Логотип Магариф уку
Цитата:

Телләр турындагы программаның үтәлешен Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольдә тотачак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды. Бу карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде.  Татарстан Республикасы бюджеты Программаны гамәлгә ашыруның төп финанс чыганагы булып тора. Программа гамәлләрен үтәү өчен гомуми финанслау күләме 1084,20 млн сум  (шул исәптән, 2014 елга – 167,40 млн сум) каралган.


Яңа Программа 2004 – 2013 елларга кабул ителгән дәүләт программасын тормышка ашыру тәҗрибәсенә нигезләнеп, программа кысаларында барлык өлкәләрдә проблемага карашның бөтенлеген тәэмин итүгә нигезләнгән  яңа принципларны кулланып эшләнгән. Ул Татарстан Республикасында татар, рус  һәм башка халыкларның  телләрен һәм шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү эшен дәвам итүгә юнәлдерелгән.


Дәүләт программасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Иҗтимагый совет төзелде. Аның төп максаты түбәндәгечә билгеләнде:


-       дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контрольлек итү;
-       киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм  булу принцибын тормышка ашыру.
Иҗтимагый советның төп бурычларына түбәндәгеләр керә:
-       Программаны сыйфатлы һәм нәтиҗәле  гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләү;
-       проектларга иҗтимагый экспертизалар үткәрү;
-       кирәкле мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Иҗтимагый советка иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, республиканың белем бирү оешмалары вәкилләре, алдынгы укытучылар керде.
Программаны гамәлгә ашыру чаралары, Программада күрсәтелгән бурычларга туры китереп, Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерүнең барлык юнәлешләрен үз эченә ала:

1 нче бурыч. Татарстан Республикасында тел сәясәтен норматив хокукый тәэмин итүне камилләштерү.


2 нче бурыч. Татарстан Республикасында татар һәм рус телләренең дәүләт телләре буларак,  бертигез хокуклы булып эшләвенә ярдәм итү.


3 нче бурыч. Татарстан Республикасында татар һәм рус телләрен өйрәнүнең, татар һәм рус телләрендә белем бирүнең бербөтен системасын үстерү; Татарстан Республикасыннан читтә  дә татар теленең гамәлдә булуына һәм өйрәнелүенә, татар телендә белем бирүгә ярдәм итү.


Әлеге бурычны түбәндәге юллар белән  тормышка ашыру күзаллана:
-       дәүләт телләренә өйрәтү өчен гомуми урта белем бирү уку йортларын укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итүне оештыру;
-       югары уку йортлары өчен аерым фәннәрдән татар телендә дәреслекләр нәшер итү;
-       югары уку йортында белем алучы студентлар өчен аерым фәннәрдән өч телдә терминнар сүзлеге әзерләү;
-       ел саен туган телдә диктант һәм сочинение конкурслары, иҗади бәйгеләр, фәнни-гамәли конференцияләр, студентлар арасында олимпиадалар үткәрү;
-       “Татар теле һәм әдәбияты”, “Рус теле һәм әдәбияты” юнәлешләре буенча магистрларны һәм аспирантларны максатчан туплауга ярдәм итү;

-       әйдәп баручы һәм яшь галимнәр өчен исемле стипендияләр булдыру, татар, рус һәм башка халыкларның тел өлкәсенә кагылышлы фәнни-педагогик эшчәнлекне тормышка ашыручы галимнәр һәм укытучыларга ярдәм итү уңаеннан махсус  грантлар бирү.


        Яңа Программа республикадан читтә дә татар теленә өйрәтү һәм татар телендә белем бирүгә ярдәм итүне күз уңында тота. Әлеге бурычны тормышка ашыру максатыннан түбәндәге чаралар планлаштырыла:


-       чит төбәкләрдәге мәктәпләрне татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү өчен тиешле укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү;


-       татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һәнәри дәрәҗәсен күтәрүдә булышлык итү;
-       чит төбәкләрдә Татар мәгарифе көннәрен үткәрүдә ярдәм итү;
-       чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә татар телендә аралашу күнекмәсе булдыру өчен шартлар тудыру.
4 нче бурыч.  Татарстан Республикасында татар һәм рус телләрен саклау һәм үстерү барышын фәнни һәм фәнни-методик яктан тәэмин итү.

5 нче бурыч. Татарстан Республикасында яшәүче башка халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү.


6 нчы бурыч. Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрнең социаль статусын күтәрү һәм популярлаштыру.


7 нче бурыч. Татарстан Республикасында башка телләрнең торышын, Программаны гамәлгә ашыру барышын анализлау.


2014 – 2020 елларга билгеләнгән дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенең үз туган телен өйрәнүгә һәм үстерүгә хокукын саклауга булышлык итәр дип күзаллана.


“2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасын  ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан табып укырга мөмкин.


Кадрия Фәйзрахманова әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ