлыкны тоя, күрә белергә өйрәтү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: дәрестә актив, игътибарлы булу.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: иҗади фикерләү, дәлилләү, аңлый белү һәм хәтердә калдыра алу күнекмәләрен үстерү; эзлекле фикер йөртү;

Коммуникатив УУГ: бер-берсен тыңлый, үз фикереңне башкаларга җиткерә һәм яклый, әңгәмәгә кушыла белү, алган мәгълүматларны дөрес куллану; яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итү;

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап иншаның эчтәлеген ачыклауда, рефлексия ясауда катнашу. Үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту.

Предмет нәтиҗәләр: “Туган ягым көзе” темасына инша язу. Укучының “Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше”, “Тезүле бәйләнеш”, “Ияртүле бәйләнеш” темасы буенча алган белемнәрен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллана алуы.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рәсем сәнгате, рус әдәбияты, музыка.

Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: тикшерүле, өлешчә эзләнүле

Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр: эпитет, чагыштыру, метафора, сынландыру

Җиџазлау. Татар теле. VII сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014; проектор, экран, ноутбук, Power Point презентациясе, А3 форматындагы битләр;

“Көзге мизгелләр – шагыйрьләр телендә” дигән глоссарий, фотосурәтләр тупланмасы, “Мөслим көзе” дип исемләнгән видеоязма; “Кәефләр капчыгы” ягъни карточкалар салынган конверт.

Дәрес барышы

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру

Укытучы. Бүгенге дәрестә актив булырсыз, үз фикерләрегезне матур, төгәл һәм эзлекле итеп, каушамыйча җавап бирерсез, дип ышанып калам. Мин сезнең барыгызга да эшлекле кәеф, уңышлар телим.

Эшкә кызыксыну тудыру. Тематик рәсемнәр белән эш

Укытучы. Укучылар, сезнең өстәлләрегездә “Кәефләр капчыгы” – конвертлар. Әйдәгез, аларны ачып карыйбыз! (Укучылар “Кәефләр капчыгы”н ачалар һәм андагы рәсемнәрне алалар.)

Укытучы. Ә хәзер һәрберегез үзегезгә ошаган, күңел халәтегезгә туры килгән рәсемне сайлагыз. (Укучылар кәефләренә туры килгән рәсемнәрне сайлыйлар: кояш, ромашка чәчәге (позитив смайлик), аптырашта калган смайлик.)

(Укытучы 2–3 укучыдан ни өчен бу рәсемне сайлаганын сорый. Укучылар ни өчен бу рәсемне сайлаганнарын дәлиллиләр.)

Укытучы. Эшне, укучылар, төркемнәрдә башкарырбыз. (Өстәлгә рәсемнәр төшкән төркем саннарын куя.) Кояшны сайлаганнар – 1 нче өстәлгә, ромашканы – 2 нчегә, аптырашта калган смайликны сайлаганнар 3 нче өстәлгә утыралар

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Балалар, сезгә өйдә А.Салахованың “Көзге урман” шигырен укып килергә кушылган иде. (Бер-ике укучының җавабы тыңлана.)

– Тәкъдим ителгән картиналар белән таныштыгызмы? Кайсы рәссамнарның картиналарын ошаттыгыз?  

Көтелгән җавап. Татар рәссамнары М.Усманов, М.Исмәгыйлев, Ф.Зыязов, Р.Исмәгыйлевның картиналары белән таныштык. Бу рәссамнарның картиналарында көзге табигать сурәтләнгән. Көзге пейзаж үзенә тартып тора. (Һәрберсенең үзенчәлеген атыйлар, нәрсә берләштергәнен әйтәләр.)

Укытучы. Мин сезгә ни љчен шул шигырьне, картиналарны җибәрдем икән? (Укытучы сорауларына җавап бирәләр, фикерләрен җиткерәләр.)

– Әйе, шигырь көз турында. Картиналарда да көз сулышы. Аның сихри матурлыгы. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез, ни белән шөгыльләнербез?

Көтелгән җавап. Бүгенге дәрестә сүзебез көз турында булыр.

Укытучы. Без бүгенге дәрестә “Туган ягым көзе” темасына инша язуга әзерлек эше алып барырбыз.

III. Белем һәм күнекмәләр булдыру

Укытучы. Табигать ул һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы – ел фасыллары алмашыну. Аларның һәрберсе үзенчә матур. Ләкин иң серлесе – көз аедыр. Көз сүзен ишетүгә һәркемнең күз алдына ниндидер сурәтләр, образлар килеп баса. Мин, мәсәлән, табигатьтәге могҗизалы үзгәрешләрне күздән кичерәм. Ә сез?

– Хәзер, төркемнәрдә фикерләшеп, көзнең беренче билгеләре турында фикерләрегезне А3 форматына язарсыз.

(Укучылар төркемнәрдә эшли. Алар көзне характерлаучы билгеләрне язалар яки интеллект карта, ягъни мини-проект төзиләр. Төркемнәр үз эшләрен яклыйлар һәм тактага беркетәләр.)

Укытучы. Инша язганда эзлеклелек саклансын өчен нишлибез? (План төзибез.)

– Иншаны ничә өлештән язарга планлаштырасыз? (3 өлештән: кереш, төп, йомгаклау.)

(Укытучы тактага урыннар калдырып инша өлешләрен яза. Укучылар да дәфтәрләренә буш юллар калдырып план өлешләрен язалар.)

Укытучы. Укучылар, әле генә сез сөйләгән көз билгеләре иншабызның нинди өлешендә язылыр? (Кереш өлештә.)

– Нинди исем куярбыз икән? “Көз җитте”, “Көзнең беренче билгеләре” һ.б.

(Укытучы тактага, ә укучылар дәфтәрләргә язалар. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән эшләү.)

Укытучы. Укучылар, сезнең матурлык турында уйланганыгыз бармы? Нәрсә соң ул матурлык?

Көтелгән җавап. Матурлык ул – гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә, күренеш; матур, сокланырлык урыннар. Кешенең эчке матурлыгы, тышкы матурлыгы.

(Укучылар төркемнәрдә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эшлиләр. Матурлык төшенчәсенә бирелгән аңлатманы укыйлар. Укытучы нәтиҗә ясый. Аннары укычыларның күзәтүләреннән чыгып әңгәмә оештыра.)  

Укытучы. Без бүген күбрәк табигать матурлыгы турында сөйләшербез. Матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка омтыла, матурлыкка сусап яши. Аның өчен яңадан-яңа тәэсирләр, сокланулар кирәк. Ә соклану күңел юшкыннарын юа, күңелне чистарта.

Укучылар, кайсыгызның көзге урманны күзәткәне бар? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

(Алга таба рәсем буенча да эш оештырыла.)

Укытучы. Көзге урман үзенчә матур, үзенчә гүзәл була. Иртә көздә аны кабатланмас ямьле бизәкләр, рәссамнар гына күреп тоемлый торган буяулар “алмаштыра”. Ул төрле төсләр бездә күрәбез. Менә шундый матурлыкны Алинә исемле укучыбыз да рәсемгә төшергән. Алинә хәзер үз фикерләрең безгә дә җиткерер. (Алинә үзе ясаган рәсемгә карап (“Көзге матурлык”) кљз турында, кљзге пейзаж турында сөйли .)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

(Фотосурәтләр белән эшләү.)

Укытучы. Рәссамнар сәнгать сљючеләргә әйтер фикерләрен буяулар аша җиткерсә, фотографлар исә иң кызыклы, иң матур мизгелләрне рәсемгә тљшереп ала.

Балалар, өстәлләрегездәге папкаларда “Көз – рәссам ул” дип аталган фотосурәтләр тупланмасы бар. Менә шул фотосурәтләргә карап, авторның әйтергә теләгән фикерләрен сүзләргә күчерергә тырышырга кирәк булачак. Эшне башлаганчы, искә төшерик: иншабыз образлы тел белән язылырга тиеш. Ә моның өчен ни эшләргә кирәк?

Көтелгән җавап. Тел-сурәтләү чараларын мул кулланырга, образлы тел белән язарга кирәк.

Укытучы. Нинди сурәтләү чараларын кулланырга мөмкин? (Эпитет, чагыштыру, метафора, сынландыру.)

(Төркемнәрдә эш. Һәр төркемгә бер сурәтләү чарасы бирелә. Укучылар аңлатырга әзерләнәләр. Төркемнән бер укучы нәтиҗә ясый.)

Көтелгән җаваплар:

– эпитетсөйләмнең яки әсәрнең сәнгатьлелеген, поэтик көчен арттыру өчен нәрсәнең яки кемнең дә булса сыйфатын, үзенчәлеген билгеләп әйтелгән сүз. Әдәби аергыч;

– чагыштыру – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы;

–сынландыру – җансыз предмет, күренешне җанлы итеп күрсәтү;

– метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы.

Укытучы. Димәк, образлы сурәтләуләрне дөрес итеп кулланырга кирәк. Әгәр тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалансагыз, язмагызның эмоциональлеге артыр, укучыга тәэсир итү көче дә үсәр. Көз рәссамның зәвыгы көчле булуын җөмләләрегез белән расларсыз, дип уйлыйм.

(Укучылар фотосурәтләр буенча төрле сурәтләү чаралары кулланып, “Көз – рәссам” темасына бәйләнешле текст төзиләр һәм таныштыралар.)

Укытучы. Иншабызның төп өлешен ничек атарбыз инде?

Көтелгән җавап. “Көз – рәссам”, “Көз – могҗизалар кыры”, “Көзге серләр”, “Алтын көз – оста рәссам”. (Укытучы тактага, ә укучылар дәфтәрләргә язып куялар.)

Ял минуты (релаксация)

Алга таба укучылар игътибарына “Мөслим көзе” дип аталган видеоязма тәкъдим ителә. Аны карагач, бер укучы Х.Әюпнең “Мөслим көзе” шигырен сөйли.

(Глоссарий белән эш.)

Укытучы. Сыйныфташыгыз Х.Әюпнең “Мөслим көзе” дигән шигырен укыды. Әлеге әсәр ниди матур, нинди җылы сүзләр белән бизәлгән…

Хәзер мин һәр төркемгә глоссарий тәкъдим итәм:

– 1 нче төркемгә – “Көзге могҗизалар – шагыйрьләр телендә”;

– 2 нче төркемгә – “Көзге мизгелләр – шагыйрьләр телендә”;

– 3 нче төркемгә – “Көзге серләр – шагыйрьләр телендә”.

Шагыйрьләребез көзне ничек сурәтләгәннәр икән? Әйдәгез күзәтик. Укучылар шигырьләрдән инша язганда куллана алырлык сурәтләүләрне язып алалар һәм башкаларны таныштыралар, нинди сурәтләү чарасы икәнне әйтәләр.

  1. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия

Укытучы. Ничек уйлыйсыз укучылар, көз ае шәһәрдә матуррак буламы, әллә авылдамы? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

– Иншаны ничек итеп төгәлләр, йомгаклар идегез? Нәрсә турында язарбыз? (Көз безгә ничек тәэсир итә? Көзне нигә яратабыз? Кайсы мизгеле аеруча күңелгә нык тәэсир итте?)

Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде? (Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.)

Өйгә эш:

– Ерактагы якын дустыгызга туган як көзенең бөтен матурлыгын чагылдырырга тырышып, хат язарга;

– “Ни өчен яфраклар тљрле төскә керә?” (Сәләтле укучылар љчен тәкъдим ителә.)

– “Көзге урман” темасына мини сочинение язарга (Авыр үзләштерүче укучылар өчен.)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *