Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбия микстура ясаучы белгеч кебек төгәл булырга кирәк!

Әти-әниләр һәм балалар арасындагы сөйләшү-аралашу, әңгәмә-мөнәсәбәт кору мәсьәләләрен карауны дәвам итәбез. Бу темабыз сүз һәм сөйләм белән бәйле шәхесара проблемаларга кагыла.«Тияргә ярамый!» Зур сәү...

Әти-әниләр һәм балалар арасындагы сөйләшү-аралашу, әңгәмә-мөнәсәбәт кору мәсьәләләрен карауны дәвам итәбез. Бу темабыз сүз һәм сөйләм белән бәйле шәхесара проблемаларга кагыла.


«Тияргә ярамый!»


 Зур сәүдә үзәгендә 3-4 яшьлек малай, йөгереп барып, динозавр-гигантның койрыгын тотты. «Ярамый аңа тияргә!» - дип әнисе, аны “йолкып алды». «Нигә тыңламыйсың? Тагын берәр нәрсәгә кагылсаң, мин сиңа уенчык алмыйм» - дип яный-яный, баласын җилтерәтеп алып та китте.


Әлеге очракның бала күңелендә нинди «эз» калдырырга мөмкин булуын ачыклап карыйк әле:



  • Беренчедән, тияргә ярамагач, сабыйларны кызыктырып ни өчен анда динозавр куйганнар? Динозаврга тияргә ярамаганын, тигәнче, әйтүче дә булмады. Ә инде гигиена күзлегеннән чыгып тияргә ярамаса, алдан кисәтәсе булгандыр, барып тотынгач кына түгел? Ә чынлыкта, ул ишек тоткасыннан пычраграк түгелдер әле, аны бит гел сөртеп торалар.

  • «Нигә тыңламыйсың?» – диде әни кеше. Бу очракка гына кагыламы бу сорау, әллә ул беркайчан да тыңламыймы (буйсынмыймы)? Әгәр бу очракта гына икән, баланың, тыңлап, туктап өлгерергә мөмкинлеге булдымы соң? Бәлки, улыңның кулыннан тотып барсаң, бу хәл килеп чыкмаган булыр иде. Зур сәүдә йортларында балаларны кулларыннан тотып йөрү – куркынычсызлык кагыйдәсе дә бит әле.

  • «... нәрсәгә дә булса ... » дигәч, димәк бернәрсәгә дә тияргә ярамый! Ә нишләп һәм нәрсәгә мондый чиксез тыю куярга? «Баштан барысын да тыям, аннан әкренләп «йөгән»не җибәрермен, буйсынырга өйрәнсен» – дип яшәүче өлкәннәр күп ул. Баланың җавап реакциясе нинди буласын беләсезме: «Рәттән барысын да тотып, эшләп карыйм, бәлки орышмаслар». Рөхсәт сорарга баланың башына да килми, чөнки аның өчен бар нәрсә дә тыелган бит.

  • «... тисәң, ... уенчык алмыйм» – шунда ук янау! Янау урынына ни сәбәпле ул гигантка тияргә ярамаганын әйбәтләп кенә, ипләп кенә аңлатсаң, файдасы күбрәк булмасмы икән? Ярар, бу кибеттән чыкканчы бала бер әйбергә дә тимәс тә, ә синең максатың шул идеме соң?


Мондый очракларга гомуми диагноз: күпчелек әти-әниләрнең әйткән сүзләре, эшләгән эшләре баланы шушы мизгелдә саклау, ашату, киендерүгә юнәлтелгән, ә тәрбия максаты бөтенләй күзалдына куелмаган.


«Ярамый»ның күләме һәм куллану урыны баланың яшенә карап үзгәрергә тиешлеге көн кебек ачык. Яшь үзенчәлекләренә карап, тәрбия тактикасын дөрес үзгәртә белмәгән әти-әниләр еш ялгыша. Нәтиҗәдә, балада битарафлык, тискәре кызыксыну яки протест туа, ә тагын да куркынычы – үзен аңламыйлар дип санап, бала йомылырга, мөнәсәбәтләргә “киртә корырга” мөмкин.


Алма пешкәч, килерсез


Шәхси күзәтүемнән: күрше апа җае чыккан саен ишегалдында уйнап йөргән балаларга, малаен-кызын, олысын-кечесен аермыйча, «Монысы безнең йортныкы, ә тегесе – юк»  димичә, тәм-том өләшә. Ул сөйли: «Үз йортыбызда үстек, бакчабыз бар иде. Узган-барган малай-шалайлар, пешмәгән алма өзгәндә, күрше-күлән сүгенә-сүгенә куалар иде. Ә әнием: «Ул бит әле пешмәгән, өзмәгез. Менә прәннек ашагыз, алма пешкәч, килерсез, бергәләп җыярбыз» – дип, аларны сыйлый иде. Малайлар шуннан соң, үзләре генә өзмәү түгел, башка иптәшләрен дә кисәтәләр иде».


Ике сугыш кичергән, укый-яза белмәгән апа шундый гамәле белән дипломлы педагог-психологларны да уздырган бит. Инде әби булган кызы да аның кебек эшли. Аннан күреп, мин дә шулай итә башладым. Хәзер ишегалдыннан күренмичә генә узып та булмый, бер генә бала булса да, килеп күрешә. Шелтә белдергәнем булмаса да, минем алда начар сүз әйтергә, яман эш кылырга оялалар.


Хәлең ничек?


 “Хәлләрегез ничек?”, “Кәефегез ничек?”, “Ни эшләр майтарасыз?” – диеп, йөзгә карап, елмаеп хәл белешү онытылып бара. Ә бала белән сөйләшкәндә болай сорау гына җитми. Көн буе күрмәгән балаңның хәлен беләсең килсә, күп итеп сорарга, төпченергә кирәк. Эш аралаш булса да яки яраткан тапшырудан аерылып булса да, сораштырырга кирәк.


...“Нормаль” дип җавап кайтарган баланың “икеле”се барын белгәч, әтисе ачынып: “Нигә мине алдадың?!” – дип оран сала. Нәрсәне алдады соң ул? Баласының хәле белән чынлап кызыксынмаган әтигә малаеның “икеле”се норма түгелмени? “Хәлең ничек?” – дип сорагач, күпчелек балалар, зур хикәя төзеп, тәфсилләп җавап бирергә өйрәнмәгән. Билгеләрен, тәртибен, дусларын, мөнәсәбәтләрен беләсең килсә, сора! Тулы җөмләләр төзеп, сора. Хәлнең начарракларын сөйләп бетермәү, ялган түгел, ә үз-үзеңне саклау чарасы икәнен кечкенәдән үк өйрәнә балалар.


“Ничәнче сыйныфта укуымны да әйтә алмый!”


Казаннан 15 яшьлек Ләйсән яза: “Әти дусларымны кайдан белсен, кинәт сорасаң, ничәнче сыйныфта укыганымны да әйтеп бирә алмый әле!”. “Ничәнче сыйныфта укыганы шуның кадәр генә, мин бит аны ашатам” – ди кайбер әтиләр. Алар фикеренчә, тук баладан да әйбәтрәге юк, әйеме? Ә җинаять кылган балалар, барысы да ач булган, шулаймы? Җинаятькә җитмәсә дә, әти-әнисенә, өлкәннәргә ихтирам белдермәгән балалар да, шулай ук ачлыктан интегә инде, әйеме? Сәер логика!


Әйтеп үткәнебезчә, балаларга тәэсир итүчеләр арасында әти-әниләр – бер өлеш кенә. Өлешегез ким булмасын дисәгез, тәэсирегезне киметмәгез! Олы кешеләр буларак, беләсез: яраткан кешенең сүзләре әйбәтрәк кабул ителә. Балаларга яратуыгызны ешрак әйтергә, сиздерергә тырышыгыз – сүзегезнең тәэсире дә артыр! Бүгенге көндә әтиләр-әниләр, әби-бабайлар - барысы бергә  тәрбия вазыйфаларын “урамга”, интернетка тапшырып балага тәэсирләрен киметәләр. Нәтиҗәдә, бала характерында, үз-үзен тотышында бөтенләй таныш булмаган “ноталар”, “сценарийлар” артканнан арта бара. Һәм бер көнне алар үз балаларын “танымыйлар”. Ә гаепне, гадәттәгечә, мәктәптән, “урамнан”, җәмгыятьтән эзли башлыйлар.


Барлык әти-әниләр дә диярлек: “Балам миннән әйбәтрәк яшәсен” – дип тырыша. Ләкин бу тырышлык күбрәк акча туплауга гына кайтып кала һәм нәтиҗәсе дә бик сирәк уңай була. Тәүфыйклы баладан да, бай акылдан да асыл нәрсә юклыгын онытмыйк, дуслар!


Киңәш


Бала күңеленә тәрбия-тәүфыйк сеңдергәндә бер уникаль сөйләм рецепты уйлап чыгару мөмкин түгел. Һәр очрак - үзенчәлекле. Шуңа күрә “микстура” ясагандагы кебек һәрбер компонентны үлчәп, чамалап кушарга кирәк.


Тәрбия мәсьәләсендәге мондый компонентларының берсе – тыю. Азмы-күпме әйткәнне аңлый башлагач, без балага “ярый-ярамый”ларны аңлатырга керешәбез.  “Аны алырга ярамый”, “моңа тимә”, “анда барма” кебек тыюлар, чамасын белмәсәң, тора-бара “аның белән дуслашма”, “моңа өйләнмә”гә дә җитәргә мөмкин. Әлбәттә,  “тыюлар” бала күңелен борчый, ул әлеге вәзгыятьтән чыгу юлларын эзли башлый.


Тыюларны бөтенләй кулланмыйча, бар нәрсәне рөхсәт итеп тә, “рецепт”ны бозып куюыбыз бар. Шуңа “тыю”ның башка чаралар арасында бер компонент кына икәнен онытмаска кирәк.


Җәлил МОТЫЙГУЛЛИН,


Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге киңәшчесе, педагогика фәннәре кандидаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ