Логотип Магариф уку
Цитата:

Клара Булатова: «Тездә – Золя, кулда – чигү энәсе...»

...Әтием математика укытты, әнием әдәбият укытучысы иде.

Телем иртә ачылган. 1943 елда беренче шигыремне “яздым”. Яздым, дим, әмма укый белсәм дә яза белми идем әле. Мәктәпкә вакытыннан алдарак йөри башладым. Гарәпчә дә, латин хәрефләре белән язылганны да, кириллицада да укый белә идем.

Тынгысыз укучы идем мин. IV сыйныфта укыганда, мәктәп директоры мине, кызлардан аерып, Александр Кузнецов исемле керәшен малае янына утыртып куйды. Күршесе тыйнак булгач, мине тәртипкә өйрәнер, дигәндер инде. Аннан соң да гел алгы партада утырдым. Укытучылар күбрәк арткы партадагыларны игътибар үзәгендә тоталар бит. Мин моннан үземчә файдаландым. Математикадан мәсьәләләрне иң алдан чишеп бетерә идем. Ул вакытта дәреслекләр бертөрлерәк, һәм аларда материал кабатлана торган иде, шунлыктан сәләтлерәк укучылар өчен аларның кызыгы тиз бетә торган булгандыр. Минем тез өстендә Эмиль Золя, Мопассан китаплары ята яисә кулда чигү энәсе була. Бер тактага карыйм, бер – чигүгә. Программа әсәрләрен белүдән тыш, өлкән сыйныфларда Пушкинны, Лермонтовны һәм шулар аркылы Тарас Шевченко әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән идем.

...Соңрак, укытучы булгач, мин үземнең мәктәптә укыган чакларны искә төшерептер инде, укучыларыма: “Дәреслек материалын өйгә кайткач укырсыз, мин сезгә тема буенча яңа әйберләр сөйлим”, – ди торган идем.

Бервакыт әдәби түгәрәк оештырырга булдым. Түгәрәккә, иң күп дигәндә, 15–20 бала йөрсә, яхшырак була. Исемлеккә 40 лап бала язылды. Сәләтлерәкләрен сайлап алыр өчен, өйдә шигырь язып алып килергә куштым. Балакайларның шулкадәр түгәрәккә йөриселәре килгән күрәсең, барысы да шигырь язып алып килгәннәр! Икенче көнне коридордан каршыма 5–6 яшьләрдәге бер малай килә. “Син язучымы?” – ди бу миңа. “Әйе”, – дигәч: “Мин дә язучы!” – дип җавап кайтара. “Кая, нәрсә яздың?” – дип сорыйм малайдан. “Мин әле яза белмим, менә син мине язарга өйрәтерсең дә, аннары язармын. Әлегә әйтеп торам”, – ди “шагыйрь”. Шигырьләре килешле иде. Мин аларны язып алып, “Бәләкәй чичән” дигән баш астында “Яшь ленинчы”да бастырып чыгардым ул чакта. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, ул укучыбыз фаҗигале төстә һәлак булды...

Кичке мәктәптә тарих, татар теле, әдәбият укыттым. Ил тарихыннан авыл тарихына күчәбез. Кереп китәбез гаилә тарихына. Укучыларымны ирләре, хатыннары эзләп килә. Килә дә, тарих тыңлап, үзләре дә дәрестә утырып кала. Кичке мәктәпнең VIII сыйныфында Әхәт абый бар иде. Миннән яшь буенча олырак әлеге укучым тарих дәресендә утыра, әмма татар теленә калмый. “Мин татар телен туганнан бирле беләм”, – ди бу. “Кер әле класска, яз тактага миңа әйткән җавабыңны”, – дим Әхәт абыема. Шушы бер җөмләдә 1–2 хата ясады бу. Эчтән генә дәрескә йөрергә ышандыра алуыма куандым инде. Соңыннан Әхәт Габдрахманов танылган шагыйрь булып китте...

Клара Булатова,
шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Клара апа молодец ул. Әйтә дә бирә. Боргалап-сыргалап тормагач, укуы да рәхәт.... Автор: Фатиха

    • аватар Без имени

      0

      0

      Клара Булатованың "Сәяхәтнамәләр" дигән китабы чыккан икән. ТКНда. Бик яратып укыдым. Бик актуаль шигырьләр. Клара апага саулык-сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары телим. Автор: Моталлапова С.

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ