Укытучыга хөрмәтне бала гаиләдә үк күрергә тиеш!

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?

Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА,

Кукмара районының Н.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 2 ел.

Укытучы – җиңел һөнәр түгел. Бар кеше дә балалар акылында фәнгә, әйләнә-тирә дөньяга мавыгу һәм кызыксыну уята алмый. Укытучы һөнәрен сайлаучыларны күреп сөенергә кирәк. Җәмгыять өчен файдалы хезмәт кешесе тәрбияләү һәм талантларны үстерү өчен шартлар булдыруга Татарстанда зур урын бирелә. Бу – 2030 елга Татарстанның үсеш стратегиясендә дә төп бурыч.

Хәзерге заман мәктәп укытучысына тирән гыйлемле, төпле акыллы булу гына җитми, ул заман белән бергә атларга һәм рухи яктан көчле иҗади шәхес булырга тиеш. Иҗат эше якын булган очракта гына бер дәрес икенчесенә охшамас, төрле алымнар һәм күнекмәләр белән тулы булыр. Ә бу үз чиратында, укучыда дәрескә карата кызыксыну уята. Укытучы компетентлы шәхес булырга тиеш. Тәүлектәге бер генә сәгатьне дә, мәктәптәге бер генә минутны да файдасыз үткәрергә яратмаучы буларак әйтәм мин моны.

Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм әти-әниләр өчен дә, мәктәп өчен дә зур байлык һәм абруй чыганагы.

Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көнне уйлап хезмәт итәргә, һәр эш нәтиҗәле булсын өчен тырышырга тиеш. Укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы итеп санаудан азат булсын иде. Укытучыларның иң зур ялгышы дип, үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләү дип саный, чөнки кайбер өлкәләрдә укучылар укытучыдан да күп мәгълүмат белергә мөмкин, һәм моңа сөенергә генә кирәк дип саныйм. Четерекле сорауларны чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип уйлаудан да куркырга кирәк. Укытучы тәҗрибәдән акыл алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле. Мөгаллимнең абруе саклансын өчен укытучы туктаусыз белемен арттырып торырга тиеш. Чөнки замана укытучы алдына зур таләпләр куя. Әлеге таләпләр алдында югалып калмас өчен, укытучы белемле, алдынгы карашлы булсын, бөтен мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзләштерсен, матбугаттан, китаптан аерылмасын иде.

Икенчедән, укытучыга хөрмәтне бала гаиләдә үк күрергә тиеш. Төп тәрбияне мәктәп бирергә тиеш дип уйлаучы әти-әниләр ялгыша. Мәктәп гаиләдә сеңдерелгән рухи кыйммәттләрне ныгыта гына ул.

Өченчедән, укытучыга үз мәктәбендәге коллектив һәм җитәкчесе терәк булырга тиеш. Юк кына сәбәпне күпертеп, арттырып шикаять язучы әти-әниләр дә юк түгел. Әгәр бер-береңә теләктәшлек, ярдәмләшү юк икән, яклау булмаса, ялгызыңа гына абруеңны саклавы бик кыен.

Дүртенчедән, мәктәптә бәхетле укытучы эшләргә тиеш дип саныйм. Үз эшеңнән тәм тапмасаң, бирелеп эшләмәсәң, нәтиҗәсе дә булмый, хөрмәт тә казана алмыйсың. Ә синдәге канәгатьсезлек хисе балаларга да күчүе бар. Баланы кешеләрне яратырга өйрәтергә кирәк. Кешеләрне, кешелекне яратмаучы балалар хәзерге заманда бик күп. Гаиләдә ялган, имансызлык күреп үсмәсен. «Укытучы апаң нәрсә әйтер, алай ярамас бит», – дип тәрбияләү начарга илтми.

Баланың киләчәген укуына карап кына ачыклап булмый торган заман килде. Яхшы укып та, үзен таба алмаган кешеләр күп. Өстәвенә, игътибарны укудан читкә юнәлтүче факторлар бихисап. Шунлыктан укытучының эшчәнлеге баланың фәнне яхшы үзләштерүенә генә юнәлдерелгән булмаска тиеш, ул аңа рухи тәрбия дә бирергә тиеш.

Әлеге мәкаләне язарга утырыр алдыннан сораштыру үткәрдем, «Укытучы нинди булырга тиеш?» дигән соравым, сораштыру әти-әниләргә һәм укучыларның үзләренә бирелде. Уйланырга мәҗбүр итә торган, тирән фикерле җавапларны сезгә дә җиткерәм.

Рания Садыйкова (улы Кәрим I сыйныфта укый):

– «Укытучы апаңны тыңла», – дип һәрвакыт әйтеп торам, мин укытучылар яклы. Минемчә, укытучы, бала, ата-ана – ул өчпочмак, укытучы белән ата-ана бер сүздә булганда, балага да рәхәт, максатка ирешү дә җиңелрәк.

X сыйныф укучысы Айсылу Фәхретдинова:

– Кырыслыгы, таләпчәнлеге аркасында, укытучыларны өнәп бетермәүче яшьтәшләрем бар. Миңа калса, алар шулай үзләренең ялкаулыгын акламакчы була. Алар фикеренчә, укытучы – начар, мин – ялкау түгел. Укучы укытучыдан бераз куркырга, шүрләп торырга тиеш. Минем өчен укытучым әти-әни кебек, киңәшчем, булышчым, үз урыныңны табарга ярдәм итүче, хөрмәтле кеше.

Педагогик эшчәнлегемә иң якын канатлы сүзләрнең берсе – В.Ключевскийның «Яхшы укытучы булыр өчен, нәрсә укытасың шуны һәм кемгә укытасың шуны яратырга кирәк», – дигән сүзләре. Әлеге фикердәге ике төп төшенчә сакланса һәм бергә бербөтен итеп алып барылса, укытучының абруе югары булыр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *