ТФА институтларының берсендә дәреслекләр төзү лабораториясе барлыкка килергә мөмкин
ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дәреслекләр төзү лабораториясе барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов ис...
ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дәреслекләр төзү лабораториясе барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Фәридә Хәсәнова хәбәр итте.
“Бу идеяне институт директоры тәкъдим итте. Хәзерге вакытта лабораторияне булдыру, бүлмә бүлеп бирү, смета төзү, авторлар коллективын булдыру хакында сөйләшүләр бара. Әлеге лаборатория дәреслекләр төзү белән шөгыльләнәчәк”, - диде ул.
Лабораторияне институтның 75 еллыгы уңаеннан ачарга ниятлиләр.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Комментарийлар