Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәбрис Яруллин: "Хатынны әни сайлады"

Хәзерге яшьләр гаилә моделен башкача күзаллый, ди күпләр. Бу хакта үзләреннән сораштырып карыйк. БТК каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин гаиләсенә юл тоттык әле. Тормыш...

Хәзерге яшьләр гаилә моделен башкача күзаллый, ди күпләр. Бу хакта үзләреннән сораштырып карыйк. БТК каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин гаиләсенә юл тоттык әле. Тормыш иптәше Аида белән 2,5 яшьлек Ризаетдин да елмаеп каршы алды.


табрис авка


«Баш белән сайладым»


Аида белән Тәбрис университетта бер төркемдә укый. Икесе дә актив рәтендә, аралашу даирәләре киң – иҗтимагый эшләр, волонтерлык хәрәкәтендә йөриләр, Аида – төркем старостасы да әле. Көннәрнең берендә студсовет рәисенә сайлау игълан итәләр. Тәбрис үз кандидатурасын тәкъдим итә. Аида исә каршы як лагерьда булып чыга. Тәбрис бу «көрәш»тә җиңелә. Бик авыр кичерә егет җиңелүне. Иҗтимагый эшләрдән бөтенләй читләшә. Балтасы суга төшкән кебек йөргән көннәрендә Аида белән борчулары турында уртаклаша һәм… җан сердәше таба. Алты елга сузылган әлеге дуслыкның ахыры хәерле була – өйләнешүгә китерә. «Бу җиңелү миңа зур җиңү алып килде», – ди гаилә башлыгы. Ә Аида исә: «Мине син түгел, ә әниең сайлады», – дип көлә. Баксаң, кызны Тәбриснең әнисе Рәфисә ханым күреп ала һәм: «Бик булдыклы кыз, син аңа өйләнергә тырыш», – ди. Бу гаиләдә әти-әни сүзеннән узу юк, ризалашырга туры килә… «Минем әби, исән чагында, булачак хатынны йөрәк белән түгел, баш белән сайла, дип әйтә иде, – ди Тәбрис. – Ялкынланып, шашып ярату кебек хисләр миндә гомергә дә булмады, ничектер күңелем дә аны сорамады, мин – прагматик кеше. Аиданың да холкы шундый. Бер-беребезгә килешәбез, гаилә тәрбиябез дә нык охшаган. Гаилә моделе ничек булырга тиеш, дигән уй безнең башка да килмәде. Үзебез үскән гаиләләрдә уңайлы, рәхәт булды чөнки. Инде ике яктан да ишәеп, зур гаилә булдык. Анда – әти сүзе закон, оештыру мәсьәләләре белән әни кеше шөгыльләнә, хатын-кызга хөрмәт зур. Без бер әнигә өч ир-ат идек – әтием Мөдәррис, абыем Рәдис һәм мин Тәбрис. Әни әле дә: «Мин Аллаһтан малайлар сорап алдым», – ди. Безне үстерергә җиңел булган, күрәмсең. Тәмәке тартмадык, спиртлы эчемлекләрне әти өйгә дә керттермәде. Исерек кешене принципиаль яратмады ул, эштән кайткач, исерек белән эшләп булмый, дип сөйләүләре күңелгә сеңгән. Бәлки шуңа, хәмерне кабып та караган юк. Гаиләдәге мохит һәм 17 нче татар гимназиясендә уку начар гадәтләрдән саклаган. Ул заманнарда ымсынулар адым саен, тик таләпләр дә катгый иде. Әйтик, авызыннан тәмәке исе килгән малайларны шундук мәктәптән куалар иде. Ә минем әни анда завуч. Яхшы тәртип кенә түгел, тырышып уку да таләп ителде. Нинди акчасызлык чорында да абыйны Брайтонга (Англия) укырга җибәрделәр. Әле дә андый мөмкинчелеге булган абыйдан көнләшәм. Әнинең теләген үтим дип, мин дә 9нчы сыйныфны гел «5»кә тәмамладым һәм… «Менә, барысы да сез теләгәнчә бишлелек булды, тик башка тырышып укымыйм, арыдым», – дидем. Әни бик зирәк кеше, тыңлап торды да: «Бар өйгә, аша, эч, ял ит һәм башка бу сүзләрең ишетмим!» – дип кенә куйды, сүз куертмады. Минем дә арыганлыгымны юып алгандай булды. Тормышыңны көйләргә тырышу татарның канына салынган ул. Күршең зур йорт төзесә, син тагын да биегрәген салырга тиеш. Кемдер аны гаеп итә, ә мин хуплыйм».


«Шәһәрчә һәм татарча туй иттек»
Хәзерге яшьләр гаилә корганда никах белән туйны да җиренә җиткереп үткәрергә кирәк дигән фикердә тора. Бу яктан Яруллиннардан үрнәк алырга була. «Биш ел элек туй үткәрү өчен җаваплы фирмалар аз иде әле, – ди Аида. – Алар белән очраштык, әмма килешмәдек. Үзебез оештырырга ниятләдек. Ул вакытта туй кунакларына күчтәнәч бирү гадәте юк иде. Без бәләкәй банкалар сатып алып, шуңа – бал, кечкенә генә капчыклар тегеп, аларга җимешләр салдык. Чакыруларны да үзебез ясадык, аларга гаилә туграбыз белән сургучлап пичәт тә суктык. Күп эшне үз өстебезгә алдык, әмма бик ошады, җанлы, җылы булды ул». «Туйны шәһәрчә һәм татарча оештыру кирәк иде безгә. Килеп чыкты кебек, – дип сүзгә кушыла Тәбрис. – Бездән күреп, кайберләре татарча туй ясады. Аны башкаларга фәкать үз үрнәгеңдә генә күрсәтеп була. Борынгыча итеп туй-лау мөмкин түгел хәзер. Әмма хәзер «глокал» бик популяр – европача туйларны җирле үзенчәлекләргә төреп бирү, татар элементларын матур итеп күрсәтү хәерлерәктер».


табрис обложка обр


«Әти инстинкты үзе килми, тәрбияләргә кирәк»
Гадәттә, өйләнешкәч, тугыз айдан бала туу – табигый күренеш. Әмма Яруллиннар гаиләсендә генә түгел. «Без бер еллап гаиләдә бала булуга әзерләндек, – ди Тәбрис. – Иң беренче торак шартларын яхшырту турында уйладык. Торырга фатирыбыз бар иде, әмма анда ремонт ясау көн кадагына куелды. Өйләнешкәч, ярты ел күз ачып йомганчы үтте дә китте. Кино, театрларга да йөрмәдек, хәтта өйдән дә чыкмый идек, икебезгә генә багышланган ел булды ул. Әгәр бала туса, әзер булмаган килеш икенче бер мәшәкать өстәлгәндәй хис итәр идек. Бала – зур җаваплылык. Кеше бит ул, аңа белем, тәрбия бирергә кирәк, киендерергә, ашатырга дигәндәй… Бала туганчы ике яктан да әти-әниләр белән каршылыклы мөнәсәбәтләр булмаска, ягъни без бер-беребезгә яраклашып бетәргә тиеш идек».


«9 ай бала көтү процессы да бик күңелле, истә калырлык булды, – дип бәхетле елмая әни кеше. – Үземне яхшы хис иттем. Кичләрен Тәбрис карындагы бала белән сөйләшә, аңа әкиятләр укый иде».


Бу кадәр заманча булгач, әти кеше бала туу процессында да катнашкандыр дип уйлап куярга да өлгермибез, Тәбрис андый модага иярмәвен ярып сала. «Безнең традициядә андый әйбер юк. Мин халкым тәҗрибәсенә ышанам. Аидадан андый тәкъдим булды. Әгәр дә бала тудырганда сиңа чыннан да рухи ярдәм кирәк икән, яныңа керәм, дидем. Бетте шулай, Аида башка сүз кузгатмады». «Шулай да әти булу хисе кайчан барлыкка килде?» – дип төпченәбез. «9 ай буе акылың белән аңлыйсың инде аны. Хатын-кызга ул хис салынган була, ә ир-ат аны үзендә тәрбияли. Баланы кулына алгач, Аида фотосын юллады. Карыйм – шундый ямьсез бала, шешенгән, ну ярый, мәйтәм, һичьюгы егет кеше инде, дим. Егетләргә тышкы кыяфәт мөһим түгел дип, үземне тынычландырып йөрим. Ике көннән бала тудыру йортыннан алып чыктык. Өйалдында бергә фотога төштек. Кулга алу мизгеле шулкадәр дулкынландыргыч булды. Каршылыклы уйлар башка килмәде… Миңа бер вазыйфа – көн саен баланы коендыру йөкләнде. Бер ярты сәгать ял итәсе килгәндер инде әнисенең. Зур ваннаны тутырам, йөздерәм. Ул яктан да җиңел булды – Ризаетдин суны бик ярата. Күп кеше бала тугач та аерыла. Хәзер мин андый кешеләрне кискен гаепләү ягында түгел. Әйе, җаваплылык хисе булырга тиеш, әмма яшьләрнең күбесе башкача тәрбияләнә шул – әти-әниләре үбеп-назлап кына үстерә, андый малайлар җаваплылык таләп ителгән иң мөһим вакытларда югалып кала. Бала тугач, күңел ачуга вакыт калмый, инде сине гел түтелдәтеп торган әниең дә яныңда түгел. Ләкин минем очракта авырлык булмады, психологик яктан да әзер идем. Бала көтү авырлыкларсыз гына баргангамы, Аиданың миңа игътибары кимемәгәнгәме, әллә әти-әниләр дә янәшәдә булумы – бөтен яктан килеп калыпка салынды».


«Балага исемне әтисе кушсын»
Ә исемне ничек сайлаганнар икән? «Бергә, – ди әни кеше. –Татарның күренекле кешеләрен барларга алындык. Сәйдәш тә ошый, әмма кыз фамилиям Сәйдәшева булгач, Тәбрис еш кына: «Сәйдәшем», – дип эндәшкәли. Икебез дә Сәйдәшем була алмый бит инде. Бусы да төшеп калды. Шуннан Риза Фәхреддин искә төште. Көчле шәхес! Икенче бала планлаштырып табарга уйласак, ул малай булса, Фәхреддин дип кушачакбыз. Ашарга чакырганда: «Ризаетдин, Фәхреддин, ашарга!» – дип эндәшергә туры килер инде…»


Шунысы да бик дулкынландыргыч: Тәбрис баласына исемне үзе куша. «Әллә нинди авыр процесс түгел ул, – ди. – Исем кушу тәртибен белә идек инде. Ике намаз арасында тиешле догалар укыдык, теләкләр әйттек. Аиданың күзләренә яшьләр килде. Безнең гаиләнең иң матур мизгелләренең тагын берсе булды ул. Башка әтиләргә дә киңәш итәм, үз-үзләренә ышансыннар, бер дә куркып тормасыннар, азан әйтү дә кыен түгел, укып, мәгънәсенә төшенүнең бер авырлыгы юк. Үз балаңа теләкне бөтен күңелеңне биреп телисең ул. Имамнар сүзен шик астына куймыйм, әмма аның синең балаңа әйткән сүзләре, догалары үзеңнең догаңнан көчлерәк барып җитә, дип уйламыйм».


«Күп нәрсәне рөхсәт итәбез»

«Безнең бала нәрсә тели, шуны эшли, – ди Тәбрис. – Җитди хәвеф янамаганда, вак-төякне рөхсәт итәргә кирәк. Бала мөстәкыйльлеккә дә өйрәнергә тиеш»...


Тулысынча. 


Гөлүсә Закирова. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рамил Ханнанов гаиләсе турында язсагыз иде.. Педагоглар гаиләсе. Хатыны Гөлназ гаҗәеп укытучы. Экологик акцияләр, тәҗрибәләр уздыра. Үзен беләсез инде. Балалары да талантлы. Автор: Фатиха

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ