Яшь химиклар бәйгесе

(Уен-викторина)

Ләйсән ГАНИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең химия укытучысы

Химия – кызыклы һәм катлаулы фән. Аны үзләштергәндә, өйрәнелә торган материалны аңлау белән бергә, алган белемнәре куллана белү дә бик мөһим. Химия буенча белемнәр бик күп табигый күренешләрне производство процессларын аңлау өчен кирәк. Химия дәресләрендә алган белемнәр хезмәт эшчәнлегендә дә, көндәлек тормышта да мөһим, химия фәне башка фәннәр белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Шулай ук экологиядән дә төпле белемнәр булу зарури. Экологик проблемаларның арта баруына бәйле рәвештә, һәр кешенең экологик культурага ия булуы гаять зур әһәмияткә ия.

Укучыларның белемнәрен ныгыту, фикерләү сәләтләрен үстерү, химия  фәненә карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан дәрестән тыш чаралар нәтиҗәле була.

Уенда VIII – IX класс укучылары катнаша. Һәр командада – 5 укучы, һәр конкурс ахырында бер укучы уеннан чыгарыла бара. (Команда үзе сайлый.)

1 нче уен – разминка.

Химик анаграммаларны  чишәргә. Анаграммада  сүзләрдәге хәрефләр  бутап бирелгән, уйлап табарга җайлырак булсын өчен, аерым сорау да бирелә.

СЛИКОДОР (суда, һавада, туфракта да бар).  (Кислород)

ГАТЫЛАН (алтын түгел – ялтырый).  (Агалтын)

МНИКРЕЙ (зажигалкада бар). (Кремний)

ЛЕОДРУГ (табигый газ, ягулык составына керә). (Углерод)

ДОДОВОР (иң җиңел газ).  (Водород)

2 нче уен.

Химия фәне белән бәйле 9 тема бирелгән, һәркайсында 5 әр сорау, бер сорауга 30 секунд эчендә җавап бирергә. Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән командага 1 балл өстәлә. Уен ахырында командада 2 шәр уенчы гына кала.

 

Тарихи фактлар

 

 

География

 

Биология

 

Математика: химик

тигезләмәләр

 

 

Экология

 

Металлар технологиясе

 

Чит телләр

 

 

Физика

 

Медицина

 

Тарихи фактлар

  1. Д.И.Менделеев кайчан һәм кайда туган? (1834 елда Тобольск шәһәрендә.)
  2. Д.И.Менделеев периодик законны ачкан чорда кайсы университет профессоры була? (Петербург университеты.)
  3. Бер-берсеннән бәйсез рәвештә 1774 елда инглиз галиме Пристли һәм швед фармацевты Шееле тарафыннан ачылган элемент. (Кислород.)
  4. Синтетик каучукны беренче тапкыр уйлап тапкан совет галиме. (Сергей Васильевич Лебедев.)
  5. Органик химиягә нигез салган А.М.Бутлеров кайда һәм кайчан туган? (1828 елда Татарстанның хәзерге Алексеевск районы Бутлеровка авылында.)

Математика: химик тигезләмәләр

  1. Тигезләмәләрне тигезләргә.

Mg + O2 =

P + O2 =

P2O5 +H2O =

  1. Азотның масса өлешен исәпләргә:  N2O5.

3.18 г суның матдә микъдарын исәпләргә.

4.Валентлыкны билгеләргә:  N2O,  SO3,  H2S,  Fe2O3,  NO,  NO2,  N2O5.

  1. Молекуляр массасын исәпләргә: HNO3, FeO, SiO2,  Na2O,  CaCO3.

Чит телләр  

  1. Металл элементының атамасы латин телендә «известь» дигәнне белдерә. (Кальций)
  2. Агулы газ. Грекчадан тәрҗемә итсәң, «яшел» дигәнне белдерә. (Хлор)
  3. Грек телендә «яктылык таратучы» дигәнне белдергән элемент. (Фосфор)
  4. Латинча атамасы – гидраргирум. (Терекөмеш)
  5. VII төркем элементы. Грекчадан тәрҗемә итсәң, «җимерүче» дигәнне аңлата. (Фтор)

География

  1. Элементның атамасы Россиядәге шәһәр хөрмәтенә бирелгән. (Дубний)
  2. Элементның атамасы Россия хөрмәтенә бирелгән. (Рутений)
  3. Ак төстәге тау токым, кальцит минералларыннан тора. (Акбур)
  4. Элементның атамасы Польша хөрмәтенә бирелгән. (Полоний)
  5. Җир мае, суда эремәүчән янучан сыеклык. (Нефть)

 Экология

  1. Озон формуласын язарга. 3 )
  2. Кислоталы яңгырларның сәбәпчесе. (Күкерт диоксиды)
  3. Канцероген матдәләргә нәрсәләр керә. (Корым, тәмәке төтене, мышьяк һәм аның кушылмалары)
  4. Фотосинтез һәм хемосинтез процессларының охшашлыгы һәм аермасы нәрсәдә? (Ике очракта да неорганик матдәдән органик матдә барлыкка килә, фотосинтез процессында  кояш энергиясе кулланыла, хемосинтез процессында башка төр энергия кулланыла.)
  5. Антропоген факторга мисаллар. (Урманнары кисү, балыкларны күпләп тоту, сазлыкларны киптереп табигатькә зыян китерү)

Физика

  1. Атом нәрсәләрдән тора? (Төш һәм электроннардан.)
  2. Төш нәрсәләрдән тора? (Протон һәм нейтроннардан.)
  3. Протонның корылмасы. (Уңай.)
  4. Электронның корылмасы. (Тискәре.)
  5. Углерод атомында электроннар саны. (Алты.)

Биология

1 Бәрәңге составындагы органик матдә. (Крахмал.)

  1. Бу элемент канда җитәрлек булмаганда, гемоглобин кими, кислород кытлыгы барлыкка килә. (Тимер.)
  2. Кырмыскалар нинди сыекча бүлеп чыгара? (Кырмыска кислотасы.)
  3. Нинди үсемлек майларын беләсең? (Киндер, рапс, җитен, көнбагыш, зәйтүн майлары.)
  4. Үсемлекләрдә фотосинтез вакытында барлыкка килә, тамыр һәм орлыкларда туплана торган углевод. (Глюкоза.)

Металлар технологиясе

  1. Җылылыкны һәм электр тогын иң яхшы үткәрүче, ак төстәге йомшак кыйммәтле металл. (Көмеш.)
  2. Җиз, бронза һәм мельхиор эретмәләре составына керә. (Бакыр.)
  3. Эретмәләре корыч һәм чуен. (Тимер.)
  4. Металл кисү өчен кирәкле газ. (Кислород.)
  5. Иң авыр эретелүче металл, лампочка кылында бар. (Вольфрам.)

Медицина

  1. Судагы эремәсе көчсез кислота, медицинада антисептик, кан агуны туктата торган дару. (Водород пероксиды.)
  2. Суда эрүчән витамин, организмда җитешмәгәндә кан азлыгына китерә. (Фолий кислотасы.)
  3. Организмга сыеклык җитмәгәндә кертелә торган тозлы эремә. (Физиологик эремәләр.)
  4. Сульфатлар төркеменнән һавада ката торган беректергеч матдә, медицинада файдаланыла. (Гипc CaSO4 *  2H2O.)
  5. Бу витамин организмның авыруларга каршы торучанлыгын көчәйтә, гөлҗимеш, кара карлыганда бар. (Аскорбин кислотасы.)

3 нче уен.

Һәр командадан  бер генә укучы  кала, бирем   буенча матдәне билгели. Беренче булып дөрес җавап бирүче  җиңүче  була.

Бирем.  Сүз нинди матдә турында бара?

  1. Борынгы мисырлылар аны «күктә туган» мәгъәсендә атап йөрткән. (5 балл)
  2. Кайбер борынгы телләрдә «күк ташы» дип атала. (4 балл)
  3. Алтыннан кыйммәт саналган, әлеге металл эшләнмәләрен байлар гына кулланган. (3 балл)
  4. Ул исем белән тулы  бер гасыр атап йөртелә. (2балл)
  5. Магнитлана. (1 балл)

Җавап: тимер.

Ахырда уенга нәтиҗә ясала, җиңүчегә бүләк тапшырыла.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *