Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән «Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь саны дөнья күрәчәк

Лайф-коучер, гринкипер, бейби-ситтер... Бу сүзләрнең нәрсә аңлатуын белергә теләсәгез, «Гаилә һәм мәктәп»нең ноябрь санын укымый калмагыз! Журналның бу саны һөнәрләргә багышлана. Аларның әле колак ише...

Лайф-коучер, гринкипер, бейби-ситтер... Бу сүзләрнең нәрсә аңлатуын белергә теләсәгез, «Гаилә һәм мәктәп»нең ноябрь санын укымый калмагыз! Журналның бу саны һөнәрләргә багышлана. Аларның әле колак ишетмәгән яңалары да, гасырлар буе яшәүчеләре дә игътибардан читтә калмады.


 
Әле берничә ел элек кенә слесарь яки ашарга пешерүче булу дәрәҗә саналмаса, хәзер вәзгыять башкача. Мәктәп тәмамлаучылар арасында ташчы, эретеп ябыштыручы, чәчтараш кебек һөнәрләрне үзләштерүчеләр арта. Моның сере нәрсәдә?

Кеше уртача 10 елдан артык гомерен эштә үткәрә. Бу – дөньякүләм статистика. Тормышыбызның шактый өлеше хезмәт урынында уза икән, димәк, аның күңелебезгә ятышлы булуы да мөһим. Вакытны, көчне, акчаны исраф итмичә генә мондый эшне ничек табарга?


Беренче эш көне – тормыштагы мөһим этапның башы. Һөнәр сайлаганда кеше нинди җитдилек күрсәтсә, беренче эш көненә дә шулай әзерләнү мәслихәт. Ничек итепме? Бу хакта «Беренче хезмәт көне» язмасыннан укып белә аласыз.


Химия, биология, физика, алгебра... Бу дәресләр һәр мәктәптә бар. Ә менә кайбер белем бирү йортларында балаларны түбә ябарга яки яшелчәчелек серләренә дә өйрәтәләр! Республикабыздагы «мөгезле» дәресләрне без дә барларга булдык.


Яңа уку елы башлану белән Россиянең төрле мәктәпләреннән чәчләр үрә торырлык яңалыклар килеп иреште: укытучылар укучылары белән интим мөнәсәбәттә торган. Кызганыч, Татарстан да бу кара исемлеккә керде... Гауга купкан мәктәпләрнең бүгенге хәле турында «Кагылма миңа, укытучым!» язмасы бәян итә.


«Хикмәтле Шәүкәт Гали» язмасында – танылган шагыйрь турында балалары һәм якыннарының истәлек-хатирәләре.


«Йолдызлы гаилә» сәхифәсе кунаклары исә – икесе дә Россиянең Дизайнерлар берлеге әгъзасы, педагогика фәннәре кандидатлары Рада һәм Расыйх Сәлаховлар. Сүз уңаеннан, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе, Расыйх әфәнде җитәкләгән КФУның Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы белән берлектә, абунәчеләребез арасында шәмаилләр уйната! Аларга ия булу өчен 25 ноябрьгә кадәр безнең журналга киләсе яртыеллыкка язылып, квитанция күчермәсен yazylu.gm@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Җиңүчеләр 28 ноябрь көнне сәгать 10да лототрон ярдәмендә ачыкланачак. Бу вакыйганың шаһиты булырга теләүчеләрне редакциядә көтеп калабыз. Бәхетлеләр исемлеген «Гаилә һәм мәктәп» журналының декабрь саныннан эзләгез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ