Тукайның мәхәббәте

Халидә САБИРОВА,

Азнакайдагы 4 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәби-музыкаль кичә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатын, әсәрләрен, мәхәббәт шигырьләрен өйрәнү; укучыларның фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; укучылар күңелендә шагыйрьгә соклану хисләре, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Әзерлек эше: кичәгә әзерләнгәндә укучылар Г.Тукай шигырьләрен, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны өйрәнә. Кичәдә файдалану өчен шагыйрьнең һәм сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдованың портретлары, Мирсәй Гарифның «Мәңгелек мәхәббәт» китабы һәм Г.Тукайның төрле елларда чыккан шигырь китапларыннан, аның турындагы истәлекләрдән китап күргәзмәсе булдырыла. «Татлы хыял» җырына төшерелгән клип (Х.Мөхәммәтшин сүзләре, Э.Галимова көе) һәм җыр язмалары әзерләнә.

Кичәгә Азнакай төбәгендә яшәп иҗат итүче язучы, «Мәңгелек мәхәббәт» китабы авторы Мирсәй Гариф чакырыла.

Кичә барышы

Укытучы. Г.Тукай егерме икенче яше киткәндә Казан шәһәренә килә. Менә, ниһаять, ул «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» дип җырлаган шәһәрдә! Әлеге «Пар ат» шигырен романтик Тукай «Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…» дип тәмамлый. Казанда Тукайның алты елга якын гомере уза. Һәм ул монда үзенең чын мәхәббәтен очрата. Берничә елга сузылган бу мәхәббәт тарихы, Зәйтүнә белән Тукай арасындагы хисләр бәйләнеше шагыйрьнең иҗатында зур урын ала. Сан ягыннан күпчелекне тәшкил итмәгән, әмма сәнгатьчә эшләнеше ягыннан гаять тә югары булган, шагыйрь күңелендә кайнаган хис-кичерешләрне аеруча тәэсирле итеп гәүдәләндергән шигырьләре аның – мәхәббәт шигырьләре. Әйе, мәхәббәттә янган шагыйрь! («Пар ат» җыры башкарыла. Татар халык көе.)

1 нче алып баруы. Кем соң ул Зәйтүнә? 1907 елның җәендә Казанга Чистайдан бер гаилә күчеп килә. Әтиләре – пыялачы. Пыялачы Хәйдәр сигез ел элек бик яшьли үлеп китеп, 5 баласы ятим кала. Тол хатын ике улын малайлыкка, ике кызын асраулыкка бирә, төпчек кызы Зәйтүнәне беркайчан да, нинди авырлыклар күрсә дә, үзеннән читкә җибәрми. Әниләре, иренең исән чагындагы теләген үтәп, кызларын җәдит мәктәбендә укыта. Зәйтүнә газета-журналлар укырга ярата. Мәктәп китапханәсендәге журналдан Габдулла Тукайның «Син булмасаң» дигән мәхәббәт шигырен дә күчереп ала. «Эх, бер күрәсе иде шул яшь шагыйрьне», – дип хыяллана Зәйтүнә.

2 нче алып баручы. Фатих Әмирхан Казанга Тукайдан дүрт ай алданрак килә. Алар Ф.Әмирханның Яңа бистәдәге өендә танышалар. Менә шунда аларның дуслыклары башлана. Зәйтүнәне Тукай белән Фатих абыйсы таныштыра. Фатих абыйлары типографиядә эшли. Ул кызларга – Зәйтүнә һәм аның апасы Бәдриҗиһанга «Әл-ислах» редакциясенә Тукай киләчәген әйтә. Кызлар кыюсызланып кына типографиягә керәләр. Фатих кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә. Тукай аларга салкын гына итеп кул бирә, бер сүз дә дәшми, күз дә салмый чыгып китә. Менә шунда инде Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте башлана. Шул күрешү, танышу турында берничә мәхәббәт шигыре дә яза. Шигырьләрнең берсе «Кулың» дип атала.

(Укучы шигырь сөйли. «Кулың», 1907)

1 нче алып баручы. Кызлар белән очрашканнан соң, Габдулла бик бик тә канәгать булып дәртләнеп китә. Аның шигырьләрендә күңел күтәренкелеге сизелә. Язлар җитеп, кошлар кайткач, аның да сайрар сандугачы булгач, Тукай илһамланып иҗат итә. Казанда әдәбият кичәсе оештырыла. Кичәгә каланың барча мөселманнары һәм хатын-кызлары – һәммәсе җыела. Тукай «Утырышу» шигырен укырга әзерләнә. Тукай үзе укый, үзе Зәйтүнәгә еш-еш карашларын төбәп ала. Ә яшь кыз инде, бөтен дөньясын онытып, һаваларда йөзгән аккоштай хисләренә бирелеп, таныш шигъри юлларга ияреп, иреннәрен кыймылдата.

Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,

Дөнья берлә ваклануым һәч эстәмим;

Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,

Аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим.

Минемчә, тик яралган ул сөелергә,

Сөяргә һәм куанырга, сөенергә;

Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:

«Бу минеке булмас!»– диеп көенергә.

(«Утырышу», 1907)

2 нче алып баручы. Кичәдән соң Зәйтүнә: «Кичә бик күңелле барды. Бигрәк тә минем кебек андыйны гомеремдә беренче мәртәбә күргән кешегә һич онытылмаслык булды. Тукай үзенең «Утырышу» шигырен укыды. Кулына бөгәрләп тоткан бер кәгазе бар иде. Тавышы бик каты да, бик йомшак та түгел – уртача, яхшы итеп, интонация белән укый», – дип искә ала. Тукайның шигырьләре Зәйтүнәнең бөтен дөньясын биләп алалар. Ул, чигү чигеп утырганда да, урамда йөргәндә дә, кичәдә ишеткән җырларның көйләрен көйләп йөри. («Бәйрәм бүген» җыры башкарыла. Җәүдәт Фәйзи көе)

1 нче алып баручы. Тукай бик оялчан егет була. Ул Зәйтүнәгә багышлап язган шигырьләрен дә «Шүрәле» имзасы астында бастыра. Тукай ни өчендер Зәйтүнә белән ялгыз калудан курка. Шагыйрьнең Казанда торган чагында иң якын дусты Фатих Әмирхан була. Ул үзенең серләрен Фатих Әмирхан белән уртаклаша. Зәйтүнә белән ешрак аралашмауның сәбәбен ул сул күзенә ак төшкән булуы белән аңлата.

2 нче алып баручы. Ә Зәйтүнә бу көннәрдә ут йотып йөри, чөнки әниләре кире Чистайга кайтырга җыена. Бу хәбәр дуслары аша Тукайга килеп җитә. Тукай да бик борчыла. Алар соңгы тапкыр 1908 елның 12 июнендә очрашалар.

Тукай белән Зәйтүнәнең саубуллашу күренеше. (Ике укучы аларның соңгы мәртәбә күрешеп саубуллашуларын рольгә кереп башкаралар. Зәйтүнә башына ак калфак һәм ак озын күлмәк кигән. Тукайның башында кара фуражка, кара костюмнан.)

Зәйтүнә. Исәнмесез, Габдулла әфәнде!

Тукай. Исәнмесез, Зәйтүнә туташ!

Зәйтүнә. Без бүген бөтенләйгә Чистайга китәчәкбез. Монда сезне соңгы тапкыр күрергә дип килдек.

Тукай. Бик жәл. Казан ошадымы соң?

Зәйтүнә. Безгә ошады да, тик әниебез китәргә тели.

Тукай. Укуыгыз әрәм була бит.

Зәйтүнә. Нишләмәк кирәк, бәлки әле укуны Чистайда дәвам иттерербез.

Тукай. Яхшы. Шулай булсын.

Зәйтүнә. Мин сезгә, Габдулла әфәнде, хатлар язып торырмын.

Тукай. Зәйтүнә туташ, мин сезне пристаньгә озатырга төшәрмен, шунда адресны да бирермен.

Зәйтүнә. Сау булыгыз, Габдулла әфәнде!

Тукай. Хушыгыз, Зәйтүнә туташ! (Фуражкасын селкеп кала.)

1 нче алып баручы. Тукай – кыюсыз егет. Ул Зәйтүнәне күпме генә яратса да, аңа бу турыда бер генә сүз дә әйтми. Зәйтүнә китә. Тукай сөйгәне белән аерылуны бик авыр кичерә. Ярты ай кулына каләм алмый. Соңрак аңа булган мәхәббәтен шигырьләрендә күрсәтә. Монда да Тукай ояла. Шигырьләрен төрле имзалар белән бастыра. Башта «Шүрәле», аннан «Мәҗнүн».

Тугры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,

Булса да күкрәк тулы ялкын гына

Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай;

Шәһренә күптән барып җиткән бугай;

Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?! –

«Белми китте, күп шөкер дип», – дип шатланам.

(«Кызык гыйшык», 1908)

2 нче алып баручы. Хыяллары белән Тукай барыбер Зәйтүнә белән. Кешеләр арасында аның кыяфәтенә охшаган кызны күрсә, сискәнеп китә. Сөйгәне булмагач, төшенкелеккә бирелә. Сәламәтлеге яхшы булмаса да, Тукай үзе көчле рухлы кеше. Шигърияте аны төшенкелектән тартып чыгара. Авырлыкларны, ялгызлыкны җиңеп чыгарга көч табып, «Мәхәббәт» (1909) шигырен иҗат итә.

(Укучы Тукайның «Мәхәббәт» шигырен сөйли.)

1 нче алып баручы. Шигырьдән күренгәнчә, нинди газаплы хисләр кичерә шагыйрь. Ә мәхәббәт ул шундый нәрсә: сөендерә дә, көендерә дә. Бер үк вакытта дәртләндерә һәм нинди генә сихри юллар язарга этәрми!

Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач,

Илаһи бер тәләззездән беренче кәррә тамган яшь

Яратканым, канымның көйгәне, хәсрәтле янганым,

«Сөям!»– дип әйткәнем, шунда кызарганым, оялганым.

(«Исемдә», 1909)

2 нче алып баручы. Бервакыт Г.Тукай Казанда «Сәйяр» труппасы куйган «Бәхетсез егет» (Г.Камал) спектаклен карый. Труппа белән дуслашып китә. Труппаның Чистай шәһәренә спектакль куярга барачагын белгәч, бик сөенә. Тукай труппаның җитәкчесе адашы Габдулла Кариевка бер әманәт тапшыра: «Чистайда минем бер таныш кызым бар, шуңа контрамаркалар җибәрәм», – ди. Әлбәттә, Г.Кариев әманәтне үти. Билетлар Зәйтүнәгә килеп ирешә, ул спектакльне бик яратып карап кайта. Ә Тукай исә үзенең бәхетле көннәрен шигырьләрендә күрсәтә.

(Укучы «Исемдә» шигырен  сөйли.)

1 нче алып баручы. Зәйтүнә Мәүлүдова үзенең «Автобиография»сендә болай дип яза: «Габдулла Кариев миңа ул очрашуында, «Һәдияне һәдия» дип язып, Тукайның фоторәсемен бүләк итте. Үз рәсемен дә бирде. Ялгышмасам, мин дә бер рәсемемне бирдем бугай. Көзен мин тагын Курсага укырга киттем». Һәм бу вакыйгадан соң 1908 елның 8 сентябрендә «Әл-ислах» газетасында Тукайның «Бер рәсемгә» дигән шигыре басыла.

Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына;

Мең вә миллион афәрин бу сурәтнең нәкъ кашына.

Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш?

Күр Ходайның кодрәтене, – бер күзең сал башына.

И кояш! Ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,

Гәр чагыштырсаң  йөзеңне син бу бит алмасына.

(«Бер рәсемгә», 1908)

2 нче алып баручы. Кызганыч, айлар, еллар үтә, ә гашыйклар бер-берсе белән күрешә алмыйлар. Моңа Габдулланың кыюсызлыгы, ә Зәйтүнәнең кыз бала буларак тыйнаклыгы сәбәп була һәм икесенең дә мөлкәтсезлеге тоткарлап тора. Бервакыт Зәйтүнә, «Сәйяр» труппасының артисткасы авыру сәбәпле, сәхнәдә аның ролен башкара. Спектакльдән соң Зәйтүнәне Кариев озата бара. Өйгә кайткач, чәй эчәләр, сөйләшеп утыралар. Шунда Кариев аңа: «Тукайдан сезгә күп сәлам. Тукай да Чистайга килергә калды, иртәгә үзе белән телефон аша сөйләшәм», – ди. Зәйтүнә аңардан Тукайны бик ныклап чакыруын үтенә, бик тә күрәсе килүен әйтә. «Тукайның сезнең хакта язган әсәрләрен күргәнегез бармы?» – дип сорый Кариев. «Юк, кайсы шигыре минем хакта?» – ди Зәйтүнә. Кариев Тукайның бер җыентыгын ача да шундагы  « …гә»  шигырен күрсәтә.

(Укучы «…гә» шигырен сөйли.)

1 нче алып баручы. Тукай үзенең сөйгәненә Мәҗнүн кебек гыйшык тота. Мәхәббәт хисеннән янган шагыйрьгә дөньяда яшәве җиңел түгел. Шулай да авырлыкларны, ялгызлыкны җиңеп чыгарга көч таба һәм «Мәхәббәт» шигырен иҗат итә.

(Укучы «Мәхәббәт» шигырен сөйли.)

2 нче алып баручы. Зәйтүнәне дә, Тукайны да димләүчеләр күп була. Шулай бервакыт Ф.Әмирхан, Зәйтүнәне Вафа Бәхтияровка димләп, хат җибәрә. Моны Тукай белә һәм шушы хәлдән соң аларның аралары ерагая. Г.Тукай үзенең серләрен Сәгыйть Сүнчәләйгә чишкәли. Сүнчәләйгә язган бер хатында Тукай болай ди: «Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да «үзе бирде» дип горурланам, кадерлим ул кулны!»

1 нче алып баручы. Тукайның авыруы тагы да көчәя. Дуслары аңа ярдәм итәргә тырышалар. Тукай Уфага китә. Ул анда Мәҗит Гафури белән очраша. Уфада озак тормый. Петербургка китәргә була. Петербургта Муса Бигиевта кунак була. Дуслары аны табибка күрсәтәләр. Табиб «кымыз эчәргә кирәк» дип киңәш итә. Тукай кабат Уфага кайта. Ул анда кымыз белән дәвалана, терелүенә ышана, әмма авыруы көчәя генә. 1913 елның яз аенда Тукай мәңгелеккә күзәрен йома.

2 нче алып баручы. Табигать язгы уяну шатлыгын кичергән апрель көннәрендә Казаннан чыккан «Тукай вафат» дигән дәһшәтле хәбәр бөтен татар дөньясын тетрәндерә. Зәйтүнә бу хәбәрне Чистайда ишетә. «1913 елның язында Тукай үлгәнен ишеткәч, бик еладым, бик борчылдым. Әкрен генә йөткерә башладым, ябыктым. Әни мине, Гөлсем апага ияртеп, профессорга күрен, дип, Казанга җибәрде. Фатих абый янына бардым. Әйе, иң элек килгәч тә зиратка чаптым. Тукайның кабере зиратка кергәч тә капканың уң ягында. Зур гына бер калайга «Шагыйрь Габдулла Тукаев» дип язылган. Мин кабер янында Коръән укып бик озак елап утырдым… Миңа бик күңелсез, бер нәрсәдән дә ямь таба алмыйм…» – ди. Кая гына барса да, Зәйтүнәнең күз алдыннан Тукай китми, төшләренә кереп йөдәтә. Укырга дип кулына кайсы гына басманы алса да, Тукайга багышланаган шигырьләр, мәкаләләр басылып тора.

1 нче алып баручы. Зәйтүнәнең язмышы җиңел генә бармый. Ул туган иленнән китәргә була. Кая гына барса да, үзе белән Тукай портретын йөртә. Ул ансыз яши алмый. Аны, димләп, Зәйнулла ишанның улы Кадыйрга кияүгә бирәләр. Зәйтүнәнең малае туа. Әйе, дөньяга яңа язучы туа! Ул язучының исеме – Атилла Расих. Зәйтүнә шигърияткә булган мәхәббәтен улына күчерә.

Укытучы. Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте бүгенге көндә инде җыр һәм музыка сәнгате кысаларында дәвам итә. Композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эльмира Галимова бөек шагыйребезнең 130 еллыгына багышлап Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә «Татлы хыял» җырына заманча клип эшләгән. Җырны да үзе башкара. Клипны режиссер Айдар Габдрахманов төшергән. Зәйтүнә образын – Алсу Фәйзуллина, Тукайны Алмаз Сабирҗанов башкара. Г.Тукайның чынга аша алмаган мәхәббәт тарихын җыр сүзләре тулысынча дәлилли. («Татлы хыял» җырына төшерелгән клипны карау. Х.Мөхәммәтшин сүзләре, Э.Галимова көе.)

2 нче алып баручы. Әйе, Тукайның мәхәббәте гүя иксез-чиксез диңгез, һәм анда ике кеше драмасы да, язучы язмышы да, заман трагедиясе дә ташып тора. Шушы олы мәхәббәт, гәрчә, ул «яратам» дип кычкырып әйтмәсә дә, шагыйрьгә халык хәтерендә сакланып калырлык шигырьләр язарга этәргеч биргән. «Тукай шул мәхәббәттән шатлык күрсә дә, кайгы күрсә дә, туташның шагыйрьнең шигыренә тәэсире өчен без баш ими хәлемез юктыр», – дип яза Гаяз Исхакый. Әйе, без Тукай һәм Зәйтүнәнең мәңгелек мәхәббәте алдында бүген дә баш иябез.

Алга таба якташ язучыбыз Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте турында китап чыгарган Мирсәй ага Гариф белән әңгәмә үткәрелә.

(Әдәби-музыкаль кичә «Тәфтиләү» җырын башакару белән тәмамлана.)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *