Теләнче Тамак мәктәбенең алтын медальле шәкертләре

Теләнче Тамак урта мәктәбенең тарихы XIX гасыр ахырына – Уфа губернасына караган Теләнче Тамак авылында Хәлфин байлар тарафыннан ачылган мәдрәсәгә тоташа. Шуннан бирле мәктәбебез күп үзгәрешләр кичерә. 1938 елда урта мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Быел мәктәбебез 80 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Мәктәбебез үз тарихында 8 меңнән артык укучы чыгарган. Аларның 97се – әйбәт укыган өчен медаль алып чыккан укучылар. Беренче медальне 1955 елда Хәмит Фәйзуллин алган булса, 97 нче медальгә быелгы юбилей чыгарылыш укучысы Илфира Сәгуманова лаек булды. Медалистлар арасында мәктәбебез горурлыгы булган укучылар бар, мәсәлән, Зилә Сабир кызы Кәлимуллина 45 ел дәверендә туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Ул – укытучыларның Бөтенроссия съезды делегаты, Н.К.Крупская исемендәге премия лауреаты. Азат Вәсим улы Зәкиев – Татарстанның атказанган төзүчесе, Марат Дамир улы Сәяхов– химия фәннәре кандидаты, Илдар Шамил улы Гыймадиев– «Органик Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты… Әйтергә кирәк, медалистлар исемлегендә булган барлык укучылар да киләчәк тормышларында мәктшптә алган медальләрен аклады. Барысы да үз һөнәри эшчәнлегендә уңышларга ирешкән шәхес булды. Кызыклы моментлар да бар: Мәсәлән, 1983 елда мәктәпне алтын медальгә биш укучы тәмамлаган, алар арасында – өч Чулпан: Вәлиева, Гарипова һәм Харисова. Хәзерге вакытта туган мәктәбебездә ике медалист-укытучы эшли (әле берничә ел элек кенә алар дүртәү иделәр): Л.Д.Исхакова – мәктәп директоры һәм Ч.Ә.Әхмәтшина – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Тарих укытучысы Р.А.Яхина – Яңа Бүләк мәктәбе медалисты.

Гомумән, бүген «Укуда бик яхшы уңышлары өчен» дигән медаль кирәкме ул?» дигән сорау тирәсендә бик күп бәхәсләр бара. Бу уңайдан «Мәгариф» журналы сайтында Таһир Сабирҗановның «Алтын медаль кемнәргә тәтер?» дигән язмасын да кызыксынып укыдым һәм андагы фикерләр белән тулысынча килешәм. Минемчә дә, алтын медальнең дәрәҗәсе төшсә дә, хәзер дә аны бирүне һич кенә дә туктатырга кирәкми. Бәлки ташламалар белән югары уку йортына керү өчен түгелдер. Чөнки, чыннан да, әгәр бала барлык елларда «5»ле билгеләренә генә укыган икән – аның БДИны әйбәт балларга биреп, үзе теләгән югары уку йортына керергә мөмкинлеге бар дигән сүз, ул тырышып укырга, кирәкле материалны сайлап алырга, үз вакытын дөрес кулланырга өйрәнгән була. Әмма бүгенге рәвештә символик медаль калдыру, минемчә, кирәк. Ул балага күпьеллык башкарган тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе буларак үзенчәлекле бүләк булып тора. БДИга кадәр, ә аның белән бергә – югары уку йортларына БДИ нәтиҗәләре буенча керүгә кадәр, медаль ияләре вузга беренче имтихан нәтиҗәләре буенча керә алалар иде. Беренче имтихан, гадәттә, профиль буенча булды. Төп фәнне «5»легә биреп, теләгән югары уку йортына керү начармыни? Ләкин закон бозулар елдан-ел күбрәк күзәтелә башлады: медаль бирү ягыннан – мәктәптә, имтиханнар кабул итү вакытында – вузда. Медаль ияләренә ташламалар башта рәсми түгел рәвештә, ә 2014 елдан бу ташламалар рәсми рәвештә юкка чыгарылды. Бүгенге көндә медальнең практик файдасы юк.

Шуңа да карамастан, мин барыбер «Укуда бик яхшы уңышлары өчен» дигән медаль күп еллар тырышып укыган балага бүләк буларак калырга тиеш дип уйлыйм. Урта звенода укучы балаларны ул киләчәктә әйбәт укырга этәрсә, мәктәпне тәмамлап чыкканда ул, кабатлап әйтәм, үзенчәлекле абруйлы бүләк булып тора, алтын я көмеш медаль белән горурланырга, аны гомер буе сакларга мөмкин.

Чулпан ӘХМӘТШИНА,

Тукай районының Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, 1982– 1983 нче уку елының алтын медаль иясе

Добавить комментарий