Яклап тормасаң, саклап тормасаң, сөю канаты давылда сына

(Өлкән сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү)

Клара ГАРИПОВА,                                                

Биектау районы Суыксу урта  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

 

Максат: әти-әнигә, гаилә әгъзаларына хөрмәт тәрбияләү; гаилә, ата-ана бурычы турында бөек акыл ияләренең фикерләре белән таныштыру; егетләргә һәм кызларга мәхәббәт, гаилә тормышына  мөнәсәбәтләрен, үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек тудыру; үзара ышанычка, хисләр  сафлыгына, җаваплылыкка нигезләнгән гаилә генә бәхетле булуына төшендерү.

Җиһазлау: пар аккошлар сурәтләнгән картина; аудиоязмада «Ике аккош» җыры (Б.Гайсин көе); слайдларда бөек акыл ияләренең фикерләре язылган; гаилә корганда яшьләргә теләк-киңәшләр язылган таратма материал.

Талгын гына «Ике аккош»җыры яңгырый. Музыка астында шигырь укыла.

Пар кошларда пар канатлар,

Кошлар нинди бәхетле.

Кешеләр татысын иде

Менә шундый бәхетне.

Пар канатлы булсын иде

Кешеләрнең язмышы.

Һәркемнең дә булсын иде

Гомер үтәр юлдашы.

Укытучы. Ходай тәгалә җиргә җан ияләрен парлы итеп яраткан. Кошларны да, хайваннарны да, кешеләрне дә. Нәсел дәвам иттерү өчен, тормыш иткәндә, бер-береңә таяныч, терәк булыр өчен. Сез, укучылар, барыгыз да бик бәхетле, тигез, пар канатлы гаиләдә үсәсез. Әти-әни назын, кайгыртуын тоеп яшәү – иң зур бәхет ул. «Гаилә – дәүләт нигезе» темасына  язылган иншаларыгыздан, проект эшләрегездән күренгәнчә, барыгыз да гаиләләрегездә җылылык тоеп яшисез, әти-әниләрегезгә чиксез рәхмәтлесез. Әйдәгез әле, укучылар, язмаларыгызга салынган уй-теләкләрегез, хисләрегез белән уртаклашыйк әле. (Иншалардан өзекләр белән танышу).

1 нче укучы. «Гаилә ул – җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә әни кеше өйдә матурлык, җылылык тудыра, үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын балаларына бирә.

Гаиләм – минем өчен сыенырлык  җылы учак, тыныч почмак. Әти-әнием, кадерле энекәшем – олы таяныч, иң ышанычлы, сыеныр кешеләрем. Ни генә булмасын, мин гаиләм почмагында ял итә, рухи көч, дәрман җыя, авыр чакларда күңелемне бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый алам.

Мин үземне бик бәхетле гаиләдә яшим дип саныйм,  чөнки гаиләбезнең үз традицияләре бар.

Табигатькә ап- ак карлы, буранлы кыш җиткәч, агачларны бәс сарган чакта, бергәләп чаңгы шуарга барабыз. Авылыбызның киң кырларын иңлибез, текә-текә ярлардан шуып уйныйбыз. Әтием – безнең өйдә иң шәп чаңгычы. Аңа карап, тагын да дәртләнебрәк шуабыз, аны узарга тырышабыз. Әнием дә әтиемнән калышмаска тырыша, тик бераз шуып төшү белән, «куян тота» – кар көртенә чума. И кызык була шунда! Без энем белән рәхәтләнеп көлешәбез. Ә әти ярдәмгә ашыга. Әниемне кар көртеннән тартып торгыза, өс-башын кага. Бер-берсенә карап елмаялар. Аларның шулай яратышып яшәүләрен күрү – безнең өчен зур бәхет.

Һәр яңа туган көнгә шатланып, мин бер үк сүзләрне кабатлыйм: «Ходаем, мине бу бәхеттән аерма. Әти-әниемә, туганнарыма сәламәтлек бир. Дөньялар тыныч булсын. Һәр бала, минем кебек, бәхетле, тату гаиләдә яшәсен, ата-ана назыннан мәхрүм булмасын, ятимлек ачысын татымасын.»

Тагын бер-ике укучы үз теләкләре белән иншаларын укырга мөмкин.

Укучылар әзерләгән презентацияләр аша гаиләләр белән таныштырыла, «Гаилә – дәүләт нигезе» конкурсында призлы урын яулаган гаилә турында видеоязма күрсәтелә.        

Укытучы. Сезнең чыгышларыгыздан соң, әти-әниегез янында бик рәхәт булуына тагын бер кат инандым. Әти-әни ышыгында яшәү – ул, әлбәттә, бик рәхәт, әмма сезнең үзегезгә, тиздән гаиләләр корып, балалар үстереп, мөстәкыйль көн итәр чак җитәр. Мәхәббәт, дуслык турында сөйләшүләр, фикер алышулар күп булды. Гаилә кору, балалар тәрбияләү, ир белән хатын вазифасын дөрес үтәү аерата да җаваплы, четерекле хезмәт икәнлеге турында күзгә-күз карашып сөйләшер чак җитте, дип уйлыйм.

«Гаилә бит әзер килеш бирелми, ул да төзелә, һәм биредә бернинди хокук та, бернинди вазифалар да әзер килеш бирелми, алар үзләреннән-үзләре, берсе икенчесеннән килеп чыгалар. Шунда гына ул нык та, шунда гына изге дә була. Гаилә исә мәхәббәтнең армас-талмас тырышлыгы белән төзелә», – ди  Ф.М.Достоевский.

Әти-әниләрегез, һәркемгә дә үрнәк булырлык гаиләләр төзеп, сезне бәхетле иткәннәр. Сезнең алда да шундый җаваплы бурыч тора.

Ничек итеп үзеңә тиң пар сайларга?

Никах нәрсә ул?

Ир белән хатын вазифасы нидән гыйбарәт?

Әти нинди булырга тиеш?

Ана булу сәнгате ничек аңлатыла?

Менә шундый четерекле сорауларга җавап табарга, җитди сөйләшүгә чакырам мин сезне.

Бу сорауларга җавап эзләгәндә, укучыларның үз карашлары, фикерләре тыңлана.

Укытучы киңәш формасында  психологлар фикерен җиткерә, нәтиҗә ясап бара.

Ничек итеп үзеңә тиң пар сайларга?

Тормыш иптәшен сайлаганда ялгышмас өчен, нәрсә таләп ителә соң?

Моның иң беренче шарты – чынлап та, сиңа гомер юлын ахыргача бергә атлардай, кайгыны да, шатлыкны да һәрвакыт синең белән уртаклашырга әзер торучы кешене табарга тырышудыр, мөгаен. Булачак ир белән хатын өчен бик нык сыналган мәхәббәт тойгысы, тормышка карашлар бердәмлеге дә бик әһәмиятле.

Тормыш иптәшен сайлаганда, башта хәләл җефетең булачак егет яки кызда кеше хәленә керә белү сыйфаты ни дәрәҗәдә формалашканлыгын аңларга тырышыгыз.

Никах нәрсә ул?

Никахның бер исеме гакед (ягъни ике тол – ир белән хатын бер-берсенә бергә яшәү өчен вәгъдә бирү) була. Исламча никах, гаилә төзү мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә корылырга тиеш. Ир – хатынына, хатын иренә чын күңелдән җаны-тәне белән мәхәббәт итсен, мәрхәмәтле, шәфкатьле булсын, ир – хатын хакын, хатын ир хакын белеп яшәсен.  Гаилә төзегән ир белән хатын күркәм холык, йомшак сүз, татлы тел белән гүзәл рәвештә булып,  бер-берсенә бирелгән вәгъдә, мәхәббәт, мәрхәмәтнең җимеше күңел түрендә мәңге сакланырга да, тышка да чыгарга һәм тормышта күренергә, шуның җылысы балаларына да,  ике якның ата-анасына да ирешеп, зур тәэсир итәргә тиеш. Коръәндәге Ниса сүрәсенең  18 нче аятендә, хатыннарыгызга күркәм мөгамәлә итегез, диелгән.

Ир белән хатын вазифасы нидән гыйбарәт?

Никахтан соң ир белән хатын үз вазифаларына эш башлыйлар, ләкин һәр икесе үз вазифаларын яхшы белергә тиеш. Билгеле, ир өстенә гаиләнең торак урынын, кием-салымын, ашау-эчүен, тыныч, рәхәт яшәүләрен саклау, тәэмин итү йөкләнә.

Хатын вазифасы – ирне хөрмәтләп яшәү, балаларга яхшы тәрбияче булу.

Әти нинди булырга тиеш?

Безнең заманда әти булу элеккегә караганда кыенрак. Хәзерге вакытта әти кешенең «тумыштан килгән» гаиләгә баш булу хокукы, нәселдән килгән абруе юк. Атаның «тумыштан килгән» абруе яулап алынган авторитет белән алыштырыла.

«Әти кешенең акыллылыгы – балаларга иң тәэсирле үгет-нәсихәт ул», – дигән Демокрит.  Бу сүзләрдә чын дөреслек хөкем сөрә.

Малай өчен ата – үрнәк, бала аңлымы, аңсыз рәвештәме әтисенә охшарга тырыша. Кече яшьтән кабул ителгән нәрсәләр еш кына бөтен гомер буена саклана һәм шактый дәрәҗәдә яшь ирнең үзен ничек (әйбәт яки начар) тотуын билгели. Әти кеше малайга үзендә кыюлык, чыдамлык, киң күңеллелек һ.б.ш. кебек ирләргә генә хас характер сыйфатлары булдырырга ярдәм итә.

Кыз бала өчен әти – беренче чын ир-ат үрнәге, ирләрнең үз-үзләрен тотышына беренче уңай (яки тискәре) үрнәк. Әти кешенең яхшы үрнәге белән аның кызы корып җибәргән бәхетле гаилә арасында турыдан-туры бәйләнеш, күзгә бәрелеп торган бәйлелек бар дип уйларга кирәк.

Әти – тормыш мәшәкатьләрен хәл иткәндә, гаиләнең көче, акылы, таянычы. Ул —  балаларның акыллы, гадел дусты. Аның күзәтүе һәм яклавы астында яшәү балаларга рәхәт һәм күңелле. Әти кешенең балалар белән бергә булуы һәм аның үрнәге балаларда, аларның эш-хәрәкәтләрендә һәм максатка омтылышларында ышаныч тудыра, аларны тормышта ялгыш юлга кереп китүдән саклый.

Ана булу сәнгате ничек аңлатыла?

Дөньяның бөтен горурлыгы – аналарда. Кояштан башка гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәттән башка бәхет юк, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк, анадан башка шагыйрь дә, герой да юк.

                                                                                        М.Горький

Ана булу сәнгате аналардан кызларга күчә. Әйе, әйе, нәкъ менә сәнгать. Чөнки ана белергә, аңларга, эшли алырга тиешле барлык нәрсәләр, гадәти өлгерлек һәм күнекмәләр генә булмыйча, күбрәк сәнгатькә тартым. Ананың эшчәнлеге бөек мәхәббәт белән рухланган булуы өчен генә дә аны сәнгать дип атарга мөмкин. Ана булу – иң югары сәнгать ул.

Ананың төп бурычы – аңлау. Үзенең баласын аңламаучы ана – трагедия ул.

Болай булырга тиеш:

Сабый чакта: бала өчен ана – коткаручы, яклаучы, юатучы.

Зуррак яшьтә – киңәшче, остаз, юатучы.

Үсеп җиткәч: әни – дус, әни – юатучы.

Биш яшьтә дә, илледә дә күкрәгенә башыңны куеп еларлык кеше булырга тиеш.

Бу, чыннан да, шулай. 9 нчы сыйныф укучысының  иншасын укыгач, мин дә шул фикернең хаклыгына тагын бер кат инандым. Аның язмасыннан өзек белән сезне дә таныштырырга телим. «Әнием! Син минем иң якын кешем, сердәшчем, дустым. Мин бары тик синең белән генә эч серләремне бүлешә алам. Синең киңәшләрең миңа һәрчак ярдәм итә. Инде җиткән кыз булып үсеп җиттем. Миңа һаман баласытып карамыйча, үскәнемне күреп, күңелемне аңларга тырышканың өчен рәхмәт сиңа. Минем күңел дөньямның тирбәлгән чагы. Дус кызларыма сөйләмәгән серләремне дә синең белән бүлешәм. Мин беләм: син һәрчак дөрес киңәш бирәсең, туры юл күрсәтәсең, күңелсезлекләргә юлыктырмыйсың.»

Бүген без  матур, тату, бәхетле гаилә коруның кайбер серләрен белдек. Бу темага сезне кызыксындырган сорауларга тулырак җавапны түбәндәге

китаплардан таба аласыз: Г.П.Разумихина «Гаилә дөньясы», И.В.Гребенников «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе», В.И.Зацепин «Гаилә тормышы».

       Йомгаклау сүзе.

Ничек кенә булмасын, элек-электән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң ныгы булып гаилә санала. Бер-береңә тугрылыклы булу, мәхәббәт, уртак хезмәт, балалар тәрбияләү – гаиләнең нигезе.

Укучыларга  теләк-киңәшләр язылган открыткалар таратыла.

Егетләргә 

Күзегез төшкән кызга «Яратам» дияргә ашыкмагыз. Сез әле хисләрегезнең ныклыгына үзегез дә ышанып бетмисез. Ә кыз бала тиз ышанучан була. Егет кеше, кызлар белән танышканда, «кызык  өчен» генә яки берәрсенә «үч» итеп, шаярып кына сүз кушарга тиеш түгел.Әле бер кызга, әле икенче кызга мәхәббәт белдергән егетләр, үзләре дә сизмәстән, иң матур хисләрен теләсә кемгә учлап-учлап сибеп, бушап калалар. Гаилә корыр вакыт җиткәч, өйләнергә кыз эзләгәндә, аларның идеаллары тупаслана, кемне сайларга белмичә аптырап йөриләр. Тәрбияле егетләр үзләре сайлаган кызга кагылмыйлар, мәхәббәтләрен саф, чиста саклап, туй түренә алып киләләр. Хатын-кызга җиңел караган ир кеше, гомумән, эштә дә, гаиләдә дә әйбәт була алмый.

Сез инде матур, иң тырыш, иң әйбәт кызга өйләндегез, ди. Уртак бәхетегез гомерле булсын. Гаилә ир кешедән нык характер, аек акыл сорый. Гаилә корабы нык кулларга гына буйсына.

Кызларга:

Чәчәктән чәчәккә очып кунган күбәләк шикелле, бер кыздан икенчесенә күчеп йөргән егетләр тирән хисләрне аңлый, уртак мәхәббәтнең бөтен кайнарлыгын, дуслык һәм бер-береңә туган хиснең чисталыгын бәяли белмиләр. Кызларны алдап йөргән егетләр үзләрен генә яраталар, алар сөйгән кызларына олы бәхет бүләк итә алмыйлар.

Үзеңә пар сайлаганда, аның белән язмышын бәйләгәндә, кыз бала егетнең характерын, зәвыкларын, эчке дөньясын белергә тиеш. Тыйнак, күзгә бәрелеп тормаган егетләр тормышта ышанычлырак булалар.

 Ә кияүгә чыккач, ягымлы, тырыш, чиста һәм өлгер бул. Иреңнең әти-әнисен һәм туганнарын якын ит. Ачык йөзле, тәмле телле бул.

«Ике аккош» җыры көенә Ш.Җиһангированың «Гомерләрне ашыктырма икән» шигыре укыла.

Гомерләрне ашыктырма икән, –

Ул үзе дә тора үтәргә.

Тугры юлдаш сайлый белү кирәк

Тормыш юлын бергә кичәргә.

Тормыш юлын бергә кичәр өчен,

Сайла ярның менә дигәнен.

Яшә аннан гомер буйларына

Күзләреннән алмый күзләрең.

Гомерләрне ашыктырма икән, –

Кадерен бел һәрбер мизгелнең.

Ике йөрәк бергә тибү кирәк

Уты сүнмәс өчен күңелнең.

Утлары сүнмәсә күңелеңнең,

Тормыш кадере ныграк беленә.

Аның өчен бары син кадерле,

Синең өчен – бары ул гына.

Гомерләрне ашыктырма икән, —

Үкенмәслек булсын соңарып.

Язган ярың, назлы ярың булсын,

Бәхет барсын сезгә юл ярып.

Бәхет барыр сезгә юллар ярып,

Икәү бер җан, бер тән булганда,

… Килгәнбез бит кунак булып кына,

Тик бер яшәү өчен дөньяга!

Тик бер яшәү өчен.

Тик бер яшәү өчен килгән дөньяда үзегезгә тиң, син аны, ул сине аңлый торган ярлар насыйп булсын.

Яклап тормасаң, саклап тормасаң,

Сөю канаты давылда сына.

Сезнең сөю канаты давылда сынмасын, пар акккошлар кебек, пар канатлы булып яшәргә язсын!

«Ике аккош» җырының дәвамы яңгырый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *