Яңа ел маҗарасы

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәме тамашасы)

Гөлнара ЗАКИРОВА,

Казандагы 355 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Балалар чыршы тирәли  тезелешеп баса. Араларында Шүрәле балалары,  Кар бөртекләре  булып киенгәннәре дә бар. Бәйрәмчә җанлылык.

Ут сүнә. Шүрәле булып киенгән балалар чыршы артыннан чыгып бииләр һәм Кар бөртекләрен  алып чыгып китәләр.

Ут яна, барлык балалар урындыкларга утыра.

Алып баручы. Нәрсә булды бу, балалар?

1 нче бала.

Шүрәле балалары

Килделәр дә чыктылар.

Безнең   Кар бөртекләрен

Алып чыгып киттеләр.

Алып баручы. Нишлибез инде, балалар?

2 нче бала.

Кар бөртекләрен

Эзлик бергәләп.

Кар кызы безгә

Килсен ярдәмгә.

Алып баручы. Бик дөрес әйтәсез. Әйдәгез, бергәләп Кар кызын чакырыйк!

Балалар (барысы бергә).

Кар кызы, кил монда,

Син кирәк әле безгә!

(Кар кызы керә.)

Кар кызы.

Ишетәм сезне, дусларым!

Исәнмесез, матурларым!

Балалар. Исәнме, Кар кызы!

Кар кызы.

Бәйрәмгә җыелгансыз:

Чыршыны бизәгәнсез,

Үзегез дә, балалар,

Бик матур киенгәнсез.

Тик йөзләрегез моңсу,

Ни булды сезгә, Алсу?

Алсу.

Шүрәле балалары

Килделәр дә чыктылар!

Безнең Кар бөртекләрен

Алып чыгып киттеләр!

3 нче бала.

Кар бөртекләрен

Коткарыйк бергә.

Син дә, Кар кызы,

Ярдәм ит безгә!

Кар кызы. Әлбәттә, булышам! Ләкин нишләргә? Шүрәле балалары дисезме?

Балалар. Әйе!

Кар кызы. Шүрәлеләр кайда яши?

Балалар. Урманда!

Кар кызы. Димәк, Кар бөртекләрен дә шунда алып киткәннәр. Ә урманда минем дусларым күп, булышмый калмаслар. Балалар, киттек урманга!

(Кар кызы һәм балалар чыршы тирәли әйләнәләр. Чыршы алдына куяннар чыгып баса, башка балалар урындыкларга барып утыра.)

Кар кызы. Исәнмесез, нәни дусларым – Озынколакларым!

1 нче куян.

Нишләп йөрисез монда –

Кышкы салкын урманда?

Әллә адаштыгызмы,

Юлны югалттыгызмы?

Кар кызы. Юк, куянкайлар, адашмадык. Без Шүрәле балаларын эзләп йөрибез. Ул явызлар Чыршы бәйрәменнән Кар бөртекләрен  урлап качканнар.

2 нче куян. Бәйрәмнән? Кар бөртекләрен? Шүрәленең кайда торганын белмибез. Аны Бүре белән Төлке белә.

3 нче куян. Без юл күрсәтербез, сез безне дә бәйрәмгә аласызмы?

Кар кызы. Алырбыз. Сез нәрсә эшли беләсез соң?

Куяннар. Оркестрда уйныйбыз!

(Куяннар уен коралларында уйный.)

Кар кызы. Ай, матур уйнадыгыз. Рәхмәт. Юлыбызны дәвам иттерик, Төлке белән Бүре янына барыйк.

(Кар кызы, Куяннар, балалар чыршы тирәли әйләнә. Балалар урындыкларга утыра, чыршы алдына Бүре белән Төлке чыга.)

Кар кызы. Исәнме, Бүре! Исәнме, Төлке!

Бүре, Төлке. Исәнме, Кар кызы!

Бүре.

Нишләп йөрисез монда –

Кышкы салкын урманда?

Төлке. Әллә адаштыгызмы,

Юлны югалттыгызмы?

Кар кызы. Юк, юк, дусларым, адашмадык. Без Шүрәле балаларын эзләп йөрибез. Алар Чыршы бәйрәменнән Кар бөртекләрен  урлап качканнар.

Төлке. Бәйрәмнән? Кар бөртекләрен? Шүрәленең кайда икәнен белмибез, аны Аю белә.

Бүре. Без юл күрсәтербез, сез безне дә бәйрәмгә аласызмы?

Кар кызы. Әлбәттә, алабыз. Бәйрәмдә нишләрсез, һөнәрләрегез бармы?

Төлке. Без бии беләбез!

(Бүре белән Төлке бииләр, аларга кушылып, балалар да бии.)

Кар кызы. Бик матур биедегез. Юлга чыгарга вакыт, киттек Аю янына!

(Чыршы тирәли әйләнеп чыгалар. Балалар утыра, чыршы төбендә Аю йоклап ята.)

Кар кызы.

Әй, Аюым-аюкай,

Уян әле син, дускай!

(Аю икенче якка борылып ята, уянмый.)

Кар кызы. Балалар, нишлибез инде? Һич кенә уятып булмый Аюны.

4 нче бала.

Әйдәгез, җырлап карыйк!

Аны шулай уятыйк.

(Балалар күмәк җыр башкара.)

Аю.

Кем җырлап йөри монда,

Мин тәмләп йоклаганда?

Кар кызы. Исәнме, Аю дус!

Аю.

Исәнме, Кар кызы!

Нишләп йөрисез монда –

Кышкы салкын урманда?

Әллә адаштыгызмы,

Юлны югалттыгызмы?

Кар кызы. Юк, юк, Аюкай, адашмадык. Шүрәле балаларын эзлибез. Алар Чыршы бәйрәменнән Кар бөртекләрен урлап качканнар.

Аю. Бәйрәмнән?! Кар бөртекләрен?! Әлбәттә, булышам. Кара әле син аларны!

(Балалар, җәнлекләр, Кар кызы чыршыны әйләнеп чыгалар да урындыкларга утыралар. Чыршы каршында – зур мишурага уралган  Кар бөртекләре , аларны сөңге тоткан Шүрәле балалары саклап тора.)

Кар кызы. Балалар, Кар бөртекләрен эзләп таптык, ләкин аларны коткару бик авыр. Монда Кыш бабайсыз булмас, аның ярдәме кирәк. Чакырыйк аны тизрәк!

Балалар. Кыш бабай!

Кар кызы. Аһ, ишетми, тагын чакырыйк.

Балалар. Кыш бабай!

(Кыш бабай керә.)

Кыш бабай. Ау, ау, ишетәм сезне, балаларым! Исәнмесез, оныкларым!

Балалар. Исәнме, Кыш бабай!

Кыш бабай.

Ни булды әле сезгә?

Борчыласыз сез нигә?

Кар кызы. Әй, Кыш бабай, күр әле син бу Шүрәле балаларын: бәйрәмебезне бозып, йөриләр ямьсезләнеп.

Кыш бабай. Аһ, аларны! Хәзер булышам. (Сихерли.)

Җилләр, җилләр, исегез!

Сез бирегә килегез!

Шүрәле балаларын

Сыннар итеп куегыз!

(Җил сызгыра, Шүрәле балалары сыннар булып катып кала. Кар бөртекләрен  тотып торган «богаулар» өзелә, кызлар бииләр дә Кыш бабай янына йөгереп киләләр.)

1 нче Кар бөртеге.

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!

Рәхмәт сиңа Кар кызы!

2 нче Кар бөртеге.

Рәхмәт сезгә, балалар

Һәм урмандагы дуслар!

(Кар бөртекләре утыралар.)

Кар кызы. Кыш бабай, бу Шүрәле балалары бәйрәмнең ямен алып торалар.

Кыш бабай. Нишлик соң, балалар?

Балалар. Җебетик, ачуланыйк!

Кыш бабай ( сихерли).

Җилләр, җилләр исегез,

Сез бирегә килегез!

Шүрәле балаларын

Үз хәленә кертегез!

(Җил сызгыра, Шүрәле балалары әйләнәләр дә үз хәлләренә кайталар. Кыш бабайдан ераграк басалар, аннан куркалар.)

Кыш бабай.

Ник алай кыландыгыз?

Ник бәйрәмне боздыгыз?

1 нче Шүрәле баласы.

Кызларга бүләкләр бар,

Малайларга бүләк бар.

Безне искә алучы юк,

Ә бит без дә – балалар!

2 нче шүрәле баласы.

Яңа елда Кыш бабайдан

Без дә көтәбез бүләк.

Тик күпме генә көтсәк тә,

Үтәлми безнең теләк.

Кыш бабай. Эх, шайтан балалары! Бүләкне матур итеп сорап алалар, я Кыш бабайга хат язалар. Әти-әниләренең сүзләрен тыңлаган, аларга булышкан балаларга алып киләм мин бүләк. Ә сез нишләдегез?

Шүрәле балалары. Без бит белмәдек! Бүтән алай эшләмибез! Гафу итегез безне!

Кыш бабай. Нишлибез, балалар? Гафу итәбезме?

Балалар. Итәбез!

Кыш бабай.

Алай булгач, бергәләп

Ясыйк әле түгәрәк!

Чыршы тирәли йөрик,

Күңелле җырлар җырлыйк!

(Балалар җырлыйлар, Кыш бабай белән уйныйлар, шигырьләр сөйлиләр. Кар кызы капчыктан палас тартып чыгара.)

Кар кызы. Бабай, бу нинди палас?

Кыш бабай. Кагыла күрмә, кызым, ул тылсымлы палас. Аны идәнгә җәйсәң, аякларны туктатып булмый – бииләр дә бииләр!

Кар кызы. Юктыр, бабай, юри әйтәсең син.

(Паласны идәнгә җәя һәм бии башлый.)

Кар кызы. Бабай, мин арыдым инде, коткар мине!

(Кыш бабай, аңа булышмакчы булып, кулын суза, ләкин паласка баса да, ул да бии башлый.)

Кар кызы. Бабай, туктат инде!

Кыш бабай. Туктамый шул ул. Залдагы барлык балалар биемичә, туктатып булмый аны.

Кар кызы. Балалар! Коткарыгыз! Чыгыгыз тизрәк биергә!

(Күмәк бию. Биегән арада, сиздермичә генә зур Шүрәле кереп, Кыш бабайның капчыгын алып чыгып китә. Музыка туктый.)     

Кар кызы (паласны җыеп ала). Бабай, яшереп куй моны тизрәк. Каян гына тапкансыңдыр!

Кыш бабай. Бир, кызым, урынына куярмын. Кая соң капчык? Юкка чыккан!

Кар кызы. Нишлибез инде? Бүләкләр өләшер вакыт та җитте.

Кыш бабай. Борчылма, кызым, курыкмагыз, балалар. Хәзер беләбез ул каракны! (Сихерли.)

Җилләр, җилләр, исегез,

Сез бирегә килегез.

Кем капчыкны урлаган

Монда алып килегез.

(Җилләр исә, җилгә ияреп, әйләнә-әйләнә, зур Шүрәле керә. Кулында – Кыш бабай капчыгы.)

Кыш бабай. Аһ, сине, карак! Китер монда капчыкны!

Шүрәле. Хәзер, шулай иткән, ди! Үземә дә бик кирәк. Балаларга конфет, шоколад, бүләкләр, ә миңа нәрсә?

(Шүрәле балалары йөгереп чыга.)

Шүрәле баласы. Шүрәле абый, бир син капчыкны!

Шүрәле. Аһ, сез дә монда мыни? Мин бит сезне яшерен заданиегә җибәрдем. Кар бөртекләре кайда?

Шүрәле балалары. Юк, без андый әшәке булмыйбыз!

Шүрәле. Сатылдыгызмы? Абзагызны саттыгызмы? Аһ, сезне!

(Балаларны куркыта, алар кача.)

Кыш бабай. Ни кыланасың әле син, урман сарыгы? Нишләтик моны, балалар? Бигрәк әшәкеләнә бит.

Кар кызы. Бабай, паласка бастырабызмы әллә?

(Паласны җәеп сала. Шүрәлене шунда басарга чакыра.)

Шүрәле. Тапканнар җәза! Басам, басам! Рәхәтләнеп басам!

(Шүрәле паласка баса да бии башлый, капчыгын саклый, аны кочаклап бии. Бераз биегәч, «Җибәрегез», – дип ялвара башлый. Капчыкны Кыш бабайга бирә. Музыка туктый, Шүрәле аксый-аксый чыгып китә.)

Кыш бабай. Явызлардан котылдык, бүләк өләшер вакыт җитте.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләк өләшәләр, аннары саубуллашып чыгып китәләр.)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *