Заманча шартларда туган телне өйрәнү

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы

(эссе)

Эльмира ХӨСӘЕНОВА,

Балтач районы Кариле балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Педагогик стажы –15 ел

Кайда гына хезмәт куйсам да мин,

Үз эшемә карыйм җаваплы.

Чөнки беләм, Ходай каршында да

Тотасы бар әле җавапны.

Мин гади генә бер авылның балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Тәрбияче булып эшләү минем һөнәрем генә түгел, ә тормышым, яшәешем. Эшем минем гаиләмне тулыландырып тора. Мин күңел җылымны гөнаһсыз сабыйларга өләшәм.

Тәрбияче һөнәре бик тә үзенчәлекле, чөнки син тәрбияче генә түгел, син укытучы да, сердәшче дә, икенче әни дә. Бала нәкъ язылмаган китап кебек. Китап языр өчен күпме көч, күпме белем кирәк булса, сабыйны да шәхес булып үстерү өчен тырышырга кирәк. Балачак – кеше тормышының иң мөһим чоры. Ул ничек үткән, сабый нинди тәрбия алган – киләчәге шуңа бәйле.

Без гаҗәеп катлаулы чорда яшибез. Бүгенге көндә тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә үзгәрешләр балалар бакчасын да читләтеп үтмәде. Дәүләт белем бирү стандартлары тәрбиячегә зур мөмкинлекләр тудырды. Заманча шартларда балалар бакчасы белем бирү өлкәсенең беренче баскычы булып тора. Яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр, традицион булмаган методикалар кулланырга өстенлек бирә.

Укыту-тәрбия эшендә инновацион технологияләрнең роле чиксез зур дип уйлыйм мин. Замана таләпләренә туры китереп интернет ресурслардан да файдалану эшемне җиңеләйтә. Сабыйларнын мең соравына җавап бирү өчен мин бик күп чыганакларга мөрәҗәгать итәм: эзләнәм, интернет-ресурслардан файдаланам. Әмма соңгы арада татар телен өйрәтүдә үзгәрешләр керде. Мәктәпләрдә дә татар теле дәресләре кыскартылды. Тел мәсьәләсе татарда һәрвакыт көн кадагында торды. Кайбер милләттәшләребез татар телен укымаска дип каршы килделәр. Чит илләрдә, хәтта русларда, тел саклау проблемасы юк.

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен нишләргә кирәк соң? Минемчә, телне яратырга кирәк. Тәрбия иң беренче чиратта гаиләдән килә. Шуңа гаиләдә үз туган телеңдә сөйләшергә кирәк дип саныйм. Ләкин өйдә генә сөйләшү җитми. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен, бу эш балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Туган телебезне уен формасында өйрәтүдән башларга кирәк.

Балалар бакчасында татар телен өйрәтү туктатылмады. Яңача тәрбия алымнары белән беррәттән милли-региональ компонентларны да онытмаска кирәк. Мин З.М.Зарипованың “Туган телдә сөйләшәбез ” методик кулланмасы ярдәмендә балаларда туган телебезгә мәхәббәт уятырга тырышам. Эшемдә проект эшләрен кулланам. Проектлар белән эшләү минем эшчәнлегемдә зур мөмкинлекләр бирә, балаларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерә. Проектның йомгаклау өлеше булып төрле милли чаралар үткәрелүе дә, әти – әниләр белән тыгыз элемтәдә торырга мөмкинлек бирә.

Минемчә, тәрбиячеләр, укытучылар балага туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли алса, татар телебез югалмас. Бу эшне эзлекле итеп алып барсак, безнең телебезнең дә дәрәҗәсе артыр иде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *