Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиягә алынган баладан баш тарткан гаиләләр пособие акчасын кире кайтарачак

Баланы тәрбиягә яки уллыкка (кызлыкка) алып, соңыннан аннан баш тарткан гаиләләргә сабыйны тәрбиягә алганда бер мәртәбә бирелә торган пособие акчасын да дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк. Россияне...

Баланы тәрбиягә яки уллыкка (кызлыкка) алып, соңыннан аннан баш тарткан гаиләләргә сабыйны тәрбиягә алганда бер мәртәбә бирелә торган пособие акчасын да дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына моның механизмын уйлап табарга кушылган.


 

Илдә ятим балалар елдан-ел кими. Әле ун ел чамасы элек кенә 186 мең ятим исәпләнсә, бүген аларның саны 61 меңнән артмый. Быелның тугыз аенда Россия буенча 44 меңгә якын бала әти-әнисез калган, 60 меңнән артыгы, киресенчә, гаиләле булган. Ләкин бу тәрбиягә алынган сабыйларның барысы да гомерлеккә шул гаиләдә калачак, дигән сүз түгел әле. Узган ел, мәсәлән, 6 мең баланы яңа әти-әниләр дәүләт оешмасына кире кайтарып биргән. Олылар теге яки бу адымны ясаганчы ныклап уйласын өчен, түрәләр ятим балаларны сыендырган гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтүне камилләштермәкче. Хәзерге вакытта баланы тәрбиягә алучыларга дәүләт бер мәртәбә 15,5 мең сум пособие бирә. Инвалид баланы, 7 яшьтән өлкәнрәк үсмерләрне, бертуганнарны сыендыручыларга пособие күләме 100 мең сумнан артып китә. Яңа кагыйдәләр кабул ителгән очракта, гаиләләр, бала белән бергә, әнә шушы акчаны да кайтарырга тиеш булачак.


Мәдинә МОРАТОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ