Укучы бала – камил шәхес

Сиринә Хәмидуллина,

Бөгелмә районы Зеленая Роща мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагоглар, психологлар бала тәрбияләүне өч этапка бүләләр. Беренче этап – туганнан алып биш яшькә кадәр. Икенче этап – биш яшьтән унике яшькә кадәр. Өченче этап – унике яшьтән алып уналтыга, кайбер белгечләр фикере буенча – унсигез яшькә кадәр. Соңыннан кеше мөстәкыйль, җаваплы тормыш белән яши башлый. Ата-аналар, балаларыгызны тәрбияләргә соңга калмагыз!

 Сау-сәламәт бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле чиксез зур. Мәсәлән, укучының мәктәпкә барасы килми, ул елый, карыша. Чөнки әнисе белән һәрдаим янәшә һәм үзара  тыгыз бәйләнештә булу – баланың табигый хәле. Димәк, ачыкларга! Ни өчен бала укырга теләми? Еш киреләнүнең сәбәбе – укучы баланың укытучы назыннан мәхрүм булуыннандыр, бәлки. Укытучының игътибары җитмәүдән… Бернинди дарулар, фитотерапия һәм организмны чыныктыру чаралары да укытучыларның күңел җылысын алыштыра алмыйлар. Үсеп килүче шәхеснең рухи тынычлыгы, нормаль психикасы ул – күпкырлы эшчәнлек нәтиҗәсе. Өйдәге “һава торышы” да хисләр, ихтыяр көче, игътибар, хәтер һәм акыл берлеген үз эченә ала. Кече яшьтәге мәктәп баласы аеруча яратуга, иркәләүгә мохтаҗ. Ата-аналар, балаларыгызны яратыгыз!

Бала күңеле бик сизгер! Хөрмәтләп эндәшсәгез, укучыда ышаныч хисе барлыкка килә. Ярату булмаганда, укучыларда укытучыларга һәм башка өлкәннәргә карата ышаныч хисе кими. Моның нәтиҗәсендә бала артык ярсу, алдакчы, вак карак, шикчел холыклы булып формалашырга мөмкин. Әти-әни, балаңны яратырга соңга калма! Үткән вакытны кайтарып булмас…

Укучы бала тәрбияләгәндә һәр минуты кадерле, чөнки балаларыбыз бездән үрнәк ала. Бала сезнең – копиягез, хөрмәтлеләрем! Укучыга карата нәфрәт хисләре, битарафлык, аны яратмауның нәтиҗәләре киләчәктә аның холкында чагылачак. Башка укучыларга файда китерү (укудан тыш эшчәнлек) юкка чыгачак. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында киң кулланылыш тапкан тамга-символлаштыру белән бәйле универсаль гамәлләр дә үтәлмәячәк. Әйдәгез, бергәләшеп “Әти, әни һәм мин”, – дигән күңелле спорт бәйрәме үткәрик. Кадерле ата-аналар һәм укучылар! Мин сездән балаларны китап укуга һәм аны өйрәнүгә күбрәк җәлеп итүегезне сорар идем. Мәктәп укучыга зур тәрбия бирә. Тәрбия – кешенең сәләтен үстерү, аңа белем бирү һәм эшкә өйрәтү, шулай ук кешелекле сыйфатлар формалаштыру максатында кешегә йогынты ясау ул. Авыл мәктәбе – сәламәтлек чыганагы. Ий, әти-әниләр, авырлыкларга сабыр итегез! Тавышыгызны күтәрмәгез. Тәмәке тартып гомерегезне кыскартмагыз! Сыйныф сәгатьләрендә, әхлак дәресләрендә укучыга, эчмә, тартма, наркотик кулланма, боларның бөтенесе организмга зыян китерә дип, аңлаттым. Балаларыбызны саклыйк! Әйдәгез әле, хөрмәтле әти-әниләр, начар укуның сәбәпләрен, гаилә күзлегеннән карап карыйк. Гаиләдәге низагларга килсәк, болар  – укучы балага негатив йогынты ясый торган ызгыш-талашлар. Әни кеше һәрвакыт баласының уй-кичерешләре, дуслары хакында хәбәрдар булырга һәм ярдәм кулын сузарга тиеш. Әти-әниләр, тату яшик!

Әйе, гаилә – тормыш мәктәбе. Тормышның кадерен белик, әти-әниләр! Җәмәгать, баланы ялганчы итү өчен бер-ике ялганлау да җитә. Тынычландыру өчен, иртәгә Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән Интернет урнаштырабыз яки ноутбук сатып алырбыз, дип алдаласаң, телефон шалтырагач,  балага: ”Мин өйдә юк”, – дип әйттерсәң, бала алдарга ярый икән, дип аңлап ала һәм тирә-юньдәгеләрне һич кызармыйча алдый башлый. ”Хәйләсез дөнья – файдасыз”, – дигән принцип белән яши башлый бала. Өй эшләрен күчерә башлый. Дәресләрдә начар билгеләр ала, көндәлегенең битләре еш ертыла, дәреслек онытылып өйдә кала. Ягъни ялганчы укучы өлгерешенә зәгыйфьлек китерә. Ә менә дөреслек ярдәмендә укучының тәртибе төзәлә. Ата-аналар, дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль булып, балалар тәрбиясен мәктәпкә генә тапшырмагыз!

 Җәмәгать! Макулатура җыю һәм бакча эшләре вакытында да сездән ярдәм көтәбез! Язын мин шау чәчәктә утырган чия, карлыган, балан агачларына карыйм. Әгәр коры, явымсыз яз булса һәм агачларга су сипмәсәң, җимешләр булмый. Укучы бала да шулай ук. Мәктәп укучыларга прогресс, белем, фән юлыннан барырга өнди. Физика, химия, биология – табигать фәннәрен кызыксынып укысыннар. Чөнки авылның матди хәлен яшьләр генә үстерә алачак. Кызганычка каршы, бу мәсьәләгә карата әти-әниләр игътибарлы түгел.

Кадерле әти-әниләр! Минем уйлавымча, безнең үзебезгә нык тырышырга кирәк, чөнки бу сынауларны үтү безне максатыбызга илтәчәк. Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен күркәм итеп тәрбиялик!

Комментарий

  1. Сирина Хамидуллина

    Аннотация.Цель школьного вечера авторы видят в возрождении и утверждении системы традиционных духовно-нравственных ценностей через тему семьи и школы.В статье рассматривается взаимодействие мира взрослых и мира детства.»Укучы бала»(ученик,ученица)-личность. Статья посвящена широкой читательской аудитории.Состоит из двух частей.Инновационные технологии в литературном образовании необходима.В статье раскрывается значение понятий «метод»,»технология»,»инновация»,указываются виды технологий,говорится о целесообразности и пределах их использования в родительском собрании.Огромное спасибо за ваши комментарии.С уважением,Хамидуллина Сирина Марсовна

  2. Юнысова Резеда Дависовна

    Тема на самом деле актуальна на сегодняшний день.Проблема не только в родителях,а в обществе в целом.

  3. Методик берләшмә җитәкчеләре

    Хезмәттәшебез Сиринә Хәмидуллинаның тәкъдимнәрен барыбыз хупладык.Клара Булатова да безнең белән килешә.Катнашучының хезмәте безнең өчен бик кадерле һәм үрнәк эш.Жюри членнарына зур ихтирам белән, хезмәт алдынгылары.Эшләрне бәяләгән вакытта игътибарлы һәм җәмәгатьчелек фикеренә дә мөрәҗәгать итү тәкъдим ителә!!!

  4. Латыфуллина Диана

    Сирина Марсовно очень творческий и светлый,добрый человек!Она меня учила.Я всегда любила ее урок.Она многому меня научила.Она очень любит детей и их родителей.Она очень хорошый учитель.Я хочу,что бы таких педагогов было больше!Я желаю,что бы Сирина Марсовна победила в конкурсе»Учитель года 2015,,

  5. Раиса Габдулловна, г.Пермь

    В данной статье поднимается очень важный вопрос, каким должен быть учитель, о том что он должен не просто обучать своему предмету, но прежде всего любить детей, быть всесторонне развитым и нравственным человеком. Уметь подобрать ключик к каждому ученику. Ведь действительно, от этого зависит качество обучения, а также развитие ребенка, какая у него будет нравственность, насколько успешной будет его дальнейшая жизнь.
    «Əти-ǝни, баланӊы яратырга соӊга калма! Yткǝн вакытны кайтарып булмас…»- обращается автор статьи и к родителям.
    Как педагог, я считаю, что статья Сирины Марсовны очень важная и полезная для учителей, родителей и воспитателей.

  6. Харисова Н.Х

    Данную работу использовали в работе с родителями детского сада.Желаем удачи , новых педагогических идей и новых разработок по ФГОС.

  7. Равина х.р

    Сирина Марсовна — самый добрый учитель татарского языка и я желаю ей победы .я согласна с ее мнением

  8. Байбекова Г.А.

    Автор гаиләдә бала тәрбияләүдә игүтибар итәсе мөһим мәсьәләләргә кагыла. Аның фикеренчә, укытучы да. әти= әниләр дә бала күңелен аңлап эш итәргә тиеш. Ярату, хөрмәтләү, әти — әниләрдән яхшы үрнәу күрү булганда гына рухи яктан сәламәт бала тәрбияләргә мөмкин дигән фикер алга сөрелә.

  9. Ученики

    Татарский язык — интересный предмет,позволяющий пополнить наши знания . И Сирина Марсовна помогала нам получать эти знания на протяжении многих лет . Каждый урок дарил нам новые открытия и углублял наш интерес к родному языку нашей республики .Каждый житель Татарстана обязан знать татарский язык .Спасибо вам,Сирина Марсовна,что дарили нам эти знания ! Желаем удачи !

  10. Галяутдинова Светлана

    Хамидуллина Сирина Марсовна работает учителем татарского языка и литературы в МБОУ Зелено-Рощинской ООШ. Сирина Марсовна — ответственный, любящий свое дело педагог. Она всегда готова прийти на помощь. В учениках развивает творчество, любовь к татарскому языку, желание учиться. Желаем ей здоровья, успехов в работе, новых достижений.

  11. Вера Лысенкова

    Сирина Марсовна преподавала татарский язык у меня в школе. Очень талантливый, умный и добрый учитель, способный привить любовь к своему предмету. Уроки Сирины Марсовны интересны, понятны, дают много полезных знаний и умений. Мы Вам благодарны и желаем победы, которую Вы заслужили !

  12. Сирина Марсовна преподавала татарский язык у меня в школе. Очень талантливый, умный и добрый учитель, способный привить любовь к своему предмету. Уроки Сирины Марсовны интересны, понятны, дают много полезных знаний и умений. Мы её очень любим и желаем победы!

  13. Ләйсән ,Гөлфия

    Авыл укытучыларына зур игътибар биргәннәре өчен хөкүмәтебезгә зур рәхмәт.Чөнки мөгаллимәне канатландырып, эшенең нәтиҗәсен күреп торганда гына , югары нәтиҗәләргә ирешеп була.Рәхмәт ,Сиринә апа.

  14. Айсылу Фарзутдиновна ведущий библиотекарь отдела татарской литературы и краеведения Центральной библиотеки города Бугульмы

    В современном воспитательном процессе библиотека и школа идут рука об руку. И это во многом зависит от преподавателя. Сирина Марсовна является не только преподавателем татарского языка и литературы, но путеводной звездой в мир татарской литературы и познаниям этого языка. Благодаря ей многие ученики не только читают книги татарских писателей, но и участвуют в различных краеведческих конференциях и конкурсах. Меня очень радует, что в нашем районе преподают именно такие учителя как Сирина Марсовна. Я очень благодарна ей за её терпение и усердие и желаю чтобы она вновь и вновь радовала нас своими победами и победами своих учеников.

  15. Сирина Марсовна очень ответственный и креативный учитель. Как женщина, как мусульманка она показывает лучшие качества в педагогической сфере. Желаю ей счастья , успеха и победы .

  16. Сирина Марсовнп очень ответственный и креативный учитель. Как женщина, как мусульманка она показывает лучшие качества в педагогической сфере. Желаю ей счастья , успеха и победы .

  17. Ахмадеева Гульнара Казбековна

    Я считаю что тема затронутая в данной статье является одной из самых важных в воспитании детей и как ни когда актуальна в наши дни. Спасибо.

  18. Дөрес, Сирина апа, әйтәсез. Бүген бик күп эти-эни баланы мэктэпкэ алып килгэндэ, аны анда укыталар да, тәрбиялилэр дэ дип көтэлэр. Соңыннан нэрсэдер ошамаса, кем гаепле? Мэктэп хэм укытучылар. Э бит тэрбия ин беренче гаилэдэн башлана! Мэктэбнен роле хиччиксез бик зур! Эммэ ин мохиме бала уз эти-энинен мохаббэтенэ, контролена, игътибарына мохтаж! Шунын очен эти-энилэр, мэктэп укытучылары, администрациясе белэн бергэлэп эшлэргэ тиеш! Мэсэлэн, укытучы дэрестэ теманы яхшы анлатса да, а баланын ойдэ кирэкле шартлары булмаса (ул бэлэкэй сенлсен, яки карт эбисен караса, ата-анасынын берсе эчсэ), ничек ул ой эшен эшли алыр?!

  19. Тазиева Рима Мухтаровна

    Сиринә Марсовна бүгенге көн күзлегеннән чыгып, бик актуаль проблема күтәргән. Чыннан да, балаларыбыз ана назыннан, ата тәрбиясеннән һаман читләшә бара. Әти-әниләрнең бөтен кайгысы эшсез калмасам иде, гиаләмне тәэмин итә алсам иде дигән уй белән көн күрә. Мәктәптә бер укытучы гына никадәр тырышмасын, ата-ана назын да, балага булган мәхәббәтне дә алыштыра алмый. Җыелышларда Сиринә Марсовна күтәргән борчылуларны алга салып сөйләшү кирәк. Балаларыбызны дөреслеккә таянып, үзебезнең мисалда тәрбияли алсак, ата-ана бурычын үти алыр идек.
    Сиринә Марсовна, мәкаләгез өчен рәхмәт, һичшиксез эштә таяныч булырлык һәм ул үз укучысын табар дип ышанып калам.Эшегездә уңышлар телим.

  20. Кашапова Х.И.

    Материал пользуется спросом, а также автор имеет личный сайт sirina-tatar.ru.

  21. Виолетта Александровна

    Сирина Марсовна отличный педагог!
    Очень любит свою работу, с заботой и вниманием относиться к ученикам. Постоянно работает над повышением своих педагогических знаний, за это я и люблю её как своего преподавателя. Успехов в победе!!!

  22. Насыбуллина Лилия Гиздулловна

    Автор шигырьләр, әкиятләр,хикәяләр дә яза.Алар барысы да бала тәрбияләү эшендә бик әһәмиятле.Бүгенге көндә гаилә тәрбиясенә игътибар бик актуаль булып тора.Бу мәкалә шушы сорауларга җавап бирә.

  23. Валеева Гөлнара Габделәхәтовна

    Бүгенге көндә әти-әниләр һәм мәктәп тыгыз элемтәдә эшлиләр. Башкача мөмкин дә түгел. Безгә, укытучыларга, балалар белән эшләгәндә тырышлык, сабырлык таләп ителә. Әти-әниләр җыелышын үткәрү — тагы да җаваплы. Әлеге материал бик эчтәлекле, файдалы мәгълүматларга бай. Сезгә алга таба да иҗади уңышлар телим.

  24. Зульфия Исмагилова

    Мәктәпне тәмамлау алдыннан бер укучы балачагының иң тирән кичерешләре турында менә нәрсәләр сөйләгән иде:»Әнием бик каты авырганда, миңа җиде яшь иде. Әтием төннәр буе авыру янында утырып чыга. Шунысы бик истә калган. Ничектер, бер көнне таң атканда уянып киттем. Әниемнең сулышы авырайган, әтием аңа таба иелгән, күзләрендә шундый да борчулы хәсрәт, шундый да әрнү, шундый да өзелеп ярату чагыла иде, Менә шунда минем алда кеше тормышының билгесез ягы — тугрылык, бирелгәнлек ачылып китте. Әтиемне шул көннән башлап чын — чынлап ярата башладым шикелле.
    …Ун еллап вакыт үтте.Әти — әнием бер — берсенең күзләренә генә карап, ярты сүздән дә аңлашып яшиләр. Әниемне мин ниндидер аерым бер ярату белән яратам. Минем аның киңәшен тыңламаган һәм ялган сөйләгән чагым булмады.Күзләренә караган саен, мин кешедәге мәхәббәт ялкынының сүрелмәвен күрәм…»
    Чыннан да, мәкаләдә авторның: «Өйдәге “һава торышы” да хисләр, ихтыяр көче, игътибар, хәтер һәм акыл берлеген үз эченә ала.Балаларыбыз күңелендә сүзләребез, эш — гамәлләребез һәм хисләребез белән нәрсә калдырабыз?,»- дип язган юллары югарыдагы сүзләрнең мәгънәсе турында уйландыра.
    Гомере белән кешелек рухының ата — ананың балага булган бәһасез байлыгын үстергән, үз — үзен тәрбияләгән кеше генә үз балаларын тәрбияли. Сиринә Марсовна күңелендәге үз образын — кешелек матурлыгының чын образын — тасвирлауга сәләтле бердәнбер куәтле рухи көчтән — мәхәббәт байлыгыннан файдалану ысулларын хезмәттәшләренә аңлата барып, төпле киңәшләрен ачып бирә. Укучы шәхесе үзенчәлекле. Л.Н.Толстой язганча, бала тәрбияләүнең асылы үз — үзеңне тәрбияләүдән гыйбарәт. Тәҗрибәле, һәрьяктан камил авыл мөгаллимәсе,минем уйлавымча, халкыбызның күренекле шәхесе Ризаэддин Фәхреддиннең “Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) исемле китабына — укытучы сүзенә ачык билгеләмә бирүче хезмәтенә таянып эш итә. Җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап. “…Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктәр, – дип яза галим,- ә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә – җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулының мөһим бер шартыдыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл кеше җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр…”.Мөгаллимлек эше белән халкына хезмәт итәргә алынган шәхес үз үрнәгендә милләтебезне тәрбияләргә алынганлыктан, барлык вазыйфаларны да җиренә җиткереп үтәргә бурычлы. Р.Фәхреддин күрсәткән максатка ирешү юлында уңышлар Сезгә, хөрмәтле Сиринә Марсовна!
    Татарстан Республикасы
    Әлмәт шәһәре 1нче лицей-интернаты
    муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе

    Исмәгыйлева Зөлфия Минсалих кызы
    югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  25. София Сибагатуллина

    Ата-аналар белән эшләү зур тәҗрибә сорый.Укытучыга әти -әниләрне дә һәм укучы балаларны да тәрбияләргә туры килә .Иҗади уңышлар һәм күңел тынычлыгы телибез.Сиринә Марсовна ! Тәрбияче- Аллах.. Сезгә зур ышаныч белән,әти-әниләр.

  26. Гөлфия Абдуллина

    Сирина Марсовна балаларның яраткан укытучысы. Һәрдаим ата-аналар белән эшли. Һәр укучыга шәхес итеп карый. Алдагы конкуста уңышлар телибез.

  27. Софронова Г.А.

    Сирина Марсовна учила моего сына Кирилла. Научила русско-язычных детей разговаривать, читать и писать на татарском языке. Помогала Кириллу учить стихи. Сирина Марсовна очень любит родной язык. Желаю творческих побед и победить в конкурсе «Учитель года 2015».

  28. Синяшина И.В.

    Сирина Марсовна преподавала татарский язык у моих детей — сына и дочери, а также неоднократно сопровождала их на олимпиады в Казань. Хочется отметить ее как грамотного педагога, любящего и знающего свой предмет, а также ее человеческие качества, такие как доброта, забота, любовь к детям.
    Хочется, чтобы больше таких педагогов.

  29. Наталья

    Я полностью согласна с точкой зрения Сирины Марсовны. Очень приятно, что педагог имеет индивидуальный подход к своим ученикам и уважает, выделят личность в ребёнке.

  30. Мухаметшина Л.Н.

    Сирина Марсовна творческий учитель. Любит учеников, родителей и свой предмет. Участница Международного женского конгресса. Желаем успехов в работе и новых педагогических идей.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *