Тукай һәм Пушкин – ике йолдыз ул

(Габдулла Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатларында уртак мотивлар. X сыйныф.)

Ренат Латыйпов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының чит телләр һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы укытучысы

 Максат. Габдулла Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатларының уртак якларын табу, ике шагыйрьнең дә милли шагыйрь булу сәбәпләрен ачу; шигырьләрен анализлау; укучыларның сөйләм телләрен үстерү, шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аңларга, чагыштыра белергә, нәтиҗә ясарга өйрәнү; әдәбиятка мәһәббәт тәрбияләү.

 Җиһазлау. Габдулла Тукай, А.С.Пушкин портретлары, шигырь җыентыклары, компьютер, мультимедиа аппараты, http://tatar.museum.ru/ tukay/ интернет-сайты.

   Дәрес барышы.

  I.Оештыру.

   Уңай психологик халәт тудыру.

    II. Актуальләштерү.

    Укытучы. Рус әдәбиятын А.С.Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан гайре күз алдына китереп булмый. Г.Тукай яңа татар әдәбиятына нигез салды, милли үзаңны раслады, ныгытты, шуның белән үзенең исемен мәңгеләштерде. Без бу дәрестә бу ике бөек шагыйрьнең  иҗатларын чыгыштырып өйрәнербез. (1 нче слайд)

       – Ни өчен һәр ике шагыйрь дә милли шагыйрь югарылыгына  күтәрелә алган? Моның сәбәпләре нәрсәдә? Бу сорауга җавап бирү өчен, Г.Тукай һәм А.С. Пушкин иҗатында уртак якларны табуны максат итеп, өлешчә эзләнүләр алып бардык. Сез дђ эш барышында шагыйрьләр иҗатын гына өйрәнеп калмыйча, байтак кына тәнкыйть мәкаләләре белән дә таныштыгыз.

    III. Төп өлеш. 

  Укытучы. Тукай иҗаты турында сүз алып барганда, аның эшчәнлеген рус әдәбиятында А.С.Пушкин башкарган хезмәткә охшатабыз. Алар нинди өлкәләрдә эзләнү-өйрәнү эшләре эшләгәннәр?

   Көтелгән җаваплар. 1. Тукай да, Пушкин да халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Күп кенә әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар.

   Г. Тукай халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, аны фәнни яктан эшкәртүгә зур өлеш кертә. 1910 елда «Халык әдәбияты» дигән темага доклад укый, «Халык моңнары» исемле иң яхшы татар җырларыннан торган җыентык чыгара, халык иҗатына нигезләнгән әсәрләр иҗат итә.

  2.  Тукай да, Пушкин да милли телне үстерүгә зур өлеш кертә. Габдулла Тукай туган тел мәсьәләсен иҗади якын килеп чишәргә омтыла. Халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрә. Үзенең «Халык әдәбияты» дигән мәкаләсендә: «Чын халык телен, чын халык рухын бары тик халык җырларынннан гына табып була», – дип яза ул. Тукай татар теленең хәзинәсе белән оста эш итә. Бер үк сүз аңарда күптөрле мәгънә төсмерләрен белдерә. Ул күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, сәнгатьчә сурәтләү алымнарын һәм төрле символик чараларны куллана.

  3.  Мәгълүм ки, Г.Тукай әдәби тәнкыйтькә нигез салучыларның берсе санала. «Шигырьләребез», «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер» дигән тәүге тәнкыйди мәкаләләре аеруча  игътибарга лаек. Шагыйрь татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш дип карый. Аның фикеренчә, башка хезмәт белән шөгыльләнген кеше басылып чыккан барлык әсәрләрне дә укып бара алмаска мөмкин. Безнең өчен аларны әйбәтләп укып, җитешле-җитешсез  якларын аңлатып баручы махсус укымышлылар – тәнкыйтьчеләр кирәк. «Тәнкыйтьче булу өчен, – ди Тукай, – тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булу кирәк. Һәр язучы иң әүвәл үз-үзенә, шәхси иҗатына карата тәнкыйть белән карарга тиеш».

          А.С.Пушкин  А.С.Грибоедовның «Горе от ума» әсәре турында «Пушкин – Вяземскому» дигән тәнкыйди мәкалә яза.

         Укытучы. Тукай иҗатында рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләрен тәрҗемә итү яки алардан файдаланып язу шактый урын тота.  Пушкин, Лермонтов, Толстой, Крылов, Кольцов, Жуковский, Майков, Плещеев әсәрләре белән беррәттән шагыйрь Көнбатышның күренекле язучылары Гейне, Байрон, Моппасан, Шекспир, Гете иҗатына да мөрәҗәгать итә. Тукайның һәм әлеге язучыларның әсәрләре арасында кайбер эчтәлек, сюжет, фикер якынлыгы күрсәтелсә дә, аларның күбесен бер үк әсәр рәвешендә тәңгәл куеп булмый. Шагыйрь мондый әсәрләрне  милли җирлектән чыгып иҗат итә, оригиналдан читкә дә китә, халык сөйләменә якын итеп, үзеннән дә күп яңалыклар өсти. Тукай иҗади рәвештә, үз рухына туры килгән әсәрләрне генә тәрҗемә итә. Саф күңелле, намуслы шагыйрь булганга күрә, ул һәр шигыренең алдына кемнең әсәреннән файдалануын язып бара. Әмма аның алтмышлап шигырен тәрҗемәгә кайтарып калдыралар, ә ныклап тикшерсәң – уннан артмый.

            Пушкин  да тәрҗемәнең матур үрнәкләрен тудыруга үз өлешен кертә. Мәсәлән, К.Боржурның «Муж волокита» әсәрен бик уңышлы тәрҗемә итә.

     Шулай ук Г.Тукайның тәрҗемә әсәрләрендә милли характер тудыруы күренә. Мәсәлән, Крыловның «Два мальчика» әсәрендәге Сеня һәм Федя  исемле малайларны Гариф һәм Зариф дип ала.

         Укытучы. Тукай белән Пушкин иҗатында нинди уртак мотивлар  таба алабыз?

       Олы юлның башы.

         Көтелгән җавап. (2 нче слайд)

         Азмы какканны вә сукканны

                                                        күтәрдем мин ятим,

          Азрак үстерде сыйпап

                                                       тик маңгаемнан милләтем.

                                                                          (“Дошманнар”)

      Тукайның бала чактагы истәлекләре, туган ягына мәхәббәте «Шүрәле», «Туган җиремә», «Исемдә калганнар» әсәрләрендә чагыла. Тукай һәм Пушкин икесе дә гаилә бәхете, ата-ана мәхәббәте татымаганнар. Бу уртаклык аларның иҗатында ачык сизелә. Пушкинның лицей елларына багышланган шигырьләрендә (мәсәлән, «Царское село», «Пирующие студенты», «Товарищам» һ.б.) яшүсмер шагыйрьнең рухи халәте, тормышка карашы тасвирлана. «Няня» шигырендә исә үзен тәрбияләгән Арина Родионовнаны җылы итеп искә ала.

       Шагыйрь һәм революция.

        Көтелгән җавап.  ( 3 нче слайд)   

       Һәр ике шагыйрь дә, төрле чор шәхесләре булсалар да, данлы көрәш елларында яшиләр. 1905 ел революциясе Тукай иҗатына юл ача. Татар халкының алдынгы улы буларак, революция алып килгән рухи күтәренкелекне ул барысыннан да алдарак үзенә кабул итә һәм халыкка җир, демократик тәртипләр, ирек өчен әдәбият мәйданында көрәш башлый. Революция – гомумән, тарихны алга алып баручы көч, һәм Тукай әнә шул революция дулкыны белән авыл малае, мәдрәсә шәкерте дәрәҗәсеннән шагыйрь, зур көрәшче, хөр авазлы иҗтимагый эшлекле дәрәҗәсенә күтәрелә. Шагыйрьнең бурычын ул, беренче чиратта, хезмәт халкы өчен иң мөһим мәсьәләләрне күтәрү дип карый, үз чорының иң әһәмиятле мәсьәләләренә аваз биреп бара. Мәсәлән, 1905 елның 17 октябрь манифесты белән халыкка кайбер азатлыклар вәгъдә ителә. Шул уңайдан Тукай халык кәефен чагылдырган шигырьләр яза. («Дустларга бер сүз», «Хөррият хакында», «Яз галәмәтләре»).

      Билгеле ки, Пушкин яшәгән чорда декабристлар восстаниесе була. Турыдан-туры катнашмаса да, шагыйрь аларга теләктәшлек итә. Аның күп кенә дуслары сөргенгә озатыла: Рылеев, Кюхельбекер, Пущин, Раевский. Бу вакытта Пушкин үзе дә патша тарафыннан җәберләнә: Михайловское авылында 1824 елдан 1826 елга кадәр полиция һәм дин күзәтүе астында тора. Бу елларда ул үзенең язмышын чагылдырган «Узник», «К морю», «Арион» кебек шигырьләрен яза. (Бер шигырен укучы  яттан сөйли.)

       Шагыйрь һәм халык.

         Көтелгән җавап.  (4 нче слайд)   

         Тукай – рус реалистик поэзиясен кабул иткән беренче көнчыгыш шагыйре. Ул әдәбият мәйданына әзерләнгәндә, рус классикларыннан байтак кына исемнәрне күздән кичерергә өлгергән булса кирәк. Әмма болар арасында аеруча Пушкин поэзиясе аны үзенә нык җәлеп иткәнлеге, искиткеч рухландырганы бәхәссез. Тукайның беренче әдәби тәҗрибәләрендә үк «шагыйрь һәм халык» кебек теманың, ягъни үзенең шагыйрьлек миссиясен, урынын аңлау тирәсендәге мәсьәләләрнең сизелә башлавында да теге яки бу күләмдә Пушкин һәм Лермонтовка бәйләнеш бар. («Көзге җилләр», «Үз-үземә».)

         Пушкин да, халыкка мөрәҗәгать итеп, «К Чадаеву», «Анчар» кебек шигырьләрен иҗат итә.

        Шагыйрь һәм шигърият. 

         Көтелгән җавап.  (5 нче слайд)   

        Чын шагыйрь булу өчен табигый сәләт кенә түгел, рухи ныклык, камил акыл, сизгер күңел дә зарур. Ихлас шагыйрь тормыш дөреслеген  җырларга тиеш. «Дөрес сүз күзгә кылчык булып кадала», – ди халык. Г.Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, шигърияткә уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү, тормышны матурлау, җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый. («Шагыйрь», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Сорыкортларга», «…гә» (Ядкәр))

         Пушкин да шигъриятнең вазифасын халык язмышы белән бәйли. Мәсәлән, «Арион», «Эхо» шигырьләрендә бу ачык тоемлана. Тукай Пушкин белән горурлана һәм аңардан шигърият серләренә төшенә.

       Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов булса кояш,

       Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш, –

дип  яза ул «Кыйтга» шигырендә.

       Шәхес һәм шагыйрь буларак җитлеккәч, ул әлеге остаз шагыйрьләрен кат-кат телгә ала, шигырьләренең берсендә үзен ике бөек рус шагыйре белән бер сафка куя:

        Шигъре Лермонтов вә Пушкин саф диңгез ул

         Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов – өч йолдыз ул, –

 ди «Җавап» шигырендә.

     Шагыйрь һәм туган ил.

       Көтелгән җавап. (6 нче слайд)   

       Тукайның Ватанга мәхәббәте – туган як табигатенә, туган теленә, әкият-җырларына мәхәббәт ул. Аның туган җирне яратуы, бигрәк тә «Шүрәле», «Туган җиремә», «Пар ат» шигырьләрендә чагыла.

       Пушкин шау-гөр килеп торган баллар, кичәләр үзәгендә кайнаса да, күңел тынычлыгын авылда, ялгызлыкта таба. Мәсәлән, аның иҗатының иң чәчәк аткан чоры – Болдино көзе. «Деревня», «Домовому» һ.б. шигырьләрендә шул чактагы кичерешләре аеруча тулы чагыла.

      Фәлсәфи шигырьләр.

        Көтелгән җавап.  (7 нче слайд)   

    Тукай иҗатында кеше, тормыш, яшәеш хакындагы фәлсәфи уйлануларын чагылдырган әсәрләр байтак. «Исемдә», «Кыйтга», «Өзелгән өмид»  шигырләрендә лирик герой гомеренең «кара көннәрдән» торган, дошманнары «эттән күбәйгән» пычрак дөньяда үтүен белдерә. «Кыйтга» шигыре үкенеч хисе белән сугарылган.

      Дуслыкка мөнәсәбәт.

     Көтелгән җавап.  ( 8,9,10,11 нче слайдлар)    

     Габдулла Тукай,  Казанга килгәч,  якын дуслар таба. Алар арасында Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Хөсәен Ямашевлар бар. («Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигыре анализлана.) А.С.Пушкин да Царскосельский лицейда укыган дусларына  тугры кала. Аларның күбесен сөргенгә җибәргәндә дә,  күңеле белән алар арасында була. («К Чаадаеву», «Товарищам»  шигырен анализлау.)

    IV. Йомгаклау.

  Укытучы. Укучылар, сез «Мәхәббәт лирикасы», «Табигать лирикасы», «Дингә мәнәсәбәт», «Тукай белән Пушкин иҗатларының музыкага бәйләнеше», «Милләтләр дуслыгы» кебек темаларны өйрәнгәндә дә ике шагыйрь љчен  уртак мотивларны таба алгансыз џәм аларны чыганаклар белән дәлилләгәнсез.

       Г.Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел вакыт бирелгән. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап кала. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы аларныћ ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди әдәби мирас калдыруы белән бәяләнә.

    Тукай – чын мәгънәсендә үз халкын, аның гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәниятен, шатлык һәм хәсрәтен, теләк һәм өметләрен  һәркемгә караганда яхшырак белүче милли шагыйрь. Ул халкының хөр тормышта яши алмавына сызлана һәм аны ирекле, бәхетле итеп күрергә тели.

    Бөек шагыйрь булу – бөтен дөньяга танылу, олуг мәртәбә, дәрәҗә. А.С.Пушкин һәм Г.Тукай – нәкъ менә ике халыкның тиңдәшсез, бер биеклектә торырга лаеклы шагыйрьләре.

Укучыларга билгеләр куела. Өйгә эш бирелә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *