Логотип Магариф уку
Цитата:

Теорема гына түгел бу!

Яхшы мөгаллимнең укучысы үзеннән остарак була, дигән гыйбарә бар. Моңа ышансаң, бүгенге информатика укытучыларыннан да шәбрәк мөгаллимнәр юктыр. Заман техникасын укучылар «су урынына эчә». Бу шартлард...

Яхшы мөгаллимнең укучысы үзеннән остарак була, дигән гыйбарә бар. Моңа ышансаң, бүгенге информатика укытучыларыннан да шәбрәк мөгаллимнәр юктыр. Заман техникасын укучылар «су урынына эчә». Бу шартларда укытучылар аларны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Дәрестә үзләштергән күнекмәләрнең тормышта кирәге чыгамы?


дети перед компом1
«Мин инде моны беләм!»
Физика яки химия дәресендә укучыларның болай дип утыруы икеле, ә менә информатикада – бу бик тә мөмкин күренеш. Балалар заман техникасы белән кызыксына, аны үзлегеннән өйрәнә, шуңа күрә дә кайчак дәрес программасыннан гына түгел, укытучыдан да «алда бара». «Информатика буенча мин укытучыдан күбрәк белә идем, – дип сөйли авыл мәктәбен тәмамлаган Илшат. – Компьютер ватылып китсә дә, берәр программа урнаштырырга кирәк булса да, мине чакырдылар. Укытучының дәрестә өйрәткәннәре минем өчен бик тә гади булып тоела иде. Клавиатура белән «тычкан»ның нәрсә икәнен болай да беләбез бит инде».


Мәктәпне тәмамлагач, Илшат укуын мәгълүмат һәм энергетика системалары юнәлеше буенча дәвам итә. Монда инде үзең өйрәнгән генә аз булуы ачыклана. «Мәктәп белән вуз программасының аермасы – җир белән күк арасы. Гимназия тәмамлап килгән егетләр-кызлар мәгълүмати технологияләр буенча дәресләрдә нидер аңлый иде. Без, гади мәктәп бетергәннәр, мокыт булып утырдык», – ди егет.


Ләкин бөтен кеше дә программист булып бетми, компьютерны энәсеннән җебенә кадәр белү һәр укучыга да кирәкме икән? Илшатның бу турыда да фикере бар: «Информатика укытучысы булсам, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге тудырыр идем. Мәгълүмати технологияләр белән ныклап кызыксынучылар программалаштыруны өйрәнсен, – ди ул. – Ә инде белемнәрен башка өлкәдә арттырырга теләүчеләргә әзер программалар белән эш итү күнекмәләре файдалы булыр иде. Әйтик, Word, Excel хәзер һәр оешмада диярлек кулланыла. Эшкә чакыру белдерүләрендә дә, бу программаларны белү мәҗбүри, диелә. Нигә әле аларны мәктәптә үк өйрәтмәскә?! Аннан соң, теләсә кайсы уку йортында контроль эшләр, рефератлар тапшырырга кирәк. Аларны компьютерда җыю таләп ителә. Кыскасы, бу программаларны белми калырга ярамый. Шөкер, мин мәктәптә укыганда өйдә компьютер бар иде. Күп нәрсәне үзлегемнән өйрәндем. Шуңа да дәресләрдә укучыларга киләчәк тормышта файдалы булырдай мәгълүмат бирергә кирәк, дип саныйм».


«Дәреслек кирәк түгел»
Мәктәптә дәресләр генә түгел, имтиханнар да барлыгын онытмыйк! Информатика буенча БДИ тапшырырга теләүчеләр алгоритмнар һәм санау системаларын, мәгълүмат һәм тавышны эшкәртү технологияләрен, мәгълүматны кодлаштыру, программалаштыру «телен» белергә тиеш. Бу фән буенча имтихан тапшыру мәҗбүри түгел түгелен. Шулай да, югары уку йортларында 60 тан артык белгечлеккә керү имтиханнары исемлегендә информатика да бар.


«Дәрестә балаларны нәрсәгә өйрәтергә? Бу турыда мин еш уйланам, – ди Иннополис шәһәре лицеенда информатика укытучы Дмитрий Пехов. – Мәгълүмати технологияләрне аңлатыргамы? Программалаштыруны үзләштерергәме? Әллә инде барысын берьюлы өйрәтергә тырышып караргамы? Эчтәлеге ягыннан берничә елга артта калучы дәреслекләрне файдаланыргамы, юкмы?


Укучылар информатика буенча түбәндәгеләрне белергә тиеш.


Ралинә Гобәева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ