Яңа заман мәктәбе һәм авыл укытучысы

Тәнзилә Әбелгас кызы ХӘЙДӘРОВА, Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы. Эш стаж – 23 ел.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез Һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Белем бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим.

Башка мәктәпләр кебек үк, безнең Яңа Нәдер мәктәбе дә Интернетка тоташтырылган, WJ-FJ чыбыксыз челтәре белән җиһазландырылган, һәр сыйныф бүлмәсенә проекторлар куелган, ә укытучылар ноутбуклар белән тәэмин ителгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле грантлар, проектлар тәкъдим итә, бүген укытучыларга иҗади эшләргә мөмкинлекләр күп. Тик иренмичә бик күп эшләргә, кызыксынырга, өйрәнергә, читтә һәм артта калмаска кирәк. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсешне тәэмин итә.

Дәрес укытучы белән укучының үзара аралашу-бәйләнешендә төп форма булды һәм шулай булып кала да. Хәзерге заман дәресенә укучыларның шәхесенә хас сыйфатларны үстерү, укытуның төрле алымнарын, шул исәптән дифференцияле һәм проблемалы укыту, дидактик материалларны куллану кебек иң югары таләпләр куела.

Хәзерге чор дәресе – укучы: “Мин үзем укытучым җитәкчелегендә яңа белемнәрне табам һәм үзләштерәм, фактларны тикшерәм һәм нәтиҗә ясыйм”, дип әйтә алган һәм үзенең “мин” дигәнен күрсәтә алган дәрес ул.

Мин үзем нинди генә технологияләрдән файдалансам да, үзебезнең иң күркәм традицияләребезне саклап калу ягында. Яңа технологияләрне дәреснең кайбер өлешләрендә генә, кирәк дип тапканда гына кулланам.

Мәгариф өлкәсендәге кайбер бүгенге проблемалар мине дә бик борчый. Беренчедән, милли мәктәпләрнең саны кимү. Районыбызда татар телендә белем бирүче мәктәпләр саны бик аз. Оптимальләштерү шартларында, күрше авылларыбызның менә дигән мәктәпләре ябылып, балалар иртүк әллә ничә километр юл үтеп, автобус белән көн саен безнең мәктәпкә килергә мәҗбүрләр.

Икенчедән, ул БДИны рус телендә бирү. Укучы 11 ел буе фәннәрне татарча үзләштерә, ә имтиханны рус телендә тапшыра. Бала ничек кенә белемле булмасын, тел мәсьәләсе барыбер аның җавапларында тискәре чагылыш таба. Мәсәлән, биология фәнендә кайбер терминнар, билгеләмәләр русча бөтенләй башкача әйтелә. Шуңа укучы җавап биргәндә югалып кала.

Татар теленең киләчәк язмышы мине бик борчый. Әлмәт шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бер-берсе белән рус телендә аралашалар. Мәктәптә фәннәрне русча үзләштерәләр. Өйдә дә татарча сөйләшү җитәрлек булмаса, бала үз телен әкренләп онытасы бәхәссез. Авылда төпләнеп калыйм дисәң, яшьләргә эш юк. Ә яшьләр калмагач, авылда балалар ничек булсын?! Мәктәпсез авыл нишләр? Ә авыл бетсә, татар милләте язмышына да балта чабыла дигән сүз бит…

Тагын бер җитди мәсьәлә — бүгенге шартларга туры килә торган тәрбия системасы булдыру. Тәрбия программаларына җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелми. Укытучы күп вакытын кәгазь тутыру, интернетта утыру, яңача дәрес планнары төзүгә сарыф итә. Ә балалар чын күңелдән сөйләшүдән, аралашудан ничектер читтәрәк кала. Күп төрле конкурсларга шул ук алдынгы укучылар җәлеп ителә бит. Йомшаграк укучы бала белән шөгыльләнергә вакыт аз кала. Хезмәт тәрбиясе дә юк дәрәҗәдә диярлек. Ә кеше шәхес буларак хезмәттә тәрбияләнә. Шәхесне формалаштыруда урыны булган гаилә проблемалары да игътибардан читтә калмаска тиеш. Бары тик шулай булганда гына укыту-тәрбия эшен заман таләпләре югарылыгына куярга мөмкин. Татарстан мәгариф системасы шул юнәлештә үссен, яңарыш кичерсен иде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *