Логотип Магариф уку
Цитата:

Толстой һәм Казан

Татарстанның Язучылар берлегендә Лев Толстой елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараны Казан федераль университеты оештырды. Анда язучылар, әдәбият белгечләре, университет мөгаллимнәре һәм студентл...

Татарстанның Язучылар берлегендә Лев Толстой елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараны Казан федераль университеты оештырды. Анда язучылар, әдәбият белгечләре, университет мөгаллимнәре һәм студентлар катнашты.


Берлекнең җитәкчесе Данил Салихов түгәрәк өстәлдә катнашучыларны тәбрикләп, Толстой елына кагылышлы чараларны бәянләп узды. 6 июньдә зурлап уздырылачак Пушкин көненә дә тукталды.


Күренекле рус классиклары Лев Толстой һәм Максим Горькийның тормыш юлында иң мөһим вакыйгалар Казан белән бәйле. Бу турыда түгәрәк өстәлнең кунагы, Толстойның тормыш һәм иҗатын өйрәнүче язучы, әдәби тәнкыйтче, академик Павел Басинский әйтеп узды. Аның сүзләренчә Толстой Казанда көндәлек алып бара башлый, һәм  шулай итеп, үзенең иҗатына нигез сала. Басинский Толстой һәм Горький арасында кызыклы бәйләнешләр тапкан. Мәсәлән, пролетар язучы Толстойдан нәкъ 40 ел арасы белән дөньяга килә, нәкъ  40 елдан соң Казанга килә. Иҗат өлкәсендә дә әлеге сан аларны озата бара.


Түгәрәк өстәлдә шулай ук “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе инициаторы һәм кураторы Илдар Әбүзәров катнашты.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ