Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән “Гаилә һәм мәктәп” журналының октябрь саны дөнья күрәчәк

«5 яшемдә беренче тапкыр кинода төштем”, - ди Байбулат Батулла. Бүген ул Мәскәү кино мәктәбендә белем ала. Режиссер булачак. Мәскәү-Казан арасында йөреп, кинолар төшерә. Байбулат кебек кино белән “җен...

«5 яшемдә беренче тапкыр кинода төштем”, - ди Байбулат Батулла. Бүген ул Мәскәү кино мәктәбендә белем ала. Режиссер булачак. Мәскәү-Казан арасында йөреп, кинолар төшерә. Байбулат кебек кино белән “җенләнгән” балалар турында “Кино” диеп туганнар” язмасында.


Татар киносы темасын дәвам итеп, мәктәп киностудияләре тормышын яктырткан репортаж белән дә таныша аласыз. Әтнәнең Бәрәскә мәктәбе укучылары, “Биектау-ТВ” телевидениесенең “Мәктәп хәбәрләре” тапшыруын алып баручы балалар эшчәнлеге күпләргә үрнәк булырлык.


Ә менә гаилә киностудиясе булган Заһид Мәхмүди, татар киносының киләчәге өметле, ди. Мәхмүтовлар, кино төшерүдән тыш, туган нигезләрендә зур хуҗалык та булдырган. Анда тавык белән сарыктан кала, дөя белән ишәк тә бар.


Саба районының акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында 49 ел буе директор булып эшләгән “алтын йөрәкле кеше” белән дә таныштыра әле бу сан. Дистәләгән мактаулы исеме булган Имаметдин Гәрәев: “Безгә килгән кешенең еламыйча киткәне юк”, - ди.


“Гаилә һәм мәктәп” журналының октябрь саны иҗат, балаларның сәләтен ачыклауга багышланган. Сезнең гаиләдә дә иҗат рухы, яхшы кәеф булуын теләсәгез, журналга киләсе яртыеллыкка язылып куярга ашыгыгыз! Исегезгә төшерәбез: П2429 индексы буенча язылу бәясе 585,06 сум. Күп балалы, ятим бала үстерүче, әби-бабайлы һ.б. гаиләләргә ташламалар каралган: журналга ярты елга П3384 индексы буенча 537,06 сумга гына да язылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ