Ышаныч күпере сала алсак иде

Зөлфирә НУРУЛЛИНА,

Чирмешән районы Туймәт төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Әгәр сез кышын таудан көлә-көлә чана тартып менүче, язын яшел үлән арасыннан мәш килеп бөҗәк күзәтүче, җәен болында онытылып китеп тәкыя үрүче, көзен яфраклар бураны ясап балалар арасында уйнаучы өлкән берәр кешене күрсәгез, гаҗәпләнмәгез. Бу – еллар узып, олыгаеп та балалар кебек үк ихлас, шаян, эчкерсез беркатлы булып калучы башлангыч класс укытучысы булыр.

Чыннан да, башлангыч класс укытучысы булу зур ихтыяр көче, тапкырлык, сабырлык таләп итә кешедән. Чөнки яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйларга син әни дә, әти дә, апа да, якын дус та. Шул ук вакытта син чын артист та. Чөнки бу баскыч – иң җаваплы чор. Балалар укытучыга, мәктәпкә, билгеле бер режимга, кагыйдәләргә өйрәнү белән бергә, зур тырышлык куеп, укырга, язарга өйрәнә. Бу чорда иң кирәкле сүзләр – мактау сүзләре. Баланың кечкенә генә уңышын да күрергә, аның белән шатланырга, шул ук вакытта үзе язган хәрефләр арасыннан иң матурын сайлатырга кирәк. Укучы дөрес һәм пөхтә язган хәрефенә, санына бик озак сокланып карап тора, куана, хәтта сиздерми генә кечкенә генә бармаклары белән сыйпап та куярга мөмкин.

Мин еш кына: “Кара әле, бу хәрефең көлеп тора бит”, – дип кабатлыйм. Ә икенче юлы укучы үзе үк: “Апа, минем бу хәрефем иң матуры, ул миңа карап елмая”, – дип әйтеп куя. Әгәр мин бала белән ике арада ныклы ышаныч күпере сала алам икән, бу минем зур уңышым булачак. Бала кечкенә генә ялгышын да авыр кичерә. Шул вакытта мин бу кимчелекне баланың иптәшләренә белгертмичә, шома гына уздырып җибәрү өчен, алар кебек үк бала булып калам. Мин тикшерүче, хата табучы ролендә түгел,ә киресенчә ярдәмче булам.

Күп кенә дәресләрдә балаларга аңлаешлы булсын өчен катлаулы фәнни терминнарны гадиләштерәм. Мәсәлән, математикадан “йомык сынык сызык” – ишеге юк, кереп булмый, “йомык булмаган сынык сызык” – ишеге бар, кереп була дип, аңлатам. Уку һәм язудан парлы тартыкларны – “якын дуслары бар”, парсыз тартыкларны (л, м, н, ң) – “якын дусты юк, күршеләре яхшы”, дип аңлаткач, баланың хәтерендә ныграк кала.

Замана үзгәрә, аның белән бергә таләпләр дә кырыслана. Ләкин нинди генә яңа технологияләр кертелсә дә төп нигез – ныклы белем бирү үзгәрешсез кала. Үземнең башлангыч классларда укуыма күп еллар үтсә дә, мин еш кына күңелем белән беренче укытучым Сәгыйрова Әкълимә апа дәресләренә әйләнеп кайтам. Аның эш тәҗрибәсен хәзер инде укытучы буларак күзаллап, хезмәтемдә кулланам. Шундый матур өлге салуы өчен укытучыма күңелемнән рәхмәт әйтәм.

Шундый сорау биреп карыйк… Мин ни өчен укытучы? Җавап гади: мин эшемне яратам. Минем өчен иң әһәмиятлесе укучыда тормышта үз-үзенә ышаныч тудыру, һәрьяклап ачылырга ярдәм итү. Киләчәктә бала тирән белемле, нык ихтыярлы, тырыш, яңалыкка омтылучы кеше булсын.

Минем бурыч – һәр баланың күңеленә ачкыч табып, сиздерми генә, сабыр гына бу сабыйның йөрәгенә бары яхшы орлыклар гына чәчү. Ә моңа бары тик артист та, тылсымчы да, якын дус та булып кына ирешергә була.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *