Логотип Магариф уку
Цитата:

ТНВ грантына дәгъва кылучы мәктәп укучылары исемлеге билгеле

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 11 нче сыйныф укучылары арасында максатчан грантка конкурс игълан иткән иде. Аны откан укучылар КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә  милли жур...

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 11 нче сыйныф укучылары арасында максатчан грантка конкурс игълан иткән иде. Аны откан укучылар КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә  милли журналист һөнәрен бушлай үзләштерәчәк. Бәйгенең өченче турында катнашачак алты укучының исеме билгеле. Бу турыда телерадиокомпания сайтында хәбәр ителә. 


ТНВ игълан иткән бәйгегә 41 конкурс эше киреп ирешкән. Исегезгә төшерәбез, катнашучылар 19 апрельгә кадәр «Якын дустым» темасына эссе язып җибәрергә тиеш иде. Икенче турга мәктәп укучыларның 17се генә узды. Грантка бәйге таләпләре буенча, әлеге турда катнашучылар үзләрен кадрда тәкъдим итәргә тиеш булды. Нәтиҗәдә, ярымфиналга алты катнашучы узды:


1. Алия Сабирова, Арча
2. Энҗе Габдуллина, Актаныш районы
3. Алия Сабитова, Әгерҗе районы
4. Сиринә Сәхапова, Лениногорск районы
5. Инзилә Хөсәенова, Азнакай
6. Айзилә Шәймөхәммәтова, Актаныш районы
Өченче тур 11 нче майга билгеләнгән. Ярымфиналда  әлеге катнашучылар танылган шәхесләрдән  интервью алачак.DSC_0633
ТНВның максатчан гранты буенча югары белем алачак өч мәктәп укучысының исеме шулай ук майда билгеле булыр дип көтелә. Әлеге студентлар дүрт ел буена КФУда укыганнан соң, берничә ел «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләргә тиеш булачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ